Логотип
Күңелеңә җыйма

Лаеклы ял

«Булды! Алҗыдым! Китәм!» Уемны кычкырып әйткәнмен икән, каршымда утыручы коллегам урыныннан торып яныма килеп басты. «Безнең илдә бер генә кеше шулай дип китте. Нәрсә сөйләп утырасың син? Иртәрәк әйттең әле, биш тулмаган», – диде ул көлеп.


– Син мине аңламадың. Лаеклы ялга китәргә уйладым. Дөресрәге, чын пенсионер булып өйдә утырырга. Инде ялга чыккач та алтынчы елымны эшлим. 
Коллегам көлүеннән туктады. 
– Син чынлап сөйлисеңме? Урының коры. Капчык күтәреп йөрмибез. Яхшылап уйладыңмы? Үкенмәссеңме соңыннан?
– Мин чынлап та алҗыдым. Баш мием менә-менә эшләүдән туктар кебек. 
– Син бит эшеңне бик яратып эшлисең. Җитәкчелек тә ярата үзеңне.
– Эшләгән кешене кем яратмас инде?! Башкалар килер дә, башкаларны яратырлар. Хәзер үк җитәкчелеккә керәм дә, гариза язам.
– Их, Рәисә, юкка син. Үкенерсең, соң булыр. Урыныңа кеше алсалар, кире кайта алмассың. Безнең яшьтә нинди генә шәп белгеч булсаң да, эшкә урнашу авыр. 

Мин инде уемнан кире кайтмыйм. Чынлап та көне буе утырып эшләүдән арка авырта, кичкә күз начар күрә башлый. Күпме шулай үзеңне интектерергә? Хәзер белемле редакторлар юк, дип, җитәкчелек безне бик хөрмәтләп кенә тора. Тик һаман эшләп булмас, бераз ял итәргә дә кирәк бу тормышта. Дөрес, пенсиям күп түгел, соң миңа әллә нәрсә дә кирәкми инде хәзер. Ирем өч ел элек үлеп китте. Ялгызым гына яшим. Менә шул ялгызлыктан куркып, пенсиягә чыккач та эштән китмәдем инде. Эшкә килеп кеше белән аралашасың ичмасам, дип уйладым. Тик бу үзеңне алдау гына. Эшкә йөргәч эш графигы белән яшисең. Иртән торасың, кич кайтасың. Бертөрлелек барыбер алҗыта. Ял итәсем килә. Ачка үлмәм, балалар ташламас әле. Юкка өч бала үстердекме соң без. 


 Китәргә дип гариза тотып кергәч, җитәкчелек бик озак калырга күндерергә тырышты. Әмма карарым нык икәнен белгәч, биреште. 
– Заказлар бик күп булганда сез безгә ярдәм итә алырсызмы? Сезнең ярдәмгә өметләнә алабызмы? – диде директор уфылдап куйгач. 
– Әлбәттә, ярдәм итәргә тырышырмын. Вакытым күп булачак бит, – дидем. Нигә әле өйдән торып кына эшләмәскә. Аларга да файда, миңа да.
Күтәренке кәеф белән өйгә кайттым. Әйе, эшкә йөрми башлагач бераз авыррак булыр. Коллективны да, эшемне дә сагынырмын дип уйладым. Әмма иртән үк сикереп тормау, теләгәндә телевизор карау, китап киштәләрендә укырга чират көтеп торган китапларымны уку турындагы татлы хыял барысын да җиңде. Кеше бит үзе өчен дә ләззәтләнеп яшәргә тиеш. Инде балалар үскән. Нигә әле үземә шундый тормыш рөхсәт итмәскә? Аннан соң оныкларым белән ешрак очрашырмын. Алайса ялларда гына күрешәбез. Дөрес, башка планнары килеп чыкмаса. 


 Бу яңалыгымны тизрәк балаларым белән бүлешәсем килде. Кайтуга кызыма шалтыраттым. 
– Чынлапмы, әни?! Шаярмыйсыңмы? Син дә пенсиягә чыгарсың икән, – диде Венерам. Тавышы шундый шат. – Әни моны бәйрәм итәргә кирәк. Иртәгә – шимбә көне, киләбез, яме. Илгиз һәм Илдарларга да әйтәм. Күптән бергәләп күрешкән дә юк. Бернәрсә дә әзерләмә, барысын да үзебез алып киләбез. Син хәзер рәхәтләнеп ял гына ит. 


Балалар килгәндә ничек буш өстәл янында кул кушырып көтеп утырасың инде. Иртән үк торып гөбәдиясен пешердем. Көндезгә инде бәлешем әзер иде. Өй тулып балалар, оныклар килеп керде. Оныкларым икәү генә әле минем. Дәү әни дип кочаклап алдылар. 
Ашап, өстәлләрне җыештырып бетергәч, Венера кызым: 
– Әни, син бит иде хәзер безнең ирекле кош. Көне буе өйдә утырмассың. Аязны балалар бакчасыннан алырсыңчы? Вакытында алырга җитешмибез. Һәрвакыт дежур төркемдә кала. Мине иң соңгы итеп аласыз, дип елый. Әни, сиңа авыр түгел бит инде, име? Аязны аласың да, без кайтканчы аның белән өйдә утырып торасың, йә ул ишегалдында уйнар, син карап утырырсың. 
Олы кызым гаиләсе белән күрше урамда гына яши. Анда барып кайту авыр түгел.
– Ярар, кызым. Миңа авыр түгел, – дидем. Чынлап та физзарядка гына булыр. Эшкә йөрисе булмагач, чыгып йөрүләр кимиячәк бит инде. Аякларны язып кайтырмын шулай. 


– Әни, минем хатын да кызыбызны гимнастикага йөртер өчен атнага ике тапкыр эштән сорап китә, – дип, мине килеп кочаклады уртанчы улым Илгиз. 
Алар Казанның икенче башында яшиләр. Якында гына түгел. Әмма Сылуны йөртүдән баш тартам икән, димәк, оныкларны, балаларымны бүлеп карыйм дигән сүз. Улым белән киленем шулай дип нәтиҗә ясаячак. 
– Сылуны кайсы көннәрдә йөртергә соң?
– Әни, син иң яхшы әни, – диде Илгиз. – Барысын да язып салырбыз, кайчан, кайда илтергә. Атнага ике тапкыр гына ул. Аязны балалар бакчасыннан алганчы, безнекен илтеп кайтырга өлгерәсең.


– Вот эксплуататорлар! – диде кечкенә улым Илдар. – Күр, әни, барысына да синнән нәрсәдер кирәк. Ә мин менә болай гына яратам сине. Миңа синнән берни кирәкми. Булганың өчен яратам!
– Ярар, ярар, Илдар, төрттермә. Балаң булгач башка төрле сайрарсың әле. Хәзер әнигә ярдәм сорап чабып килеп җитәрсең. 


Үзеңнең кирәклегеңне тою шундый рәхәт дип уйладым, балаларны озатып, өйләрне җыештырганда. Эштә дә мине бәялиләр иде, әмма хатын-кызлар өчен балалар беренче урында тора. Эштән китеп бик дөрес эшләдем әле. 
Аязны балалар бакчасыннан ала, Сылуны гимнастикага йөртә башлаган атнада Илдар шалтыратты:
 – Әни, мин сиңа килеп ашап китим әле.
– Нәрсә булды, улым.
– Әйтергә теләмәгән идек, әйтми булмый. Эльвира бәби көтә. Өченче оныгың туачак, әни!
– О, шатмын улым. Бик матур хәбәр бу.
– Әйе, сөенечле хәбәр, әмма өйдә ризык исе чыгарырга ярамый. Эльвираның бик көчле токсикоз. Ә минем җылы аш ашыйсым килә инде, туйдым пицца ашап йөреп. 
– Җүнләп ашамыйча яшәү бик начар. Бигрәк тә киленгә ничек тә ашарга кирәк, балага зыян булырга мөмкин. 


Шул көннән соң көн саен Илдарларга ашарга пешереп җибәрә торган булдым. Аязны әнисе бассейнга да яздырды. Анда йөртү дә миңа төште.
Мин эшкә йөргән чактан да иртәрәк тора башладым. Нинди китап уку?! Минем ятып торырга да вакытым булмады. Өч ай эчендә күзгә күренеп тартылып калдым хәтта.


Ел ахыры җитәрәк элекке җитәкчем шалтыратты. 
– Рәисә Альфредовна, безнең бик күп заказлар. Булышырмын дип әйткән идегез, зинһар, баш тартмагыз. Пычаксыз суясыз алайса. 
– Рәхәтләнеп, әмма мине кире эшкә алыгыз, – дип әйтүемне сизми дә калдым. 
– Коллективны сагынасызмы? Берсүзсез алабыз. Иртәгә үк эшкә чыгыгыз!
Җитәкчегә коллективны сагынудан битәр, лаеклы ялдан ялыкканымны әйтеп тормадым. Эшкә чыгам, ичмасам, бераз ял итәрмен. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар