Логотип
Күңелеңә җыйма

Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй...

Бүген көн ни өчен матур дисәм... Бәйрәм бит! Укытучылар көне!

Бүген көн ни өчен матур дисәм... Бәйрәм бит! Укытучылар көне! Минем өчен ул  Яңа ел, 8 Март, әтиләрне котлый торган 23 февраль кебек үк бик кадерле, җанга якын бәйрәм. Балачактан ук күңелгә шулай кереп калган. Башта укытучы әти белән әнине котлыйбыз, аннан укытучыларыбызны... Бер кочак открыткалар сатып алабыз да, и язабыз матур сүзләрне сайлап, яратуыбызны сиздереп... Иң элек – класс җитәкчесенә, аннан күңелеңә хуш килгән укытучы абый-апаларга... Мәктәп тәмамлап, Казанга укырга киткәч тә, ул күркәм гадәтне дәвам иттек әле: чәчәкләр, алтын-сары яфраклар, китаплар төшерелгән открыткаларны махсус сайлап алып, бәйрәм котлавы юллый идек... 

Хәтерлим, унынчы класста укыганда махсус радиотапшыру әзерләгән идек. Сценарийсын да үзебез төзедек, «Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй, / Укытучы апам көткәнен», «Бер кайтып килербез әле / «Исәнме, апа» диеп», «Сиздермичә ярдәм иткәнсез – / Сез иң күркәм кеше икәнсез», «Мактагансыз тиеш урында, / Яклагансыз тиеш урында», дип, җырдан җырга күчеп, кат-кат репетицияләр ясап, укытучылар турындагы җырлар, шигырьләрне дә сайладык, үзебез яратып кабул иткән яшь укытучылар өчен шул еллардагы иң популяр җырларны яңгыратырга уйладык, мин шушы бәйрәмгә махсус «Кадерле укытучым» дигән нәсер яздым. Һәр укытучыбызны аның үзенә генә хас кабатланмас яклары белән телгә алырга җылы, матур сүзләр эзләдек... Ә бәйрәм көнендә иртән мәктәп радиоузелыннан безнең тапшыру эфирга чыкты! Бөтен мәктәбебез, бар класслар, укытучыларыбыз тын калып без иҗат иткән дулкында йөзде рәхәтләнеп! Укытучыларыбызның күзләре яшьләнде, Казан радиосы тапшыруларыннан да әйбәтрәк дип мактадылар... Без күкнең җиденче катында идек! 

...Еллар үтте. Үзебез дә хәзер укытучыларыбыз яшен узып барабыз. Ул кадерле затларның күбесе арабызда да юк инде. Очрашкан саен классташлар белән бик сагынып, әллә никадәр хатирәләр яңартып искә төшерәбез кадерле укытучыларыбызны. Нәкъ җырдагыча, хәтелим мин, әле бүгенгедәй... 

Ә менә Сәлимә апабыз – безнең Х «А»га институт тәмамлап кына кайткан укытучыбыз һәм класс җитәкчебез Якупова Сәлимә Борһан кызы – бүген дә һаман яшь, тынгысыз, актив, креатив һәм позитив! Үзе спортчы (чаңгы, йөзү буенча район ярышларында аңа тиңнәр юк!), үзе артист (гармунда да уйный, җырлый да, спектакльләрдә дә катнаша!), үзе сәяхәтче (ул барган-күргән илләр бихисап!), үзе фотограф (көненең һәр мизгеле, матур эшләре, укучылары фотоларыннан балкып тора!), үзе репетитор (укучылары физикадан югары баллар җыеп укырга керә!), үзе бакчачы (ишегалды Кырымга әйләнгән!), мотоциклда-велосипедта чаба, шахматта шундук мат куя, шигырьләр яза. Ире Марат абый белән акыллы балалар үстерделәр. Кызлары Чулпан – Мәскәүдә, аэрофлотта бортпроводник. Уллары Алмаз – Мөслимдә, архитектор. Сәлимә апаның биш оныгы бар!.. 

 Менә шундый искиткеч укытучылар белем бирде безгә! 

Сагынабыз сезне, кадерле укытучыларыбыз! Рәхмәт барысы-барысы өчен дә! 

 

      

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар