Сугыш… Сугыш барысын да җимерде.

Дүрт бертуган абыем да сугыш башланганның беренче көннәрендә үк фронтка киттеләр. Китте­ләр дә… берсе дә әйләнеп кайтмады! Дүртесе дә суга төшкәндәй булды. Бу югалту ачысын, бу кайгы-хәсрәтне сүзләргә күчереп бетерү мөмкин түгел. Иң олы абыем Насыйбулла, аннан соң Зәйнулла, Миңнегали, Аб­дул­ла Лаеш районының Та­тар Сараланы авылында туып үскән, егет булган, 
гаилә корып әти кеше булу шатлыгын да татыган. Тик балаларының үскәнен күрергә, аларга ата тәрбиясе бирергә, уңышларына куанырга насыйп булмады аларга. Сугыш… Сугыш барысын да җимерде. Башта хатлары килеп торды. Ул хатларны иң кадерле хәзинәбез кебек җыеп, кичләрен җыелышып кат-кат укый идек. Хатларыннан Абдулла абыемның танкист булуын, Миңнегали абыйның хәбәрче (мотоциклда булса кирәк) булып хезмәт итүен белдек. Ләкин ул хатлар да бик аз вакыт кына — 1942 елның май-июль айларына кадәр генә күрешүләргә өмет биреп яшәтте безне.
1942 елның август-сентябрь айларында бер-бер артлы кара өчпочмаклар килде. Ул вакыттагы кайгы, әче күз яшьләре, әрнүләр мәңге онытылырлык түгел. Урам капкасы ачылган саен әти-әнинең тәрәзәгә ябырылулары әле дә күз алдымда. Әйе, бик көттек без аларны. Хет берсе булса да кайтмады!
1996 елда “Хәтер китабы” чыкты. Анда абыемнарның исемнәре дә кергән. Тик бер Насыйбулла абыйның гына кайчан үлгәне һәм кайда җирләнгәне язылган. Өч абыемның хәтта каберләре дә билгесез. “Хәтер китабы” чыкканнан соң олы абыемның уллары Волгоград өлкәсенә барып, әтиләренең кабереннән туфрак алып әниләренең кабере белән янәшә күмделәр. Таш та куйдылар. Күңел беркадәр тынычланды, абыйны алып кайтып җирләгән кебек булды. Өч абыемның гәүдәләре кайларда туфрак булгандыр инде?
Бу сугыш ярасы гомерлек булды. Төзәлмәслек!

Миңҗамал РАВИЛОВА.
Лаеш районы, Татар Сараланы авылы.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5685
    2
    28
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    2680
    1
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4350
    1
    25
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    2286
    0
    18
  • Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
    1966
    0
    14
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 май 2023 - 19:36
    Без имени
    Кая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнден
    Әнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
  • 26 май 2023 - 11:04
    Без имени
    Егетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеря
    Кызлардан куркам
  • 26 май 2023 - 19:50
    Без имени
    Рэхмэт
    Бала
  • 27 май 2023 - 17:23
    Без имени
    Ник хикәянең дәвамы да,ахыры да юк?
    Башкорт кызы
  • 27 май 2023 - 18:50
    Без имени
    Никах вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.
    Кызлардан куркам
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек