«Май чүлмәге тышыннан күренә»

«Май чүлмәге тышыннан күренә» дигән гыйбарә Миңзифа апага төбәп әйтелгән кебек. 

Урам ягы коймасы кырыеннан ук чәчәкләргә күмелеп утырган, яп-якты итеп, ачык сары төскә буялган йорт. Йорт алдындагы бакчада да, түрендәгесендә дә розалар, чалма гөлләр, кашкарыйлар шау чәчәктә утыра.

…Миңзифа апаның нәсел агачының тамырлары Лениногорск рай­онының Чыршылы авылыннан башлана. Әтисе авыл мулласы булган Хәлиулла абый, революциядән соң, бәхет эзләп чит җирләргә чыгып китәргә мәҗбүр була. Гайникама­лына өйләнер өчен генә туган як­-ларына кайтып килә ул. 1939 елга чаклы алар Урта Азиядә яшиләр. Кызганычка каршы, гаиләләрендә дөньяга килгән сигез сабыйның берсе дә гомерле булмый. Туа ба-ралар, җир куенына күчә баралар… Ниһаять, дөньяга тугызынчы сабый – кыз бала аваз сала. Аңа Миңзифа дип исем бирәләр. Юк, башта Минзадә исеме кушалар. Тик миңе булганнарның исеменә «миң» сүзе өстәргә кирәк дигән сүз дөрескә чыга: өч-дүрт яшьлек кыз бала сукырая башлый. Мулла аңа Миңзифа дигән исем куша. Шуннан соң гына сабый тернәкләнеп китә.

Чит җирләрдә яшәве ничек кенә рәхәт булмасын, адәм баласын туган туфрагы үзенә тарта. 1939 елда Хәлиулла агай гаиләсе белән Ютазы районының Әпсәләм авылына кайтып урнаша. Әмма фал китабы ача торган күрше карчыгы аларга туган якларына кайтырга, туганнарына якынрак сыенырга киңәш бирә: «Алда авыр еллар көтелә, бергә-бергә җиңелрәк булыр…» Бөгелмәгә кайтып, йорт өлгертеп ятканда канкойгыч Бөек Ватан сугышы башлана. Гаилә башлыгын фронтка алалар. 
– Тансык бала булгангадыр инде, әтием мине кулларыннан төшерми иде. Әле дә хәтеремдә, беренче сыйныфка барган елны аягымны бик каты авырттырдым. Воровский урамыннан әткәй мине җилкәсенә утыртып мәктәпкә йөртте. «Кызым, укырга тырыш!» – дип еш кабатлый торган иде. 
Әткәйдән 1945 елның февраленә чаклы, бик сирәк булса да, хатлар килеп торды. Аннары ул хәбәрсез югалды. Кайда күмелгәнен хәзергәчә белә алганыбыз юк.

Әни бик еш авыргач, тормышның бөтен авырлыгы минем җилкәгә төште. Ачтан үлмәс өчен ни генә эшләмәдек: чабата да үрдек, ипи пешереп тә саттык. Мин лесниктан курка-курка юкә кайрысы сыдырып алып кайтам, аннан кич утырып чабата үрәбез. Сеңлем Гөлчирә чыра тотып тора. И-и гомерләр, хәзер искә төшерсәң…

Бишенче сыйныфны тәмамлаганда ачлыктан бик нык шешендем. Сынау бирергә бүрәнәдәй шешкән аякларымны көчкә сөйрәп барып, мәктәп капкасына сөялгәнем әле дә хәтеремдә. Укуымны дәвам итә алмадым. Әни авыру булгач, гаиләне туйдыру минем өскә төште. 
Кулыма метрика алгач, 16 яшемдә элеваторда эшли башладым, аннары СПТУга укырга кердем. Трак­торчы-комбайнчы һөнәрен үзләштергәч, Азнакай районының Кәкре Елга авылына урып-җыюга җибәрделәр. Соңыннан чирәм җирләргә киттем. Шул вакытта әнигә ярты машина ашлык китергәннәр! Әнинең сөенүләре!

…Миңзифа, кирәк икән, тракторда эшли, урып-җыю вакытында комбайн штурвалы артына утыра. Кыр эшләре тынып торган кыш айларында ташчы һөнәренә тотына. 
Ерак казах далалары Миңзифаны булачак гомер юлдашы – Баулы егете белән кавыштыра. Бөгелмәгә кайтып никах укыткач, алар кабат «Кызыл Гвардия» совхозына китәләр. Ләкин гаилә анда озакка тоткарлана алмый: 1959 елда Миңзифа апаның унынчы сыйныфта укыган кече сеңлесе эзсез юкка чыга. Әни­-сенә авыр чакта терәк булыр өчен, алар Бөгелмәгә кайтып төпләнәләр. Кызның гәүдәсен ярты елдан соң гына судан табып алалар.

Бөгелмәдә Миңзифа апа сәүдә эшенә кереп китә. Гади сатучыдан Карабаш сәүдә предприятиесендә директор дәрәҗәсенә күтәрелә.

Тынгысыз апа кул кушырып өйдә утырмый: бүгенге көндә дә шәһәрнең «Дуслык» клубына йөри. Үзенең моңлы җырларын клуб үткәргән төрле чараларда тамашачыларга бүләк итә.


Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    5113
    0
    51
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    4868
    1
    49
  • Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан  зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый,  җәхәт кенә узып китү ягын карый...
    2608
    0
    32
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3735
    1
    31
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    6281
    2
    29
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек