Логотип
Күңелеңә җыйма

Өшегән куллар

Бу исерек, йә булмаса карактыр дип, кибетче белән шикләнеп кенә теге ирне күзәтәбез. Кибетченең үзен генә калдырып чыгып китәргә дә җөрьәт итмим, ул да сагаеп калды. Бер урында таптана торгач товар склады ишеге янына барып батареяга сөялеп утырды теге ир. Безнең шикләр артты гына...


Ул кичне иремнең сеңлесе безне мунча керергә чакырган иде. Көз көне генә җиткереп чыккан яңа мунчага бару – үзе бир сихәт. Кайчан дәшсәләр дә, каршы килмибез, төенчекләрне төйнәп, машинага утырып чыгып китәбез. Алар яшәгән бистә бездән шактый ерак – юлы кырык минутка җыела. Кунакка буш кул белән барып булмый бит инде. Ул көнне үзебезнең яндагы кибеткә кермичә, шунда – бистәдәгесенә керербез дип юлга кузгалдык. Гыйнвар аеның 35 градуслы салкын киче иде ул. Җитмәсә, чыдап булмаслык үзәк өзгеч җил котыра. Әллә нинди коры, салкын җил. 
Бистәгә керү белән кибет янына тукталдык. Ирем белән балалар машинада калды, мин күчтәнәчкә кереп киттем. Кеше юктан ямансулап торучы кибетче, шәленә төренеп, прилавка артында утыра. Кибеттә кешенең әсәре дә юк. Җылы урыныннан торасы килмәде, суыныр дип курыкты микән, минем әйбер сайлаганны сабыр гына көтеп утырды. Шәһәр супермаркеты түгел, гади генә авыл кибете ул. Мин сайланып торганда кибет ишеге ачылып китте дә, аннан ап-ак бәс белән капланган ир килеп керде. Киемнәре дә начар түгел, ләкин бик җиңел киенгән. Өстендә – дубленка ише бер әйбер, башлыгы бар, спортивка ыштаны, аяк киеме дә әйбәт. 
«Бу нинди исерек инде тагын?» дигән кебек караш ташлап алды миңа кибетче. Теге ир сәер генә итеп кибет буйлап йөри, товар да карамый, ризык та сайламый. Үзе бертуктаусыз кулларын уа, аларны авызы белән өреп җылытырга маташа. Ләкин суык җелегенә үтеп, өшү хәленә җиткән бу ирнең авызыннан да салкын гына чыга иде бугай. Башта исерек, йә булмаса карактыр бу дип, кибетче белән шикләнеп кенә кырын күз белән теге ирне күзәтәбез. Кибетченең үзен генә калдырып чыгып китәргә дә җөрьәт итмим, ул да сагаеп калды. Бер урында таптана торгач, товар склады ишеге янына барып батареяга сөялеп утырды теге ир. Безнең шикләр артты гына. Шунда берәр әйберне эләктереп чыгып таярга уйлый, ахрысы, бу дип уйлап куйдым. 
Күчтәнечемне алып чыгып китим дигән идем инде, ләкин шул ирнең янында туктадым. Туктале, бәлки исерек тә түгелдер дип: «Вам плохо?» – дип сорадым. «Юк, бераз җылынып кына алырга кердем», – ди бу кеше. Шул вакыт кесәсеннән кулларын чыгарып батареяга куйды. Минем үз гомеремдә андый хәлдә өшегән куллар күргән юк иде. Алар кызаруның теге ягына чыгып, инде кара шәмәхә кебек көйгән бер төскә кергәннәр. Ир кеше кулларын  бөтенләй сизми булса кирәк. Башта бармак башлары белән торбага сугып карады, аннары идәнгә каккалады. Ул бармаклар шакылдап тора иде. Табиб булмасам да, бу бармакларның исән калмаячагы ап-ачык. Бармакларын тагын авызы турысына күтәреп өреп җылытырга тырышып карады. Шул вакыт күзем борынына төште. Борын да бармаклар хәлендәрәк: ап-ак булып агарган, анда канның әсәре дә юк иде. Җавап бирүе буенча ирнең аек булуын аңладым. Шул арада ул калтырана да башлады. Салкыннан өшегән тәне җылыга керүгә тартыша башлады бугай. Кибетче дә хәлнең мөшкел икәнен аңлады. «Ашыгыч ярдәм чакыртыйк, сез өшегәнсез, бармаксыз каласыз», – дим. Ләкин теге ир ишетергә дә теләми. Трасса буйлап җәяү килгәнен ачыкладык. Бистәдә чиркәү бар. Шунда батюшка янына юл тота икән. Кайсы яклардан, каян килгәнен әйтми дә. Без сораштыра башлагач, ашыгыч ярдәм турында сөйли башлагач, кибеттән чыгып ук китте. Туктагыз, өшисез бит, дип туктатырга тырыштык, ләкин тыңламады. Без аптырашып бер-беребезгә карап торган арада кире әйләнеп тә керде. Тәне торган саен ешрак тартыша, урамга чыгышка суык болай да өшегән тәненең җелегенә үткән, күрәсең. Үзе һаман китәргә ашыга. Туктагыз, ичмасам, бияләй бирим дип машинадан иремнең бияләен кертеп бирдем. Кибетче кайнар чәй ясап тоттырды. Пластик стаканга агызган кайнар чәйне эх тә итми кулларына алды, ә үзе берни сизми, кулы пешкәнен дә аңламый. Бу инде начар билге иде... 
Ничек кирәк алай итеп батюшкага шалтыратырга, ярдәм сорарга күндердек, риза булды. Ләкин ул да өйдә юк икән. Урынбасары белән элемтәгә керергә кушты батюшка. Кибетче ул кеше белән телефоннан сөйләшкәч, ышанычлы кулга тапшырган кебек канәгать булып, кибеттән алган әйберләремне күтәреп чыгып киттем. Ләкин ул ир кич буе исемнән чыкмады. Мондый салкын көнне җәяүләп түгел, машинаны кабызып юлга чыгарга да кот алына. Берәү этен дә урамга чыгармастай кичне трасса буйлап чиркәүгә батюшка янына чыгарга нәрсә мәҗбүр итте икән ул адәмне? Тормыш төбенә төшкән кеше дә түгел, исерек тә түгел... Нинди авырлыклар төште икән башына, нинди кайгылары бар икән, дип, башымда әйләнгән сорауларга төрлечә җавап биреп карадым...
Бу бистәгә икенче килгәндә дә, өченчесендә дә шул кибеткә туктадым. Кибетчене күреп, теге ирнең язмышы белән кызыксынасым килгән иде. Ләкин берсендә дә аңа туры килмәдем... Инде язга чыккач кына күрдем ул хатынны. Батюшканың урынбасары килгән ул көнне. Ләкин теге ирнең хәлен күреп, аны үзе белән чиркәүгә алып барудан баш тарткан. Ашыгыч ярдәм машинасы белән аны хастаханәгә озатканнар... Кем булган ул? Нишләп йөргән? Кайсы яктан килгән? Ул сорауларга җавапны таба алмадым. Ул иргә ярдәм итә алмадым дип, әле дә искә төшерәм. Кулындагы бармакларын саклап кала алган булсалар ярар иде дип кенә теләдем.
Бер көнне, чираттагы мунчага чакырылып, теге чиркәү яныннан узып  барабыз. Ни күрим: ишегалдыннан капкага таба бер ир килә. Капка-койма рәшәткәләп ясалган. Мин ул ирне ерактан да таныйм – теге кичне бармакларын өшеткән бичара иде ул. Куллары – кесәдә. Иремнең ашыкмый гына әкренләп баруын үтенеп, бөтен игътибарымны чиркәү капкасына юнәлттем. Теге ир кулларын кесәсеннән чыгарып капканы ачты. Ә бармаклары... Бармаклары урынында иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар