Логотип
Күңелеңә җыйма

Син генә гаепле

Ленар диваннан чак башын күтәрде. Чатнап сызлый иде башы. Йолкый-йокый ашказаны чурлап куйды. Бергә яши торган хатыны ташлап киткәннән соң, Ленарның юньләп ашаганы да булмады. Холодильникта буш сыра шешәләреннән гайре берни дә юк.

Ленар диваннан чак башын күтәрде. Чатнап сызлый иде башы. Йолкый-йокый ашказаны чурлап куйды. Бергә яши торган хатыны ташлап киткәннән соң, Ленарның юньләп ашаганы да булмады. Холодильникта буш сыра шешәләреннән гайре берни дә юк. 
Ленар диванда яткан килеш кенә тәмәкесен көйрәтте. Тагын берәр айдан диваны да тәмәке төпчегенә күмелеп калачак, мөгаен. Тәрәзә пәрдәләре какланып, төсен танып булмас хәлгә килде, өйдәге барлык урындык өсләренә юылмаган керләр өелде... Ялгыз ир акрынлап кына тәмам кешелектән чыгып бара иде. 
Эчпошыргыч ялгызлыктан арыну өчен, ир телевизор пультына басты. Болай телевизор карамый ул үзе. Тавышы килеп торсын дип кенә кабызуы. Хәтта нинди тапшыру барганын да абайламый. Кызыксыз тапшыруны кинәт көчле музыка тавышы бүлде – реклама башланган икән. «Барыгызны да бию тамашасына чакырып калабыз», – дип белдерде кадрдагы шат тавыш. «Шул гына җитмәгән», – дип мыгырданды Ленар имән бармагын пульт төймәсенә куеп. Ләкин икенче каналга күчәргә өлгерә алмый калды – экранда көлемсәр йөзле егет фотосы пәйда булды. Бик тә таныш, кемнедер хәтерләтә иде ул йөз. Баягы шат тавыш аны исемен атады, бию тамашасының авторы һәм сәнгать җитәкчесе дип таныштырды. Экранга артык текәлүдән, Ленар аның ни әйткәнен аңламый калды. Ул арада реклама бетеп тә китте. «Йә! Йә! – дип пультка баскалады Ленар. – Кайда реклама? Ник бетте?» Үз гомерендә рекламаны болай көткәне булмагандыр аның. Ниһаять, экранда кабат теге музыка яңгырады. «Бию тамашасының авторы һәм сәнгать җитәкчесе  – Динар Вахитов!» дип тәмамлады кадр артындагы яңгыравыклы тавыш. 
Ленар сискәнеп китте. Әйе, ул ялгыш ишетмәде – Динар Вахитов аның улы иде. Колагына үз тавышы яңгырагандай булды: «Барысына ди син гаепле! Синең тәрбияң бу!» Хатынын ул гел шулай дип сүгә иде бит. Улы киреләнсә дә, еласа да, уенчыгын ватса да – гел хатыны гаепле булды: «Аны син бозасың, синең генә тәрбия бу! Җебек итеп үстерәсең». Әй үртәлә иде хатыны аның бу сүзләренә. 
– Мин тәрбияли белмим икән, син тәрбиялә дөрес итеп», – дип, улының башыннан сыйпый, битеннән үбеп ала да, әле генә елап басып торган малай шул арада елмая башлый иде. И яратмый да иде инде Ленар хатынының  малай белән шулай сүси-пүси килгәнен. 
– Тәрбияләр идем мин анысы. Син ирек бирәсеңме соң? – дип, үзенекен тукый.
– Син аны җәберлисең. Аңа болай да авыр икәнен аңлый торып, җәберлисең... Авыр вакытта кешене кимсетсәң, ул явызланып үсә. Ул әле кечкенә, бөтен балалар да кечкенә вакытта елый инде, – дип каршы төшә хатыны. 
– Белмим, минем маңкамны беркем дә сөртмәде, нормаль булып үстем, – ди Ленар.
– Нормаль булуыңны кайдан беләсең? – дип, кинаяле елмая тегесе.
– Моның шикелле маңкамны агызып елап тормадым инде, һәрхәлдә. Миңа бармак белән чиертергә дә куркалар иде, бөтенесен салып тукмый идем...
– Ну-ну... – дип баш чайкый хатыны. – Шуңа күрә милиция участогыннан кайтып кермәгәнсең дә инде син.
Динарны бию түгәрәгенә биргәнне белгәч, өйдә бураннар уйнаткан иде Ленар. 
– Кит аннан, нәселдә булмаганны?! Нәрсә, хәзер аягын күтәреп, биеп, кеше көлдереп йөримени?
– Нигә кеше көлдереп? Егетләр дә бии бит. Динарга бию бик ошый, – дип, малайны яклый иде әнисе. Ленарның сүзләренә карап тормады ул: Динарны чын кеше – башкаларның хисләрен аңлый торган, киң күңелле, тырыш егет итеп  үстерер өчен бик тырышты. Динарга ун яшь тулганчы ук гаилә таркалды.  Иренең туктаусыз мыскыл итеп торуларына түзәрлеге калмаган иде инде хатынның. 
Шул китүдән алар башкача аралашмады. Ленар да кызыксынмады. Бармы, юкмы Динар бу дөньяда – аңа барыбер иде. Бер тиен акча белән дә булышмады. Теләсә нишләсеннәр, раз киткән икән, үзе генә үстерә инде дип уйлады ул. «Мондый тәрбиясе белән малайны бозып бетергәч, күрмәгәнен күрер әле...»
Ата белән ул бары бер тапкыр гына – Динар бию училищесына укырга керергә килгәч очраштылар. Егет әтисен шунда ук танып алды. Алар чит кешеләр кебек күрештеләр. Хәлләрен сорашкан булдылар. Динар әтисенә үзенең киләчәккә планнарын, хореограф булырга җыенуын – берсен дә белдермәде. Әйтсә, тагын: «Болар барысы да анаңның тәрбиясе», – диячәген белеп тора бит. 
– Тәки үзенекен иткән – малайдан биюче ясаган бит, –  дип, элеккеге хатыны турында уйлады ул, менә хәзер – кухняда юылмаган бер чынаякка краннан су агызганда. 
Ишектә кыңгырау шалтырады. Ленарның әшнәсе – аның кебек үк шешәдән башка яши алмас хәлгә төшкән сәрхуш күршесе икән. 
– Малайны телевизордан күрсәттеләр... Шушында килеп, әтисенең хәлен дә белергә керми. Син алар өчен дип тырышасың, ә сиңа алардан – шымытыр, – дип мыгырданды Ленар кипкән балык койрыгын суыра-суыра. 
– Дөр-рес-с әйтәсең, – дип җөпләде аны күршесе, тотлыга-тотлыга.
– Ә бит барысына да анасы гаепле! Ул аны шундый итеп үстерде. Аның тәрбиясе бу! 
– Дөр-рес-с!  Ни тели, шуның белән шөгыльләнергә ирек бирде. Син бит аның биеп йөрүен теләмәгән идең. Теләсә нәрсә эшләп тик йөри малаең... әнә телевизордан күрсәтәләр хәзер үзен. Әле акчасын да көрәп аладыр... Син дөрес әйтәсең, барысына да шул хатын-кыз гаепле.
Ленар үзе күршесен тыңлый, ә үзенең башында уйлары чуалган. Кинәт кенә аңа бик начар булып китте. 
– Ятам инде, – дип, күршесен эткәләп чыгарып җибәрде дә, диванына сузылды. 
– Барысына да син генә гаепле, – дип йомарланды аның йодрыклары. – Ленарның пычрак диванда ач ятуына да, тормышы барып чыкмаганга да, акчасыз бер йолкышка калуында да бары ул гына – элеккеге хатыны гына гепле. Син аны шулай тәрбияләмәгән булсаң, атасының кереп хәлен генә булса да белер иде аның улы. Син генә гаепле барысына да...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эйе шул, эчкече имгэклэргэ хатын гаепле. Ир дип эйтергэ тел эйлэнми хэттэ. Кеше отходлары.

    Хәзер укыйлар