Логотип
Күңелеңә җыйма

Ирем миннән никахын яшерә...

– Ә ирең синнән соң тагын бер хатын алырга теләсә? – дип сорый Илнар. – Икенче хатын турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Мин моңа ризалык бирмәячәкмен, – дим. Аның сүзләрен хәзер бик искә төшерәм... Миннән сорап торучы да булмады. 

Әле дә хәтерлим, практиканы Казанның бер мәктәбендә уздым. Уку елы тәмамланды, укытучылар белән шаярып, аралашып, татар теле кабинетында утырабыз. Август аенда кияүгә чыгасы кыз мин. ОБЖ укытучысы Илнар, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мансур абый белән өчәүләшеп минем буласы никах турында сөйләшеп утырабыз. 
– Ә ирең синнән соң тагын бер хатын алырга теләсә? – дип сорый Илнар.
 – Әйе, хәзер ике хатын белән яшәүчеләр күп, шәригать тә каршы килми моңа, – дип сынап карый Мансур абый да. 
Миңа аларның бу соравы бигрәк урынсыз тоела. Без булачак ирем белән шулкадәр бер-беребезне аңлап, яратышып өйләнәбез. Ике ел буе очрашып, бер-беребезне белеп бетердек. 
– Икенче хатын турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Мин моңа ризалык бирмәячәкмен, – дим.
 – Үзеңнең каршы булуыңны никахка кадәр әйтергә кирәк, алайса синнән сорап та тормас, никах укытыр да куяр, – дип дәвам итә Мансур абый. Ул намаз укый иде, азмы-күпме диндә белеме бар.
– Хәзер менә! – дидем дә, теманы яптык шулай. 
Мансур абыйның сүзләрен хәзер бик искә төшерәм... Миннән сорап торучы да булмады. 

Синең ирең тагын бер хатын белән никах укыткан бит, дип, дустым әйтте. «Тилергән бу», – дип уйладым шундук. Нәрсә сөйләгәнен белеп әйтәме, юкмы? Ышанмас идем, бер дә алай эшләгәне, алдаганы юк аның. Туры сүзле. Ләкин якын дустымнан бу кадәр турылыкны ишетү авыр булды. Күңелле әйберләр сөйләшергә генә рәхәт ул. Дустым, миңа әйтмичә, яшереп калса тагын да начар булыр иде юкса. Ләкин бу яңалыктан соң дустым белән өч көн сөйләшә алмадым, күрәсем дә килмәде аны. 

Иремнең командировкага киткән көне иде ул. Бу яңалык мине никадәр бастырганын, көне-төне елавымны күрмәде. Кызларыбыз иртән мәктәпкә китәләр, кич түгәрәкләре беткәч кенә барып алам. Өч көн кара күзлек киеп йөрдем, өйдә чәчләремне таратып салам, кызлар шешенеп беткәнемне сизмәсеннәр дип тырышам йә авырган булып кереп караватка ятам. Башымда бер генә уй – хәзер үземне ничек тотарга? Көндәшемне нинди икәнен күз алдына китереп тә арыдым. Кайчан булган бу хәл? Нигә миннән рөхсәт сорамаган? Ничек мин моны сизмичә калганмын? Әллә сизергә теләмәгәнменме? 

Кайбер мизгелләрне искә төшерәм дә үземне юләр дип сүгәм. Күз алдында булган бит югыйсә. Командировкага ярты ел тирәсе генә йөри башлады. Шул икенче хатынын яшерү теләгеннән булгандыр инде бу. Атна саен ике көнгә китә иде. Атна ахыры да, атна башы да булырга мөмкин. Икебез дә намаз укый идек ул чакта, дин кушканча яшибез. Хыянәт турында сүз булырга да мөмкин түгел. Ләкин хатыныңның рөхсәтен алмыйча тагын бер хатын алу шулай ук хыянәт була түгелме инде? Бер дустының икенче хатын алганын сөйләгән иде. Мин шулкадәр нык гаепләдем ул дустын шул чакта. «Һич тә риза булмас идем! Син дә өйләнеп куйма тагын, уйлап та карама!» – дип көлештек ул көнне. Минем тел төбен тикшереп каравы булган, күрәсең... Әйтеп тормаска булган.

Ирем командировкага башка шәһәргә китмәгән дә булып чыкты. Бары тик Казанның икенче ягында гына булган ул көннәрдә. Болары инде миңа соңрак килеп иреште. Шул ук дус кызым сөйләде. Шулай кирәк бит – хәләл маникюр дип тырнак ясатырга бер салонга йөри башлаган. Салон минем иремнең икенче хатыны яши торган йортның беренче катында икән. Тәрәзәдән күргән ул аларны. Ул хатын да яулыктан ди. Машина белән килеп туктаганнар да, җитәкләшеп подъездга кереп киткәннәр. Беренче күрүеннән соң миңа берни сөйләмәгән дустым. Ышанмас дип уйлаган. Ышанмас идем шул. Ике атнадан тагын туры килгән. Монысында теге хатын да тырнак ясатырга кергән. Ул анда еш буладыр, ди дустым. Администратор белән дә бик җылы сөйләшәләр, ди. Бер сәгатьтә өлгерергә кирәк дип, тиз генә ясаганнар аңа. Аннары ире төшкән дә, икесе китеп барганнар. Ул хатынның ире – минем ирем булган инде. 

Өч ай яшим мин бу йөк белән. Иремә барын да белгәнемне белгертмәдем. Корыланганымны сизә. Сорап караса да, берни әйтмим әлегә. Ул әле дә «командировкаларына» йөри. Ә миндә алга таба ничек яшәргә дигән сорауга җавап юк. Барын да әйтеп, мине аер дияргәме? Яратам бит аны. Ике бала белән берүзем ничек яшим? Алга таба да түзеп яшәсәм, бала да алып кайтыр теге хатын. Аннары инде берни үзгәртеп булмаячак. Ислам дине буенча күнәргә тиештер мин бәлки? Ләкин нигә минем рөхсәтне сорамаган соң ул? Бик нык рәнҗим иремә шуның өчен. Үземне кулга алып, ирем өчен көрәшимме? Ләкин ничек итеп эшләргә моны? Мавыгу гынамы, әллә чынлап ике гаилә алып барырга телиме – билгесез. Югалып калдым... Киңәш бирегез.

Фото: pxhere.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Имансыз!Дин юлына шуның өчен генә басканмы?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ике гаилэне дорестэн дэ кутэреп барырга исэплэгэн кеше яшерен никах укытмый. Яшерен никах узалдында аклану очен генэ.

      Хәзер укыйлар