Бер дус кызымның язмышын сөйлисем килә сезгә. Алия – минем классташым ул. (Алдан ук әйтеп куям – исемен үзгәрттем.)
Без аның белән 1 нче класстан бирле бер парта артында утырдык. Мәктәпкә килгән беренче көннән укытучы безне бер партага утыртып куйды да, шуннан аерылмадык инде. Кемнәрнедер малайлар белән дә утырттылар, тик безнең класста кызлар күбрәк иде, шуңа күрә безгә андый «бәхет» тәтемәде.
Безне класста игезәкләр дип йөртәләр иде. Чөнки кая гына барсак та, гел икәү йөрдек. Үсә төшкәч инде сердәшләргә әйләндек.
Мин аны бик жәлли идем. Әллә 4 нче, әллә 5 нче класста укыганда ул миңа берсендә елый-елый үзе турында сөйләде. Әнисе аны ирсез генә тапкан. «Әтине мин бөтенләй белмим, бер тапкыр да күргәнем дә юк. Әни аның турында сөйләми, мин аны үзем дә оныттым инде, дип кенә әйтә», – диде ул. Аның каравы, үги әтиләре күп икән аның. «Ярты ел саен алышынып торалар. Өйгә яңа үги әти кайтса, бездә гел бәйрәм. Ул бәйрәмнәрнең ахырында гел сугышалар. Андый чакта мин темнушкага кереп утырам да, чыкмыйм. Әби килсә, мине дә гел сүгә, тиздән син дә әниең кебек өйгә ир ташый башларсың, дип әрли», – дип сөйләде ул.
Соңыннан, өйләрендә атналарга сузылган бәйрәмнәр булганда, әллә ничә тапкыр бездә рәттән берничә кич кунып киткәне дә булды. Миңа яңа әйбер алсалар, әниләр аңа да алырга тырышалар иде. Без менә шулай үстек.
19 яшендә инде өеннән чыгып китте ул. Без әле еламыйча ашый да алмаган чакта!
Бу вакытта ул колледжда укый иде. Берсендә укудан кайтканда автобуста бер ир белән танышкан. 30 яшьлек! Бик тыныч, сабыр кеше, әни алып кайткан үги әтиләрнең берсенә дә охшамаган, дип куанып сөйләде. Соң ул бит бик карт, сиңа әти кебек, үзең кебек яшь егетләр дә очрар әле, дип карадым, ишетергә дә теләмәде. Аңа әнисе яныннан тизрәк чыгып китү кирәк иде бугай.
«Эмильнең бер генә кимчелеге бар – торыр җире юк. Үзенең фатирын аерылган хатынына калдырган», – диде ул. Ә менә Алиянең торыр җире бар иде инде! Әбисе аңа үз фатирын калдырды. Хрущевка булса да, ике бүлмәле фатир иде ул. Әбисе үлгәч, без аны икәү барып җыештырып та йөрдек әле. Эмиль аннары ике бүлмәдә обойлар алыштырырга булышты. (Бу фатирга бөтен керткән өлеше шул булды, коридорга да, кухняга да, туалет-ванна бүлмәсенә дә кулы җитмәде аның.)
Туйларына Алия мине дә чакырды. Туй дип инде... Загста мин дә, әнисе һәм аның яңа ире генә иде. Язылышып чыктылар да, бер кафега кереп утырдык. Анда да алдан заказ бирмәгәннәр иде, өстәл бушаганын көтеп тордык әле.
Шулай яшәп киттеләр.
Нәкъ бер елдан аларның уллары Ирек туды. Эмильнең зарплатасы гына гаиләне алып барырга җитми башлады. Тик яшь әтинең моңа әллә ни исе китмәде. Алия: «Памперска да акча юк бит», – дигәч, «Нәрсәгә памперска акча әрәм итәргә? Мине әни пеленка белән генә үстергән әнә: юасың да эләсең, юасың да эләсең», – дип җавап биргән. Хатынына булышу да уенда юк иде аның, кайта да компьютерга уйнарга утыра. Аңа гына тимәсеннәр, борчымасыннар гына...
Бала табып берничә ай узуга, Алия эш эзли башлады. Өйдән генә эшли торган булсын дип. Эшлим дигән кешегә эш бетмәгән бит хәзер. Зур акчалар эшләмәсә дә, баласы белән үзенә җитә иде.
Кечкенә балалы яшь әнигә барысына да өлгерү бик авыр инде, әлбәттә. «Тик иң авыры – Эмильнең миңа игътибарың кимеде, үзеңне дә элеккечә карамыйсың, дигән сүзе булды», – диде ул. Иренең шушы сүзләре соңгы тамчы булды, ахрысы – Алия аерылышу турында сүз кузгатты.
Моңарчы бик тыныч дип санаган ире үзенең шунда кем икәнен күрсәтте инде!
Бер хакы булмаса да, аның Алиянең фатирыннан чыгып китәсе килми иде. Нинди генә сәбәп тапмады! Үзе сатып алган, үзе ремонт ясаган фатирмыни?!
Ни генә әйтмәде Алиягә! Ахырда: «Алименттан баш тартам дигән кәгазьгә кул куйсаң гына чыгып китәм», – диде. Дустым аңа да риза иде инде. Тик башта: «Әйе, куям!» – дисә дә, куймады ул аңа кул. Иреннән шулай ялганлап котылды дисәм дә була.
Эмиль өйдән чыгып китүгә, шундук фатирының йозакларын алыштырды. Югыйсә тегесе тагын кайтып утырган булыр иде әле. Дөрес, алимент күргәне юк аңардан Алиянең, гел эш урыны алыштырып, качып йөрүдә.
Күптән түгел кайнанасы килеп, тагын шаккаттырып китте.
Килгән дә, Алиягә: «Сиңа Эмильне яңадан кертергә кирәк! Ул сезне бик сагына!» – дигән. Дустымның күңеле йомшап китеп, чәйләр куйган. (Хатын-кыз шундый беркатлы бит инде ул!) Аннан чәй эчә-эчә сөйләшә торгач, менә нәрсә ачыкланган. Картайган көнендә кайнанасы бер ир белән танышкан – бергә торырга җыеналар икән болар. Тик «яшь килен»нең өендә кырыкка җитеп утыручы улы барлыгы «яшь кияү»гә бер дә ошамый икән. Ә Эмиль һаман да фатирлы яңа хатын таба алмый икән...
Алиянең ирен кире кертергә җыенмаганын аңлагач, киткәндә, кайнанасы: «Нигә син аннан алимент алырга өметләнәсең?! Менә мин дә баламны берүзем үстердем, чит кешеләрдән бер дә акча көтеп утырмадым. Үзеңә берәр нәрсә алырга җыенасыңмы, әллә ялга бармакчы буласыңмы?» – дигән. Ул алимент акчасына балага бер пар аяк киеме генә килгәнен кайнанасы бөтенләй аңламый бугай.
Дус кызым ир-ат ягына күз дә салмый хәзер. Улымны үстерергә, аякка бастырырга кирәк, ди. Шундый кызганам аны: балачакта да рәхәт күрмәде, менә хәзер дә. Нигә кайбер кешеләрнең язмышы гел шулай кара полосадан гына тора икән соң ул?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Кияугэ чыкканда ашыкмаска, кузлэрне ачыбрак карарга
0
0
0
0
Бер да кара полоса курмим. Узе жебеганга ошамаган, ялкау ирдан бик дорес котылган, узе - исан сау, баласы - бахете - исан сау, фатиры бар! Канагать бул, эшла, тырыш, шокер итеп шатланып яща!
0
0