Йокысыннан уянуга караватыннан торырга ашыкмый, күзен йомып төнлә күргән төшен искә төшерә. «Килен, бүген төштә бура күтәрдем, бер дә юньлегә түгел, мәет булыр», – диде. Үз улы юлда чакта кем шулай төш юрый инде?
Беренче очрашкан көнебездә үк: «Мин бүген бик әйбәт төш күрдем, тормышыгыз көйле булыр», – дип әйткән иде булачак кайнанам. Шул көйле була дигән сүзенә куанып, төш юравын исәпкә дә алмаган идем. Алга таба һәр очрашуыбыз төш юраудан башланды.
Минем кайнанамның һәр иртәсе бер төрле башлана. Йокысыннан уянуга караватыннан торырга ашыкмый, күзен йомып, төнлә күргән төшен искә төшерә. Исенә төшкәч кенә яткан җиреннән торып утыра. Аш өстәле артында аның төшен тыңлап ашыйбыз, аның юравы белән өйдән чыгып китәбез, кичен хәерле төшләр керсен дигән теләкләрен тыңлый-тыңлый йокыга китәбез. Бу – без ияләшкән тормыш. Кайвакыт төнлә уянып китсә дә, безнең бүлмәгә кереп төшен сөйли башлый.
Ул төшләрне юрау буенча әллә ничә китап язарлык инде. Төшенә теш керәме, ат тоягымы, эт койрыгымы, мәетме, яранмы, кармы – барысына да бәйле сынамышлары бар. «Бүген төшемдә ап-ак буранга каршы бардым, күмелеп калдым. Берәрсе белән сүзгә килсәгез, юл куегыз, шулай яхшырак булыр», «Яза-яза биш карандаш сындырдым, бүген фикерегезне ачык әйтмәгез, эчегездә тотыгыз», «Бер бакча бәрәңге күрдем, акча керер», «Төшемдә энә белән бармакларымны тишкәләп бетердем, кан акты. Туганнар кунакка киләдер, әзерләнергә кирәк», дип, көн саен юрап кала. Без аны гороскоп кебек тыңлыйбыз инде. Нишләп үз төшләрен безгә юрыйдыр, белмим. Аның тагын бер ягы бар – без ул төшләргә үзебез дә ышана башладык. Тормыштагы вакыйгаларны тартып китерәбез бугай. Шул карандаш турындагы төштән соң җитәкчесе белән талашып кайтты ирем, бәрәңгедән соң хезмәт хакы алдык, җиләк җыйган төштән соң чирләп хастаханәгә эләктем. Бүген нинди төш сөйләр инде дип кайбер көнне куркып уянабыз. Бигрәк тә төнлә торып, ишекләрне ачып-ябып йөргәнен ишетсәк, димәк, төше бер дә яхшы түгел, дибез.
Үзе олы яшьтәге кеше булса да, шул төшләргә зур әһәмият бирүе туйдыра башлады. Куркыта да, дияр идем. Кайнанам, «фәлән әйбер күрдем» дип кенә әйтеп, дәвам итмәсә дә, инде безнең балалар да моның нәрсәгә икәнен беләләр, үзләре юрый. Төшләрне юрарга ярамый диләр бит. Кемдер өйләгә кадәр төшне сөйләргә ярамый, ди. Әнигә моны ничек аңлатырга соң? Ичмасам, үз эчеңдә калдыр инде. Балаларны борчымыйм дип уйласа да булыр иде, яхшы төшләрне генә сөйләсә дә. Юк, ул шомлыларын да сөйли, аларын да «бер дә хәерле түгел», дип юрый. Мәет белән бәйле төшләрен ишетсәк, бөтенләй коелып төшәм. Бервакыт ирем командировкага очты самолет белән. Әни йокысыннан торышка: «Килен, бүген төштә бура күтәрдем, бер дә юньлегә түгел, мәет булыр», – ди. Үз улы юлда чакта кем шулай төш юрый инде? Минем көнем самолет төшмәде микән дигән хәбәр көтеп узды. Кире кайтканда иремә самолетка утырма дип елап шалтыраттым. Ул да куркып калды, ләкин билетны кире тапшырып, поездга алыр өчен соң иде инде. Акчасы да кире кайта торган түгел. Шуларын да уйлагандыр... Ярый исән-сау кайтып җиттте. Икенче көнне күрше әбисе китеп барды. Әнә шундый куркыныч төшләренең барысын да юрап, үзеңә таманласаң акылдан язарлык буласың кайвакыт. Кайнананың бу гадәте тынычлыгыбызны бетерде. Олы кеше бит инде, бераз дин ягыннан да уйласын иде ул. Төшләрне алай юрарга ярамый бит. Аның күбесе шайтаннан дип тә әйтәләр.
Кайнананы төш юрау гадәтеннән ничек туктатырга? Озак елларга сузылган бу гадәтеннән арындырып булырмы инде? Бәлки берәр муллага алып барып сөйләштерергәдер? Үзебезне аның төшләреннән ничек сакларга?
Фото pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк