Киребеткән таксист

Такси чакыртырга туры килгәндә башка кешеләр кебек кушымталар кулланмыйм, телефоннан гына шалтыратам. Диспетчер заказны алып трубкасын куюга, машина озак көттерми, 5–10 минут эчендә килеп тә җитә. Мин клиент булып торган оешмада такси чакыру башкаларга караганда арзангарак төшә. Тик машиналары затлылардан түгел, кайвакытта хәтта ишеге дә ябылып бетми торган иске «девятка»лар килеп туктый. Без «сырлы» кешеләр түгел, арзанрак булгач, таушалган автомобильләргә дә утырып йөрергә риза, тиешле җиргә вакытында илтеп кенә куйсын.
Халыкта «хәерче тузынса ачуы яман» дигән гыйбарә бар. Әле берничә көн элек кенә булган хәлне язып үтәргә телим.
Миңа Чаллы шәһәренә командировкага барырга туры килде. Автобус безне эш яныннан иртәнге сәгать 5 тә алып китәргә тиеш иде. Ә мин яшәгән йорт шәһәр читендә – Азино бистәсендә урнашкан. Җәмәгать транспорты иртәнге алтыда гына йөри башлый.
Билгеләнгән урынга барып җитәр өчен такси чакыртырга мәҗбүр булдым. Юл өчен акча түләгәндә, әлбәттә, миңа онлайн рәвештә күчерү җайлырак. Ләкин еш кына таксистлар «наличка» белән түләүне сорый. Бу эшкә, гадәттә, финанс хәлләре мөшкел булган кешеләр алына бугай: кемнеңдер кредит түләргә акчасы җитми, кайсыларының счеттагы акчаларына суд приставлары арест сала. Бу хакта таксистлар үзләре үк әйтә. Гомумән, иң күп сөйләшүче кешеләр таксистлар: алар сәясәтне дә аңлый, кризисларның нинди сәбәптән килеп чыкканын да белә, илдәге хәлләрдән дә хәбәрдар. Юл буе авызларын япмыйлар, гел нәрсә турында булса да такылдап баралар.
Хуш, такси чакырттым да машина килеп җиткәнче дип, кошелегымдагы акчаны барладым: анда 1 мең сумлык бер кәгазь акча гына калган икән. Ә диспетчер юл бәясен 270 сум, диде. Таксистларның күп очракта ваклатырга акчалары булмый, сдача бирергә яратмыйлар, «шулай тиеш» дигән кебек, акчаны кесәләренә салалар да куялар.
Иртәнге 4 тулып 30 минутта чакырткан машинам подъезд янына килеп туктаган иде инде. Биштәремне асып, такси янына чыгып бастым. Кара төстәге иске генә «Нэксия» машинасы, хуҗасы да машинаның үзе кебек – таушалып беткән киемнән, кара мыеклы, таза гына гәүдәле 45–50 яшьләрдәге ир-ат. Мин юл өчен акчам 1 мең булуын әйткәч, таксистның йөзе каралып чыкты, төксе генә: «Минем сезгә бирергә сдачам юк», – диде. 270 сум урынына 1 меңлекне калдыра алмыйм бит инде! Машина хуҗасына онлайн рәвештә акча күчерергә тәкъдим ясадым. Таксист ризасызлык белдереп башын чайкады, иңнәрен сикертеп куйды, «наличный белән генә түләгез», дип кырт кисте. Иртә таңда акча ваклатырга кибетләре дә ачылмаган бит әле аның. «Минем үзем белән бары 1 мең сум кәгазь акча», – дидем. «Бу минем проблема түгел, синеке», – дип җавап кайтарды абзый бик төксе генә. «Алайса телефоныгызга салам акчаны», – дидем. Күңелдә бераз җылылык уянды, проблеманың чишелешен таптым бугай. «Юк, «наличный» белән бирегез», – дип тәкрарлавын дәвам итте таксист.
Нинди киребеткән кешегә тап булдым соң?! Кәефем төште, хәтта хәлем китте, стресс булса кан басымым күтәрелә минем. Ачуы чыгып ярты юлда машинадан төшереп калдырса, икенче такси килеп җиткәнче автобусым китәчәк! Банкомат табып, банк картасыннан акча алырга дигән уй килде. Моны шоферга да әйттем, ул риза булды. Күрше урамда тәүлек буе эшли торган банк бүлекчәсенә юл алдык. Мин машинадан төшеп банкоматка чаптым, үзем белән юл сумкасын да эләктердем, бәласеннән башаяк, хәзер таксистларга да ышаныч юк. Кабалана-кабалана банкоматка картаны ике тапкыр тыктым. Әллә ашыгып куелды, әллә нәрсә булды – банкомат картаны ике тапкыр кире этеп чыгарды. Өченче мәртәбә кертеп маташканда экранда язу килеп чыкмасынмы: «Сезнең карта блокировкада. Банк бүлекчәсенә мөрәҗәгать итегез», дип язылган иде анда.
Аһ, гөнаh шомлыгы, 15 минуттан автобус кузгалачак, командировкам яначак. Соңга калсам, эштә проблемалар килеп чыгачак... Чаллыда минем килүемне дүрт күз белән көтәләр, документларга кул куясым бар.
Кәефем кырылды, ләкин оятсыз таксистка 1 мең сум акча бүләк итәргә дә исәбем юк. Мин авыр уйлар белән яңадан машинага кереп утырдым. Таксистка күрсәтер өчен банкомат экранындагы язуны телефонга махсус төшергән идем. «Гафу итегез, картам блокировкаланды, нишләргә дә белмим. Әйдәгез, сез мине илтеп куегыз инде, анда мине танышларым көтә. Акчаны ваклатып, 270 сумны кулыгызга тоттырырмын», – дидем. Ходай рәхмәте, таксист бу юлы каршы килмәде. Эчемнән генә бөтен белгән догаларымны укып бардым.
Ниһаять эш урынына килеп җиттек, мин машинадан чыктым. Ләкин нигәдер автобус янында торган кешеләр арасында танышлар да, коллегалар да күренми. Нишләргә инде хәзер? Таксист минем арттан чыкты, качмасын дигәндер инде. Дөресен әйтим, бу минутларда минем күңелемдә бу ир-атка карата нәфрәт уянды. Ул минем арттан бинабызга кадәр ияреп керде.
Минем белән Чаллыга баручы коллегаларым беренче катта көлешеп термостан чәй эчеп утыралар иде. Мин килә-килешкә кызларга хәлне аңлатып бирдем. Кызларның берсе сумкасыннан кошелегын алды да йөзлекләр алып миңа сузды. Мин шул 300 сумны янымда мине саклап торган таксистка бирдем. «Сдача кирәкми! Зур рәхмәт!» Шул мизгелдә җилкәмнән Каф тавы төшкән кебек җиңел булып китте. Таксист акчаларны алып күз төбенә китереп карап чыкты да, куен кесәсенә салып куйды. «Петемер» дигән уй узды башымнан. Киребеткән, вак кешеләрне безнең якларда «петемер» дип йөртәләр.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
25 сентябрь 2023 - 07:55Без имениБухать кыенлыкларга тузучелэр булмастыр дим Хэзер без рэхэткэ чыгып алмыйбыз аллахеа тапшырдык рэхмэт авторгаҖиңги
-
25 сентябрь 2023 - 09:09Без имениБезнен энидэ сугыш вакытында булган хэллэрне сойли тырган иде, бердэ онытылмый. Яшь кенэ кызлар бик, бик тузеп, тылдагы халык белэн бергэлэп фронт тотканнар. Жаннары Жэннэт бакчаларында булсын инде энилэребезнен💥💥💥Җиңги
-
24 сентябрь 2023 - 17:38Без имениНиках ата-ана өстендә. А менә туй дигәне... Киленнең бик матур иттереп ясанып селфиларын, фотоларын тезэсе килэ икән, узе өчен узе тулэсен. Яшьләр хәзер мәнсез. Никах уткәргәнсез икән, туен кыз ата анасы әмәлләсен. Акча беркемдэ дэ артык тугелНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
23 сентябрь 2023 - 08:21Без имениҮзегез гаепле,нигә кыланырга иде. Малаегыз да тәрбиясез,әти әнигә шул сүзне әйтергә.Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.