Моннан шактый еллар элек Казандагы бер хастаханәнең травматология бүлегендә ятарга туры килгән иде миңа. Урыным алты кешелек зур, якты палатага туры килде...
Моннан шактый еллар элек Казандагы бер хастаханәнең травматология бүлегендә ятарга туры килгән иде миңа. Урыным алты кешелек зур, якты палатага туры килде. Күршеләрем дә үзем кебек татар хатыннары: кем Мамадыштан, кем Азнакайдан... Берсе егылган, икенчесе авариягә очраган, өченчесе... Тормыш шундый бит ул: үзеңне уйламыйча, дөнья куам дип чабасың-чабасың да, берзаман, Аллаh әмере буенча, сәламәтлегеңә зыян килә – урынга ятарга мәҗбүр буласың. Эштән кайтып кермәгән кеше өчен вакыт кинәт туктый. Күз алдыңнан экрандагы кебек гомер юлың үтә, яшәүнең мәгънәсе турында фәлсәфи уйларга чумасың. Мондый чакта бөтенесе дә кабаттан Аллаhка ышана башлый. Өйләреннән дога китаплары китертә, исәнлек сорап Ходайга ялвара. Операция алдыннан исә татары да, урысы да үзе белгән догаларны укый, нәзер әйтә...
Палатадашларымның үзара татарча сөйләшүләренә шатланып бетә алмадым. Процедуралардан соң дөнья хәлләре турында сөйләшәбез, туганнарыбыз алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчәбез. Күрше караватта ятучы 87 яшьлек Асия әби белән аеруча якынайдым (язмадагы барлык исемнәр дә үзгәртелде. – Ф. Ш.). Күзләреннән нур чәчеп торучы ак яулыклы бу әбинең ике аягына да операция ясадылар. Чаллыдан кызы килеп, яныннан китмичә, өч көн буе саклап утырды. Мин беренче көнне үк Асия апаның колагындагы алкаларына игътибар иттем. Ике колагына ике төрле алка таккан иде ул. «Олы кеше бит, ялгышкандыр», – дип уйладым.
Операциягә керер алдыннан санитарка Асия әбигә алкаларын салырга кушты. Әби исә: «Салмыйм, бирмим», – дип, кытыршы куллары белән колакларын каплады. Без дә кечкенә бала кебек киреләнгән әбине тынычландырырга ашыктык. Тик күпме генә күндерергә тырышсак та, әби ишетергә дә теләмәде. Хәтта елый ук башлады. Тәки үзенекен итте – алкаларны салмады.
Алкаларын наркоз биргәч кенә салдырганнар – хирургларны да тыңламаган. Уянып, аңына килүгә үк колагын капшаган. «Алкаларымны урлаганнар!» – иң беренче сүзе шул булган. Пакетка салынган алкаларны кулына китереп тоттыргач кына тынычланган. Нигә бу кадәр кадерле икән соң аңа әлеге алкалар? Инде моның серен беләсе килә иде. Күрше әбием операциядән соң бераз көч җыйгач, сөйләттем мин аны. Тик башта аның хастаханәгә эләгү тарихына тукталыйм. Шактый сәер ул.
Биш вакыт намазын калдырмаучы Асия әби җәйге җылы кичләрнең берсендә, ахшам намазыннан соң, ачык верандада урындыкка утырып көйли-көйли Коръән укыган җиреннән егылып аякларын сындыра. «Утырган җиремнән ниндидер көч ике-өч метрга алып ыргытты, – диде ул. – Өйдә дә, ишегалдында да беркем юк иде. Давыл түгел, җилсез дә кич иде. Шайтан үзе булгандыр, балакаем. Коръәнем бер якка очкан, үзем ишегалдында аңыма килдем. Егылган җиремнән тора алмыйча бер сәгатьләп ятканмын. Ярый улым кайтып керде. Төне буе сызланып чыккач, икенче көнне ашыгыч ярдәм машинасы белән районга алып киттеләрр. Аннары менә монда операциягә килеп эләктем. Аллаhының зур сынавы бу, кызым, хәерле булсын...»
Асия апа сөйләгәннәрне шаккатып тыңладым.
...Ирен сугышка озатканда аңа 20 яшь тә тулмаган була әле. Беренче баласына авырлы, өйдә 70 яшьлек кайнанасы да бар. Таңнан торып эшкә китәләр, кояш баегач кына кайталар. Баласын да кырда, ашлык урганда таба... Көндез иген уралар, төннәрен шәм яктысында оекбаш бәйлиләр. Кайнанасы «Тәфтиләү»-не җырлый-җырлый җеп эрли, бер аягы белән бишектә яткан оныгы Габдерәхимне тирбәтә. Күздә – яшь, күңелдә сагыну... Керосин лампасының яктысы чагылмасын дип, авыл халкы тәрәзәләрне авыр япмалар белән каплый. «Авыл өстеннән очып узган самолетлар күрмәсен өчен шулай эшли идек, – ди Асия апа. – Адашып, дошман самолетлары килеп чыгар да, бомба яудырыр дип курка идек. И-и заманалар... Ирем Габдулладан хат килгән көнне бөтен авыл халкы аны укырга килә. Шундый гадәт бар иде. Таягына таянып, аргы очтан хәтта Маhриҗан әби дә менә. Дүрт улын фронтка озаткан иде ул. Инде икесенә кара кәгазь килгән. «Асия, кызым, ирең улларымны күрмәгәнме, алар белән сөйләшмәгәнме?» – дип сорый, ә үзенең ике күзеннән дә яшь ага...»
Ил өстенә килгән кайгы бер хәл: дүрт ай тулыр-тулмас Асиянең улы кызамыктан вафат була. Бу хәлдән соң кайнанасы Гөлчирә абыстай акылын югалта яза. Буш калган бишекне матчадан алдырмый – мендәргә утын пүләнен салып тирбәтә башлый. Үзе елый, үзе җырлый:
Безнең авыл зур авыл,
Килә кыйбладан давыл.
Алдагысын белеп булмый,
Их, хәзергесе бик авыр...
Алар авылы тимер юл станциясеннән ерак урнашмаган. Ара-тирә поездлар узып киткән тавышлар ишетелеп тора. Асиянең ирен дә шушы станциядән сугышка озаталар. Әле җитмәсә, гармунын да кыстырып китә Габдулласы. Киткәндә җырлаган җыры аның йөрәгендә һаман саклана.
Беркөнне Асия, сугыштагы ирен, сабый килеш бакыйлыкка күчкән Габдерәхимен уйлый-уйлый, тимер юл станциясе ягындагы урман юлыннан өенә кайтып бара. Шул вакыт аның колагына бала елаган тавыш ишетелгәндәй була. Чү! Габдерәхиме елый бит! Ашыйсы килгәндер – бигрәк өзгәләнә. Хатын шашынып, тавыш килгән урман куелыгына атлый. Башында мең төрле уй. Аннан кинәт туктап кала: «Син кая барасың?! Балаң үлде, үз кулларың белән җирләдең ләбаса. Үзең кабер казып ләхеткә салдың!»
Асия, барган җиреннән туктап, агачка сөялә: «Йа Аллам, акылдан шашам бугай!..»
Ә чытырманлык эчендә яшь бала елый да елый. Асия билдән югары булып үскән үләннәрне ера-ера тагын тавыш килгән якка атлый. Агач астында ак чүпрәккә төргән күкрәк баласын күреп туктап кала. Якынрак килеп, баланы төргән чүпрәкне ачып җибәрә. Йа Ходаем! Ай ярым чамасындагы зәп-зәңгәр күзле бала! Йөзе, куллары тире авыруыннан кып-кызыл булып кутырлаган. Бер мизгелдә аналык инс-тинкты уянып, баланы ничек күтәреп алып, кочагына кысуын сизми дә кала Асия. «Хәзер, хәзер, балакаем, өйгә генә кайтыйк, ашатырмын, юындырырмын», – дип кабатлый ул.
Урман юлыннан табып кайткан балага Мәрьям дип исем кушалар. Сабыйның тәне кутырдан гына тора, кычыткангадыр, көн-төн елый. Асия баланы көнгә ике тапкыр канлы үлән салынган төнәтмәдә коендыра. Тәненә авыл фельдшеры биргән мазьны сөртеп урап яткыра. Ходай рәхмәте, бер атнадан баланың тәнендәге кутырлары коела башлый, аның урынына алсу тире барлыкка килә. Бәхете була сабыйның: Асияләрнең кәҗәләре карт булса да, сөтне күп бирә. Шул кәҗә сөтенең дә файдасы тигәндер, Мәрьям тиз арада тернәкләнә. Зәп-зәңгәр күзләре белән Асиягә тутырып карый, елмая, аңа нәни кулларын суза башлый.
Ташландык бала табып кайтуны зур вакыйга итеп кабул итми авыл халкы – берәүдә дә кеше кайгысы юк чаклар бит.
Сугыш башланып дүрт ел узгач, Асиягә кара кәгазь килә. Акылы җиңеләйгән кайнанасы, 4 яшьлек Мәрьяме белән торып кала ул.
Ниһаять, сугыш та тәмамлана. Авылга берән-сәрән ирләр кайта башлый. Кемдер кулсыз, кемдер аяксыз... Төскә-биткә чибәр Асиягә яучы килә: фронтовик Заhидка димлиләр аны. Асиянең икенче ире кырыс, сүзгә саран була. Колхозда каравылчы булып эшли. Әмма кырыс булса да, Асиягә, зиһенен җуйган Гөлчирә карчыкка, кечкенә Мәрьямгә сүз әйтми, кул күтәрми.
Мәрьям авыл балаларыннан аерылып тора: күзләре, әйткәнемчә, зәңгәр, чәче аксыл була. Татар баласы түгел инде... Бик чая булып үсә кыз, мәктәптә дә яхшы укый, 10 яшьләрдә инде камыр ризыклары да пешерә, бәйләм дә бәйли. Табылдык бала булуын аннан беркайчан яшермиләр.
«Ирле йорт – көйле йорт», диләр халыкта. Кулына балта тота белгән Заһид иң беренче чиратта йорт-җирне рәткә китерә, каралты-кураларны яңарта. Бер-бер артлы биш балалары туа. Шулай яшәп ятканда гаиләгә тагын бер зур сынау килә.
Көннәрдән бер көнне Заhид өйгә аты белән кайтып керә дә, кабалана-кабалана капка келәсен төшерә. Асия үз күзләренә үзе ышанмый: ат арбасындагы печән астында ике капчык ята. Туп-тулылар – авызлары бау белән бәйләнгән. Хатынның йөрәге «жу» итеп куя. Ике уч бодай өчен Себер китә торган заманалар бит. Ләкин иренә бер сүз дә әйтә алмый – барыбер үзенекен итәчәк. Ир капчыкларны җәһәт кенә лапас башына алып менгереп яшерә. Асиянең эченә борчу оялый: «Хәерлегә булмас бу...»
Кичке эңгер-меңгердә өйгә күршеләре – авыл советында эшләүче Рәбига килеп керә.
– Ирең кайда? – дип сорый ул, бусагага атлап узмас борын.
– Каравылда. Нәрсә булды? – ди Асия.
– Амбардан ашлык югалган, иртәгә сезгә тентү киләчәк, – ди күршесе.
Кара төндә ике кара шәүләнең капчыклар өстерәп бакча артындагы инешкә таба юнәлүенә бары күктәге ай гына шаhит була. Ике ахирәт, тубыктан суда килеш, тирән чокыр казыйлар. Ашлык төялгән капчык-ларны, брезентка урап, чокырга урнаштырып бетергәндә, сызылып таң ата башлаган була инде. Асия төнге хәлләрне иренә әйтми.
Икенче көнне Асияләр йорты каршына кара машина килеп туктый. Машинадан погонлы дүрт ир чыгып, икесе өйгә керә, икесе туп-туры абзарга юнәлә. Заhидның йөзе ап-ак төскә керә... Лапас түбәсендәге печәнне җиргә төшерәләр, ләкин күпме генә эзләсә-ләр дә, берни таба алмыйлар. Асия шулай ирен зинданнан саклап кала...
Кырыс ирнең йөрәге генә йомшармый: бергә торган дәвердә хатын аннан рәхмәт ишетми. Сугыш Заһидның йөрәген дә, күңелен дә шактый кырыслаткан була шул. Ә инеш ярына яшерелгән ашлык ишле гаиләгә кыш чыгарга ярап куя.
Көн артыннан көн уза, айларны еллар алыштыра. Мәрьямгә 16 яшь булганда, авылга көтелмәгән юлчылар килеп чыга. Алар туп-туры Асияләр яшәгән йорт янына килеп туктыйлар. Машинадан сап-сары чәчле, яхшы гына киенгән 50 яшьләрдәге хатын чыга.
Асия бер карауда аңлый: аңарда Мәрьям чалымнары. Әнисе эзләп килгән, дигән уй яшен тизлегендә баштан узды. Инде ни булыр?! Хатын үзен Светлана дип таныштыра. Асия чакырылмый килгән кунакларны чәй табыны янына чакыра.
Светлана күз яшьләре белән 16 ел элек булган вакыйгаларны сөйли. «Кызымны үлсен дип ташламадым, башка чарам юк иде... Сезнең аны алып киткәнегезне күреп тордым. Шуңа күрә исәнлегенә беркайчан шикләнмәдем – килеп алырга хыялландым», – дип, кат-кат кабатлый ул. Светлананың бүгенге тормышы инде җитеш: ире, тагын ике баласы бар икән.
Әнисен җылы кабул итә Мәрьям. Нишләтәсең, җан тартмаса – кан тарта, димәк... Тәмле телле хатынның сөйләгәннәрен тын да алмый тыңлап утыра ул. Бу минутларда сугыш чоры баласының күңелендә нинди хисләр, нинди уйлар кайнагандыр, караңгы...
Үзен дөньяга тудырган әнисенә ияреп китәргә җыенган Мәрьямне кочаклап, күз яшьләрен тыя алмый озак елый Асия. «Кызым, тормышта нәрсә генә булса да, мин синең әниең, ә бу йорт – синең туган йортың. Кайчан телисең, шул вакытта кайт, балам! Без сине көтәбез, яратабыз!» – ди.
– Мәрьям безне ташламады, – дип сөйләде Асия әби. – Күчтәнәчен, бүләген төяп кайта гел. Чаллыда яши, үз гаиләсе, ике баласы бар... Син аны күрдең инде – операциядән соң мине ул саклады.
Асия әбине хастаханәдән уллары, киленнәре каршы алды. Без аны матур теләкләр теләп озаттык. Киткәндә колакларында һаман шул ике төрле алка иде. Бу алкаларның үз тарихы бар булып чыкты.
– Бер пар алкамны вафат булган улым Камил бүләк иткән иде, – дип сөйләде ул. – Сыңары бакчада бәрәңге утыртканда колагымнан төшеп калды: туфрак арасыннан күпме эзләсәк тә, таба алмадык. Икенче улым Салих та туган көнемә алтын алка алып кайтты. Аларын ярты ел гына тагып йөрергә өлгердем. Гөнаh шомлыгы димме, бер сыңары юкка чыкты. Салих үзе дә дөньяда юк инде, балакаем... Шуннан соң балаларга бүтән алка алмаска куштым. Бу ике парсыз алка – минем өчен иң кадерле хатирә. Вафат булган улларымның төсе итеп тагам...
Асия әбине бик еш искә төшерәм. Исән дә түгелдер инде ул... Яңа яуган карга карап, ак яулыклы Асия әбине күз алдыма китерәм. Бу язмам сугыш афәтен татыган әби-апаларның рухына дога булып ирешсен...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Бик ошады язма. Сугыш чорындагы тагы бер язмыш белэн таныштык, зур рэхмэт язучыга!
0
0
0
0
Рэхмэт… э бит сугыш вакытында кеше мэрхэмэтлерэк булган
0
0
0
0
???
0
0
0
0
Бие охшады тоже зур рахмат язучыга
0
0
0
0
Рэхмэт язучым,куз яшьлэрсез укып булмады,эй бу язмыш .
0
0