Әтәй

Әтәй әле дә күз алдымда: җилдә җилфердәгән буш җиңе атылган, яралы кош кебек чайкала...
Сугыш турында сөйләргә яратмый иде ул. Горурланып орден-медальләр тагып йөргәнен дә хәтерләмим. Сандыкны актарганда әнкәй читкәрәк куеп торган бер-икесен, кызыксынып, әйләндереп караганым истә. «Куй, уенчык түгел ул сиңа!» Әнкәй аларны пөхтәләп төреп, сандыкның аулак почмагына салып куйган иде. Аннан кадерле ядкарьләр юкка чыкты. Хәер, орден-медаль генәме, бер тамчы рәхәт күрми, зарланмый, офтанмый, тормыш арбасына җигелеп дөнья йөген тарткан газизләрем үзләре дә күптән юк бит инде.
Әткәй, әтәй... Безнең якта төчеләнеп, кыланып сөйләшүне өнәмиләр, әти, әни димиләр. Телгә дә, колакка да ятышлырак тоелгангамы, әтәй дип гадәтләнгәнбез. Безнең әтәй үзенә бер төрле, берәүгә дә охшамаган гаҗәп кеше иде. Буйга ул әлләни калку түгел, ур-тача гына, ә йөрәгендә алты-җиде кешегә җитәрлек гайрәт, ялкын, гаярьлек, көч-дәрт ята. Көн-төн эштә булыр ул: атлар саклап, болында яки ат абзары – конюшняда еш кына кунып та калгалый.
Ә таңнан ат җигеп, кырга-басуга юнәлә, чәчүчеләргә ягулык, су илтә. Ул унсигез яшеннән сугышка киткән, Ленинград янында кулын калдырып кайткан...
Фронтта кан түккән солдатка тынычта да дөнья көтү җиңел тү-гел иде. Җиде кат тир агызып, кош балалары кебек авыз ачып ризык көтеп торган биш сабыен аякка бастыру, кеше итү өчен тырышты. Терлек-туар асрап, печән-салам юнәтеп, умарта кортлары үрчетеп, бакча үстереп, сыңар кулы белән сау адәм күтәрә алмастай йөк күтәреп, азапланып яшәде. Сазда үскән нарат кисеп, гүрничәдәй йорт салып керде. Утырып яки тыныч кына ятып торганын никтер хәтерләмим дә. Гүя йоклаганда да сугыш кырында йөри иде ул: кычкырып җибәрә, саташа. Язмышын җимергән, тәнен гарипләндергән коточкыч фаҗига-тетрәнү каядыр эчкә бик тирән яшеренгән, ләкин сугыш аның өчен һаман бетмәгән. Һәм бетмәс тә кебек иде. Сугыш гарипләндергән солдатның йөрәк түрендә гомер буе баткан кораб төбендәге шартламаган бомба кебек качып ятачак ул. Авыр, мәңгелек газап йөрәген һәрчак тырнап, бимазалап торачак. Балалар дип яшәде, әмма холкы кызу-кырку иде. Сугыш фаҗигасе, гариплек кырыс-усал иткән аны. «Әнәгез күзен йомса, бу йортка кайтып та күренмәссез инде», – дигән иде берчак әрнеп. Чыннан да, әнкәйнең күзе бик иртә йомылды. Ревматизм буыннарны ялый, йөрәкне тешли, диләр. Окоп казыганда буыннарын куырган суык, йөрәген гомер буе сызлаулы итеп, салкын гүргә илтеп тыкты аны. Әтәй егерме ел ялгыз яшәде. Аралар ерак, авылга сирәк кайтылды. Ел буе, җәен, язын, көзен, кышын, һәр яңа туган көн саен сагынып безне көткән ул, ә кайтып керсәк... җилтерәп-кабаланып, буш җиңен җилфердәтеп, бакча артына төшеп китәр иде. Җиләк бакчасына кергән оныкларын орыша: «Кураларны сындырып бетергәнсез!» Усаллыктан түгел, тәртипкә өйрәтергә теләүдән иде бу. Тик шуны үтемле итеп аңлатырга осталыгы, сабырлыгы җитми, кызып киткәли иде. Ялгыз яшәсә дә, өйдәге чисталык, тәртипкә исең китмәле: һәр нәрсәнең үз урыны бар.
Бармагыбыз киселсә дә без аһ-уһ киләбез, ә ул сыңар кулы белән урман кисте. Тик берчак, нарат ара-сыннан чүпләп кисә торган каеныбыз агачка кунып, шуны аударалмый бик азаплангач, уналты яшьлек кызы – минем дә бу хәлдән чыгарга көч, акылым җитмәгәч: «Бәхетлеләр ятып кына калды», – дип, әрнеп, балтасын атып бәргән иде. Чынлыкта, оптимист иде ул: бәрәңге дә әрчи, пычак сабын эченә терәп, очын агачка кадап куя да бәрәңгене шуның тирәли әйләндереп кенә йөртә. Үзеннән дә зуррак печән күбәсен күтәреп эскерткә атканын, киерелеп печән чапканын, кул пычкысы белән очы болытларга тиярдәй озын, мәһабәт кушкаенны кисеп аударганын, теше белән камыт бавын тартып, ыңгырчакны тезенә кысып ат җиккәнен күреп, кем шаккаткан да, кем тел шартлаткан, кем мактаган аны?! Азапланып тормыш йөген ничек сөйрәвен аңлаучы булдымы икән? Каян килде икән аңа шулкадәр задурлык, көч, гайрәт?! Белмим. Юк, беләм бугай. Ул бит яшәү хокукын яулап сугыш уты кичкән. Бәхет җиңел килмәсен белгән.
Ә җирдә яшәү бәхет түгелмени?!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
Соңгы комментарийлар
-
26 сентябрь 2023 - 18:55Без имениКырыкта гына тугел, безнен курше кызы беренче тапкыр кияугэ илле яшендэ чыкты, донья бу! Бэхетенэ ничек язылган бит…Кырыктан соң кияүгә чыгып буламы?
-
26 сентябрь 2023 - 16:03Без имениШушындый әсәрләрне, чынбарлык вакыйгаларны күбрәк язырга иде. Рәхмәт Сәлиха апага. Чын тарих.Җиңги
-
26 сентябрь 2023 - 14:43Без имениШуның хәтле әйбәт язылган.Рәхмәт сезгә Күбрәк булсын иде шундый язмалар.Озын озак яшәгез.Җиңги
-
26 сентябрь 2023 - 07:52Без имениЭй ходаем шул хадарем итеп язылган.Оласаем куз алдына килде.Җиңги
-
25 сентябрь 2023 - 19:24Без имениНиках ул дини йола туглмени? Анда ничек жырлап биеп йорергэ момкин икэн сон?Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.