Логотип
Күңелеңә җыйма

Минем синдә эшем юк...

Кешенең картая башлавын аның башкаларны күбрәк гаепләргә керешүе күрсәтә икән, имеш. Белмим, әллә чынлап та картаям инде –  бер күренеш көн дә диярлек ачуымны чыгара минем.  

Кешенең картая башлавын аның башкаларны күбрәк гаепләргә керешүе күрсәтә икән, имеш. Белмим, әллә чынлап та картаям инде –  бер күренеш көн дә диярлек ачуымны чыгара минем.  
Иртән метрода халык күп була. Рюкзаклы студентлар, укучылар, кулларына сумка тоткан хатын-кызлар – барысы да ашыга. Берсе шушы мәхшәрдә велосипед җитәкләгән тагын (ничек кермәкче буладыр ул?)... 
Каршымдагы кыз вагонга керү белән ишек төбендә үк төртелә дә кала. Югыйсә артыннан әле ничә кеше керергә тора.
– Үзегез кердегез дә, башкалар басып калса да ярыймы? – дим, тавышыма шелтәләү ноталары кертергә тырышып. – Ник вагонның уртасынарак узмыйсыз соң, буш бит?
Кызыкайның йон бөртеге дә селкенми. Керү белән ишек төбен биләүчеләр бер ул гына түгел. Яшь-җилкенчәкнең аркасына аскан рюкзаклары аша этелә-төртелә, юл уңае әллә кемнәрнең аякларына баса-баса эчкәрәк узам. Киләсе тукталышта тагын шуның кадәр кешенең керәсе бар бит әле! Аларга да урын кирәк.
Бер метрода гына түгел бу галәмәт. Автобуска керим дисәң дә, ишек төбеннән ары узарлык түгел – яшьләр кергәннәр дә төртелгәннәр. Күзләре телефонда, тирә-ягында гаме юк. 
Керү белән генә түгел бит әле, үз тукталышыңа кайтып җиткәч, чыгарга да кирәк. 
– Киләсе тукталышта чыгасызмы? – дип сорыйм алдымдагы егеттән. «Юк» дигәнне белдереп башын кагып куя да, бетте-китте – вәссәлам! 
– Чыкмасагыз, кая, болайрак авышыгыз әле, – дим, аптырагач. Сизеп торам, әйткәнем аңа ошамый. Юк, башын да борып карамый.  Чыгарга килүчеләр аның аша сикереп чыгасымы икән, аяк арасыннан үрмәләпме? 
Гадәттә «чыгасызмы?» дип сорау бирсәләр, ничектер читкәрәк авышу, юл бирү җаен карыйсың бит инде ул. Һич тә булмаса, үзең чыгып торып юл бирәсең. 
Ишек төбенә бөялешкән яшьләрне аралап, чыгарга омтылыш ясыйм. Пәлтәмнең бер төймәсен корбан итеп кенә ирешелә бу уңыш.
Совет чорының һәр кешедә өер психологиясе булдыруга корылган тәрбия ысулын тәнкыйтьләсәм дә, безгә кешелек кануннарын да ныклап сеңдергәннәр икән.
– Үзең турында гына уйларга ярамый, иптәшең турында да уйларга кирәк, – ди иде укытучы апабыз. – Үзе турында гына уйлаган кеше эгоист була, ә эгоизм ул бик начар сыйфат. Син кемгәдер яхшылык эшлисең, ул да үз чиратында кемгәдер булыша. Шулай итеп, яхшылык җирне әйләнеп чыга да, ахыр чиктә барыбер үзеңә кайтып ирешә.
Без укытучы апабыз сөйләгәннәргә чын күңелдән ышана идек. Эгоист булмаска, үзең турында гына уйламаска тырышып үстек. 
Ә хәзер ни диләр? «Башта үзең турында уйла!» «Башка кешенең проблемасы сине борчырга тиеш түгел»... Үзең турында гына кайтырту эгоизм дип түгел, ә үз-үзеңне ярату дип атала хәзер. «Үзеңне яратмасаң, сине беркем дә яратмый», – ди психологлар. Метрода мин көн дә очраша торган бу күренеш, күрәсең, әнә шушы тәрбия нәтиҗәседер инде. Ә бит һәрберебез: «Миңа комфортно, башкаларда эшем юк», – дип кенә яши башласа, кешелек белән ни булачак? 
Төймәсе төшкән пәлтә чабуымны кулым белән чеметеп тотып өйгә атлаганда мин шулай уйлыйм. Ни дисең, картаямдыр, ахрысы...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар