Әнием – Садыйрова Резидә Илдус кызы.
Мәдәниятка, сәхнәгә мәхәббәт миңа әнидән күчкән дип саныйм. Әни мәктәптән үк үзе шигырьләр сөйләп, җырлап, спектакльләрдә катнашып йөргән. Кечкенәдән иҗади оештыру сәләте дә көчле аның, гаиләдә, дус-туганнар арасында очрашу-бәйрәмнәрдә культмасса дилбегәсе аның кулында. Арча районы Кышкар авылында клуб мөдире булып эшләгәндә авыл халкы яхшы тойгандыр аның бу сәләтен.
Әнине мин бик хөрмәт итәм, ул миңа һәр яклап үрнәк. Шулай да аның иң төп, аерып тора торган сыйфаты – гаделлек. Бу яктан мин аңа аеручы нык охшарга тырышам.
Иҗатка килгәндә, бәхәсләр дә булмый түгел, безнең халык әйтмешли, җеннәребез бер. Кайвакыт шактый кызып киткән чакларыбыз да була. Сәхнәдә үз-үземне тотышыма, киенүемә, сөйләмемә ул беренчеләрдән булып бәя бирә. Кайвакыт ул бәяне мин авырлык белән кабул итәм. Күпмедер вакыт узганнан соң, мең кат уйлап, аның белән барыбер килешәм.
Кечкенә вакытымда булган бер хәл һаман истә: ничектер мин әнигә, үскәч, телеведие һәм радиода эшлисе килүемне әйттем. Җавап итеп әнинең: «Әй, улым, сиңа тагын телевидение! Аның өчен бик тырыш булырга кирәк», – дигәне истә. Ачу килгән иде минем шул чакны. Бәлки, шул вакытта әни махсус мине сынар өчен әйткәндер, мин аның әйткәненә җавап итеп, «менә күр әле» дип, үз юлымны радио-телевидениедә тапканмындыр. Кечкенәдән минем иҗади башлангычларымны күккә чөеп мактаучы булмады гаиләдә. Бу дөрестер дә бәлки. Бик еш шундый очрак белән очрашам: радиога бер егет яки кыз җырын алып килә. Җырлый белмәгәне ачык аңлашыла. Шулай дип әйтәбез дә моңа, бу гаҗәпләнә, безнең белән килешми. Чөнки җырлый белмәсә дә әти-әнисе кечкенәдән, матур җырлыйсың, улым, дип үстергәннәр. Илюззиядә үскән бала.
Минем әни бик тәмле пешерә дә әле. Шуның аркасында мин шушы яшемә җитеп, күкәй тәбәсеннән башканы пешерә белмим. Әни кебек тәмле пешерә торган хатын гына насыйп булса инде...
Әнигә саулык-сәламәтлек, әти белән тигез тормыш телим. Безнең кадер-хөрмәтне сизеп, тоеп яшәсеннәр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Резидә апай белән Хәмбәл абыйлар безнең урамда яшәделәр. Алар әле безгә агай-эне туган да тиешлеләр. Искиткеч тәртипле, матур, уүрнәк гаилә иде алар. Хәзер Арчада яшиләр. Үз көчләре белән тырышып өй салдылар. Хәмбәл абый авылыбызның иң кирәкле кешесе дә иде: телевизор ватыламы, холодильникмы, хәзер Хәмбәл абыйларга йөгерә идек. Айвазның әбисе Фәтлия апа гомере буе авыруларга беренче ярдәм күрсәтүче булды. Медпунктта санитарка гына булып эшләсә дә, уколын да кадый белә торган иде ул, кемнең кайсы җире авыртканын да хәзер ачыклый иде. Фәтлия апайга да һәркемнең гозере төшеп кенә торды. Авылда хәзер шундый Фәтлия апа, Хәмбәл абый, Резидә апа кебек кешеләр җитми. Бик сагынабыз сезне, йортыгыз яныннан узып киткән саен, кайтучылар юкмы дип, күңел ымсынып куя.
0
0