Ирләр үзгәрә икән ул

Ир-атны үзгәртеп булмый дигән сүз дөрес түгел икән ул. Менә минем Данилым өйгә китап ташыганыма котырып чыга торган иде. «Өйдә үзебезгә дә урын юк. Ә син һаман китап ташыйсың, туйдым бу кысанлыктан. Чыгармын да китәрмен», – дигән янауларны да ишетергә туры килде. Чыгып китә язды да. Әлеге дә баягы шул китаплар аркасында.
Мин балачактан китапларга мөкиббән. Әни шулай тәрбияләде безне. Ипиең булмаса булмасын, өй түрендә китапларың тезелеп торсын дип. Дөрес әйткән. Мине китаплар кеше итте. Тормышта урынымны да шул китаплар ярдәме белән таптым, шулар белән юандым. Балаларыма гыйбрәтне китаплар ярдәмендә бирдем. Дөнья йөген тартасым булмаса, ягъни иргә аркаланып яши алсам, үзем дә утырып китаплар яза башлар идем кебек тоела миңа. Юк шул инде. Бу кадәре олы бәхет миңа елмаймастыр инде. Хәзер бигрәк тә.
Бер заман моңынчы минем арып урынга килеп аугач та кулыма китап алуыма җене чыга торган ирем миннән төрле китапларның эчтәлекләрен сөйләтә башлады. Зәвыгы да исең китәрлек. Белгән икән бит ул язучылар барлыгын да, аларның нинди әсәрләр язганын да. Мин юләр иремне әдәбияттан ерак кеше дип йөреп ялгышканмын икән. Хәзер инде кичләребез әрепләшеп түгел, бәлки яңа әсәрләр турында сөйләшеп үтә. Бер көнне ирем тәмам хәйран итте. Гаяз Исхакыйның «Зиндан» әсәре турында сүз кузгатты. Ни хикмәт булыр монда? Салпы ягына салам кыстыра-кыстыра серен алдым мин моның.
Ирем шофер минем. Хуҗа йөртә. Хуҗаның хатыны институтта укый булса кирәк. Ирем миннән сөйләткән китапларның эчтәлеген кабат шул ханымга сөйләп, кызыклы әңгәмәче роленә кергән икән бу. Гади генә итеп әйткәндә, хуҗасының җәмәгатенә гашыйк булган минем Данилым. Мин бу хәлгә тыныч карадым. Хуҗа бичәсенә минем ирем кирәкмәсен аңларлык кына башым бар лабаса. Киресенчә, форсаттан файдаланып, яңа чыккан китапларны алып барырга тырышам. «Хуҗаңны көтеп гомер әрәм итеп утырганда укый тор», – дип иремә дә биреп җибәрәм. Вакытны китап укып уздыруның ямьлерәк икәнен үзе дә төшенә башлады бугай. Мин, гомумән, кинәт кенә иремнең сердәшенә әйләнеп куйдым. Хәзер ул миңа теге чибәрнең кыланмышлары турында сөйләп эчен бушата. Аңа иш түгеллеген үзе дә аңлый инде, бәгърем. Чибәркәйнеке ише ислемай алып кайтып бирде әле үземә. Шулай итеп китаптан ислемайга күчтек. Мин дә ирем яраткан күлмәгемне, моңынчы кеше арасына гына кия торган идем аны, өйдә дә киеп йөри башладым. Сизенәм, финал якыная. Чагыштыру минем файдага төгәлләнсен өчен миннән сабырлык кына кирәк. Аңынчы китаплар могҗизасын файдаланып калып булырмы? Тәрбияви, тирән эчтәлекле китапларны күбрәк языгыз әле, иптәш язучылар.
Бер кичне китап сөйләтәсе урынга, ирем җилкәмә башын салып елады. «Яратмый ул хатын мине. Ирен дә яратмый. Бала табарга да теләми икән. Үзе миңа сөйләде. Ә безнең ике менә дигән балабыз бар, әйеме? Яшьтән сөйгән ярым лабаса син минем, – дип елый, сөенәсе урынга. – Ә теге кәнтәй (менә сиңа мә!) элек йөргән егете белән качты. Мин аны шуның янына илтә торган булганмын икән. Язучы булган икән аның ул кешесе-е-е.» Иремне башыннан сыйпый-сыйпый юаттым. Эчемнән генә ярый әле синең белән качмаган. Мин нишләр идем синнән башка дип уйладым. Менә шундый юләр хатын инде мин. Миннән башка кая бара ала соң ул!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.