Логотип
Күңелеңә җыйма

Әни безне аңламый. Нишләргә?

Ирем белән икебез дә дөрләп кабынабыз һәм озак та тормый сүнәбез. Безнең кебек парларны итальяннар гаиләсе, диләр. Үзебезне шулай дип атап көләбез дә. Әмма безнең мөнәсәбәтләрне кабул итә алмый.

Ирем белән икебез дә дөрләп кабынабыз һәм озак та тормый сүнәбез. Безнең кебек парларны итальяннар гаиләсе, диләр. Үзебезне шулай дип атап көләбез дә. Әмма әни безнең мөнәсәбәтләрне кабул итә алмый.

Ирем белән белән икебез бер йолдызлыкта тугангамы, холыкларыбыз да охшаш. Тиз кабынып китәбез. Ул вакытта бер-беребезгә әллә ниләр әйтеп бетерәбез, кулдагы сөлге йә пульт та очарга мөмкин. Ишекләрне шапылдатып ирем урамга чыгып китә. Үз йортыбыз белән яшибез без. Шул чыгып китүеннән өй тирәсендә нәрсәдер эшләп йөри, мин кухняда кайнашам. Ярты сәгатьләр узгач, ирем кояш кебек елмаеп килеп керә. Мин дә авыз бүлтәйтеп тормыйм, аңа  карап елмаям да, ачуланышулар онытыла.  Булган проблеманы тынычлап утырып сөйләшәбез. Менә шундый тормыш рәвешебезне әни һич кенә аңлап бетерми.
Иремне әни башта ук кабул итмәде. Укымаган, диде. «Ике югары белемең булган килеш дипломсыз кешегә кияүгә чыгасың», – дип аптыратты.  Югары уку йортына кергән ирем, әмма акчаны болай да таба беләм дип, өч курстан соң ташлаган. Яратуга  диплом киртә була аламы инде, йә? Яраттым мин аны. Яратмаган булсам, гаиләсе югары даирәдән булган егетне ташлап, аның белән йөреп китмәс идем.  Без өйләнешкәндә иремнең бернәрсәсе дә юк иде. Тапкан акчасын туздырып кына яшәгән. Гаилә булгач,  йорт салырга  тотынды, балабыз тугач,  йөрергә куркынычсызрак булыр дип зур кыйммәтле машина алды. Бернигә интекми яшибез.   Өйләр салгач, әни иремне кабул итте бугай.  Укымаган дип әйтми башлады. 

Бала тугач, ярдәм итү өчен ул бездә яшәп алды. Менә шунда безнең көнкүреш тормышны күрде инде әни.  Кечкенә бала булгач болай да стресс,  әни дә бездә, икәү генә кала алган да юк. Нервылар киеренке. Шулай йөри торгач, шартладык, әни каршында кычкырыштык. Үзем гаепле инде,  бала чүпрәкләре үтүкләргә теләмәгәне өчен иремә кычкырдым, ул миңа тавыш күтәрде. Кулымдагы бала бутылкасын иремә атып бәрдем, ә ул миңа компьютер санагын томырды. Әни  куркуыннан булса кирәк, баланы күтәреп  урамга чыгып китте.  

Кычкырыштык та, ярты сәгатьтән оныттык та. Әни бала белән өйгә кергәндә икәүләп чәй эчеп утыра идек.  Ә әни онытмаган булып чыкты. Кич буе иремә акыл өйрәтте. Мине жәлләгән. Аңлыйм, мин аның баласы, ул әни кеше.  Соңыннан аңлатып та карадым. Әмма әни ишетергә дә теләмәде. «Син интегеп яшисең икән, безгә сиздертмәгәнсең, интекмә, аерыл», – диде. Ә минем аерылышу турында уйлаганым да юк.  

Әти белән әни дә сөешеп кенә яшәде дип әйтмим. Без үскәндә төрле вакытлары булды. Әмма картайгач, әти бик күндәмгә әйләнде.  Әни нәрсә әйтсә, шуны гына эшли, аның авызына гына карап тора. Гаиләдә һәрвакыт дилбегә әни кулында булды.    Ә безнең гаиләдә ирем кулында.  Әни кебек интегәсем килми дип, өйләнешүгә бөтен җаваплылыкны иремә өйдем. Ул  минем  өчен дә, бала өчен дә үзен җаваплы саный. Кая нәрсә түләсен дә белмим, акчаны да ирем тота. Миңа шулай уңайлы. Күрәсең, әти белән иремне чагыштыра да , әни мине интегеп яши дип уйлый.  Җитмәсә, кулымда акчам юк, димәк, әни әйтүенчә, ир күзенә карап яшим.
Әнигә  сөйләп аңлатып та карыйм. Юк, ул һаман иремне хурлый. Сиңа тиң түгел, җәфа чигәсең, ди. Үзебез дә янган утка май салабыз шул. Авылга кайткач та ирем белән әйткәләшеп алабыз. Аңлагансыздыр инде, без тыныч кына әйткәләшә белмибез.  Әни тагын борчыла.  Авыл халкы күршеләрдән кыен дип тә яши бит әле ул. 

Ирем дә авылга кайткач  нигәдер киреләнә башлый. Кайтмыйча да булмый, бераз булса да ярдәм итәсе килә. Әни белән икәү калуга, ул иремне хурларга тотына. «Әни, мин аерылмыйм, безнең тормыш бик әйбәт», – дип әйтәм, ә ул бездән кыенсынасыңдыр инде, дип нәтиҗә ясый. Берничек тә фикерен үзгәртеп булмый. Үзебез өчен борчылмыйм, әнине жәллим. Гел борчылып яшәп авыруга сабышмасын дим.  Ничек кенә әнигә ир белән хатын арасында  безнеке кебек мөнәсәбәтнең гайре табигый булмавын аңлатырга икән?!
                                                                                                                                    

Редакциянең  социаль челтәрләренә килгән хат. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.

    Хәзер укыйлар