Логотип
Күңелеңә җыйма

Ирем тәрбиягә бала алырга тели...

Шул көннән тынычлыгы бетте Илгизнең. Көн саен: «Тагын бер бала булса...» – дип, сүз кузгатырга гына торды...


Тәрбиягә бала алу... Бу хакта һәр хатын-кыз гомерендә бер тапкыр булса да уйланадыр. Әйе, хатын-кыз. Ирләр дә бу хакта уйлыйдыр дип башыма да китермәгән идем. Үз иремнән моны ишеткәч, бөтенләй югалып калдым...

Өйләнешкәч тә тулай торакта бер бүлмә алдык Илгиз белән. 18 квадрат метрлы үз почмагыбызга сөенеп туя алмадык. Башта кызыбыз туды, аннары улыбыз... Ике бала белән анда яшәү читен була башлады, әлбәттә. Ләкин Илгиз ипотекага каршы булды, акча җыеп өй салабыз дип хыялланды. Кызыбыз, үсеп, мәктәпкә китте, без әле дә тулай торакта яшәдек. Анда яшәп караган кеше генә бөтен читенлекләрен белә. Юка гына стеналар, ябылыр-ябылмас ишекләр, сигез бүлмәгә ике бәдрәф, анда тәмәке тартучы күршедән соң керә торган түгел. Ул ашау пешерә торган бүлмәдәге чисталыкны да саклап бетереп кенә булмый иде. Гомуммән, гомуми куллану урыннарында кем нәрсә эшлисе килсә, шуны эшли – тәрбиясенә карап. Аннары бала-чагаларның бөтен бүлмәне бер итеп йөрүләре дә туйдыра. Өелешеп керәләр, чыр-чу килеп уйныйлар, синеке-минеке юк, барысы да «общий». Мондый чегән тормышы үзәккә үткән иде инде. Ярый хәере белән Казаннан читтәрәк җир алып, ике елдан соң шунда агачтан ике катлы йорт салып чыктык. Шул елны ук, бер бүлмәсенә булса да, күчендек.

Бу йортыбызда биш елга якын яшибез инде. Бөтен нәрсә җитә, балалар икесе дә укый, Казанга барып эшлибез. Мондый иркен шартларда тагын бер бала алып кайтыйк, ди ирем. Ләкин табиблар миңа бала табуны тыйды... Булганына шөкер итеп яшик, дип, тынычландык кебек. Ләкин бер көнне балага узганымны белдем. Бик курыктым, әлбәттә. Йөрәк белән проблемалар аркасында ул баланы күтәрүем икеле иде. Ләкин Ходай биргәч, кабул итми мөмкин түгел, табарга туры килер дип йөргәндә, авырым төште... Илгиз «тагын бер бала әтисе булам», дигән сөенеченнән мәхрүм калды. 

Шул көннән тынычлыгы бетте Илгизнең. Һәр көн саен «тагын бер бала булса», дип, шул хакта сүз кузгатырга гына торды. Баланың төшүендә мине гаепләде дә кебек. Син курыктың, син теләмәдең, дигән гаепләүче сүзләр әйтте инде, ишетмәмешкә салыштым, якын алмадым. Үз сәламәтлегем дә кадерле, ике кечкенә баланы кеше итәсе бар бит әле... Шулай сөйли торгач, бер көнне Илгиз: «Әйдә, балалар йортыннан бер бала алыйк», – дип әйтте. Мин башта моны ишеткәч, көлеп җибәрдем, шаярта дип уйладым. Ләкин ул җитди рәвештә үз фикерен дәлилли башлады. «Кара, нинди зур өйдә яшибез, ике машинабыз бар, бөтен нәрсә җитә. Тагын бер бала үстерерлек көчебез юкмы әллә? Күпме балалар әти-әни назын күрмичә, мескен булып яшиләр. Әйдә алыйк берсен», – дип тезеп китте.
Илгизнең сүзләрендә хаклык бар, әлбәттә. Кечкенә бала алсак, карашырга үз балаларыбыз да бар, алар да ярдәм итәрлек яшьтә. Өй, ишегалды, бакча бар. Кечкенә генә бүлмәдә ике бала үстергәнне зур өйдә нәрсәсе бар инде аның... Ләкин мин хатын-кыз буларак башкасын уйлыйм. Илгиз иртән торыр да, эшкә китәр. Ә баланы яратырга, үзебезгә ияләштерергә, аңа ияләшергә, аңа игътибар бирергә мин кирәк бит. Күңелең белән әзер булмыйча бу адымга барып буламы соң? Хатын-кыз, теләге булса, ул баланы үзенеке итеп күрергә мөмкин. Ә теләге булмаса, аны ничек якын итәргә, яратырга, кочакларга, үзеңнеке кебек итеп үбәргә соң? Бу хисләрне бирә алмасаң, ул бала барыбер безнең арада ятим итеп тоячак үзен. Теләмичә, ирнең сүзен тыңлап кына ятим балага әни була аламмы соң мин? Илгиз мине аңламый, каты бәгырьле син, ди. Әле бу өстә яткан проблемалар гына. Ә ул баланың тора-бара авырулары килеп чыкса, нәселдән килгән чирләре булса? Тыныч, рәхәт тормышыбызга үз кулларыбыз белән проблема кертәбез булып чыга. Әйе, аңлыйм, бик саваплы эштер ул. Ләкин мин моңа әзер түгел. Кат-кат уйлап эш итәргә кирәктер мондый очракта. 

Илгизне бу фикереннән әле дә кайтара алмыйм. Ул миңа үпкә саклап яши, сизәм мин аны. Ләкин тәрбиягә бала алуның уңышы күбесенчә хатын-кыздан торганын белә торып, баланың тормышын бозасым килми. Мин аны бәхетле итә алмаячакмын, ярата да алмам кебек. Нишләргә инде хәзер? Илгиз тынычланырмы берәр вакыт? Бу фикереннән баш тартырмы? Яисә миңа үпкә саклап яшәп, барыбер җиңеп чыгармы? Нишләргә миңа – риза булыргамы, үземне тыңларгамы?
Ләйсән, Лаеш районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кирэкми,сэлэмэтлегегез шэп булмаса балаларны зур тормышка чыгарырга авыр булачак,алар бит курчак тугел.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дорес уйлыйсыз. Ир сузенэ карап бала алсан да, аны бит тоннэр буе карап, чирлэгэндэ дэвалап узенэ устерэсе! Яратырга да олгерерсез. Усмер чорда ул балада проблема килеп чыкса, ир аны кире бирдертэ дэулэт карамагына, ике дэ уйламый! Ирдэн узалмыйсыз, уз балаларыгыз да бар. Э сезгэ елап яшэргэ кала, чонки узэк озелэ бала очен.Шундый хэлне куреп белгэнгэ курэ язмый булдыралмадым.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Э син балалар йортына барып кара бэлки кунеленэ ошаган бала булыр Аллах Тагэлэ юкка гына андый уй кертмэгэндер

        • аватар Без имени

          0

          0

          Кирэкми инде узегезнекелэрне матур итеп устергэнсез ,алар белэн бэ́хетле булыгыз

          • аватар Без имени

            0

            0

            Әлбәттә үзеңне, йөрәгеңне тыңла! Яшь барган саен акыл да үзгәрә, аннан ковид дигән зәхмәт тә бар бит әле Нерв системасына бәреп ничә ай дәваланам, вакыт-вакыт кеше түгел үземне дә күрәсе килми. Тормышта шундый чаклар да булуы мөмкин дип әйтүем. Ә балага ярату, наз кирәк. Йөрәккә әмер биреп булмый

            Хәзер укыйлар