Тормышындагы авыр вакытларны Сәрия әле дә тыныч кына исенә төшерә алмый. Ни өчен дигән сорауга ул һаман да җавап таба алмый интегә.
Тормышындагы авыр вакытларны Сәрия әле дә тыныч кына исенә төшерә алмый. Ни өчен дигән сорауга ул һаман да җавап таба алмый интегә.
Сәрия Хәмит белән дусларының туган көнендә таныша. Киң җилкәле, һәрвакыт уйнап-көлеп сөйләшүче иргә хатын игътибар итми калмый. Мәҗлестәге һәркемгә игътибар итеп, барысы белән дә уртак тел тапкан Хәмит нигәдер Сәрия янына озакка туктала. Алар диванга утырган килеш кич буе дөнья хәлләре турында сөйләшә. Ирнең назлы карашы ошый хатынга. «Сиңа елмаю килешә. Һәрвакыт елмаеп кына йөр», – дип, комплиментлар яудыра ул. Ә Сәрия,, оялып, кызлар кебек кызарып чыга. Хуҗаларның беркемгә бармаган мәчеләре Хәмитнең тезләренә менеп утыра. Чынлап та бик изге күңелле кешедер бу, хайваннар, бигрәк тә мәчеләр сизә, диләр, дип уйлый Сәрия. Ирнең озатырга теләвенә дә риза була.
Җылы җәйге кич. Сәрия әкрен генә Хәмит белән янәшә атлый. «Нинди рәхәт мизгел. Күптән мондый рәхәт халәт кичергәнем булмаган, төнге урамнан йөргәнем юк икән бит», – дип уйлый ул. Сәриянең урам буйлап һава сулап ял итеп йөрергә вакыты юк. Бигрәк тә ир-атлар белән. Өч ел элек ире белән аерылышалар. Гаиләне бик саклап калырга теләсә дә, башкага гашыйк булган ирен үз янында көчләп тотуның мәгънәсез булуын аңлый. Яраткан кешесенең хыянәтеннән соң башка ирләргә ышанычы бетә аның. Аларга борылып карау түгел, уйламый да. Вакыты да җитми. Ике үсмер баласын аякка бастырырга, картаеп барган әнисен дә тәрбияләргә кирәк.
Әмма бу кич Сәриянең күңелен иләсләндерә. Аның янәшәсендә барган иргә сыенасы килә. Хисләргә биреләсе иде дә беразга гына башны югалтасы иде. Яратасы, яратыласы, ышанырга өйрәнәсе иде... Хәмит белән кабат очрашырга ризалыгын бирә...
Ир Сәриянең генә түгел, балаларның да ышанычын бик тиз яулый. Инде күптән ирләр кулын күрмәгән йортка килеп керүгә үк кулына балта-чүкеч ала. Ә кулы эш белә аның. Сәрия Хәмитнең өйләрендә үз кешегә әйләнүен сизми дә кала. Соңыннан гына ирнең өйләнгән булуын, хатынының бик каты авырып ятканын белә. Ул бит инде хатынына хыянәт итә, мин дә гаепле дигән уйларны куарга тырыша. Хәмиттән аерыла алмавын, бик яратуын аңлый. Ярты елдан соң Хәмитнең хатыны үлә.
Башта никах укытып кына яшиләр, аннан никахларын рәсмиләштерәләр. Ул кызы белән Хәмит фатирына күченә. Укуын тәмамлап эшли башлаган улы әбисе йортында кала. Хәмитнең үз тормышларын корган ике баласы да Сәрияне җылы кабул итә. Ял саен кунакка киләләр. Соңыннан оныклар барлыкка килә. Хәмит белән Сәриянең фатиры балалар тавышыннан гөрләп тора. Сәрия дә оныклар өчен үлеп тора. Үзенеке, үгигә бүлми ул балаларны да, оныкларны да. Ул елга якын әнә шулай бәхетле яши алар. Өйгә тавыш көтмәгәндә керә...
Сәриянең кызы күкрәк баласы белән тол кала. Ире юл фаҗигасендә һәлак була. Терәген югалткан бала әни яшәгән фатирга кайта. Менә шуннан гаиләгә тавыш керә. Хәмит үги кызының үзләре белән яшәвен яратмый. Нигә әле мин аларны ашатырга тиеш, ди ул. Югыйсә баш хисапчы булып эшләгән Сәрия Хәмиткә караганда ике тапкыр күбрәк акча алып кайта. Болай да аңлаша алмый яшәгән гаиләгә яңа машина сатып алу янган утка май салу була. Сәриянең җыйган акчасына сатып алган машинаны, билгеле, хатын үз исеменә рәсмиләштерә. Машинада Хәмит йөриячәк, ә аның кем исемендә булуы мөһим дә булмаска тиеш... Әмма һәрвакыт баш булырга яраткан Хәмит кара тавыш чыгара. Кызы белән оныгын алып, Сәрия өйдән чыгып китә, ул көнне улында куналар.
Икенче көнне иртән Хәмит килеп тә җитә. Гафу үтенә. «Синсез яши алмыйм», – ди ул. Матур итеп яшәгән еллар хакына Сәрия аны гафу итә. Тормышлары элекке кебек түгәрәк булыр, балалар, оныклар белән мәш килеп яшәрбез дип өметләнә ул. Әмма Хәмитнең күңеленә кергән корт бәхетле яшәргә ирек бирми. Берничә атнадан кабат тавыш чыга. Бу юлы Хәмит: «Йә мин, йә кызың», – дип шарт куя. «Кызың фатир арендалап яшәсен», – ди ул. Ирен ничек кенә яратса да, Сәрия китәргә карар кыла. Бала бавыр ите, иң авыр вакытында кызына терәк булырга кирәк. Ул кызын, оныгын алып кабат өйдән чыгып китә. Инде бөтенләйгә!
Баштагы вакытта Хәмит дуслашырга тели әле. Әмма ул үги кызы һәм онык белән бергә яшәргә теләмәвен ачыктан-ачык әйтә. Ана кызын сайласа да, сирәк булса да Хәмит белән очраша. Көннәрдән бер көнне Хәмит шалтыратып: «Миңа башка шалтыратма», – ди. Танышлары аша Сәрия Хәмитнең башка бер хатын белән яшәвен ишетә. Күңелендә өмет чаткысы булган Сәрия бу хәбәрне бик авыр кабул итә. Әмма кызы, оныгы хакына нык булырга карар кыла. Ипотекага бер бүлмәле фатир сатып ала. Банкка әҗәтне түләп бетерер өчен әле аңа эшлисе дә эшлисе. Күңеле инде тыныч. Әмма ул элекке еллардагы шау-шулы тормышын сагына. Хәмитнең балалары янына килеп йөри. Оныклары әбиләрен бик ярата. «Син бит безне ташламассың», – ди алар, муеннан кысып кочаклап.
Кайбер төннәре йокысыз үтә Сәриянең. Ни өчен дигән сорауга җавап эзли ул. Кайчан Хәмите рәхимсезгә әйләнде? Кайчан аның күңеленә кара корт керде? Шундый матур тормыш алып барып ни өчен ят кешегә әйләнде? Хәмитенең саранлыгы аларны шушындый тормышка дучар иттеме? Бу сорауларга җавапны Сәрия әле дә таба алмый...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк