Минем әнием Хәтимә, мөгаен, башкалардан әллә ни аерылып та тормыйдыр – гап-гади авыл хатыны ул. Беренче карашка аерылмыйдыр...
Минем әнием Хәтимә, мөгаен, башкалардан әллә ни аерылып та тормыйдыр – гап-гади авыл хатыны ул. Беренче карашка аерылмыйдыр...
...Авылда урамнан барган бала-чаганы да туктатып сөйләшү: «Кая киттең әле?» – дип сорау гадәте бар бит.
– Әбиләргә!
...Үзебез яшәгән Түбән очтан Югары очка йөгергәндә: «Әбиләргә», – дигән сүзне ничәмә-ничә тапкыр кабатладык икән без?! Әле студент чагымда да телемдә бар иде ул сүз. Әни шулай өйрәтте: «Әбиләреңә барып килегез әле», – дия иде. Югыйсә Минҗиһан әбине беребез дә күреп белмибез...
Кыска гомерле була ул – яман шеш авыруы аны 48 яшендә үк алып китә. Сугышларны кичеп кайткан Нуретдин бабабыз бер кочак бала белән кала. Төпчек кызы Назирәнең беренче класска укырга барган елы гына була әле. Бабай: «Өйдә башка хатын-кызны күз алдыма да китермим... Кемне алсам да, балалар өчен ул инде үз әниләре булмаячак», – ди. Шулай итеп, башкага өйләнми. Олы улы – Гыйльметдин инде Чаллыга китеп эшкә урнашкан була. Иң кечкенә сеңлесен ул: «Әйдә, минем янда укырсың», – дип, үзе белән шәһәргә алып китә. Башта ризалашкан кебек булган бабай, бераздан: «Артык балам юк», – дип, кызын кире алып кайта.
Ә әнигә бу вакытта 19 яшь. Безнең Питрәч ягында – Шәледә һәм аның тирәсендәге авылларда кыз урлау гадәте булган элек. Әни белән әти икесе дә Чытыда туып-үссәләр дә, егет белән кыз кебек моңарчы очрашып, озатышып йөрмәгәннәр. «Мин әтиегезне бөтенләй белми дә идем», – ди әни. Ә әти белгән, күз салып йөргән, күрәсең – бер кичне ул 18 яшьлек әниебезне урлап китә. Менә шулай яңа гаилә оеша. 19 яшендә әни инде үзе әни булган – мине тапкан. Аннан озак та тормый әби үлеп киткән... Һәм безнең япь-яшь әниебез ике йорт өчен җаваплылыкны үз иңнәренә алган. Үземне белә-белгәннән хәтерлим: нәрсә генә пешерсә дә, әни аны төреп, башта бабайга, туганнарына илтә иде. Соңрак ике арада без – балалар йөри башладык. «Суынганчы алар авыз итмәсә, күңелем булмый», – дия иде әни. Әти дә гел сорап кына тора: «Менгездегезме?» «Гарәфетдин белән тормышта төрле хәлләр булды, әмма ул беркайчан да, туган-нарыңны карыйсың, аларга булышасың дип, мине битәрләмәде», – дигән сүзләрне әни гомер буе сөйләде. Әтигә мең рәхмәтле булып сөйләде...
Миңа кайчак әнинең балалары өчәү – мин, сеңлем һәм энем генә түгел, ә без бертуганнар бик күп кебек тоела. Аның абыйсын һәм эне-сеңелләрен кушсаң – унау! Әни һәрвакыт аларның туганнары – әни урынына калган апалары булды: тыңлаучы, юатучы, киңәш бирүче, шатлык-ларын уртаклашучы... Энесе Галәметдин абыйның безгә төшеп, әнигә: «Мин бүген кыз алып кайтам!» – дигәне бүгенгедәй истә. Туганлыкның бөтен нәрсәдән өстен икәнен кечкенәдән шулай күреп үстек.
Безнең бабай гомере буе кибетче булып эшли, склад мөдире була. Әнине дә үз янына ала – эшкә өйрәтә ул. Һөнәрле итә! Райпо кибетләре ябылганчы сәүдә системасында эшләде әни. Аннан инде колхоз эшенә чыкты. Безне ул беркайчан узындырмады, иркәләмәде, эшкә өйрәтеп үстерде. Ул да, әти дә гел: «Эшләгәнегез безнең өчен булса, өйрәнгәнегез үзегез өчен», – дип кабатладылар. Нәрсә сорасак та: «Үзегез эшләп алыгыз», – диделәр.
Әни белән әти бик матур яшәделәр. Әти укырга ярата иде. Без кайтышка өстәлгә бер кочак китап, газеталар куя – кайсы битен ачарга икәне күрсәтелгән була. «Балалар, сез боларны укырга тиеш», – ди. Татар теленә – әдәбиятка тартылуым аңардан килгәндер. Мин холкым белән дә әтигә якынрак. Ә әни – башка! Мәсәлән, мин аның беркайчан елаганын – безгә күз яшен күрсәткәнен күргәнем булмады. Елагандыр ул, тик безнең алда түгел. Андый чакта тышка чыгып китә иде ул... Әтинең күңеле күпкә йомшаграк иде. Әнине исә язмыш сынаулары яшьли ныгыткандыр...
Безнең әнинең белмәгән эше юк бугай аның. Бүген дә гөрләтеп бакчасын үстерә. «Әни, җиде дистәне тутырасың бит инде, кечерәйтик азрак», – дип карыйм. «Бакча буш торырга тиеш түгел», – ди ул башка сүз әйтергә урын калдырмаслык итеп. Йон эрләп бирмәссеңме, Хәтимә апа, дип бөтен авыл аңа килә. Эрли! Оекбаш бәйләү – аның яраткан эше: безгә, безнең балаларга, туганнарына, аларның балаларына, оныкларына... Әти исән чакта җәен икәүләп мәтрүшкә җыярга чыгып китәләр иде. Көз җитсә – гөмбәгә. Аннан – баланга!
Өч баланың берсе – мин генә төп йорттан еракта яшим. Кияүгә чыккач, торырга иремнең туган ягына – Әгерҗегә кайттык. Кунакка килгәч, әти белән әни миннән түгел, иң элек аңардан сорыйлар иде: «Айзат улым, хәлең ничек? Ничек яшисез?» – диләр. Эшем гел командировкалар белән бәйле булды – юлдан кайтып кермим. Ә алар: «Кызым, син ничек йөри-сең?» – димиләр, «Кияү, ничек түзәсең?» – диләр. Телефоннан сөйләшкәндә дә, иң элек аның хәлен белешәләр: «Кияү ничек, эштән кайттымы?» Аптырый идем моңа, яши-яши генә аңладым: бигрәк зирәк булганнар...
Әти ике ел элек, авырып, вафат булды. Әни үзе генә калды. Чакырсак та, беребез янына да килми: «Нигезне калдырмыйм», – ди. Хәер, бөтенләй үзе генә түгел ул. Энесе Галәметдин абый үзләренең төп йортлары урынына яңа өй күтәрде: безгә – аларның, аларга безнең тәрәзәләр күренеп тора. Әни атнага бер тапкыр аларга менеп төшми калмый. «Уты күренми, Хәтимә апа нишли икән?» – дип, абыйның хатыны Дамирә апаның да күзе гел тәрәздә. Нинди күмәк эш булса да, бергә эшлиләр – шулай канга сеңгән.
Әнинең алты туганы (энесе Фәләхетдин 1991 елда юл фаҗигасенә очрап, вафат булды) өчен безнең йортның капкалары һәрвакыт ачык. Туганнар барысы да кайтып йөри: сеңелләре Әлфия, Әлфинур, Назирә апалар, аларның балалары, кияү-киленнәре. Әни өчен инде алар җаннарын да ярып бирергә әзерләр... Туган җанлылыкка чын үрнәктер безнең әни. Энебез Рамил ава-риягә очрап, озак вакытлар хастаханәдә ятты. Аны аякка бастыручы кеше сеңлем Ләйсән булды. Без дә әни кызлары...
Балачактан, яшьлектән ераккарак киткән саен, яхшырак күренә – бәхетле гаиләдә үскәнбез.
Вәсилә САФИУЛЛИНА, Әгерҗе районының мәгариф идарәсе җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк