Логотип
Күңелеңә җыйма

Мәхәббәт күкләрдән генә иңми 

Барысы да кайнананың көнләшүеннән башлана.  

 

Хатын-кыз бәхетенә – бигрәк тә. Нигә шулай икән дип уйлыйсың да, кайчак сәбәпнең бары үзеңдә икәнен аңлап, аптырап та каласың. Бәхет киләсе юлга, «ярамый»лардан таш кыя өеп куйгач соң... Күңелең ишекләрен мең йозакка бикләгәч...  

Иң мөһиме – вакытында тукталып, уйлана белергә кирәк. Күңелеңдәге сорауларга җавап табарга. Дөресрәге – үз-үзеңне табарга... Казан федераль университетның өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Резеда САФИУЛЛИНА моны эшли алган. Ә хатын-кыз бәхетле икән – аның янәшәдәге якыннары да бәхетле. 

Ачыктан-ачык сөйләшәбез.  

 

Улым өйләнгәч, күңелемдә үзәк өзгеч бер хис туды. Барысы да шуннан соң башланды... Хәзер аңлыйм, бу яңалыкны болай авыр кабул итүемнең берничә сәбәбе булган.  

Беренчедән, ул минем олы балам. Аны тәүге тапкыр кулыма алганда ук миңа шундый ачык итеп, шундый тирәннән карады! Әллә нинди хикмәтләрне аңлаган күз карашы иде ул... «Бу баланың анасы булырга хакым бармы икән?  Мин моңа әзерме? Бу балага лаекмы?» – дип уйлаганым истә... Аммарга шуңа да кечкенәдән мөнәсәбәтем башка булды, бик хөрмәт иттем. Бер елдан инде газиз, сөйкемле кызым туды. Моңарчы улыма гына биргән ана назы, ана җылысы икегә бүленде. Моның өчен дә үземне гаепле дип саныйм... Аннан без әтиләре белән аерылыштык һәм гаиләдәге ир-ат роле Аммарга йөкләнде. Ир-ат булмаган гаиләдә күп очракта бу вазыйфа шулай малайлар өстенә төшә икән. Без бит ирем белән бер аерылыштык, бер кушылдык, кабат аерылыштык... Өченче баламны аерылышканнан соң таптым. Башка кешегә кияүгә чыга алам дип уйламадым да. Ачы тәҗрибә күз алдымда булды бит. Әни, ире үлгәч, кабат гаилә корып карады. Үги әтинең ни икәнен күрдем... Үземне гел әнинең бәхетенә бер киртә итеп сизә идем. Балаларымның да моны кичерүләрен теләмәдем. Шуңа да кабат-кабат ирем белән кушылдым. Өч тапкыр! Никадәр стресс бит бу! Кушылганда «бар да әйбәт булачак» дип өметләнәсең. Мөнәсәбәтләрне өр-яңадан корасың. Кемдер белән бу йортны кабат төзегәнче, нигезен, стеналарын күтәргәнче, мин аны кабат шул белгән кешем белән торгызып карыйм дип уйладым... Әмма...  

Бу бала шундый атсмосферада үсте. Күз алдыңа гына китер: әтисе белән әнисе талаша да аерылыша, талаша да аерылыша... Җитмәсә, машина карыйсы бар, йорт ремонтлыйсы (үз йортыбыз белән яшибез, ир-атсыз мондый йорт тоту бер дә җиңел түгел: әле монда нидер төзәтәсе, әле тегендә)... Ана белән бала арасындагы сепарация – психологик яктан бер-беребездән аерылу чоры булмады безнең.  

Йөргән кызы белән беренче тапкыр таныштыруын хәтерлим. 9 Май бәйрәме алды иде. Аммар «Туган авылым» күңел ачу үзәгендә ниндидер проект оештырды. Шул кичәгә Әдинә дә килде. Аның Аммарга ничек яратып (һәм шул яратуны яшермичә!) каравына шунда ук игътибар иттем. Әни кешегә тагын ни кирәк?! Мин аны шунда ук якын иттем.  

Әйе, барысы да яхшы иде. Аннан туй көне җитте, һәм миңа әллә нәрсә булды. Кинәт үземне бик ялгыз хис итә башладым. Моңа гаепле дә табылды – Әдинә. Ул бит миннән улымны алып китәргә җыена... (Психологиядә моның сәбәбен болай дип аңлаталар. «Синдром брошенного ребенка» дигән нәрсә бар икән. Миңа турыдан-туры кагыла инде ул... Әни артист бит (Резеда – Татарстанның халык артисты, җырчы Гөлзадә Сафиуллина кызы. – Г. С.), гел юлда, гел гастрольләрдә. Аның назы миңа кечкенәдән җитмәгән... Башта авылда әби белән бабайда үстем, аннары – музыка мәктәбенең интернатында. Психологлар әйтүе буенча, кемдә бу синдром бар, үзенә бик якын кеше белән элемтәсе ерагаюны ул гел авыр кичерә.)  

Акыл белән аңлыйм – улымның юлына шундый әйбәт кыз очравы бик зур бәхет. Ә икенче яктан үзем белән бернәрсә эшли алмыйм! Йөрәгем, җаным елый... Моны берәүгә дә белгертмәскә, яшерергә тырышам, тик шундый кызык моментлар булды. Хәзер кызык тоела инде, ә ул чакта...  

...Иртәгә туй буласы көн. Бауман урамы буйлап барам. Бер фирмада Аммар белән Әдинәнең фоторәсемнәреннән видеоролик әзерләдек. Күз алдымнан бөтен балачаклары үтте... Күңелем мөлдерәмә тулды... Бауманда «Мин татарча сөйләшәм» акциясе бара. Мин башлаган акция!  Ә мин елыйм... Тыела алмый елыйм. Нигә – белмим... Үземне шундый ялгыз тоям һәм кемдер эндәшүен телим, янымда андый кеше булмагач, үземә-үзем эндәшәм... Акциядә катнашучы яшьләр янына килеп җиттем. Барысы да исәнләшәләр... Мин кайчандыр оештырган чара хәзер шундый колач җәйгән, иртәгә улым өйләнә – мин дөньяда иң бәхетле кеше булырга тиеш кебек. Эчемдә нинди утлар янганын кемгәдер белгертсәм, аңламаслар, мөгаен. Җанда бушлык. Салкын бушлык... 

Туй көнендә Әдинәнең кәләш буларак үзен бик бәхетле итеп тоюын теләдем. Һәм шуның өчен барысын да эшләдем. Хәтта болар кайтасы йортка, алданрак барып, бөтен җиргә шәмнәр кабызып куеп, ишектән түшәккә кадәр чәчәкләр сиптем... Аны тагын да бәхетлерәк итәргә, җылыга, рәхәткә төрергә тырыштым. Үземнең елыйсым килә – ә бит боларның берсе дә миңа эләкмәде... 

Туйдан соң киленнең әти-әниләре безгә кунарга кайттылар. (Алар Чистайда яшиләр.) Озак кына сөйләшеп утырдык, чәйләр эчтек. Әтисенең кызга мөнәсәбәтен күзәтәм. Кызын шундый ярата! Кая гына кунакка барсалар да, алар беркайда да кунмыйлар, өйләренә кайталар икән. Ә монда калды! «Аларның бар да әйбәт икәненә ышанасым килә», – ди. Җаныма пычак белән җәрәхәт ясаган кебек булды... Мин бит әтисез үскән бала. Беркайчан шундый наз, кайгырту күрмәдем: мин болардан мәхрүм идем. Көнләшәм! Аңлыйсыңмы? Бер яктан, үземдә булмаганны киленемдә булдырырга тырышам, ә икенче  яктан... Йөрәк әрнүенә түзәрлек түгел. Күңелдә шундый каршылыклы хисләр...  

Иртән сәгать алтыда ук әни белән аяк өстендә идек. Шулпа куеп җибәрдек – кодаларны сыйларга кирәк. Ә мин бит йола буенча ничек булырга тиешлеген беләм: туйдан соң килен, алъяпкыч бәйләп, табындагыларны кунак итәргә тиеш. Осталыгын күрсәтергә аның чираты җитте... Ә алар әле һаман анда – мин чәчәк җәйгән түшәкләрдә... Токмач камыры ясарга тотындым. Ә үзем әнигә: «Бу бит килен токмачы булырга тиеш», – дим. Йола буенча шулай тиеш! Мин тырыштым, туйны үткәрдек, һәркемнең күңелен күрдек. Инде хөрмәт күреп утырасы иде бит... Әни: «Резеда, җитте инде. Күңелеңне киң тот», – ди. Мин бит тар күңелле түгел! Безнең өйдә гел кеше – мин үземне кунакчыл дип саныйм. Ә монда... үземне бернәрсә эшләтә алмыйм! Яхшы түгеллеген дә аңлыйм. Үземә оят, тик... туктый алмыйм. Боларга өч тапкыр шалтыратырга өлгердем. «Аммар, кайчан киләсез инде? Табынны көйләргә безгә ярдәм итегез», – дим. «Кызларына аңлатмаганнар», – дип, эчтән генә Әдинәнең әти-әнисен гаепли башладым. Кыскасы, бер көн эчендә классик кайнана булдым да куйдым. Үз-үземә шаккатам!  

Камырны ясадым, тик җәймәдем. «Ул җәйсен. Килен токмачы икән – килен токмачы булсын!» – дим әнигә. Яшьләр килеп керүгә: «Әдинә, йола буенча килен сыйларга тиеш туйдан соң. Килен токмачын синнән көтәбез», – дим. Йөзе коелып төште. Аның тормышта бөтен нәрсәсе идеаль булырга тиеш, ә монда ул аптырап калды. «Мин бит белмәдем... Аммар, син нигә миңа әйтмәдең?» – ди. «Ә нигә моны Аммар әйтергә тиеш иде?» – дип уйлыйм тагын. Ярый, токмачны җәйде, ашны пешердек. Кунакларны табын янына чакырдык. Без өстәл әзерләгәндә Әдинәнең утырып торуы миңа ошамый гына бит. Шулкадәр ваклык миндә – үземдә мондый нәрсәне гомер күргәнем, сизгәнем юк иде. «Әдинә, син безгә булышырсыңмы?» – дип төрттерәм. Ул бала тагын коелып төште. Ә мин ачуланып түгел, елмаеп әйтәм. Тик елмаюым бер дә җылы килеп чыкмый... (Башка әниләр белән соңыннан бу хакта бик күп сөйләштем. Киленнәрен беренче көннән үз баласы кебек кабул итүчеләр байтак. Яратуга коенып үскән кеше, башкалар белән аны бик теләп бүлешә һәм ул ярату аңарда саекмый. Ә миңа, әйткәнемчә, алардан читтә булганга, әти-әни яратуы җитмәде. Үзем яратуга туймаган, шуңа да аны башкаларга биреп бетерә алмыйм. Шактый нечкә психологик момент бу, кемдер аңлап та бетермәс.)  

Ярый, кунакларны озаттык, яшьләр дә үзләренә китте. Ә миңа начар! Үземне кая куярга белмим... «Әни, нишләргә икән?» – дим, елыйм. «Кызым, син Аммарны югалттым дип уйлыйсың. Юк, син аны югалтмадың, хәзер улың һәм тагын бер кызың бар», – ди ул миңа. Әнине ишетмим... Кызым Ширинны да котыртам: «Адина шундый, мондый», – дим. Сүзләрем аның күңеленә дә бал-май булып ята – ул да бит абыйсын көнләшә. Ә әни бездән акыллырак: «Туктагыз, сез нишлисез?» – ди.  

Аммар икенче көнне: «Әни, хәлләрегез ничек?» – дип шалтыратты. Ә җаным бит тоташ яра! «Улым, әйтерсең, ярты ягымны кисеп алганнар», – дим. «Әни, син нигә алай әйтәсең?» – диде ул аптырап. Аңа да моны ишетү җиңел түгеллеген дә уйламыйм – җанымдагы авыртуны гына тоям. Чынлап та шулай, йөрәгемнең яртысын кисеп алганнар да, ул әрни дә әрни кебек... Яныңда ирең булса, бу кичерешләр бөтенләй башкача узадыр. Ә без өч хатын-кыз калдык. Йөрәгем авыртып, «ашыгыч ярдәм» чакырткан чаклар да булды. Чыга гына алмыйм бу халәттән!  

Аммар безгә килә, ә минем йөзем гел караңгы. (Сатлыкҗан бит ул!) Ширин да учакка утын өсти – минем яклы. «Әни, аңламыйм – нәрсә булды, мин үземне гаепле сизәм», – ди Омар. Ул, Әдинә, мин – өчәү бер көнне утырып сөйләштек. «Син мине дөрес аңла, Әдинә, – дидем. – Омарны бик яратам. Моңарчы ул яраткан хатын-кызлар без өчәү идек. Ә хәзер ул мәхәббәтен синең белән дә бүлешә... Сезнең өчен бик шатмын, бәхетле булуыгызны телим. Тик миңа әлегә җиңел түгел. Бу вазгыятькә ияләшергә кирәк». «Мин сезне аңлыйм», – диде ул.  

Мин аңа матур итеп әйттем. Күпләр болай ачыктан-ачык әйтми, ә әйтергә кирәк.  

Дус кызыма шалтыратам: «Вероника, мине бөтен кеше котлый. Шундый шатлык, диләр. Хәсрәтемнең зурлыгын белсә икән алар?! Нинди хәл соң бу минем белән? Оят, нишләргә белмим. Үземә үзем нәфрәтләнәм», – дим. «Әйе, тагын бер дус кызым улын өйләндергәч: «Бөтенесе «котлыйм» диләр, ә минем бүре булып улыйсым, тәгәрәп елыйсым килә», дип шаккаттырган иде», – диде ул. «Миндә генә түгел икән бу хәл», – дим. Алай ук начар кеше түгелмен икән әле... Шуннан уйлана башладым. Бездә улын өйләндергән кайнананың хис-тойгыларын чагылдырган әдәби әсәр юк икән бит. Ә мин китап укып тәрбияләнгән бала. Төрле ситуацияләрендә үзеңне ничек тотарга икәнен матур әдәбияттан укып өйрәнгән – тормыш моделен китаптан алганмын. (Дөрес, алар алдавыч модельләр булырга да мөмкин. Бездәге иллюзияләрнең күбесе әдәбияттан килә.) Шунда аңладым – бу ситуациягә әзер түгел икәнмен. Матур әдәбиятта бүгенге кичерешләремне чагылдырган әсәрне очратмадым. (Минем кебек үз-үзен битәрләүчеләр тагын бардыр ул. Бәлки, бу язманы укыгач, гаеп үзләрендә генә түгеллеген алар да аңлар.)  

Әкрен-әкрен мин дә тормышымдагы бу яңалыкка ияләшә төштем. Аннары тагын бер нәрсәне аңладым. Беренче ирем белән аерылышу җиңел генә узмады: җанда ярасы, сызлавы калды. Шуңардан качу өчен, мин моңарчы гел эш, балалар дип яшәдем, шәхси тормышым булмады. Ширин тиздән кияүгә чыгар, Мурад та өйләнер, ә мин берүзем калырмын. Яраларым белән... Ничек яшәрмен соң? «Тукта, Резеда, үзеңне яңа тормышка әзерләргә кирәк», – дим. Эш – яшәвебезнең мәгънәсе булырга тиеш түгел ләбаса. Күпләр шулай алданып яши. Чын бәхет исә үз-үзең белән гармониядә булу ул. Эшкә, иргә, балаларга, әти-әнигә яраклашу түгел. Миңа ялгызлыктан арынырга – шәхси тормышымны корырга кирәк иде...  

 «Tatarlove» танышу сайтына игълан яздым. Җәен, ял иткән көннәрдә башыма килде бу уй: «Карале, шундай сайтлар бар бит, мин дә анкета тутырып карыйм әле. Күз күрер... Берни дә килеп чыкмаса, яңа бер тәҗрибә булыр», – дим. Кызык итеп яздым. Уңган да мин, булган да, матур да, акыллы да, тик бер кимчелегем бар – дөреслекне маңгайга бәреп әйтәм. Ир-ат минем янда үзен көчле хис итсен өчен көчсез булып күренергә җыенмыйм. Үз-үзләренә ышанычы булмаганнар, язмагыз, дидем. (Хәзер тренинглар хатын-кызны ир-атка ул теләгәнне генә әйтергә, аңа яраклашып яшәргә өйрәтә. Бу, бәлки, дөрестер дә, тик бу бит мин түгел!)  

Кызык тормыш башланды! Хатлар ява: укыйм, җавап бирәм. Тирә-юнемдә ир-атларны күрә башладым! Моңарчы студентларны күрә идем, олы галимнәрне, хезмәттәшләрне. Баксаң, янымда ир-атлар да бар икән бит! Арада кызыклы гына шәхесләр дә очрый. Языша башлауга, әңгәмәдәшең белән интеллект дәрәҗәсе бертигезме-түгелме икәне, эрудиция, яшәү тәҗрибәсе, тормышка мөнәсәбәт – бар да ачыклана. Минем өчен ул кешенең балалары белән элемтәсе ныклыгы, гаилә тәҗрибәсе булу мөһим иде. Шул чакта гына ул мине аңлаячак, шул чакта гына ике арада өзгәләнмәячәк идем.  

Әнвәр миңа игъланны куюга яза башлады. Ул миннән 15 яшькә өлкән. Тормышын сөйләде – зур сынаулар аша узган. 16 яшьлек улын үзе белән чит илгә алып киткән. 10 ел инде икәү генә торганнар. Мин дә бит журналист – аңа сораулар яудырам. Бернәрсә дә килеп чыкмаса, һичьюгы язмышын язармын дип уйлыйм. «Мин Швециядәге татар язучысы», – дип язды ул миңа. (Без хыялыйларга банкир түгел, язучы кызыграк!) Повесте чыккан – автобиографиясен швед телендә язган. Рухи кыйммәтләребез туры килә. Мин намазда, шуның белән беррәттән йога, медитация белән кызыксынам, ул да шулар аша үткән: әле туксанынчы елларда, армиядә үк кызыксына башлаган – бер телдә сөйләшәбез! «Ә сезгә хатын-кыз нәрсәгә?» – дим. «Аңларсызмы, юкмы, – дип язды ул. – Кеше күңелендә гармония тойсын өчен, инь һәм янь комплекста булырга тиеш». Мин дә шулай уйлыйм бит! Барысы да туры килә кебек...  

Аннан ул Казанга килде. Институтта күрештек. Яшь арасы зур дип барыбер борчыла идем – без аны сизмәдек. Беренче мизгелдән үк җиңел аралашып киттек. Ел азагы, иң тыгыз вакыт – мин эштә кайныйм. Буш вакытым бөтенләй юк диярлек. Ул лекциямә керде дә миңа карап утырды. Рәхәт! Безне бер-беребезгә магнит кебек тарта. Дәрестән соң кафега кереп каһвә эчтек. Көлешәбез, шаяртабыз... Аралаша-аралаша тагын да якынайдык. Тик куркасың!Мәхәббәткә ышанырга куркасың. Авыр тәҗрибә бар бит... Күңел кабат җәрәхәтләнмәсме? Ә ышанасы, яратасы, яратыласы килә. Мин шундый кеше: кем кемгә җылыны күбрәк бирде, кем күбрәк назлады, кем түләде... дип аптекадагы кебек санап утыра алмыйм. Бу миңа хас түгел. Яратам икән – бөтен барлыгым белән яратам...  

Бәхеткә тиз генә ияләшә алмыйсың икән. Һәр борылыш артыннан ниндидер күңелсезлек көтәсең. Кытыршы моментлар бар, билгеле, әмма күңелләрдә мәхәббәт булганда, барысын да җиңәсең. Кайсыбызда кимчелек юк?! Аңлашылмаучанлык туганда, мин гел шуны искә төшерәм.  

Никах укыттык, кечкенә генә туй ясадык. Сиңа дигән кеше каядыр бар дип ышанырга гына кирәк икән. Аннары аны табу, очрату – анысы вакыт эше. Хәзер бит төрле тренинглар бик күп, хыялыңны визуальләштерергә өйрәтәләр. Ә алар чынлап та эшли! Ничек кенә әле! Тормышымның башка төсмере барлыкка килде. Ә мин бит бары бу яңалыкка үз тормышыма керергә рөхсәт иттем.  

Улымны киленемнән көнләшү күптән онытылды. Мин Әдинәне бик яратам! Чиста күңелле ул. Шатлыгы да, борчуы да шунда ук йөзенә чыга – бу яктан үземә охшаган. Аммарны илһамландыра белә, аңа ышана. Ир кешегә тагын ни кирәк?! Аларга бик рәхмәтлемен – бәхетемә юл ачтылар! Минем бит әле кызым да бар. Ул да мәхәббәткә, гаилә бәхетенә ышана алсын өчен, модель кирәк. Үзең үрнәк була алмыйсың икән, күпме сөйләсәң дә, балаларны инандыра алмыйсың. Ширин шулай әйтте дә: «Әни, син дә бәхетеңне тапкансың икән, димәк, бу чыннан да, мөмкин», – диде.  

Кечкенә улым да безнең мөнәсәбәтләрне күрсен, мәхәббәтнең чын була алуына ышансын иде. Аңа да бит инде 16 яшь тула. Киләчәктә әтиләре белән минем модельне кабатлауларын теләмим.  

Рухи үсеш юлында юлдаш кирәк. Һәм янәшәңдәге кешенең дә максаты шул ук булырга тиеш. Әнвәр белән бер-беребезгә моны гел әйтеп торабыз. Без нәрсәгә очраштык соң? Бер-беребезгә тагын да яхшырак булырга булышырга түгелмени?  

Бәхетле булуның сере нәрсәдә соң? Минем үзем өчен бер генә рецепт бар, ул – ихласлык. Үз-үзеңә тугры булу. Тик моның өчен үз-үзеңне аңлау кирәк. Безнең илдә инде ничә буын катаклизмнардан арына алмый яши: революция, гражданнар, Бөек Ватан сугышлары, үзгәртеп кору... Кая монда үз-үзеңне аңлау?! Үз теләкләреңне белү. Моны яшьтәшләремнең күбесе аңламый да. Алар нәрсә телим дип түгел, мин кемгә, нәрсә тиеш дип яшәргә ияләшкән. Ә бәхет ул – үз-үзеңне ишетү, үз-үзең белән гармониядә булу. Бу – ихласлык та, башкалар алдында да, үз-үзең каршында да ачык булу. (Без бит күп очракта үз-үзебездән дә качабыз. Мин менә эшкә, балаларга «качтым».) Кеше шуны аңлый һәм үз-үзенә кайтырга тырыша икән, бу очракта аның әле бәхетле булырга мөмкинлеге бар. Әмма универсаль рецепт юк. Хәтта үз ярыңны тапканда да. Аны саклар өчен дә бик күп хезмәт салырга кирәк. Без бит инде икебез дә формалашкан шәхесләр. Шуңа күрә кайчак йомшаклык та күрсәтергә кирәк, түзем, сабыр булырга да. Юл бирә белергә дә. Шул ук вакытта үзеңне дөрес бәяләргә дә онытмаска. 

Әнвәрне очратканчы, соңгы догам: «Йә, раббым, мәхәббәт бир миңа», булды. Ниндидер бер ир-атны түгел, гомумән, кешеләрне ярату сәләте бир, дип сорадым. Яралангач, йөрәк ябыла... Ә ярату булмаса, әллә нинди яхшы кешене дә янәшәңдә саклый алмыйсың. Мәхәббәт күкләрдән төшми...  

Гөлнур САФИУЛЛИНА язып алды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шундый ихласлык! Үгет-нәсыйхәтне матур формада, ихлас итеп, матур ялганга төрмичә язганга күңелдә яхшы тәэсир калдырды. Гөлнур, Резеда - рәхмәт сезгә. Һәрвакыт шулай ихласлык белән яшәргә, язарга, иҗат итәргә язсын! Сәламнәр белән - Зәрия.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Энисе генэ тэрбиялэгэн егеткэ кияугэ чыгу зур сынау инде ул.Тулы гаилэ булуга житэмени ?! Тормышта торле хэллэр була шул.Улы диеп тырышкан ана, аны киленнэн конлэшмимени инде....

      • аватар Без имени

        0

        0

        Чын конлэшу инде бу.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Татар халкында Эдинэ. Аммар, Ширин, мурад исемнэре барлыгын беренче тапкыр бу хикэяне укып белдем..

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бик кыланчык,тэрбиэсез кайнэ.

            Хәзер укыйлар