Логотип
Күңелеңә җыйма

Минем ике әнием бар!

Минем әниләрем икәү! Мине табып-үстергән, мине бик яраткан, минем өчен җанын да ярып бирергә әзер Резедә әнием һәм әниемнең әнисе – шулай ук безне өзелеп сөйгән Гөлсинә әбием.
Әбиең бит ул, әниең түгел, диярсез. Әбием булса да, ул миңа әнием кебек үк якын. Ул да миңа тәрбия биргән, үстергән һәм әле дә мине яшәргә өйрәтүче кешем. Искиткеч туры сүзле, тәвәккәл (авылда мал табибы булып эшләгән!), чиста-пөхтә, гаҗәеп әби ул.



Әнием Резедә – дөньядагы иң яхшы кешедер, мөгаен. Әнием булганы өчен генә алай димим, үзенең булмышы белән шундый ул. Беркайчан беркемне гаепләмәс, бөтен эшне үз өстенә алырга тырышыр, үтә дә актив. Үземнең гиперактивлыгымны мин аннан күчкәндер, дим. Чисталык, пөхтәлек яратуым да әниемнән. Безнең өйдә бер чүп төшерсәң, артыңнан җыештырып куймасаң – «расстрел» иде.
Әниемә мин геннарым өчен дә рәхмәтле. Зыялылык, матурлык, зәвык дигән нәрсәләр нәселдән киләдер дип саныйм. Безнең әни дә, гомер буе авылда яшәгән Гөлсинә әбием дә үзләрен карап, матур итеп киенеп йөрергә ярата. Әбием кетер-кетер ак яулыгын бөркәнеп, чәчәкле күлмәкләрен киеп куйса, дөньяның бер матуры була да куя.



Беркем белмәгәнне белүче дә ул. Ник болай димме? Чөнки ул әллә нинди проблемаларны да җиңел генә хәл итеп куя белә. «Җебеп утырма!» «Йоклап үләсең!» «Тутырып әйт, куркып торма!» ише сүзләре белән безне хәзер туры юлга бастыра. Бик максатчан, оптимист, акыллы шул ул Гөлсинә әбием.
Әниләр көнендә мин әнине дә, әбине дә котлыйм, алар икесе дә әни статусында.



Әнием турында әйткән сүзләремне берүк мактау дип кабул итмәгез, мактау түгел, чын объектив карашым бу. Мине әнием ясады, дим. Әни безне үстерер өчен хәтта институттагы эшеннән дә киткән. Мин укырга кергәч, гел янымда булыр өчен, ул мәктәпкә завуч булып урнашты.
Мин бер 8-9 төрле түгәрәккә йөри идем. Музыка да, бию дә, инглиз теле дә бар иде анда, сәнгатьле сөйләү дә... Дөресе, мине әнием йөртте. Ул вакытта әле машиналар юк, автобуста этенеп-төртенеп барасы. Аннары әни мине төрле-төрле конкурсларга алып йөри иде. Әле мине генә түгел, сеңлем Айсылуны да! Без алган һәрбер диплом, һәрбер җиңү – барысы да әниемнең тырышлыгы. Болар кирәк тә булмаган инде дип әйтә алмыйм, конкурсларда катнашу мине үз-үземне җиңәргә, үземдәге комплексларны җиңәргә, курыкмаска, кыю булырга өйрәтте. Мин боларга әнием аркасында ирештем.
Әни үзе дә үҗәт булган икән. «Мин ардым», – дип зарланганда, әни армаган булганмы инде?! Ул да бит көне буе балалар янында эшләп кайткан, кайткач тагын ике бала карыйсы бар, аннары безне җитәкләп тагын чыгып китәсе... Мин барам да, чыгыш ясыйм. Ә бит мине өйрәтүче, минем белән репетицияләр ясаучы, күлмәкләр тектерүче, кибетләрдән кирәген эзләп йөрүче шул бер әни булган. Аңа Аллаһы Тәгалә ничек сабырлыклар биреп бетергәндер, кайлардан көч алгандыр ул?!
Рәхмәт әниемә, мең рәхмәтләр!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Резедә апа бик мөлаем, акыллы, чибәр. Мин аны белүем, аның белән аралаша алуым өчен сөенәм. Гөлсинә апаны да якын итәм. Әним белән дәү әнием төсе итеп карыйм аларга. Ходай исәнлекләрен бирсен.

    Хәзер укыйлар