Ите, бәрәңгесе, сөте, эремчеге, йомыркасы – бөтен нәрсә авылдан килгәнгә генә очны-очка ялгап яшибездер инде без. Тик яшь чакта киенәсе дә, каядыр барасы да килә бит. Башкалар бит тырыша ничектер, икешәр эштә дә эшли. Ничекләр уятып җибәрергә икән ул ирне, үзең азрак тырышмасаң, бернәрсә дә күктән төшмәгәнен ничекләр аңлатырга икән?
Безне әле яшь гаилә дисәң дә буладыр, өйләнешкәнебезгә ун ел да юк. Быел олы кызыбыз беренче класска укырга керә, Алла боерса. Кечкенәсе балалар бакчасына йөри.
Сентябрьне котым очып көтәм инде, ничек укырбыз, ничек барысына да өлгерермен, дим. Башкаларныкы кебек булышырга әби-бабайлар, дәү әни-дәү әтиләр юк безнең. Иремнекеләр дә, минекеләр дә авылда яшиләр. Килеп торып, баланы мәктәптән каршы ала торганнар түгел.
Ике якта да әле терлек-туар күп асрыйлар, безнең янга елга бер кунакка килеп китү дә проблема алар өчен. «Берәр җиргә кунакка киткәндә, сыер саварга элек күршеләргә генә әйтә идек, бер авырыксынмыйча кереп савып чыгалар иде», – дип сөйли әни. Хәзер авылда андый гадәт бетте бездә, башкаларда ничектер, белмим. Кеше сыерны үзе дә асрамый, бик кирәк чакта да синекен дә кереп саумый. Әни әйтмешли, мең сәбәп табалар. Бер тыңламагач, икенче юлы кешедән сорап та булмый бит ул.
Ярый, әти-әниең килә алмаса, ирең бар бит, ул булышыр дип кенә әйтмәгез. Хәзердән үк белеп торам – барысы да минем өстә булачак. Әле кызлар икесе дә балалар бакчасына йөргәндә рәхәт иде, иртән икесен дә бер җиргә генә кертеп калдыра идем эшкә киткәндә. Ә хәзер ничекләр өлгерермен, белмим.
Әтиләренең кызлар йөргән группаларны димим, хәтта балалар бакчасының да кайда икәнен белгәне булмады. Мәктәпне дә белмәячәк.
Аңа, гомумән, берни кирәкми. Эшкә барып кайта да, диванга менеп ята. Һәм... Тик-ток карый! Ә аны, беләсез инде, көннәр, тәүлекләр буе карарга була – очы-кырые юк. Дөрес, эчми, тартмый. Зарплата ала торган картасы миндә, акча эшенә кысылмый.
Тагын ни кирәк сиңа, дисезме?
Әйе, мин дә 25 мең зарплата алып, аны аңа биреп, нәрсәгә җиткерергә икән моны дип, бер баш ватмыйча читтән генә бик карап торыр идем. Ул әнә инде ничә ел шулай яши.
Ипотека түләп бетергәнче булса да, зуррак зарплаталы эш эзләп кара әле, бигрәк аз бит бу акча, дип, әллә ничә әйтеп карадым. Авызымны да ачтырмый, булганыннан канәгать бул, ди.
Канәгать булмый кая барасың инде?! Ите, бәрәңгесе, сөте, эремчеге, йомыркасы – бөтен нәрсә авылдан килгәнгә генә очны-очка ялгап яшибездер инде без. Тик яшь чакта киенәсе дә, каядыр барасы да килә бит. Башкалар бит тырыша ничектер, икешәр эштә дә эшли. Ничекләр уятып җибәрергә икән ул ирне, үзең азрак тырышмасаң, бернәрсә дә күктән төшмәгәнен ничекләр аңлатырга икән?
Һичьюгы, азрак булышсын иде ул миңа, балаларны карашсын иде, өйдәге эшләрнең бер өлешен үз өстенә алсын иде. Эштәгеләр син үзең гаепле, усаллыгың җитми, диләр. Хатын-кыз ир-атны алдап-йолдап булса да эшләтә белергә тиеш, дип әйтәләр. Андый осталыкка кайда өйрәтәләрдер, белмим.
Минем үземне беркем өйрәтмәде менә. Әни дә ул турыда сөйләгәне булмады. Югыйсә алар нинди генә эшкә тотынсалар да, әти белән икәү эшлиләр әнә. Шундый гаиләдә үскәнгәдер дә, иремнең үземә бөтенләй булышмавын күрү бик авыр миңа.
Соңгы вакыт гел аерылышу турында уйлыйм. Андый уйлар белән яшәү дә дөрес түгел бит инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк