Логотип
Күңелеңә җыйма

Үкенеч

Кеше бәхетсезлегендә бәхет төзеп булмый икән ул. Күпме кешедән ишеткәне бар иде Рушатның, әмма онытып җибәрде...


Төнлә бик еш уяна ул. Кемдер кабыргасына төртеп уята кебек. Бүген дә шулай уянып китте дә караңгылыкка төбәлеп ятты. Үткәннәр – үкенечкә. Терсәкне тешләсәң дә берни үзгәртеп булмый. 


Хатыны аны туганнан бирле белә иде. Күрше кызы Ләйлә белән белән бергә уйнап үстеләр. Чая, шук кызчык берзаман тыйнак чибәр кызга әйләнде дә куйды. Алар арасында мәхәббәт бөреләре, мөгаен, 9–10 яшьләрдә бөреләнгәндер. Соңгы сыйныфларда Рушатка киң җилкәле пәһлеван кыяфәте керде. Җитмәсә, кулы алтын иде. Нәрсәгә барып тотынса, шуны эшли белә. Алар авылда калырга уйладылар. Авыл белән шәһәр арасын атна саен таптап техникум тәмамладылар да өйләнештеләр. Ләйлә күрше йортка гына килен булып төште. Рушатның әтисе күптән гүр иясе иде инде. Ике елдан кайнанасы да үлеп китте. Зур йортта икәү яшәп калдылар шулай. Бала турында хыялландылар. Әмма өйдә бәби тавышы ишетелмәде. Тормышлары түгәрәк тә кебек, әмма кысыр иде.

 
Ләйлә шәһәргә табибларга йөрде. Аңа Рушат та иярде. Ир белән хатынны бик озак тикшерделәр. Рушатның сау-сәламәт ир булуы ачыкланды. Юк, Ләйлә дә авыру түгел, бары тик дөньяга бала гына тудыра алмый иде. Бик борчылды ул. «Борчылма әле, матурым. Син минем өчен хатын да, бала да. Безгә беркем дә кирәкми», – дип әйтә иде Рушат, хатынын юатырга тырышып. Кулларына күтәреп алып өй буйлап әйләндереп йөри иде. Ул вакытта Ләйләнең дә күңеле күтәрелеп, онытылып көлә иде. Әмма ул онытылу озакка бармый иде шул. Аптырагач күрше авылдагы имче карчыкка да барып карадылар. Әбинең дә әллә нинди яшел кайнатмалары ярдәм итмәде. Шулай икәү генә яшәделәр. Авылда моңсуланып утырырга вакыт юк, бигрәк тә җәй көннәрендә. Көннәре эш белән узды. Кайчак урамда уйнаган бала тавышлары ирексездән өйгә кереп күңелнең бер ягы китек икәнен генә искә төшерде. Әмма аңа да ияләшергә тырыштылар.


Авылда хуҗалыклары таралгач, шофер булып эшләгән Рушат эшсез калды. Сарайдагы малларын да бетерергә туры килде. Көн саен эштән азык ияреп кайтмагач, мал асравы бик чыгымлыга әйләнә ул. Өйдә тик ятып булмый. Авыл ирләренә ияреп, Рушат бәхет эзләп шәһәргә чыгып китәргә уйлады. Дусты бик кыстады аны. Шәһәрдә җәмәгать автобусы йөртә икән. Пычрак эш тә түгел, акчасы да бар. Иң мөһиме: сменалы эш, ялы да бар. Тулай торакта бүлмә арендалап яши. «Бергә яшәрбез, күңеллерәк булыр», – диде ул. Рушат риза булды. Ә менә Ләйлә... Иренең бу ниятен бик авыр кабул итте. Ун ел буе бер көн дә аерым йокламаган кешеләр бит алар. «Матурым, син борчылма. Бер-ике ай гына түз. Мин бераз мая җыярмын да, фатир арендалармын, син дә күчеп килерсең», – дип, вәгъдә бирде ул. Йөрәген өзеп бирәмени Ләйлә, тешен кысып кына риза булды. Яшәргә дә кирәк бит. Аның авыл сатучысы хезмәт хакына әллә ни тугарылып китеп яшәп булмый. Кеше кебек матур итеп киенәсе дә, Кара диңгез ярын булса да барып күрәсе килә. 


Капка төбенә озата чыккач Ләйлә күз яшьләрен тыя алмады. Иренең күкрәгенә капланып елады да елады. «Ярар инде, булды, мине мәңгелеккә озатмыйсың бит», – диде ул чакта Рушат, Ләйләнең күз яшьләрен сөртеп. Ничек сизенде икән Ләйләсенең күңеле?! Юк, ире чибәр булса да, хатын-кызга карап, тугарылып йөрер дип уйламады Ләйлә. Рушаты бик җитди аның. Артык эчми дә. Башы һәрвакыт иңсәсендә. Әмма ирекнең зур сынау булуын, матур ирне үзенә каратырга гына торган хатыннар булуын бер дә уйламый ул.


...Шәһәргә баруга Рушат дустына ияреп автобус паркына китте. Аны ике куллап эшкә алдылар. Кичен кайтып телевизор карап утырганда «йөгерек юлда» шәхси сак агентлыгына хезмәткәрләр кирәклеге турындагы белдерүгә күзе төште. Хезмәт хакы да автобус паркында вәгъдә ителгәннән әйбәтрәк иде. Тизрәк акча җыяр да, Ләйләсен дә үз янына алыр. Икенче көнне ул агентлыкка юл тотты. Армиядә хезмәт иткән гәүдәле ирне сак хезмәткәре итеп эшкә алдылар. Эшкә урнашуның кичендә үк дусты яңа эшен юарга кыстый башлады. Шешә белән артык дуслыгы юк Рушатның, әмма баш тарта алмады. Дусты аркасында шәһәргә килеп урнашты бит. Үзләренчә табын корып утырып алдылар. Бераз бәйрәм итеп алгач, күңелләр күтәрелеп китте. Күтәренке кәеф белән Рушат нигәдер кухняга чыгарга булды. Ә анда кыска гына халат кигән бер хатын аш пешереп йөри. Борылып, Рушатка шундый өздереп карады. Инде чыгып китәм дигән җирдән ир туктап калды.

Ул хатын бүлмәсенә ничек барып кергәнен хәтерләми дә Рушат. Ярты төн узгач уянып китеп, тиз генә киенеп үз бүлмәсенә чыгып ятты. Озак йоклый алмады ул. Хатынның тулы күкрәкләре, түгәрәк иңсәләре һаман ымсындырып торды. Резеда белән әнә шулай бәйләнде ул. Эштән соң сирәк кенә булса да кергәләргә гадәтләнде. Ләйләне алып килгәч, моннан барыбер күченеп китәм, беркем берни белмәс дип уйлады ул. Әмма ике айдан соң Резеда авырга узуы турында хәбәр итте. «Туачак баламның әтисе син. Иремнән аерылганнан соң яныма беркемне җибәрмәдем, ә сине күрдем дә башымны югалттым, ташлама мине», – дип елады хатын. Хатыннан битәр, Рушатны бала сүзе гипнозлагандай итте. Гаҗәпләнде дә ул бу хәбәргә, шатланды да. Аның баласы булачак бит. Баласы! Көтелгән бала! Рушат Ләйлә янына сирәгрәк кайта башлады: вакыт юклыкка, эш күплеккә сылтады. Дөрес, Ләйләгә гайбәтләр килеп иреште, әмма хатын берсенә дә ышанмады. Ә инде улы тугач, Рушат Резедага тәкъдим ясады. Аннан соң Ләйлә янына авылга кайтып китте.

Ир барысын да түкми-чәчми хатынына сөйләп бирде. Ләйлә бу хәлдә ниләр кичергәндер, моны бары үзе һәм бер Аллаһы гына белә. Рушат аның зур итеп ачылган яшь тулы күзләрен һаман да хәтерли. Әмма Ләйлә еламады ул чакта. Урыныннан торып, Рушатның әйберләрен җыя башлады. «Мин сине үземә бәйләп тота алмыйм, бәйләрлек балаларым да юк», – диде ул тыныч кына. Ул минутларны төнлә уянган саен искә төшерә Рушат һәм Ләйләнең көченә соклана. Шулай тыныч кына чыгырып җибәрде бит ул аны. Кычкырулар да, каргаулар да булмады. Юк жәлләми ул аны, ә ярата. Әйе, ярата...


Көтелгән бала яшь гаиләгә бәхет алып килә алмады. Ир белән хатынны менә шушы кечкенә бер төенчек кенә бәйли иде. Резеданы күпме генә яратырга теләсә дә, ярата алмады Рушат. Алар арасында ниндидер бер күзгә күренмәгән дивар бар иде сыман. Тулай торак бүлмәсен дә үз өе итеп кабул итә алмады. Өйме инде ул, кырмаска оясы... Бу хәлдә бердәнбер нур – улы. Улы аның горурлыгы! Бөтен җаны-тәне белән яратты улын Рушат. Эштән кайтуга аның янында мәш килде. Гүя, Резедадан шулай кача иде. 


Бер елдан соң Рушат авылына кайтып килде. Үзенекеләрен нигәдер алып кайтырга җөрьәт итмәде. Ләйлә эшләгән кибеткә дә сугылып чыкты. Әмма Ләйлә аңа якты йөз күрсәтмәде. Башын кагып кына исәнләште дә, юк эшен бар итеп складка кереп китте. Ләйлә һаман ялгызы яши икән. Моны ишеткәч, Рушатның җаны әрнеп куйды. Яшьлек мәхәббәте онытылмый икән ул.... Җитмәсә, аңа Ләйлә тагын да матурланып киткән кебек тоелды. 


Авылдан ул инде үзгәреп кайтты. Болай да салкын өреп торган Рушат Резедага карата тагын да салкынайды. Ярату булмаса гаиләне бала гына бәйләп тота алмый икән. Рушат Резедадан китәргә уйлады. Юк, улын ташламаячак. Улы – тормыш мәгънәсе. Үзенең кечкенә чагына ике тамчы судай охшаган бу ташбашны ничек яратмыйсың инде?! Улы янына килеп йөрер. Резеда киртә куярга тиеш түгел. Бала өчен генә интегеп нигә яшәргә дип уйлады ул. Башта үссен, аннан укысын, аннан аякка бассын дип, түзеп, яшисең-яшисең дә, аннан оныклар туа башлый. Бабай булгач аерылып йөреп булмый бит инде, дип, яратмыйча яшәүчеләр дә юк түгел. Резеда белән ятлар алар. Резеда менә дигән хатын һәм хуҗабикә, әмма җан тартмый. Уенда бары Ләйлә генә, бигрәк тә авылга кайтып килгәч. Аерылам да Ләйлә янына кайтып китәм дип уйлады ул. Резеда аның китүен тыныч кабул итте. Иренең үзен ярата алмаганын аңлаган һәм килешкән иде бугай ул. «Аның янына авылга кайтасыңмы?» – дип кенә сорады ул. Рушат баш какты. 


Тик Ләйлә Рушатны кабул итмәде. Кичен килгәч өенә дә кертмәде. Баскычта гына утырып сөйләштеләр. «Киселгән икмәкнең кайчан ябышканын күргәнең бар? Син балаңны ятим итәргә тиеш түгел. Җүләрләнеп йөрмә, кайт яннарына», – диде Ләйлә. Ул сагыш тулы күзләре белән Рушатка карады. Эче борып-борып авыртып куйды, йөрәге шашынып типте. Их, менә кочаклап аласы иде дә соң. Ир кисәк кенә Ләйләне кочагына алды. Ләйлә шундук үзгәрде: хисләр юкка чыкты, бары тик коры акыл гына калды. «Юк, Рушат, бала күз яшендә тормыш башламыйлар. Кайт син аларга», – диде дә өенә кереп китте. 


 Рушат шәһәргә кайтты, әмма гаиләсенә кайтмады. Бүлмә арендалап ялгыз гына яши башлады. Көндез онытылса да, төннәрен әнә шулай кисәк кенә уянып, йоклый алмый ята. Үзенең көчсезлегеннән бүре булып улардай чаклар була. Гаилә бәхетен җимерүче, бала җанын бәхетсез итүче бит ул... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар