Логотип
Күңелеңә җыйма

Җирсү хисе

Бу юлы сүзебез «Авылым хатирәсе» дигән икенче бер бәхетле җыр хакында бит әле. Аны бәхетле итүдә кабатланмас нәфис тавышлы, бөдрә сопрано иясе Зәйнәб Фәрхетдинованың өлеше зур.

Татар баласы авылын сагынып яши. Һәрберсе дә сагына. Татар кешесе авылларына бурычлы. Татар халкын авыллар саклап калган. «Ак бүре» әкиятен хәтерлисез булыр. Үзен Дию пәрие урлап китеп барганда гүзәл патша хатыны, бер әфсен генә укып ала да, патшалыгын кулъяулыгына төреп, куенына яшереп куя. Безнең бабайлар да дошман басып алган илләреннән качып киткәндә шулай иткән. Ягъни үзләре белән хатирәләрен алган, иңнәренә балталарын элгән дә кинәнеп яшәрлек зур сулар, һичьюгы көмеш сулы чишмәләр эзләп киткән. Дөнья киң бит, ямьле урыннар да бетәсе түгел. 

Минем туган төбәгемдә атамалары нинди сүздән алынды икән дип баш вата торган авыллар юк. Аңлашылып тора: Ташлы, Димтамак, Каразирек... Ыкның аръягындагы авыллар да матур исемнәр йөртә: Язы, Карат, Турай, Төрекмән, Яхшый... Минеке – Кызылъяр. Бу исемне йөрткән авыллар зур илебез картасында бихисап. Димәк, авылдашларым да бихисап минем. Гел очрап торалар.

Иң беренче язган җырым да «Кызылъярым» дигән җыр иде. Аның көен Сафиян Ибраһимов язып, җырлаучысы (шулай ук Арча районындагы Кызылъяр кызы) Гөлзадә Сафиуллина булган иде. Ул җырның телевидение өчен төшерелгән клибында Казансу елгасы Ык елгасы булып «уйнаган» иде әле. Сакланды микән?

Бу юлы сүзебез «Авылым хатирәсе» дигән икенче бер бәхетле җыр хакында бит әле. Аны бәхетле итүдә кабатланмас нәфис тавышлы, бөдрә сопрано иясе Зәйнәб Фәрхетдинованың өлеше зур. Яшермим, бу җыр сүзләренә ымсынган композиторлар да, җырның бүтән вариантларын җырлап йөри башлаган җырчылар да булды. Һәр районда берәр җырчы җырлый бугай аны. Әлмәттә Валентина Исламова, Сабада Рисәнә Мостафина репертуарында бу җыр барын беләм. Әмма Зәйнәб җыры игълан ителмәгән бәйгедә (җыр өчен тавыш бирүчеләр саны исәпкә алынган иде) отып чыкты. Болай дип әйтүдә хаклык бар, чөнки «Татар җыры-2002»дә «Авылым хатирәсе» җырчыга «Алтын Барс» китерде. Хәтта җырым, үзенә ияртеп, мине дә Камал театры сәхнәсенә менгерде. Анда диплом белән бүләкләнүем, Зәйнәбнең кочагыма 33 розадан тупланган гөлләмә салуы онытылмаслык мизгелләр булган иде. Җыр авторларына артык хөрмәт күрсәтелмәгән заманда бит бу!

Тантана бик озак барды. Озак кебек истә калган. Чөнки шәһәр транспорты туктаган иде инде. Биниһая зур гөлчәчәкләр букетын кочаклап, ул төндә чарасыз калган мин бәхетлене берәр коткаручы кирәк иде. Табылды андый кеше. Ринат Зиннур улы Закиров – «Казан» милли мәдәният үзәгенең башлыгы, төн уртасында эш гаражларын ачтырып, машина китертте. Мөхәммәт Мәһ-диев әйтмешли, без дә бер төн булса да, шәп йөреп алдык. 

Ә бит бу «шәп йөреп алуның» нигезендә татар кешесенең авылын өзелеп яратуы, күршеләрен сагынуы, тыкрыкларын, кычытканнарын оныта алмавы ята. Тиз арада, кухня өстәле янына утырып кына шигырь юлларын тезгәндә минем үземнең күңелемнән дә түгелгән бит инде ул беркайчан да басылмаган җирсү хисе! 

Минем шушы нечкә хисләрем композитор, җырчы һәм тагын бик күп, бик күп кешеләрнең хисләре белән кушылып, йөрәкләребез бер ритмда тибеп, тыңлап туймаслык, кайберәүләрне (Камал театрының мәшһүр директоры Шамил Зиннур улы Закиров үз халәтен үзе сөйләгән иде) үләнгә тәгәрәп елатырлык җыр килеп чыккан. Аны инде чирек гасырдан артык җырлыйлар. Хәтерлим әле: бөек язучы Гомәр Бәшировның 100 яшьлек юбилее уңаеннан Камал театрында узган кичә Зәйнәб Фәрхетдинованың оркестрга кушылып, «Авылым хатирәсе»н җырлавы белән ачылып киткән иде. Нинди олы дәрәҗә бит бу!

Кызганыч ки, минем композитор – Урал ягында яшәп ятучы Венер Мөхәммәдиев белән һаман очраша алганым юк әле. Без аның белән җырда гына күрешә торганбыздыр инде.

Авылым хатирәсе

                                   Асия Юнысова сүзләре
                                  Венер Мөхәммәдиев музыкасы

Туган якка кайттым әле менә.
Сагындырган читтә гел йөреп.
Хатирәләр уяу, һәр тыкрыктан
Балачагым чыга йөгереп.

Эзләремне саклый Ык буйлары,
Бу сукмактан үрдәк, каз кудым.
Әрәмәдә бөрлегәннәр өздем,
Басмаларга басып кер юдым.

Өянкеләр һаман шул икән лә, 
Кычытканнар һаман шук икән.
Күршеләргә сәлам бирим дисәм,
Кемнәр исән, кемнәр юк икән?!

Өй каршында мин утырткан сирень 
Серен саклый башка берәүнең.
Якыннарым мине ятсыналар –
Киялеге читтә йөрүнең.

Кайтуымны беркем көтми кебек,
Урамнарны кат-кат урадым.
Балачагым арттан калмый йөрде,
Авыл хәтеренә уралып.

Фото: Газинур Хафизов
 

Теги: Зәйнәб Фәрхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар