Күңелеңә җыйма
Әни кадере
Әниемнең беренче ире озак кына авырып ятып, үлеп китә. Аның елын үткәргәч, ике яшьлек абыемны бәләкәй кул арбасына утыртып, әни туган нигезенә кайтып егыла. Ә тагын биш елдан ул балачактан гарип калган әтиемә кияүгә чыга. Әтием эшләп йөрсә дә, гаилә йөген тарту әни җилкәсендә булды. Мин тугач та, сеңлемне тапкач та, кырык көн узуга, әни яңадан колхозда сыер сава башлаган. Ачы таңнан, бер чынаяк чәй дә эчмичә, китеп барыр иде ул фермага. Беренчелекне бирергә яратмады шул.
Әни гомер буе таза, сау- сәламәт кешеләргә кызыкты. Чөнки үзе мин белгәннән бирле гел авырды. Кан басымы белән җәфаланды ул. Кырыгышар көн тоташ хастаханәдә ятыр иде. Аннан чыга да тагын баш күтәрми эшкә ябыша. Берсендә (миңа ул чакта 12-13 яшьләр булгандыр) аны бик авыр хәлдә хастаханәгә салдылар. Беренче көнне — әти, икенче көнне янында кунарга мин калдым. Әни бер кешелек аерым палатада ята. “Бигрәк әйбәт палата бу, әйеме, әнием, кеше дә борчымый, безне дә кундыралар”, —дим. Әнинең башын көч-хәл белән борып, керфекләрен авыр гына күтәреп, бер сүз дәшмичә, ирен чите белән генә елмайгандай итеп куйганы бүгенгедәй хәтеремдә. Нәрсә уйлады икән әни ул чагында? Әлеге палатадан бик сирәкләрнең генә исән чыгуын мин шул соңыннан гына белдем. Дөрес, ул чакта әни өйгә үз аяклары белән кайтты әле. Башта гел дәва эзләсә дә, соңгы елларда хастаханәгә йөрмәс булды. Ятса да, торса да гел бер теләк теләде: “Аяк өсли китеп барсам гына ярар иде”.
Шәһәрдә яшәүчеләргә бик кызыга иде әни. Каладагылар оҗмахта яшидер кебек тоела иде аңа: утын-печән кирәкми, су ташыйсы-түгәсе юк, өй җылы, кибетендә ни теләсәң — шул бар. Тагын җир җимертеп эшләүче, “дөнья көтүчеләргә” кызыкты. Югыйсә, үзе дә кимен куймады. Печән чапса, кибән куйса, утын киссә дә ир-атлардан һич калышмады.
Ә менә байларга, байлыкка кызыкканын белмим әнинең. Ул бик сакчыл, уңган, булган, әйберне тота белә торган хатын иде. Урман, бакча җиләк-җимешеннән әни әзерләгән кайнатмаларның исәбе-хисабы юк иде бездә. Юкны да бар итә белә иде ул.
Башта абыем гаилә корды, аннан, югары белем алгач, сеңлем белән мин дә кияүгә чыктык. Гомерләр үтә тора, әмма бер-бер артлы узган еллар иңнәргә шатлыкларны гына түгел, югалтуларны да өя бара. Әнинең кадерен үзең бала тапкач кына аңлыйсың, дигән сүзләрне ишеткән саен йөрәгем сыкрый. Мин моны ахыргача аңлап, тоеп, белеп тә бетерергә өлгермәдем бугай. Кызым Айгөл туганга кырык өченче көн булганда ачы таңнан абый: “Әни китеп барды”, — дип шылтыратты. Илле алты яшендә, дөньяның бер рәхәтен күрмичә! Авылдашлар: “Сөенечләрен күтәрә алмады”, — диделәр. Бер ел эчендә ике кызын да кияүгә бирү, ике яктан да кодалар төшерү, бер айда ике оныгын күрү — авыру әни өчен, чынлап та, күбрәк булгандыр шул.
Ашыкты шул әни. Исән чакта күпме генә кадерләгән кебек тоелсак та, үкенечләр арта гына бара. “Их, әни исән булса иде!” дигән уфтанулар, сагынулар да...
Кадрия АЕТОВА-ӘДҺӘМОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Кадрия,минем дэ энием бик иртэ китте шул...ул да сезнен эниегез кебек тормышны берузе жигелеп тартты.балаларымны да шул хэтле ярата иде..бэлэкэененэ теш чыгуын шул хэтле коткэн иде -олгермэде жаныкаем.мин дэ шул хэтле эниемне сагынам.гел дэ тош кенэ шикелле ,уянырмын да ,энием янымда булыр тосле тоела...
0
0
0
0
Эх минемдэ энием юк шул,59яшендэ китеп барды, мин бик яшь идем,тормышка да чыкмаган идем.Бик нык каайгырды минем тормышлы булмавыма...
0
0
0
0
Безнен дэ эниебез иртэ китеп барды шул.....авыр тормыш йоген уз иннэрендэ тартты яшьли....бик сагынабыз....исэн чакта бэлки кадерлэп тэ бетермэгэнбездер....Хэзер инде терсэк ерак,тешлэп булмый....
0
0
0
0
Ә безнең әниебез 89 яшендә китте. Баребер бик каты сагынабыз, ни өчен бу тормыш шундый, якын кешеләребезне алып китә? Үзебез олы булсак та, әни һәрвакыт безнең өчен яшь, матур булып кала. Бу хикәяне укыгач кабат яшьлегемә кайттым. Рәхмәт сезгә, Кадрия ханым! Иҗат уңышлары сезгә!
0
0