Узган атнада язасы материалыма психологтан комментарий алырга кирәк булды. Озак сөйләштек, материалыма кирәклесеннән тыш та әллә никадәр мәгълүматка ия булдым. Сүз ничектер планнар турында китте.
– Миңа бер ханым йөри, – диде психолог. – Аның бөтен нәрсәгә планы төзеп куелган. Бүген, иртәгә, бу атнада башкарасы эшләргә генә түгел. Ул хәтта ничә яшендә үләчәген, үзе үлгәннән соң балаларының ничек яшисен дә планлаштырып куйган...
– Ничә яшьтә үләчәгеңне дә планлаштырып буламы? – дип аптырадым. – Аны Аллаһы Тәгаләдән гайре кем алдан белә ала?
План белән яшәү әйбәт нәрсә инде ул үзе. Шундый кешеләргә гомер үтә инде кызыгып. Мин үзем дә кайчагында планлаштыргалыйм, ләкин ул күбрәк бүгенге көн, иртәгесе, күп дигәндә алдагы шимбә-якшәмбегә генә булып чыга. Аннан да алдаракка планлаштырырга җөрьәт итмим. Бәндә план корса, Аллаһ кычкырып көлгән, дигән әйтем юктан гына барлыкка килмәгәндер бит инде ул.
Бер елны кызым белән Сочига ял итәргә барган идек. Самолет һавага күтәрелер алдыннан яныбыздагы мыеклы ир-ат телефоннан кем беләндер планнарын уртаклашты. «Самолет унынчы яртыга төшә. Ун туларга унбиш минут кала «Ласточка» китә. Как раз «тютелька в тютельку» гына булачак. Унбердә очрашып, документларны алам да, өчтәге самолет белән кайтып та җитәм...» Шул вакытта күңелемнән, дәү әни өйрәткәнчә, «Аллаһ боерса дип әйт», – дип кабатлап утырдым. Бу ирнең планнары барып чыгарга Аллаһ ул көнне боермаган булды, күрәсең. Самолетыбыз нәкъ 40 минутка тоткарланды. Без үзебез дә шул «Ласточка»га өметләнгән идек, автобуска утырып, алты сәгать серпантинда бөкедә барырга туры килде. Сочидагы бөкеләр Казанныкы белән чагыштыра торган түгел икән. Самолетның тоткарлануы – бер хәл, соңыннан бу ир үзенең багажын таба алмады. Менә сиңа «тютелька в тютельку!» Белмим, очрашуга өлгерде микән, юкмы? Мөгаен, юктыр.
Үземнең дә мең кат сынаганым бар, әгәр берәрсенә: «Шуны эшлим, моны болай итәм...» – дип сөйләнәм икән, аның берсе дә барып чыкмый. Ә менә кешегә әйтмичә, үз планнарымны үземдә тотсам, күбрәк уңышка ирешәм.
Әле кулга килеп кермәгән акчаны алдан ук бүлеп куйсаң да шулай була: йә ул акча бөтенләй керми, йә ул ким була, син планлаштырганга җитми, йә тормышның аңа үз планнары килеп чыга. Безнең халык «тумаган тайның билен сындыру» дип, бик шәп әйтеп биргән моны.
Яз көне бакчага бәрәңге утыртабыз. Бер туганыбыз әйтә: «Быел бәрәңгене ашарлык кына калдырам да, калганын сатам. Акчасына теш куйдырам, тешләр бетте». Аллаһ боерса, димәгән, күрәсең, бәрәңге ашарга да җитәр-җитмәс кенә булды. Башта яз көне аны кырау сукты. Аннары колорадо корты гомер булмаганча котырынды. Җәй буена рәтләп яңгыры яумады... Кыскасы, бар да ул планлаштырганча булмады.
Моннан берничә ел элек бер танышым «Озон»да кибет ачар өчен әҗәткә акча сорап алган иде. Аның планнары буенча, бар да шәп булырга тиеш: товарларын тиз генә сата да, миңа әҗәтен дә кайтара, тормышларын да бөтәйтә. Өч ел узды, әле дә әҗәтен түләп бетерә алганы юк. Товары да рәтләп сатылмый, алган товарының яртысы брак булып чыкты, «возврат»лары да бик күп... Кыскасы, ул планлаштырганча бармый әле эшләре.
Самолетның тоткарлануында теге ирнең бер гаебе дә юк иде. Туганыбызның да бәрәңгесе теш куйдырырга план корган өчен генә уңмады дия алмыйм. «Озон»да товар саткан танышымның да уңышсызлыклары аның үзенә генә бәйле түгел. Вакыйгаларның башкача борылышында алар үзләре гаепле дип әйтү хата булыр иде. Илаһи көчнең булуы хак. Үз-үзеңә артыгын ышану яшәешнең кануннарына каршы килә, күрәсең. Бәлки, Илаһи көч моны үзен инкарь итү дип бәяли микән?
Планнар корырга кирәк ул. Тик, әбиләребез өйрәткәнчә, «Аллаһ боерса», «насыйп булса», «барып чыкса» дип тә әйтергә онытмаска кирәк. Ә иң яхшысы – планнарыңны берәүгә дә белдерми торырга. Менә шул чагында уңышка ирешергә шанс зуррак.
Планнарыгызның тормышка ашуларын телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк