Логотип
Күңелеңә җыйма

"Нәрсә сөйлисең син, әни, мин Илгизне яратам, ничек итеп аңа хыянәт итим!"

Мин яшь вакытта авыр операция кичердем. Шунлыктан күп тапкырлар Төньяк Кавказга санаторийга барып йөрдем. Га­дәттә, ял йортларында яки юлда танышкан кайберәүләр яңа танышкан кешегә, башкача бу кешене күрмәячәкмен дип, гомер буе беркемгә әйтми саклаган эч серләрен сөйлиләр.

Миңа үзенең эчен бушаткан бүлмәдәшем Лилия Мәскәүдән килгән иде. Ял көнне без Лилия белән Пятигорск шәһәрен карап йөрергә чыктык. Каршыбыз­га 6-7 яшьләрендәге бала җитәкләгән бер ханым килә. Алар узып киткәч, Ли­лия кинәт кенә туктады да: “Беләсеңме, мин улымны шушы шәһәрдән алып кайттым бит”, — диде. Мин берни аңламый аңа карап торам. Ул, тулышкан булгандыр, миңа: “Әгәр теләсәң, мин сиңа үземнең тормышымны сөйлим”, — диде дә без бер паркка кереп утырдык. 

Лилия ире белән метрода таныша. “Үземә кемнең­дер  текәлеп карап торуын сизеп, әкрен генә керфек­ләремне күтәреп аңа карадым да безнең күзләр очрашты, — дип сөйләп китте ул. — Мин төшкән тукталышта ул да төште һәм янәшәмдә эндәшми генә бераз баргач, сүз башлады. Дөресен әйтим, егет миңа беренче күрүдә үк ошады. Ул да йөз чалымнарымда үз халкыбызны танып ошаткан икән. Без аның белән көн саен диярлек очрашып йөри башладык. Кичләрен, ял вакытларын бик күңелле уздырдык. Мин институтның соңгы курсында укый идем, ә Илгиз бер ел элек Мәскәү университетын тәмамлап эшли иде инде”. 
Әнә шулай бер елдан артык дуслашып йөргәч, егет яраткан кызын әнисе белән таныштырырга була. Әтиләре унбиш ел элек фаҗигале вафат булган икән. Илгиз — гаиләдә бер­дәнбер бала. Ире үлгәч, Хәдичә апа үзенең бөтен барлыгын улын тәрбияләүгә багышлаган. Булачак килен каенанасы белән танышырга барганда бик дулкынлана. Бәхеткә каршы, танышу бик матур уза. Чибәр, тыйнак, мөлаем Ли­лия Хәдичә апа күңеленә хуш килә. Лилия дә ягымлы, сабыр кыяфәтле хатынны ошата.
Яшьләр өйләнешәләр, гөрләтеп туй уздырганнан соң, Хәдичә апа янында, өч бүлмәле иркен фатирда яши башлыйлар. Гаиләдә татулык хөкем сөрә, каен­ана белән килен арасында җылы мөнәсәбәт урнаша. Хәдичә апа килененә бары тик “кызым” дип кенә эндәшә. Үз чиратында, Лилия дә каенанасын әнисе кебек якын күрә, аның хәтерен калдырмаска тырыша. Бер­ничә ел шулай матур гына уза. Әмма килен балага узарга “ашыкмый”. Моңа бигрәк тә әниләре борчыла. Бер көнне Хәдичә апа килененә табибка барып күренергә киңәш бирә. Табиб Лилияне: “Анализ­ларың бар да әйбәт, ирең тикшерелсен”, — дип кайтара. Моны ишеткәч, каенанасы уйга кала. Аннан, киленен янына утыртып: “Кызым, бу турыда Илгизгә әйтми торыйк әле, аның белми то­руы хәерлерәк, чөнки гаеп анда дип уйлыйм, — ди. — Ул кечкенә вакытта бик каты салкын тидереп, озак вакыт хастаханәдә дәваланды. Аякла­ры өшегән иде, чак кына аяксыз калмады. Күрәсең, болар эзсез узмагандыр”. Њзара киңәшкәч, каенана белән килен Илгизгә “гаеп Лилиядә” дип әйтергә булалар. Илгиз хатынына санаторийга барып дәваланырга киңәш бирә. Хәдичә апа килене белән ачыктан-ачык сөйләшергә батырчылык итми, шулай да, җаен туры китереп: “Син санаторийдан бәби алып кайтсаң, барыбыз өчен дә бик яхшы булыр иде”, — дип куя. Каенана­сының бу сүзләре башта Лилиянең аңына барып җитми әле. Берничә көннән Хәдичә апа тагын бәби турында сүз башлый. Лилия бу юлы: “Нәрсә сөйлисең син, әни, мин Илгизне яратам, ничек итеп аңа хыянәт итим!” — ди. Сабыр холык­лы каенана: “Кызым, син ашыкма, яхшылап уйла, бу бит барыбыз өчен дә зур бәхет булачак”, — дип, киленен тынычландырырга тырыша.
Шул көннән соң Лилия кайгыга бата, төннәрен 
йоклый алмый газаплана. Дөрестән дә, баласыз гаилә тулы гаилә түгел инде. Әмма ул бит ирен өзелеп ярата, ничек итеп аңа хыянәт итә алсын, ди?
Илгиз хатынына санаторийга юллама алып кайтып бирә. Пятигорск санато­риендагы санаулы көннәр бик тиз уза. Лилия Хәдичә апаның “йөкләмәсен” үтәргә ашыкмый. Китәргә өч-дүрт көн генә вакыт кала, дуслары белән бию мәйданына бара ул. Аны урта яшьләрдәге чибәр генә кеше биергә чакыра. Алар кич буе бергә бииләр һәм соңыннан бу кешенең бүлмәсенә кайталар...
Лилия иртәгесен үк, бүлмәдәшләрен аптырашта калдырып, өенә кайтып китә. Аны шатланып каршы алсалар да, хатын үзен гаепле хис итә. Аның хәлен яхшы аңлаган каен­анасы берни дә сорашмый, үзе эченнән генә шатлана.
Төп-төгәл тугыз айдан Лилия ир бала таба. Төсе-бите белән Лилиясенә охшаган улын күреп, Ил­гизнең шатлыгы эченә сый­мый. Хәдичә апа да сөенеченнән нишләргә белми. Ул бик теләп оныгын үстерешергә, тәрбияләргә булыша.
Мин Лилиядән, уенын-чынын бергә кушып: “Бу юлы кыз алып кайтырга кил­мәгәнсеңдер бит?” — дип сорадым. Лилия: “Теге вакыттагы хыянәтемне дә бик озак оныта алмадым, бары тик йөрәк бәгърем — улым гына оныттырды. Бу юлы дәваланырга килдем”, — диде.

Гөлсинә СӘЛАХОВА.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бер 15 ел элек кайсыдыр гэзиттэ укыган булды бу тарихны

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мин дэ кайдадыр укыган идем.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Менэ бу каенана, юк, эни бу ичмасам!!! Киленен уз баласыдай яраткан, ышанган! Бэхетле булсыннар Барыс да!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Минем әники үз баласында признавать итмәде. 3 айдан әтисе төсмерләре керә башлагач "үз балам,үз балам" дип сөя башлады. Хәзер копия әтисе, әбисе генә күрми, мәрхүмә инде, сүзем дога булсын.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Нинди генэ хэллэр булмый бу тынгысыз,матур доньяда!Телэгем шул тормышка чыккан барлык хатын-кызларгада ана булу бэхетен телим???

            Хәзер укыйлар