Логотип
Күңелеңә җыйма

“Тәкъдир — бәллүр түгел, үтә күренми

Моннан ике ел элек булган иде аның белән танышуым. Казаннан бик кирәкле дару алып кайтып биргән идем мин аңа.

Ишек кыңгыравына баскач, “керегез, ишек ачык” дигән тавышны ишетеп, эчкә үттем. Урындыкта, селкенә дә алмыйча, аяклары гөбе кебек шешкән ханым утыра иде. Мин алып кайткан даруымны аңа суздым.

— Бу дару булмаса, нишләр идем икән мин бүген? — Ханым өзгәләнеп, миңа мең-мең рәхмәтләрен укыды...

Аның бу халәтеннән озак вакыт күңелемә тынгы урнаша алмый йөрде... Янына хәлен белешергә кергән саен, әче язмышының шаһитына әверелә бардым.

Ул 1931 елның чәчәкле маенда Чистай районының урман-кырларга бай булган Мөслим дигән авылында туган. Әнисе — күрше Яуширмә авылы кызы Әминә, шушы авылда туып үскән әтисе Шәрәфетдин — гади җир кешеләре — игенчеләр булганнар. Авылда үз җирләре булып, хуҗалыкта мал-туар, кош-корт асрап, иген игеп көн күргән­нәр. Өч улларына — Шәүкәт, Фоат, Илгизәр һәм алар арасында көтеп алынган кыз балага Әлфия дип исем кушканнар. Әти белән әни, бала-чага­ларына сөенеп, киләчәк тормышны та­гын да матур итү турында хыяллан­ганнар. Аякта чабата, өстә үзләре тукыган киндердән күлмәк-ыштан, йорт-җирләре дә гади крестьяннарча гына, башкалардан артык аерылып тормаган. Аллаһы Тәгаләнең барлы­гына ышанып, биш вакыт намазларын укып, җәйге озын көннәрдә дә бер көн калдырмый рамазан уразасын тоткан­нар. Әнисе үз өйләрендә авыл бала­ларына дин сабагы өйрәткән. Кыска­сы, барына канәгать булып, Аллаһка шөкрана кылып яшәгән бу гаилә.

Ләкин киләчәктә адәм баласын ни көтәсен берәүдә белми шул...

1930 елда, илдә күмәкләшү баш­лангач, аның шаукымы Шәрәфетдин абзый гаиләсенә дә кагылмый узмый. 1931 елны “кулак” дигән ярлык тагып, авыл куштаннары мал-мөлкәтләрен тартып алып, өйләреннән генә түгел, авылдан ук куып чыгаралар. Терлек ташый торган вагоннарга төяп, шундый ук язмышка дучар ителгән меңләгән гаиләләр белән, аларны Пермь якла­рына озаталар. Краснокамск шәһәрен­дә дүрт ел буе җәфа чигеп, ачлык- ялангачлык кичергәннән соң, Красновешир районына кара урман уртасына китереп ташлыйлар. (Сүз уңаеннан: мәңгелек тайгада гаепсезгә хөкем ителгәннәр көче белән Велье бистәсе төзелгән.)

Балаларны, әти-әниләреннән аерып, сөргенгә җибәрелгәннәр яшәгән авыл­дан сигез чакрым ераклыкта урнашкан балалар мәйданчыгына тапшырганнар. Һәм, ни аяныч, әти-әниләренә алар белән очрашырга да рөхсәт ителмәгән. Шуңа да карамастан, Әминә апа эшкә киткәнче иртән иртүк урман эченнән качып-посып кына, уналты чакрым юл үтеп (?!), кызы янына баргалап йөргән. Юлда абына-сөртенә йөгерә, үзе эченнән генә көйли икән:

Сары чәчәк чәчәкләрнең анасы,

Бар икән лә йөрәгемнең янасы...

...Беркөнне төнлә белән ишек шакыйлар. Сөргенчеләргә бу гадәти хәл булып тоелса да, Шәрәфетдин абзый өчен 1937 елның йөрәгендә мәңгегә уелып калырлык шомлы төне була. Ике ягына ике хәрби, кулларына богау салып, беркемгә берни әйтмичә, бернинди гаепсезгә аны җәяүләп Соликамск төрмәсенә алып китәләр. Ул үзенең кайдалыгын белгертер өчен, шырпы кабына язу язып сала. “Кем дә булса гаиләмә ирештерер әле” дип, курка-курка аны урамга ташлый. Узып баручы хатын кулына эләккән бу язу, дөрестән дә, Әминә апага килеп ирешә. Азык-төлек, кием-салым туплап, ул тиз арада иренә посылка сала. Төрмә сакчылары: “Нигә адресын әйттең?” — дип, Шәрәфетдин абзыйны бик каты кыйныйлар; аңын югалткан хәлендә карцерга ябалар. Ябып кына калмый­лар, бер сәбәпсезгә аны кеше үтерүдә гаеплиләр. Көн-төн каты җәзалауларга, карцерда атналар буе ач тотуларга ничек чыдагандыр Шәрәфетдин абзый­ның йөрәге?!

Ике ел Соликамск тәмугын таты­ганнан соң, коры сөяккә калып, ул гаиләсенә кайтып егыла...

Тормыш дәвам итә. Илгә килгән ачлык берәүне дә читләтеп үтми. Халык берәм-берәм шешенә башлый.

Шулай беркөнне Шәрәфетдин аб­зый, балтасын тотып, Әминә апаны утын кискәсе янына алып килә. Балта­сын хатынына суза да, башын кискәгә куеп: “Ачлыктан шешенеп үлгәнче, башымны чабып өз”, — ди. Куркудан Әминә апа аңын югалтып егыла.

Шәрәфетдин абзый, тирән йокыдан сискәнеп уянгандай: “Бүтән гомердә дә көфер коткыларга бирелмәм”, — дип, яман уйлары өчен Аллаһы Тәгаләдән үзен ярлыкавын сорый...

...Әлфия йөрәгенә сеңеп калган моңсу хатирәләрне әле дә тыныч кына сөйли алмый шул.

- Миңа 16 яшь иде, — ди ул, дымлы керфекләрен күрсәтмәскә тырышып, күзләрен читкә ала. — Әнием кичләрен тәрәзә янына килеп басар иде дә, төнге караңгылыктан ниндидер могҗизалы яктылык эзләгәндәй, моңланыр иде. Бу мизгелләрдә ул туганнардан еракта булуын, Краснокамскида ачлыктан үлеп калган сигез яшьлек улы Илгизәрен, сугыш кырында ятып калган олы улы Шәүкәтен, сугыш бетәргә санаулы сәгатьләр генә калып барганда чит җирдә — Чехословакиядә батырларча һәлак булган Фоат абыемны уйлап йөрәге сыкрагандыр...

Ниһаять... 1947 елның июнендә Шәрәфетдин абзый Сәләхов гаиләсенә Татарстанга кайтырга рөхсәт ителә. Бу вакытта инде икесе дә инвалид була: гаилә башлыгының аяклары сызлый, Әминә апа ашказаны чиреннән җәфа чигә. Ни кызганыч, туган җирләрендә аларны колач җәеп каршы алмыйлар: үз авылларында да яшәргә рөхсәт ителми. Мөслим авыл Советына караган Урал дигән авылда ялгыз хатын бу гаиләне үз йортына сыендыра сыендыруын. Әмма авылда “кулак” дип, аларның күзләрен дә ачырмыйлар.

- Гаепсезгә тагылган бу кара исемне һәрдаим ишетеп яшәүнең авырлыгы?! — ди дә Әлфия, күзләре яшь белән тула. — “Кайчан да булса хаклык килер әле, килер әле...” — дип, шатлыклы көннең килүенә өмет белән яшәде әти...

1991 елны кабул ителгән “Сәяси репрессия корбаннарын реабилитацияләү” турында Россия Законы бу хәл­ләргә ачыклык кертә. Ул вакытта Әл­фиянең әти-әнисе генә исән булмый шул инде.

Әти-әнисен җирләгәч, 1982 елны Әлфия гаиләсе белән Түбән Кама шәһәренә күчеп килә. Ире Мөгаммәр “Камколхозстрой” төзелеш оешмасының 105 нче механикалаштырылган колоннасында моторист, гараж мөдире булып эшләп, ике бүлмәле фатир ала. Әлфия “Татсантехмонтаж”  төзү-монтаж идарәсенең 3 нче автоколоннасында хисапчы булып эшли.

Ләкин язмышының кара сакалы мон­да да Әлфияне сагалап торган, күрәсең.

1990 елның октябрендә Бөгелмәдән кайтканда аны ГАИ машинасы бәрдереп китә. Ярдәм итәсе урында, яшен тизлеге белән выжылдап, күздән югала, машинаның номерын да абайламый калалар. Әлфияне Түбән Кама шә­һәренең 2 нче хастаханәсенең травма­тология бүлегенә салалар. Башы ярыл­ган, сул аягы чәрдәкләнгән Әлфия яшәү белән үлем арасында кала. Табиблар аны аякка бастыру өчен бөтенесен — мөмкин булганнын барын да эшлиләр...

Менә унбер ел инде Әлфия аягының сызлавына тешен кысып, түзеп яши, дару белән генә тора. Шуңа да карамастан, картлар йортында яшәүче ятимә карчыкларга, балалар йортында тәрбияләнүчеләргә, үзенең авылдаш­ларына, күршеләренә, мохтаҗларга ярдәм кулы сузып яши. Болай диюемә гаҗәпләнеп: “Үзе дә кеше ярдәменә мохтаҗ бит ул”, — диярсез. Шулаен шулай. Әмма тормыш авырлыкларына бирешергә теләми әле Әлфия. Өстәле артына утырып булса да эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Йөреп эшләрдәйлеген улы Мансур, ә исәп-хисап, килешү эшләрен Әлфия үзе алып бара. Ишетеп беләм: күршесе, 72 яшьлек Елизавета Ивановнага ай саен 100 сум акчалата ярдәм, азык-төлек белән дә булыша. Туган авылында үлем-җитем булса, аларны җирләргә акчалата ярдәм һәм хәер-садакаларын җибәрә...

— Кешеләргә игелекне реклама өчен түгел, йөрәгем кушуы буенча эшлим... — ди ул.

Рәхимсез язмыш кочагыннан исән- имин котылып, җәбер-золымнарны да күп күргәнгә тормышның кадерен, тәмен, ямен бик белеп яшидер ул, дим. Тиен акчасы булса, мохтаҗ берәү ишеген килеп какса, шуны да кешегә биреп чыгара. “Артыгы кирәкми, булганыннан да канәгать”, — ди ул. Шуңадыр, бәлки, аның тормышында бәхетле мизгелләр дә аз булмаган. Ире Мөгаммәр белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Асия бик акыллы, ярдәмчел, мәктәпара уку комбинатында директор урынбасары. Улы Мансур да тәрбияле, ата-анасын хөрмәт итеп яши, ике бала атасы. Асиянең кызы Гөлнара — югары белемле икътисад белгече. Оныклары белән дә бик бәхетле Әлфия. Сөргеннән кайтканда бер кәлимә татарча белмәгән кыз, әби булгач, балалары, оныклары белән саф ана телендә аралаша, аларга телебезнең гүзәллеген тоеп яшәргә өйрәтә.

“Тәкъдир — бәллүр түгел, үтә күренми”, дип, белеп әйтәләр икән. Тормыш көтелмәгән җирдән төрле авырлыклар китереп сыный безне. Бик сыный. Әлфия шушы сынауларда чыныгу алган кеше. Шулай булмаса, бүгенге халәтендә дә көчле рухлы, тырыш булып кала алыр идеме икән?! Бу — минем фикер. Ул үзе, әти- әниемнең миңа теләгән ихлас теләкләре, кылган догалары кабул булгандыр, дип уйлый.

архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар