Логотип
Күңелеңә җыйма

Өч хөрмә җимеше

Тормыш төрле ваклыклардан тора. Күп очракта без ул вак-төяккә әллә ни игътибар да итеп тормыйбыз. Кемдер тупас сүз әйттеме? Түбәнсетеп карадымы? Карамаса тагын, аңа игътибар итеп торырга? Конфет белән сыйладылармы? Һи, нәрсә инде ул?! Ә бит шушы вак-төякләрнең тәэсире безгә шулкадәр зур. Бер тамчы, диләр бит. Кайчагында әнә шул бер тамчы хәлебезне йә җиңеләйтә, йә авырайта.

Кечкенә идем әле. Җәй көне температурам күтәрелеп, авырып киттем. Әллә эссе каккан булдымы, әллә агулану идеме... Әни Арчадан бик матур рәсемле китап сатып алып кайткан. Тик минем шул матур китапны карарлык та хәлем юк. Яныма күрше әбисе керде. Кесәсенә салып, берничә хөрмә җимеше алып кергән. Кабып җибәр әле, хәл кереп китәр, диләр. Ул вакытларда хөрмә җимеше әле бик тансык. Аппетитым булмаса да, кызыгып, өч хөрмә җимешен ашап куйдым. Чынлап та, ярты сәгать тә узмагандыр, үземә хәл кергәндәй тоелды. Мендәргә сөялеп утырып, теге матур китапны карап чыктым. Кичкә инде иптәшләрем янына уйнарга ук чыгып чаптым. Күрше әбисе биргән әнә шул өч хөрмә җимеше тормыш бизмәненең сәламәтлек тәлинкәсен авырайтты. Ул хөрмә җимеше булмаса да сәлаәмәтләнер идем, билгеле. Тик болай ук тиз булмас иде, мөгаен.  

Безнең һәрберебезнең дә өч хөрмә җимеше бар. Шушы өч хөрмә җимеше белән без кешене коткарып кала алабыз. Ул җимеш бер җылы сүз дә, кечкенә генә ярдәм дә була ала. Бәлки, нәкъ менә шушы вакытта кемдер сездән бер җылы сүз көтәдер, кемгәдер ярдәм кирәктер. 

Бер ханым авырып киткән. Эштәге хезмәттәшләренә шалтыратып, бик каты авырганын, температурасы күтәрелгәнен сөйләгән. Дусларына да шалтыраткан. Тик бер кешедән дә: «Тизрәк сәламәтләнә күр. Авырма, син безгә кирәк. Синсез күңелсез», – дип әйтмәгән. Барысы да: «Ярар, үтәр. Кеше авырмыйча тормый инде. Хәзер бөтен кеше авырый, вирус йөри бит», – дигән. Ә бит авырган ханымга шул вакытта җанына бер җылы сүз кирәк булган. Ул шушы сүзне ишетергә өметләнеп шалтыраткан да. Шунда бер җылы сүз әйтүче булса да, аның хәле тизрәк җиңеләер, сәламәтләнергә көч бирер иде. Бик авыр булганда вак-төяк кебек кенә тоелган шул сүзләр дә бик мөһим бит ул. Ә без бу хакта уйламыйбыз да. 

Танышым сөйли: авылда бер апа каты авырып киткән. Чире бик җитди – ашказанында яман шеш. Балалары хәсрәттә. Әниләренең тамагыннан бер ризык та үтми. Шушы танышым җәй көне күп итеп чия компоты ясаган булган. Беләсез инде: чия компотының төсе дә матур, тәмле дә. Шул компотны ярты литрлы банкага салып, танышым авыру апаның хәлен белергә барган. Әллә төсенә, әллә тәменә кызыгып, апа компотны ярты стакан чамасы эчеп куйган. Шунда ук битләренә алсулык йөгергән кебек булып киткән. Танышым аның янына еш килгән. Килгән саен чия компотын да калдырмаган. Билгеле, соңгы стадиядәге яман шешне чия компоты белән генә дәвалап булмый. Апа да сәламәтләнмәгән, тик шул чия компотын эчеп куйса, ничектер күңеле күтәрелеп, кәефе ачылып киткән кебек булган. Ул апа исән түгел инде, ә балалары бу танышыма әле дә рәхмәтле. Юк, ул аларның әниләрен үлемнән коткарып кала алмаган, ләкин үзенең чия компоты белән соңгы көннәрендә аңа бераз гына булса да рәхәтлек бирә алган. 
 
Тагын бер вакыйга. Берәүләр әниләренә кыйммәтле тун алган. Әниләре инде өлкән яшьтә. Ул тунны киеп, беркая да бара алмый. Моны ишеткән берәү: «Нигә кирәк инде әниегезгә тун? Акчагызны әрәм итеп», – дигәннәр. Әнинең гомере буена авыр эштә эшләгәнен, балаларын ялгызы үстергәнен һәм гомере буена тун кияргә хыялланганын белмәгән шул алар. Балалары шушы тунны бүләк иткәч, әниләре кинәт кенә яшәреп киткән. Инде урамнарга да бик чыгып йөрми башлаган ханым, тунын киеп, якындагы паркка һава суларга чыккан. Менә бит ничек! Нигә кирәк аңа тун, дигән берәү дә сүзен кире алган.

Кемдер безгә үзенең зарын сөйли икән, бездән юату, аңлау көтеп сөйли ул. Аның шушы минутта күңелендәге кичерешләрен түбәнсетеп: «Бернәрсә дә булмаган. Юкка борчыласың», – дип әйтү аның хәлен җиңеләйтми. Минем улым армиядә. Шулкадәр сагынам аны. Сагынуымны сөйли башласам, ярты сүздән авызымны томалыйлар: «Сугышта түгел, кайтыр». Кайтыр, Аллаһ боерса, мин дә кайтмас дип борчылмыйм. Шушы минутта күңелемнең кичерешләрен генә әйтмәкче булам. Хәлемне өч хөрмә җимеше дә җиңеләйтә алыр иде кебек.

Бер-беребезгә игътибарлырак, җылырак булсак иде. Матур, җылы сүзләрне ешрак әйтеп яшик. Бәлки, яныгызда кемдер шушы мизгелдә өч хөрмә җимешенә мохтаҗдыр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар