Мин аны беренче очрашкан көнне үк яраттым. Ул да мине кызы кебек кабул итте. Кайнана белән килен арасында, гадәттә, күңелсез хәлләр ешрак ишетелә. Әмма минеке бөтенләй башка тарих.
Мин аны беренче очрашкан көнне үк яраттым. Ул да мине кызы кебек кабул итте. Кайнана белән килен арасында, гадәттә, күңелсез хәлләр ешрак ишетелә. Әмма минеке бөтенләй башка тарих.
Ирем Ришат белән иң бәхетле көнем – туй көнебез. Ап-ак күлмәгем, кулыма тоткан букетым, ул вакыттагы бәхетемне еллар узса да, оныта алмыйм. Язылышып, безне ир белән хатын дип игълан итүгә яныбызга Ришатның әнисе йөгереп килде.
– Гаиләгә рәхим ит, кызым!
Аның беренче сүзләре шундый булды. Гомумән, кайнанам – искиткеч хатын!
Мондый кайнана хыялда гына булырга мөмкин кебек. Аның белән танышырга барганда бик дулкынланган идем. Үземне хәтта җитди бәрелешкә әзерләдем. Кемнеңдер яраткан улына хуҗа булмакчы булам бит. Мине читтән генә күзәтеп торган, усал карашлы, тәнкыйтьчел хатынны күрермен дип уйладым. Әмма мине сюрприз көтә иде.
– Килдегезме, балалар? – дип, кухнядан, алъяпкычына кулын сөртә-сөртә, йөгереп чыкты ул. Күзләре янып тора, йөзендә елмаю. – Мин нәкъ шулай дип уйладым. – Ул җиңел сулап куйды, ә минем йөрәгем туктагандай булды. – Син бик матур!.. Өчпочмак яратасыңмы? Мин аны бик тәмле пешерәм. Әйдәгез, балалар, суынганчы өстәл артына утырыйк.
Булачак кайнанам бик мөлаем, ягымлы, ачык кеше булып чыкты. Аны яратмау мөмкин түгел. Аның белән охшаганбыз да кебек. Икебез дә камыр ашлары, алма яратабыз, яшел төскә өстенлек бирәбез. Романтик комедияләр карарга яратабыз. Һәм иң мөһиме, икебезнең бер теләк: Ришатның бәхетле булуын телибез. Әни! Кияүгә чыгуымның беренче көненнән үк мин аңа «әни» дип эндәштем. Һәр ялларны тәмле ризыклар пешереп балаларын кунакка чакыра. Аның зур өстәле артында аралашабыз, көлешәбез. Ул балаларын бер гаилә итеп туплый белә.
Гаилә тормышының беренче елларында ләззәтләнеп яшәдем. Улыбыз туды. Әни яшәгән йорттан ерак тормый идек. Ул һәр көнне оныгын юындырышырга килде. «Син бераз ял ит», – дип, бала белән урамга чыгып китә.
Улыбызга дүрт яшь тулгач, безнең гаиләдә беренче кризис башланды. Иремне алыштырып куйдылармыни. Кечкенә генә проблеманы да кабартып, низаг чыгара. Үз иремне бөтенләй белмәгәнемне аңладым. Безнең аралар суынды. Баш иеп гел аның фикере белән генә килешергә тиеш идем. Әмма алай яшисем килмәде.
– Сабыр ит, бәлки узар, – диде, борчылып кайнанам. – Бөтен гаиләләрдә дә аңлашылмаучанлыклар була. Ул бит сине бик ярата. Бераз сабыр итәргә генә кирәк.
– Юк, башка түзә алмыйм. Аерылышырга гариза бирәм, – дидем.
– Кызым, син бары үзеңчә эшләячәксең. Теләсә нинди карарыңны кабул итәрмен. Әйе, Ришатның холкы бик авыр, әмма ул минем улым. Ә син – минем кызым. Сезнең тормышка катышмыйм. Бары бер нәрсә сорыйм: ни булса да, зинһар өчен, ерагайма миннән. Сине бик яраттым.
Минем карарны ишеткәч, Ришат чыгырыннан чыкты:
– Бала белән ялгызың ничек яшәргә җыенасың? Кемгә кирәк соң син? Кем сезне караячак? Баланы атасыз калдырырга уйлыйсыңмы? Аңгыра башыңны эшләтеп, шул хакта уйлап кара әле.
Аның кычкыруын тагын бер сәгать тыңлап утырдым әле. Һәм үземнең дөрес карар кабул иткәнемне аңладым. Сине хөрмәт итмәгән кеше белән ничек яшәргә кирәк?!
Аерылышу процессы бик авыр булды һәм озакка сузылды. Ришат башта ризалык бирми җәфалады, аннан фатир бүләргә кереште. Бүлеп бетергәч кенә кире уйлады. Монысы әнинең тырышлыгы икәнен аңладым. Әни белән һәрвакыт күрешеп тордык. Аерылышкач та безнең аралар суынмады. Ул безгә килеп йөрде. Бала авырган вакытта аның белән утырды. Мин эштән китә алмый идем. Тормыш үз кысаларына керә башлады. Әмма Ришат кына, шалтыратып, әнисе белән аралашудан туктавымны таләп итте. «Синең башка кайнанаң юк. Минем әнидән хезмәтче ясама», – дип кычкырды. Аңлыйм: ансыз бәхетле яши алуымны күреп ачуы килә иде.
Әнәс белән бер елдан соң таныштык. Икебезнең дә гаилә кору буенча ачы тәҗрибәбез бар. Шуңа күрә дә вакыйгаларны ашыктырмадык. Ул – мине, мин аны күзәттек. Бер айдан соң ул мине беренче очрашуга чакырды. Театрга! Бик шатландым. Әмма улымны калдырырга кеше юк. Әнигә шалтыратып ярдәм сорарга оялдым. Әмма башка чарам юк иде. Бөтен кыюлыгымны җыеп ярдәм сорадым. Барысын да сөйләп бирдем.
– Беренче очрашу театрда! – дип куанды әни. Әллә аның улы белән очрашырга барам. Ул аңа бит бөтенләй чит ир. – Әлбәттә, бар! Оныгымны алып калам. Син дә күңел ачарга тиеш. Минем улым белән гаиләбез таркалды дип, гомерең буе ялгыз йөрмәссең бит.
Әнәс белән искиткеч кич үткәрдек. Театрдан соң җәяүләп өйгә кайттык. Сөйләштек тә сөйләштек. Улым әбисе янында булгач, аның өчен күңелем тыныч иде. Әни оныгын алып калып Әнәс белән очрашуларга җибәрә башлады. Бу хакта белгәч, Ришат ажгырып килеп җитте.
– Баланы әнигә калдырып, өстерәлеп йөрергә уйладыңмы?! Барып чыкмас! Башка әни бу өйнең ишек бусагасын атлап кермәячәк, – дип, кычкырды да, кычкырды. Мин берсүз эндәшми башымны иеп басып тордым. Күрше бүлмәдә улыбыз уйный иде. Аның күңеленә яра саласым килмәде. Ул болай да әти белән әнинең нигә бергә яшәмәгәнен аңлап бетерә алмый.
Әмма әни улы сүзенә карамады. «Минем үз тормышым, аның – үзенеке. Оныгым белән аралашудан тыя алмас», – дип кенә әйтте.
Ярты елдан соң әнине Әнәс белән таныштырдым. Аңлыйм: ана күңеле өчен бу бик авыр булгандыр. Әмма әни борчылуын күрсәтмәде, «Кызым, мин синең өчен шат», – диде.
Тиздән Әнәс белән никах укытырга җыенабыз. Табын артында үземнең әни белән янәшәдә кайнанам да утырачак. Чакыруны кабул итәр дип уйлыйм. Булачак кайнанам да безне аңлар әле. Ул да бит ана!
Г. Бөгелмә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Бәхетле булсын инде бу никахыгыз. Ана хакын хаклый белгән кеше бәхетле булырга хаклы.???
0
0