Логотип
Күңелеңә җыйма

Хатын-кыз ничә яшендә карчык була?

 Без үскәндә, хәер, сез үскәндә дә, кырык яшьлек кешеләр безгә бик карт – ашын ашаган, яшен яшәгән булып тоела иде. Менә инде үзебезгә күптән кырык тулган, әле бер дә ашын ашап, яшен яшәгәннәр категориясенә керәсе килми.

 Без үскәндә, хәер, сез үскәндә дә кырык яшьлек кешеләр безгә бик карт – ашын ашаган, яшен яшәгән булып тоела иде. Менә инде үзебезгә күптән кырык тулган, әле бер дә ашын ашап, яшен яшәгәннәр категориясенә керәсе килми. Гәрчә, хәтта үз кызым авызыннан да, сиңа кырык бит инде, дигәнне ишеткәлим. Янәсе, кырык яшь бик күп инде аныңча. Үпкәләмим. Ник үпкәлим, әле кайчан гына үзем дә шулай уйлый идем бит...
Моннан бер-ике ел элек Камал театры кастинг уздырды. Кызыксынып мин дә бардым. Кастингтан узганнар Камал сәхнәсендә «Зәңгәр шәл» спектаклендә катнашачак икән. Сәхнәдә яшь кенә бер туташ әзерләп килгән этюдын күрсәтә. Жюрида – Фәрит Бикчәнтәев үзе. Ошатты булса кирәк туташны – сөйләшеп киттеләр. «Театрны яратасыңмы? Кайсы спектальләр ошый? Нинди рольләрне уйнар идең?» – дип сорый режиссер. «Миңа карчыклар роле ошый», – ди туташ. «Ничә яшьлек карчыкларны уйнар идегез?» Туташ бермәл уйланып тора да, залдагыларның яртысыннан күбесен аяктан егарлык сүз ычкындыра: «Кырык яшьлек карчыкларны!» Ә-ә??? Нәрсә ди, кырык яшьлек япь-яшь ханымнарны карчыклар категориясенә кертәме? Сикереп торып кычкырып җибәргәнемне үзем дә сизми калдым. Туташ, уңайсызланып, гафу үтенде... Юк ла инде, үпкәләмәдем.
Безнең урамда инде күптән көтү чыкмый. Чыкмаса да, кичке алтылар тулганда күрше апалары белән «көтү каршыларга» җыелабыз. Яратам мин үзебезнең урам апаларын. Һәрберсенең язмышын китап итеп язарлык аларның. Аларның яшьлек хатирәләрен тыңлап утыруы да кызык.
Мәрвәр апай сөйли (безнең якта апай дип сөйләшәләр): «Хәзер авылда карчыклар да калмады», – ди. Урыны җәннәттә булсын, ул вакытта Мәрвәр апайның үзенә җитмешләр тулып киткән булгандыр инде.
Мәрвәр апайның сүзен Нурсөя апай да куәтли: «Ие, карчыклар юк шул хәзер...» Нурсөя апай да Мәрвәр апай белән яшьтәш дип әйтерлек.
Кеткелдәп көлеп, алар сүзенә укытучы Илсөя апай кушыла. Гомере буе мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын укытты ул. «Карчыклар юк дип утырган булабыз, үзебез карчыклар бит инде хәзер...»
Бермәл апайлар уйга кала. Сизеп торам, Илсөя апай әйткән хакыйкать белән килешәселәре килми. Тынлыкны Мәрвәр апай боза: «Анысы шулай да... Ләкин бер дә карчык буласы килми бит әле...»
«Әйе шул, картаясы килми», – дип, Нурсөя апай да җөпли күршесен. 
«Мин килен булып килгәндә, авыл тулы карчыклар иде, – дип, яшьлеген искә ала Мәрвәр апай. – Шулай берсендә Фәрит белән Гөлзадщ (күршеләре турында әйтүе) кунакка барырга җыеналар. «Сыерны гына савып, бер-ике көянтә генә су да алып кайтырсың инде», – дип, гозерләнеп кергәннәр. Өйдә Гөлзадәнең кайнанасы Кафия апай гына кала икән. Кое якын гына, бер өй аша – бер-ике көянтә су алып кайтып бирүнең бер авырлыгы да юк. Көтү кайткач сыерларын савып, сөтләрен кар базына урнаштырып бирдем. Хәзер уйлап утырам, ул вакытта Кафия апайга илле дә тулмаган булган бит әле. Элеккеге кеше иртә картайган шул ул... Мин килен булып төшкәндә Кафия апай да башына икешәр кат яулык бәйләп, озын алъяпкычлар киеп йөри – карап торышка чып-чын карчык иде инде. Югыйсә нибары 45 яшендә генә булган икән...» Аны тыңлап торган күрше апайлары, гаҗәпләнеп, тел шартлатып куя. 
Ә чынлап уйласаң, хатын-кыз ничә яшендә карчык була? Туксанны узгач кынадыр, мөгаен. Һәрхәлдә, миңа шулай кебек тоела. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дорес фикерлэу,нэк шулай фикерлим мин дэ.

    Хәзер укыйлар