Логотип
Күңелеңә җыйма

Тәрәзәдә нинди ут ул?

Рамазан ае керде исә, күңелемдә бер истәлек яңара. Ул минем хатирәм түгел, улымның классташының әнисе сөйләгән иде. Динебездә күрше хакы дигән әйбер бар бит. Бу язмам да шул хак турында...

Рамазан ае керде исә, күңелемдә бер истәлек яңара. Ул минем хатирәм түгел, улымның классташының әнисе сөйләгән иде. Динебездә күрше хакы дигән әйбер бар бит. Бу язмам да шул хак турында...
Уразаны беренче тапкыр тугызынчы классларда укыганда тотып карадым. Ноябрь аена туры килде ул елны Рамазан. Көннәр кыска булса да, салкын, туңдыра. Ул вакытта, тотсам, шул ике-өч көн генә тотканмындыр, артыгына чыдый алмадым. 
Яши-яши, күңелем белән дингә якынайгач, уразага керүне ел да көтеп ала торган булдым. Рамазан иртәләрендә ниндидер бер илаһилык бар бит анда. Торам да, тәрәзә янына килеп, якындагы йортларга карыйм. Берән-сәрән якты тәрәзәләрне күреп, күңелемә рәхәт булып китә. Ураза тотучылар бар икән әле, дим, алар да минем кебек сәхәргә торганнар. Бердәмлек хисе шатлык булып җаныма тула. Менә бу иртәдә ничә миллион кеше уразага керәдер. Көне буена бер тәгам валчык, бер тамчы су капмыйча, Аллаһы Тәгаләбезгә итагать итәдер... Шул чагында үземне зур бер кодрәтле көчнең кыйпылчыгы итеп тоям. 
Каршы йорттагы тәрәзәдә дә көн дә ут кабына. Инде ничә еллар рәттән, Рамазанның һәр иртәсендә... Көн дә карашым белән каршыдагы якты тәрәзәне барлыйм. Торган, бүген дә сәхәргә торган! Нинди изге күңелле кеше яши икән ул тәрәзә артында, беләсе иде, дим. 
Зур шәһәрдә күрше йортта түгел, үз йортыңда да кемнәр яшәгәнен белеп булмый. Ишегалдына чыккач, күзем белән шул нурлы тәрәзәнең хуҗаларын эзлим. Яулык ябынган мөслимәләрне күрсәм, күңелем дертләп куя: бәлки, ул?! 
Ә бит таныштым мин ул фатирдагы изге җан белән. Узган җанисәп алуда миңа да катнашырга туры килде. Үзебез яшәгән микрорайондагы йортларның һәр фатирына кереп, анда яшәүчеләрне барлау вазыйфасына алындым. Кемнәрне генә очратмадым да, нинди генә фатирларда булмадым. Дөньяның кеме юк, дияр иде дәү әни. Бер фатирда исерекләр компаниясенә тап булып, чак чыгып котылдым. Ишекләрен ачмаучылар, яки, ачып та, ни эш белән йөргәнемне белгәч, пыраклатып куып чыгаручылар да булды. Кайсыдыр фатирда үзләре белән кичке аш ашарга тәкъдим иттеләр. Кемдер кызганды. Кемдер, күпме акча түләүләре белән кызыксынды... 
Каршыдагы йортка чират җитүен ничектер бер дулкынлану белән көттем. Өченче каттагы уңнан икенче тәрәзәле фатирның хуҗасы белән  танышачакмын бит ниһаять! Нинди кеше икән ул. Ничә еллардан бирле уразасын бер калдырмый тоткан, бик изге кеше булырга тиеш ул. Аның белән танышырга барам дип, күңелем әллә ничә көн алдан ук алгысыды. 
Әнә ул ишек! Хәзер инде мондый гади фанера ишек белән яшәүчеләр дә калмагандыр. Күрәсең, бер пенсиясен тормыш итәр өчен көч-хәл җиткезеп интеккән ялгыз әби яшидер биредә. Эчке каушавымны җиңәргә тырышып, кыңгырауга бастым. Сиземләвем хак, күрәсең, эчке якта лаштыр-лоштыр килгән аяк тавышлары ишетелде. 
«Кто там?» –  дип кызыксынды олы гына хатын-кыз тавышы. «Откройте, перепись!» – дип җавапладым мин, кесәмдәге таныклыкны кулым белән барлап. 
Ачкычлар чылтырады. Коридордагы тонык ут яктысында төсе уңган иске халаттан, чал чәчләре баш артына бәләкәй генә төен итеп төйнәп куйган әби басып тора иде. Тагын бер кат үземнең нинди йомыш белән йөргәнемне кабатладым. «Әйдәгез, алайса, залга узыйк», – дигәч, аның артыннан иярдем. Чынлап та бер ялгызы, пенсиясенең очын-очка чак ялгап яши ахрысы, фатирга инде күптән ремонт ясалмаганы күренеп тора. Идәндәге линолеум инде тәмам сүсәргән, стенадагы обойлар саргаеп, төсен югалткан.
Әбекәй совет заманыннан калган сервант тартмасында кыштыр-кыштыр актарынып, калтыранган куллары белән алдыма паспортын китереп куйды. Фотолы битен ачтым да исем-фамилиясенә текәлдем. Авторучка тоткан кулым сөрлегеп тукталды. Каршымда Петрова Антонина Евдокимовна басып тора иде. «Тукта, ничек Антонина? Монда бит мөселман кешесе яшәргә тиеш! Рамазан аенда бер көн калдырмый ураза тотучы!» 
Хәзерге паспортларга кешенең милләте язылмый. Вазыйфам буенча, мин аны ачыкларга тиешмен. «Я русская», – дип җавап бирде әбекәй соравыма. «Рус булса да, мөселман диненә күчтеме икәнни? – дигән сорау узды башымнан. – Мөселман булмаса, ни өчен сәхәргә торсын ди инде?!» Җанисәп алучыларны кешенең дине кызыксындырмаса да, ул сорауны да бирдем. «Я крещенная», – диде ул. 
Әбекәйнең тоныкланган күзләренә туп-туры карадым:
– Антонина Евдокимовна, сез гафу итегез, бер әйбер сорыймчы? Бу җанисәп алуга кагылышлы түгел.
«Сорагыз соң», – дигәндәй, әбекәй башын кагып куйды. 
– Мин сезгә каршы гына йортта яшим. Безнең тәрәзәләрдән сезнекеләр дә күренеп тора. Инде ничә еллар сез һәр Рамазанда сәхәргә торасыз. Ислам динендә булмасагыз да, ураза тотасызмыни? – дидем, чын-чынлап гаҗәпләнеп.
– Юк, сез тоткан вакытта ураза тотмыйм мин, – диде Антонина Евдокимовна.
– Алайса, ни өчен һәр иртәдә утыгыз яна?
Әбекәй башта көлемсерәде, аннары уйчанланды:
– Моннан күп еллар элек, әле ислам дине дә, христиан дине дә кешеләр өчен агулы әфьюн дип саналганда, күршедәге бер әби яшереп кенә ураза тота иде. Ишегалдында еш күрешә, озаклап сөйләшеп утыра идек без аның белән. Бик кешелекле, яхшы күңелле кеше иде. Хәзергеләрнең дингә ышанмауларына уфтана иде. «Менә без мөселманнар өчен иң изге айлардан булган Рамазан керде. Сәхәрдә ник бер тәрәзәдә ут булсын?! Әйтерсең бөтен шәһәренә берүзем уразада», – ди иде ул. Ничектер аның сүзләре күңелемә кереп калды. Күршем вафат булгач, Рамазан ае җитсә, көн дә төнлә ут кабыза торган булдым. Ул әбинең балалары юк иде. Сугыш аның яшьлеген дә, бәхетен дә урлаган. Мин бит мөселманча догалар кыла белмим. Үземчә, имеш, ут кабызсам, күршемнең рухы шат булырдыр шикелле...
Түзмәдем, күзләремә яшь бөялеп, Антоника Евдикимовнаны  кочаклап алдым. Белмим, кемгә ничектер, ә ул миңа дөньядагы иң изге күңелле кешеләрнең берседер кебек тоелды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар