Логотип
Күңелеңә җыйма

Ирләрнең дә җаны бар 

Гадәттә, хатын-кызларны бик сентименталь. Ир-атлар көчле, алар әллә ни хискә бирелеп яшәми кебек. Әмма алар да җанлы, аларның да йөрәкләре бар. Эшендә зур үрләр яулап, тормышы түп-түгәрәк тоелган танышым ачылып-китеп үз язмышы турында сөйләгәч, йөрәк хатын-кызларда да, ир-атларда берүк кебек тоелды. Хис кемдә дә хис инде ул. Сез ни әйтерсез?

Гадәттә, хатын-кызларны бик сентименталь, диләр. Ир-атлар көчле, алар әллә ни хискә бирелеп яшәми кебек. Әмма алар да җанлы, аларның да йөрәкләре бар. Эшендә зур үрләр яулап, тормышы түп-түгәрәк тоелган танышым ачылып китеп үз язмышы турында сөйләгәч, йөрәк хатын-кызларда да, ир-атларда бер үк кебек тоелды. Хис кемдә дә хис инде ул. Сез ни әйтерсез?


«Соңгы төннәрдә йоклый алмыйм», – дип зарланган танышымнан сәбәпләрен сорый башлагач, ачылып китте. Бик кырыс күренгән, һәрвакыт төгәл, режим белән яшәгән, һәрвакыт җитди итеп сөйләшкән ирнең күңелендә шундый ут янганын белгәч, аптырап калдым. Сездә дә күңел бар икән бит, ирләр...
– Эшемдә уңышларым күпләр кызыгырлык, гаиләм: менә дигән хатыным, буй җиткән сау-сәламәт ике балам бар. Гаиләмне бик яратканымны беләсең. Хатыным белән 20 ел яшибез, чит-ятларга бер тапкыр күз салганым юк. Без үрнәк гаилә булып яшибез. Бар да яхшы, ә менә соңгы ярты ел инде төннәрем йокысыз үтә. Картаю галәмәте микән, дим, үткәннәр искә төшә. Үткәннәрнең дә иң матур мизгелләре... Беренче мәхәббәтем түгел, гомеремдәге иң зур мәхәббәтем искә төшеп интектерә башлады. Югыйсә әллә кайчан онытылган кебек иде, ә күңел төпкелендә саклана икән...


Мин аның белән командировкада таныштым. Мәскәүгә укырга җибәргәннәр иде. Укулардан соң әкрен генә, шәһәрне карый-карый, урам буйлап атлап бара идем, миңа ялгыш кына бер кыз килеп бәрелде. «Гафу итегез», – дип, шомырт кара күзләрен тутырып миңа карады. Шул минутта ук югалдым, аның кара күзләренә кердем дә баттым. Бер күрүдә гашыйк булу менә шулай тормышыма көтмәгәндә килде дә керде. Шунда юлымны дәвам итәсем генә калган бит. «Минем белән каршыдагы кафега кереп чәй эчсәгез генә гафу итәм», – дидем, ә ул көлеп җибәрде. Кафега кермәдек, әмма бергәләп атлый башладык. Ул көнне мин аны өенә кадәр озатып куйдым. Тал чыбыгы кебек нечкә билле, кечкенә генә гәүдәле, зур кара күзле Ирина йөрәгемә шул көнне мәңгенә кереп утырды.


Без аның белән көн саен очраштык. Гомеремдәге иң бәхетле көннәр иде ул. Без сөйләштек тә сөйләштек. Аннан бер минутка да аерыласым килмәде. Киләчәк тормышымда янәшәмдә Ирина гына булачак дип уйладым. Ике атна сизелми дә үтеп китте. Аерылышасым килмәсә дә, туган шәһәремә кайтырга кирәк иде. Хокук саклау органнарына синең йөрәк эшең бармы да юкмы. Уку тәмамлануга хезмәткә кайтырга. Бер көн дә соңга калмыйча! 
 Ай буе ике арада хатлар йөрде, көн саен телефоннан сөйләштек. Эш бетүгә шәһәрара телефон сөйләшүләре пунктына чабам. Ул вакытта әле кәрәзле телефоннар да бик сирәкләр дә – кәттәләрдә генә иде. 


Аннан Ирина миңа килде. Бер атна җәннәттә яшәгән кебек яшәдем. Аның назы, кайгыртучанлыгы мине тагын да үзенә гашыйк итте. Без инде туй турында уйлана башладык. Ирина Мәскәүне ташлап, минем янга күчеп килергә әзер иде. Безне бәхетле киләчәк көтә кебек иде. Гади ир-егет бернәрсәгә карамый, уйламый, тотар да өйләнер иде. Ә мин бит гади түгел, гади урында да эшләмим. Миңа бар нәрсәне белергә кирәк. Танышларым аша яраткан кызымның гаиләсе турында мәгълүмат белештем һәм көтмәгәндә... 


Ирина әнисе һәм абыйсы белән генә яши иде. Баксаң, әтисе төрмәдә утырып чыккан булган. Күрәсең, гаилә шуңа таркалгандыр. Абыйсы да, урлауда гаепләнеп, шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән икән. Бу «яңалык» мине шок хәленә китерде. Булачак хатынымның гаиләсе хокук бозучылар, ә мин органнарда эшлим, бүген-иртәгә карьера баскычы буйлап күтәрелергә торам. Хатынымның нинди гаиләдән булуын белеп алсалар, көндәшләр бу картаны кулланмый калмас... Янәшәмдә булган кешенең үткәне идеаль чиста булырга тиеш! Ничек кенә авыр булмасын, ул вакытта мин дөрес карар кабул иттем дип уйладым.


Иринага аерылышачагыбыз турында, әйтергә, билгеле, базмадым. Беләм, бу минем куркаклыгым. Әле хәзер дә шуның өчен оят. Аңа хат язудан һәм шалтыратудан туктадым. Ул вакытта беренче кәрәзле телефон сатып алган идем инде, симканы үзгәрттем дә югалдым. Яшәү урынымны да үзгәрттем – эштән кечкенә генә фатир бирделәр. Ә электрон почтама аның хатлары килүдән туктамады, көн саен язды ул. Укыдым, әмма җавап бирмәдем.
Ярты еллар үткәч булгандыр, дуслар белән утырып алганнан соң Ирина турындагы хатирәләр күңелне алгысыта башлады. Өйгә кайтуга иске симканы куйдым да, Иринага яздым. Ул шунда ук җавап бирде. Аның җавапларыннан аңлашылганча, ул әле һаман да мине көтә, сагына иде. Бераз сөйләшеп алганнан соң үземә дә, аңа да начар гына буласын аңлап, симканы алып аттым. Күперләрне ныклап яндырырга кирәк дигән уй белән йокларга яттым. Фикерем икенче көнгә дә үзгәрмәгән иде. Шуннан башлап аны уйламаска үземә вәгъдә иттем. Эшкә чумдым, аннан гаилә кордым, бер-бер артлы балалар туды. 


Шулай тыныч кына яшәп ятканда, ул минем төшемә керде. Япь-яшь Ирина, елмаеп, мине кочаклап алды да: «Син онытсаң да, мин оныта алмадым», – дип битемнән үпте дә, йөгереп китеп барды. Уянып киттем, шундук яшьлек хатирәләре яңарды. Көне буе Иринаны уйлап йөрдем. 20 елга беренче мәртәбә ул кайда икән, тормышы ничек икән дигән уй туды. Кичен социаль челтәрләрдән аны эзләп таптым. Испаниядә яши икән. Кияүдә, минекеләрдән күпкә кечерәк балалары бар. Ирина элеккечә түгел иде инде. Нечкә биле калынаеп киткән, кап-кара күзләре дә көлеп тормый. Әмма һаман да элекке кебек бик чибәр! Озак карап утырдым фотоларын. Аңа карата хисләрем әле дә барлыгын аңладым. Хат та язарга теләдем, әмма бу уемнан кире кайттым. Янган күперләрне нигә киредән торгызырга?! Хәзер аны, үземне генә түгел, бөтен гомерен миңа, балаларга багышлаган хатынымны да авыр хәлгә калдырырга мөмкинмен...
Яшьлектә хата ясаганымны хәзер аңлыйм, тәкәбберлегем, эгоистлыгым аркасында мәхәббәтемне югалтканмын икән. Ирина бик бәхетле яшидер, мине күптән оныткандыр һәм гафу иткәндер дип уйлыйм. Ә йөрәгем әрнүенә ничек тә түзәрмен. Яшьлек хатасы өчен түләргә кирәк икән ул... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэтэр булган икэн

    • аватар Без имени

      0

      0

      чын татар комментарие: хәтәр булган икән"🤣🤣🤣

      • аватар Без имени

        0

        0

        Шулай инде ,хәзерге хатыныңныда уйлавың бик дөрес !

        Хәзер укыйлар