Логотип
Күңелеңә җыйма

Иң авыр хыянәт

Хыянәтнең төрләре күп аның. Ирең яки хатының хыянәте, дуслар хыянәте... Әле тагын бер төрле хыянәт бар. Анысы – иң еш очраганы булса да, күпләр бу хыянәтнең хыянәт булуын белми дә яшәргә мөмкин.

Без еш кына үзебезнең тормышыбыз турында сөйләргә яратабыз. Дусларга сөйлибез, туганнарга, эштәге кызларга... Иребез нәрсәнедер дөрес эшләмәсә, күңелне калдыра торган берәр сүз әйтсә, әти-әниләрнең үзебез риза булмаган сыйфатларын – барысын да сөйлибез. Куркуларыбызны, планнарыбызны, балаларыбызның уңышларын яки уңышсызлыкларын, эштәге хәлләрне, җитәкче белән сүзгә килгәнне... Якын кешеңә дә сөйләмичә, тагын кемгә зарланасың ди инде? Шуның өчен дә якын кеше дигәннәр бит аны. Якын, димәк, синең хакта барысын да белә. Көчле якларыбызны, көчсез якларны, иң авырткан җиребезне... Соңыннан шушы үзебез ышанган иң якыннарыбыз аларны мишень итеп кулланачак. Иң авыр чакта... Күңел болай да сызлаганда шул авырткан җиргә китереп басачаклар. Тормышта гел шулай бит ул. Авырткан җиргә иң беренче булып якыннар – кая кагылсаң ныграк авыртканын белгәннәр суга. Ике арада ризасызлык туып, башка аргументлары калмый икән, алар безнең авырткан җирне мишень итеп куллана. 

Хатыны иренә эштәге бар хәлләрне сөйләп барган. Кем нәрсә әйткән, кем кырын караган, кем белән сүзгә килгәннәр... «Гел мине кыерсыталар. Бөтен эшне миңа өяләр. Ат кебек эшләсәм дә, мактау башкаларга эләгә...» Өйдә ире белән үпкәләшкәч, тегесе тоткан да әйткән: «Синең белән тыныч кына яшәү мөмкин түгел. Шуңа да сине эштә беркем яратмый...»

Егете белән аралары өзелгәч, кызы бу хакта әнисенә әйткән. Әнисенең холкын яхшы белсә дә, шушы минутта күңелен бушатасы, җылы сүз, яклау ишетәсе килгән. Әнисе кызын юаткан, тынычландырган. Аннары бераздан нәрсәгәдер кызына ачуы килгән вакытта чыдамаган: «Синең белән беркемнең дә аралашасы килми. Мондый холкың аркасында син беркем белән бәхетле була алмыйсың. Холкыңа түзә алмыйча ташлаган сине теге егет. Дөрес эшләгән! Аның урынында булсам, мин дә синнән тизрәк качар идем», – дип ычкындырган. 

Йөргән кызына егете әтисенең исерек килеш муенына бау салуы турында сөйләгән. Моңарчы бар кешедән яшергән серен сөйгәненә ачкан. Якын кешеләргә сереңне ышанасың бит. Алар бу серне сиңа зыян салыр өчен кулланыр дип уйламыйсың да. Бу егет тә ышанган. Ә сүзгә килгәч, егетнең күңелең тирәнрәк яралар өчен, кыз бу мәгълүматны аның үзенә каршы кулланган: «Син бит исерек атадан туган малай. Атаң шикелле, син дә бер булдыксыз». 

Мондый очраклар тормышта бик күп. Кеше үзенең проблемаларын якыннары белән бүлешә. Шәхси серләрен сөйли. Соңыннан үзе әйткән сүзләрне аның үзенә үк каршы кулланалар. Ә кемнәр куллана? Кешенең иң якыннары. Башта үзләре сорашып синең сереңне алалар. Юаткан, тынычландырган булалар. Кирәксә, булышалар да. Аннары, сиңа авыр вакытта үз сүзләрең белән үзеңә үк китереп тондыралар. Менә бу – хыянәтнең иң чыны. Башта синең күңелеңә керәләр. Үзләрен ышанычлы, сине аңлый торган кеше итеп күрсәтәләр. Хәлеңә кергән булалар. Син аларга җаныңны ачып саласың, ышанасың. Аннары шушы ук кешеләр синең кешелеклегеңне җиргә салып таптый. Җаныңа яра сала, кешеләргә булган ышанычыңны җимерә. Бу хыянәт түгелмени? 

Без сөйләгәнне үзебезгә каршы кулланган кешеләргә икенче юлы күңелне ачарга ярамый. Аралашырга була, хәтта аларны яратырга да. Ләкин җанны ачып салырга кирәкмәстер. 

Күп әниләр җиткән балалары үзләре турында берни дә сөйләми дип зарлана. Уйлап карагыз әле, бәлки, сез дә балаларыгыз ышанып сөйләгәнне аларга каршы куллангансыздыр? Шулай булгач, сөйләмиләр дип аптырыйсы юк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар