Әнием хатлары... Алар мине өермә булып күтәреп алалар да, балачагыма, студент чакларыма, зур тормышка аяк баскан көннәремә алып китәләр. Моң-зарлары, ярату-сагынулары дәрья булып баштанаяк күмә... Әни хатлары сакланган, соңгы җиде елда бөтенләй кагылмаган чемоданны ачтым. Әгәр дә бу кадәр авыр буласын белсәм, бәлки, ачмаган да булыр идем...
Әнием хатлары... Алар мине өермә булып күтәреп алалар да, балачагыма, студент чакларыма, зур тормышка аяк баскан көннәремә алып китәләр. Моң-зарлары, ярату-сагынулары дәрья булып баштанаяк күмә... Әни хатлары сакланган, соңгы җиде елда бөтенләй кагылмаган чемоданны ачтым. Әгәр дә бу кадәр авыр буласын белсәм, бәлки, ачмаган да булыр идем. Әнинең бөтен бер дөньям булганын әле хәзер генә аңладым... Әйтерсең, ул хатларны беренче тапкыр күрдем! Аларда – 1966 елдан башлап 2001 елга кадәр язылган авыл хәбәрләре, гаилә, туганнар, һава торышы, күршеләр, халыкара хәлләр... Ул чемоданда яшь ярымнан ятимлекне татыган, сугышның авыр елларын үз җилкәсендә күтәргән, сигез бала табып, икесен җирләгән, өч улын армиягә озатып каршы алган, өч кызын өч якка очырган шигъри күңелле әнием тормышы...
Мин өйдән 15 яшемдә чыгып киттем. Яшәргә дә, кеше танырга да, ялгышмаска да, ялгышсам еламаска да үзлегемнән өйрәндем. Янымда акыл бирүче, өйрәтеп торучы юк, сагынуларга дәва булып, бары тик әни хатлары гына килеп торды. Аларның берсен дә ташламадым, шул хатлары аркасындадыр, әни һәрвакыт минем белән булды.
Беренче хатлары мин Алабугада укыганда килә башлады. Әнигә ул вакытта нибары 39 яшь булган! Хат язуы да үзенчә: үз стиле, үз кагыйдәсе бар иде аның. Мин кыз чагында алар болай башланды: «Сагынычлы хат башы! Сезки безнең өчен бик тә кадерле булган кызыбыз Нәзифәгә синең өчен дә кадерле булган әтиең белән әниеңнән бик сагынып, бик күп кайнар сәламнәр җибәреп калабыз.» Аннан соң инде беренче урынга кияү чыкты: «Сезки безнең өчен кадерле булган олы киявебез Илгизгә...» Тора-бара балалар өстәлде. Сәламнәрдән соң кайчак болай дәвам итә: «Кызым, синең рәхәтләнеп язган хатыңны рәхәтләнеп, туйганчы укыдым. Хәлим әйтә (энем – Н. К.) безнең әни апай белән абыйдан хат килсә, чүпрәкләндереп бетергәнче укый ди. Армиягә киткәч, сагынсаң, хатларымны син дә шулай кат-кат укырсың әле, дидем үзенә. Теге син җибәргән түбәтәй кыйбатмы ул, кызым. Күрше Сәлиха акча салыр идем, миңа да алсын әле, ди. Сау бул, кызым.» Ул кайчагында хатларны шулай кисәк кенә тәмамлап куя.
1968 елның 8 апрелендә язган хаты. Минем училище тәмамлап, Минзәләдә эшләгән чагым. «Кызым, сиңа хәер-дога инде. Исән-сау гына йөре. Атаң да бик сагына. Мактана кызлары белән. Минем кызларым шикелле булмас инде, ди. (Гомердә алдына утыртып сөймәгән, иркә сүзләр әйтмәгән әтинең шундый сүзләр әйтүе мине гаҗәпләндерә, күңелем тула. – Н. К.) Кызым, палас суга башладым әле мин. 35 палас суктым кешегә. Мамык шәл дә бәйлим. Тик менә күзләрем начар күрә башлады. Әти күзлеген киеп эшлим. Миңа килешә.» 1969 елның маенда язылган хат: «Кызым, Миннулланы армиягә алдылар. 12 май көнне әйтте кичтән авыл радиосы. 13 майда иртән иртүк военкоматка барып җитәргә дип. Төнге сменага чәчүгә киткән иде, барып алдылар. Төне буе йокламадык. Озатырга үзем дә бардым Мамадышка. Авылдан 10 малай чыгып киттеләр. Бик ямансу вакыт. Сабантуйларын да күрми киттеләр. Атаң ару гына йөри әле. Һаман рәтләнеп бетә алмый. Көн дә сине көтәбез. Туган көнеңә бик матур яшел капрон яулык алып куйдым. Кызым, сиңа шул сүзем бар икән әле, анда сиңа кибетләрдә кырые кара, чәчәкле йон яулыклар очрамас микән? Фәгыйлә апаныкы да бар, Айсылуныкы да бар, Гөлбикәгә дә алып кайтканнар. Минеке генә юк. Озак хат яза алмый торгач сүзем күп булыр дигән идем, бер рәтле сүз булмады, шушы малай армиягә китеп башымны әйләндерде.»
Монысы мин инде Мәскәүдә укыганда килгән хат: «Быел ләйсәннәр дә яумады, җәе нинди булыр микән бу елның. Күңел тыныч түгел. Безнең авылга Амур якларыннан 250 кеше киләсе ди. Аккош тавында окоп казыйсылар икән. Дөнья бетә диләр, шунда качып калырга яшеренер урын әзерлиләр ди. Сезнең укытучы Хуҗи абыегыз үлгән, аның өчен дөнья бетте.»
Ул кешеләр килгәндерме, әни ул турыда кабат язмады. Ә менә авылга су кертәчәкләр, колонкалар куялар дип бик сөенеп язды: «Сәмигуллалар турына калункы куйдылар. Суы гына чыкмый. Насосы күгәргән икән, шуны алыштыргач булачак ди. Хәзер инде чишмә суы һәр кешенең өенә кергән.»
Мин кияүгә чыкканчы, кемгә чыгарсың, ничек яшәрсең дип бик кайгырды әни. Бер хатында болай дип язган: «Кызым, Казанда укыган бер классташыгыз марҗага өйләнгән ди. Кемдер кайтып анасына әйткән. Анасы барып кайткан яннарына. Биш айлык балалары да бар ди инде. Анасы бик рәнҗегән. Кеше арасына чыгарлыгымны калдырмадың, дигән. Балакаем, башка милләт кешесенә генә кияүгә чыга күрмә. Атаң да берүк урыска чыга күрмәсен ди.» Әни кабат бер тапкыр да бу сүзләрне әйтмәде. Шөкер, алты баласыннан берсе дә башка милләт кешесенә өйләнмәде, кияүгә чыкмады.
«Кызым, көлерсең микән инде, бер шигырь язам әле сиңа.
Яшьлегем үтеп китсә дә,
Яшьләрдән һич көнләмим.
Тик шулай да яшьлегемне
Искә алам, көн дә мин.
Ә яшьлегем кайтып керә –
Сагынганымны белеп!
Яшьлегем – кызым Нәзифәм –
Каршымда тора көлеп.»
Әнинең бу хаты да Мәскәүдә укыган вакытта килгән. Мәскәүдә торучы авылдашыбыз адресын язган, барып хәлләрен белергә кушкан. «Кызым, Мәскәү урамнарында күп йөреп адаша күрмә. Адресыңны кесәңә тыгып йөре. Мурманскийга, апаларга, Комсомольский на Амурга Нурулла абыйларга хат язып сал.» Моңарчы алар белән хат алышканым юк иде. Күрәсең, әнинең Мәскәүдә яшәгәнемне туганнарына белдертәсе килгәндер дип уйлыйм хәзер.
Менә тагын бер хаты: «Кызым, быел барып булмас инде (Мәскәүгә – Н. К.) Көннәр бик салкын тора, юл юк, кар күп. Әллә ничә көн буран булды. Өйләрне күмеп китте. Әле Казан юлларын ача алмагач, Казаннан танклар чакыртканнар ди. Кар астында калган бер машинаны казып чыгарганнар. Эчендәге дүрт кеше дүртесе дә үлгән, ди. Суыклык 40 градуска җитсә дә туңмадык, өй җылы. Кичләрен күрше-күлән кич утырырга керә. Чаллыда бәрәңгенең поты 9 сум ди. Ит 5–5,5 диләр. Нинди еллар булыр. Кибетләргә оннар кайтмый. Икмәк алмаган кешеләр дә күп булды. Ничек яшәр-ләр. Безнең, Аллага шөкер, әле Хәлим эшләгәнлек белән. Кичә колхозның отчеты булды, Хәлимгә грамота, 30 сум премия биргәннәр.»
Әнинең хатларына караганда, әллә мин аларга ай саен посылка салып торганмын? Хат саен посылка өчен рәхмәттән башлый, ә мин хәтерләмим дә...
«1986 ел. 19 март көнне посылкаңны алдык. Бик тәмле әйберләр җибәргәнсең. Атаң да бик яратып ашады. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын, кызым. Атаң тәрәзәдән карап өйдә генә утыра. Тышка чыкмый хәзер. Бик каты чирләп алды. Әлфия дарулар алып кайтып тора. Рәхмәт аңар. Балакайларым, рәхәт яшәгез инде, мәңге хәер-дога, бигрәк тә кызларыма. Малайлар кайтмый. Грипп каты булды, атаң грипптан тернәкләнеп китә алмый әле. Быел кар күп булды, язгы ташулар шәп булыр диләр. 12 мартта Тимер Мәрҗәне үлде. Әле Миннулла да чирләгән. Билен бик каты авырттырган. Аңар 100 сум акча салдым әле. Берәр җиренә ярап куяр. «Җаныңа чир тисә, җан чыга, талау тия», диләр бит.»
Әти бик каты авырудан соң 1988 елның апрелендә бакыйлыкка күчте. Ул елны авылга алты тапкыр кайттым. Хат язарга әнинең дә вакыты булмагандыр.
1989 елның апреле. Әни тагын посылка килгәч тә хат язуын әйтә. «Кызым, авырып торам әле. Әтиеңнең елын уздырдык. Бик авыр ул булмагач. Атаңның хәергә дип калдырган акчалары бар иде. Барыгыз исеменнән дә хәер өләштем. Әлфия белән Илфат та кайттылар. Чирләвем дә шуннан булды ахры – атаңны уйлап, гел елап йөрим бу арада.» Әтинең вафатыннан соң әни 18 ел яшәде.
1989 елның 7 сентяберендә язган хаты: «Кызым, сездән посылка килгәч тә хат язып сала алмадым. Әлфия кызы белән Альфира янына барып кайттык. (Альфира әнинең төпчеге. – Н. К.) Кайтуга бәрәңге сабагын урып куйганнар, урманда чикләвек, өйдә бала-чага. (Энем Хәлим армиягә барып кайтты да, авылдан беркая китмәде. Килене-без Фирдәүсә белән әти-әни янында, аларны бик хөрмәтләп яшәде-ләр. Әлбәттә, балалар әни кулында үсте. – Н. К.) Кызым, бик күп чәй җибәргәнсең, Аллаһының рәхмәте төшсен сезгә. Хөҗҗәт Миннәхмәт-ләренең лапасы янды бар печәннәре белән, әзерләгән утыннары да янып бетте. Өйләре калды. Утны төрт-кәннәр диделәр. Шакирның анасы үлде, күмделәр бүген.»
1990 ел 28 май: «Кызым, «Азат хатын»да «Май кырмыскасы» дигән хикәяңне укыдык. Бик күңелле чыккан. Кызым, быел бер май аенда Арташта 5 кеше үлде! Әбелкасыймны Воркутадан алып кайтып күмде хатыны Мәрзия.»
1971 елның июнендә язган хаты: «Кызым, бала ничек? Башына кидертеп өйрәт. Кыз кешенең башы матур, түгәрәк булсын. Кидертмәсәң озынча булып үсә ул. Салкын тидер-мәгез. Бәләкәй чакта салкын тигән бала чирләшкә була.»
Әни күп балалы гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә. Аңардан соң әле тагын бер сеңлесе туа. Шул җиде баланы ятим калдырып, 40 яшендә әниләре вафат була. Үги ана белән яшәгән әни, 13 яшендә, котомкасын асып, Берсут совхозына олы апасы янына китә. Кырык чакрым җирне җәяү үтеп, җиде чакрымга сузылган урманны кичеп барып җитә... Сугыш вакытында механизаторлар курсын тәмамлый, совхозда тракторда эшли. Безнең әни бары тик дүрт класс кына укыган, анысы да латин хәрефләре белән. Кирилли-цага үзлегеннән өйрәнгән. Кайбер урында сүзләргә латин хәрефләре дә кертеп җибәрә иде ул. Ләкин мин аның хатларын аңларга, танырга өйрәндем. Әнинең тәрбиясе җаныма, күңелемә, акылыма шул хатлар аша да килеп җиткәндер. Янында булганда иркәләү сүзләре ишетергә бик туры килмәде. Без дә алты бала, мин – олысы. Әнинең 1983 елның сентябрендә язган хаты: «Кызым, мин сине кызганып сагынам. Тормышның иң авыр чакларында үстең. Рәхәт тормышны өйдә күрә алмады дип кызганам. Олы бала булдың, бар авырлык сиңа туры килде.»
Алабугада укыганда хатларны саклык белән генә ача идем: конверт эченә әни бер сум булса да акча тыга иде. Мин дә аның үрнәгендә хат эченә акча салуны үземә гадәт иттем. Барып җитә иде! Бер хатында әни: «Кызым, биш тәңкә тыккан хатың да килеп җитте. Мин аңа ураза фытрасы итеп дога кылдым. Үзем ураза фыт-расын әнигә төшердем», – дип язган. Әнинең үги әнисе – әби исән чак әле. Әни уразасын да, намазын да калдырмады.
Мәскәүгә күп тапкырлар килде ул. Гомумән, ерак юл дип тормый, балаларына йөрергә ярата иде. Бер энем Башкортстанда яши. Әни аның янына барырга җыенуы турында яза: «Кызым, бу хатны Мамадыштан язам. Әлфияләрдә утырам әле. Ике кич кундым инде. Миннуллаларга бармакчы идек. Өйдән чыкмаслык, яңгыр коя. «Сукыр тычкан юлга чыкса аршын ярым кар явар», ди. Кызым, үзем дә картайдым инде быел. Гел чирләш-тереп торам. Үзегез нихәлдә? Гөлфәния әнисен Алабугага алып китте. Торырга. Кәримә апа үлде. Газизә апа сиңа сәлам әйтте. Сау бул, кызым. Бик сагынам сине, бала җимешем.»
Бала җимешем... Бу юлларны укыганнан соң күңел кабат мөлдерәмә тула...
«Кирмәнгә колхоз бәрәңгесен ярырга йөри идек, әле бүген өйдә калдым. Пенсиядә булсам да, эшкә әйтәләр, тыңламый булмый. Иртәгә көтү чираты. 17–18 е яулык җыялар, 19 ы – Сабан туе.
Безнең авыл шундый матур,
Хуш исле болыннары.
Шуны сагынып ел да кайта
Читтәге балалары.
Сау бул, кызым. Сез генә кайтабыз дип әйтмисез шул.» Бу хатны әни 1971 елның 16 июнендә язган. Кызыбыз Айгөлгә бары ай ярым. Кая кайтасың инде?! Ә әни көткән...
Икенче бер хаты: «Кызым, кайчан кайта алырсыз икән? Әйбәтләп ачык кына яз әле. Чикләвек бик күп булды быел. Халык җыя. Бер атна-ун көннән җиргә коела башлый инде ул. Кайтсаң җыяр идең, дип язам. Кызым! Илфат армиядә еракта хезмәт итә, Польшада. Бик сагына. Син дә хат яз әле аңар. Кызым, калганын кайткач сөйләшербез рәхәтләнеп. Өйдә бик рәхәт, гөлләр чәчәк атты. Хат яз. Көн дә көтәм.
Кәстрүлдә пешкән ашларыңны
Чоланнарга чыгып суытма.
Дөнья мәшәкатьләре күп диеп,
Шәһәрдә анаңны онытма.»
Безнең әни укырга бик ярата иде. Алты балалы хатынның укырга вакыты кайдан табылгандыр, белмим. «Колхозчы тавышы» дигән район газетасын, безгә «Яшь ленинчы» газетасын яздыра иде. Мин Алабугада мәдәни-агарту училищесының беренче курсында укыганда (1962–63 уку елы), хат эченә салып «Яшь ленинчы» газетасыннан кисеп алган фото һәм шигырьләр җибәргән. Мин ул хатның эчтәлеген бик яхшы хәтерлим: «Кызым, кара әле бу матур егеткә, ул шигырьләр яза икән. Армиядә чакта турниктан егылып төшкән дә имгәнеп калган.» Ул егетнең исеме Фәнис Яруллин иде. Әни җибәргән фото белән шигырьне кечкенә чемоданымның эченә ябыштырдым... Фәнис Яруллин иҗаты шуңа да миңа бик якын. «Яшь ленинчы» әнинең хатларында тагын берничә тапкыр телгә алына: «Кызым, «Яшь ленинчы»да «Авылым җыры» дигән хикәяңне басканнар. Синең турында Хәкимҗан Халиков дигән кеше бик матур сүзләр әйткән.»
1986 елның июнендә язган хатында әни болай ди: «Кызым, кичә Сабантуй мәйданында Шаһинур Мостафин яныма килеп, синең «Җәнлекләр кайта» дигән китабыңны биреп китте. Көлешә-көлешә укыдык өйгә кайткач.»
Әни хатларын уку җиңел түгел, бигрәк тә миңа үпкәләгәнрәк юллар очраса: «Син дә сирәк яза башладың. Сездән хат килмәгәч бик читен. Көн дә көтәбез. Укыганда ешрак килә иде хатларың. Хәзер инде үстең шул. Тик син миңа барыбер шул 15 яшьлек бала бит. Үземнең картайганымны чутламыйм. Чәчем ап-ак хәзер. Һәрбер балам турында уйлаганга ул.
Ишегалдым түгәрәк күл,
Көн дә әйләнеп узам.
Сезнең яктан кошлар килсә,
Хат юкмы дип, кул сузам!»
Әнинең кайбер хатларын бүген туган авылыбызның тарихы дип тә укыйм: «Шахта Харислар да Чаллыга балалары янына күчеп киттеләр. Китәселәре килмәде, бик елап киттеләр. Шәкүрова Минсылуны балалары Алабугага алып китте. Әле безнең яныбызда балалар бар, Аллага шөкер.» Бу инде авылның бушый башлавы булган...
Ә бу хат 1969 елның 30 июлендә язылган: «Кызым, озак хат яза алмадым. Эш күп булды. Бүген яңгыр ява. Мин өйдә. Фәгыйлә апаның Рифаты армиягә китте. Авылдан өчәү киттеләр. Сабан туе булды. Сабан туена Әлфияләр дә, Аппакай да кайтты. Кызым, син сагынма дигәч, ике атна сагынмыйча тордым. Бу озак хат язмавым да шуннан. Син дә кайтырсың дигән идем. Менә бүген хат килеп төште дә бөтен өметләрем өзелде. Кайтмый-сың икән. Быел бакчалар соңга калды. Бәрәңге тишелә генә әле. Җүнле җылы көн юк. Кыярлар да үсми. Кызым, бәлки кайтып килерсең әле. Сау бул, балакаем.»
Әни хатларын укыганда, аны күреп сөйләшкәндәй, авылга кайтып килгәндәй буласың: хәбәр арты хәбәр тезелгән. 1977 елның 9 сентябрендә язган хаты: «Кызым, 29 көнне ике посылкагызны алдык. Бик әйбәт килгәннәр. Киемнәре Альфирага да, Хәлимгә дә тап-таман, үлчәп теккән кебек. Менә Әлфиягә дип җибәргән күлмәгең ярамас аңар. Юан ул хәзер, тормышы рәхәт аның. Посылкаң белән әти дә кайткан бит.» Бу юлларны укыгач башта аңламый тордым, аннан исемә төште. Мин ул посылка белән бабай янында әни белән Фәгыйлә апа төшкән фотоны зурайтып җибәргән идем. «...Иллә дә матур кеше булган инде безнең әти. Әтине күргәч Фәгыйлә апа белән еладык.»
Әнинең соңгы хаты 2001 елда килгән. Шул елны аларга телефон керттеләр: без бик еш телефоннан сөйләшә башладык. Ә әнинең соңгы хаты васыяте кебек: «Кызым, мәңге хәер-дога сиңа, рәхмәтем яусын! Аяк атлаган саен әни хәер-догасы бу диген. Мәңге рәхәт яшә. Кая барсаң да эшең уң булсын, сүзең өстен булсын, адәм арасында йөзең якты булсын, үзеңне зурлап йөртсеннәр, йа Рабби Ходаем. Миннән теләк шул сиңа, кызым-балакаем. Рәхәт яшә, кызым!»
2006 елның гыйнварында бакыйлыкка күчте әни. Соңгы минутларына кадәр үз аңында иде. Белгән догаларымны укып, кулыннан тотып утырдым. «Әни, дөрес укыйммы?» – дим. «Дөрес укый-сың, кызым, дөрес...» – диде.
Әни озак авырып ятмады – балаларына бер авырлык та салмады. Һәр өйдә була торган олы сандык аныкы да бар иде. Сандыгын ачкач барыбыз да гаҗәпләнүдән тынып калдык. Хәер-сәдакага бирәсе һәр әйберне аерым төреп, язып куйган: су китерүчеләргә, су салып торучыларга, юучыларга, тастар башы тотучыларга... 16 гыйнвар көнне вафат булды әни. Урамда җил, 35 градус салкын. Кабер казырга кеше килерме икән дип борчылды энем. «Безнең әни изге кеше ул, менә күрерсез, көнне җылытачак!» – дим. Чынлап та шулай булды: җил тынды, дымык кына йомшак кар ява башлады, көнне җылытып җибәрде. Кабер казырга күрше авыллардан ук көрәкләрен күтәреп бик күп кеше килде. Җир каты булмаган – кабер эченнән җылы пар күтәрелеп торган.
Әнине искә алмаган көнем юк. Рухы шат булсын...
Гомердә назлы сүзләр әйтмәгән, иркәләргә дә оялган әни хатка шундый йөрәк өзгеч сүзләр язган.
«...Кызым, бик сагынам сине, көне буе карточкаң белән сөйләшәм.»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
2
0
елаттыгыз... мин дә әниемне бик бик сагынам...
0
0
1
0
Минем энинен язган хатлары саклыйм!эниемне искэ тошердегез,яшлек тормышыма кайтып килдем !БИК матур язмагыз!
0
0
0
0
Атаннын елын уздырыргада кайтмагач, матурлап язырга гына инде
0
0