Логотип
Күңелеңә җыйма

Гасырга тиң 366 көн

2023 ел гаиләбез өчен тоташтан сынау елы булды. Мәктәпне тәмамлап, Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырган кызыбыз өчен бер ут йотсак, диплом яклаган улыбыз өчен тагын бер яндык-көйдек. Ләкин биш ел буена ирешкән дипломын кулына алырга өлгермәде ул. Күкрәп торган җәй уртасында улыбызны армиягә озаттык.

Мин бу көнне 23 ел көттем. Сагаеп, куркып, борчылып... Курку белән бергә, күңелемдә өмет тә яшәде. Бәлки, берәр могҗиза булыр да... Могҗиза булмый калды, июнь ахырында улыма армиягә повестка тапшырдылар. Хәлләре минекеннән авыррак булган әниләр, берүк кичерегез. Беләм, кемнәрнеңдер уллары бүген яу кырында. Ул әниләрнең йөрәгендә нинди утлар януын уйларга да куркам. «Армиядә генә бит, бер ел хәзер үтә. Сабыр ит», – дип юаталар мине. Сабыр итми кая барасың?! Әлегә тормышым тоташ көтүдән генә тора. Улымны көтәм.

...Инде авырый башлаганга бер тәүлек була дигәндә, ниһаять… Акушерканың тавышы аеруча тантаналы яңгырады шикелле: «Малай!» 2000 елның мае иде. Өйгә кайтып, беренче тапкыр улым белән икәүдән-икәү генә калгач, тыела алмый еладым. «Армияләргә барасың бар ич, улым. Ничекләр озатырмын сине?» Өч килога да тулып җитмәгән иксез-чиксез бәхет төенчегемнең алсу маңгаена тып-тып күз яшьләрем тамды. Ил язмышы – ир язмышы, диләр. Шушы еллар эчендә: «Дөньялар тыныч булсын да улым үсеп җиткәндә армия хезмәтенә теләге булганнарны гына алсыннар», – дип, күпме ялвардым икән Аллаһка?! Еллар үтте. Улым үсте. Теләгәнем кабул булмады. Җаныма тагын да шом өстәп, армиядә хезмәт итү вакытын ике ел итәселәр икән, дигән сүзләр ешайды. Ул да түгел, уллары үсеп җиткән аналарның төн йокыларын алып, хәрби операция башланды... Аллаһка ялварып түгелгән күз яшьләре тагын да кайнарланды.


26 июнь. Бүген улым университетта соңгы дәүләт имтиханын тапшырды. Телефоныма «чең» итеп килеп ирешкән хәбәр – аныкы: «Биш»ле!» Студент еллары, зачет, имтиханнар, реферат, курс эшләре –
бар да артта. Алда – өмет тулы тормыш. Ләкин тормыш океанына олы сәфәргә чыкканчы язмыш көймәсенең су астында яшерен ташлар, хәтәр кыялар сагалаган тар бугаз аша узасы бар әле. Ватан алдындагы бурычын әйтүем.
Улымның армиядән кичектерелү вакыты җәй ахырына кадәр иде. Көзге чакырылышны көтмәскә булды ул. Әтисе дә: «Җәй көне китүең яхшырак. Кыш китсәң, кыен булыр», – дип, вакытны ашыктырды. Дәүләт имтиханнарыннан соң таралырга да өлгермәгән киеренкелеккә яңасы өстәлде – улыбызны армиягә озатырга әзерләнә башладык. Военкоматта, армиядә кнопкалы, камерасыз телефон гына кулланырга ярый дип, алдан ук кисәткәннәр иде. Хәзер кибетләрдә андый телефонны табармын димә икән! Озату кичәсен уздыру, кирәк-яракларны алу белән атна-ун көн сизелми дә үтте. Ник шулай ул – син ул көннең озаграк тоткарлануын телисең, ә ул шундый тиз килә дә җитә. Тының белән тартып китерердәй булып көткәндә көннәр – атнага, атналар айга тиңләшә.

7 июль. Иртәнге җидегә военкоматка килеп җитәргә куштылар. Кичтән киленебез улымның куе булып күпереп үскән кап-кара чәчен алды. Әле өйләнешкәннәренә бер генә ел аларның. Аерылышу бездән бигрәк киленгә авыр. Аның керфек очларында чак эленеп торган күз яшьләренә карамаска тырышам. Югыйсә үземнең дә буам ерылачак. Улымның ап-ак булып ялтырап калган башына карап шаярткан, көлгән булабыз. Чәче булмагач, колаклары тагын да ныграк тырпайган шикелле. «И улым, башың кечкенә икән бит», – дип, баламның кытыршы башыннан сыйпыйм. Кыенсынып, читкә каерыла. Ә минем исә аңа нәкъ бер еллык итеп карап, җылысын тәнемә ныграк сеңдереп каласым килә. Артыгын сөйләшмәскә тырышам, тавышым калтырый.

«Әни, син барып торма инде, өйдә генә кал», – дисә дә, улым белән булган вакытны тагын да сузарга телим. Әле бит тагын бер сәгать аның белән була алам. 60 минутның һәр мизгеле онытылмаслык булып күңелгә уела бара...

Китәсе егетләр күп түгел – җиде генә бөртек. Бүген әлеге чакырылышта соңгы партияне озаталар, китәселәре инде китеп беткән. Военком егетләрнең барысын да бер сафка тезде. И-и, бигрәк бала гына инде үзләре. Ярый безнекенә 23 яшь, 18 яшьлекләр аеруча сабый булып күренә. Берсенең әле чәче дә алынмаган.

Малайларны үзәк җыелу пунктына илтәселәр икән. «Машина белән килгән әти-әниләр бармы?» – ди военком. Шунда ук кулымны күтә-рәм: «Без машина белән. Үзебез ил-
тәбез!» Менә шатлык – ярты гына сәгать булса да улым янәшәсендә булачакмын! Аһ, шушы ярты сә-гатьне ничек тә озаграк сузарга?!

Машинадагы буш урынга тагын бер солдатны алдык. Яшь кенә авырлы кыз военкомат капкасы төбендә елап озатып калды. Йөргән кызымы, дисәм, апасы икән. «Әниең килә алмадымы?» – дип, ялгыш сорадым. Соңыннан улым әйтте, ятим малай ул, диде. «Минем телефоным да юк. Аны частька баргач бирәләр ми-кән?» – ди мескенкәм. И жәлләдем үзен. Әнисезлек кайда да үзен сиздерә шул...

Аркаларына биштәрләрен асып капкадан кереп киткән егетләр артыннан томырылыплар карап калдык. Иреннәрем туктаусыз дога пышылдый: «Юлларында мәрхәмәтле кешеләрне генә юлдаш ит, Раббым». Күзләрдә – яшь пәрдәсе. «Ярар, бер генә ел ул. Без әле ике ел хезмәт итеп кайттык», – әтисе мине үзенчә шулай юатмакчы. Киленемә карарга да кызганам, аңа хәзер миңа караганда да авыррак. Тынычландырырга теләп, кочагыма алам. Ут кебек янган маңгаена битемне тидерәм. «Һай, бала, температураң күтәрелгән бит! Стресстан инде ул». Ничек кенә, нинди генә сүзләр белән күңелеңне күтәрим соң синең, балакай?

Кичен улым шалтыратты. «Ашаттылар, эчерттеләр. Ял итәбез, телевизор карыйбыз. Һава сулап кердек», – ди. Тавышын гына ишетү дә нинди рәхәт!

9 июль. Әле ярый хәзер телефоннар бар. Улым белән көнгә берничә тапкыр шалтыратышып сөйләшәбез. Баштарак, бәлки, ярамыйдыр, дип, шалтыратмый түзгән идем, «Монда сөйләшергә ярый әле. Кайчан телисең, шалтырат. Сөйләшә алмый торган вакыт булса, телефонны алмам гына», – дигәч, тагын күңел үсеп китте. Частька баргач ничек буласын кем белә бит. Әле нинди частька эләгәсен дә тәгаен белмибез. Военкоматта соңгы тапкыр комиссия узганда улыма, диңгез флотына билгелибез, дип әйткән булганнар. Күңелне янә шом басты – диңгез флотында хезмәт итү бик катлаулыдыр ич ул?! Айлар буе су өстендә, ябык корабта... Диңгез авыруы тагын... Әй Раббым, үзебезгә якынрак җиргә генә җибәрсәләр ярар иде.

«Бүген «покупатель» киләчәк. Шуннан билгеле була инде», – дип хәбәр бирде улым. Йөрәк кабат әле ярсып, әле кыска тукталышлар ясап тибәргә тотынды. Бәхетебезгә, улыбыз тыныч җиргә – күрше өлкәгә эләкте. Ике арада нибары 400 чак-рым. Сагынган саен янына барып булачак. 11 июль көнне китәчәкләр.

Җәйге кичнең тымызык һавасын хушбуй иснәгәндәй сулыйм, баеп барган кояшка күзләремне тутырып карыйм – бу һаваны улым да сулый, бу кояшны улым да күрә бит. Һавалардан улым исе килгән кебек...

11 июль. Бу эсседә дүрт көн яткырмаслар, частьларга җибәргәнче, өйгә чыгарырлар, дигән идек, насыйп булмады. Җыелу пунктында уздырган дүрт көн бик кызганыч инде. Хезмәт итү вакытына да керми ул. Нихәл итмәк кирәк?

«Вокзалдан сәгать унда кузгалабыз», дигәннәр иде. Сигезгә үк килеп бастык. Кода-кодагый бездән дә алдарак килгән. Шаярткан булабыз, тик беребез дә берәүнең күзенә туры ка-
рамый. Керфек очындагы яшь тамчыларын күрмәмешкә салышабыз.

Юлына өчпочмаклар пешереп тыгармын дигән идем дә, улым кичтән шалтыратып: «Офицер юлга бозыла торган ризыклар алмаска кушты. Әни, зинһар, рисвай итмә мине. Безгә коры паек бирәчәкләр», – дигәч, ниятемнән баш тартырга туры килде. Алай да вокзалга барышлый, юл уңае пекарнядан кайнар тәбикмәкләр алып чыктым. Тамагы ачканда кабар, бәлки. Тәбикмәк юлда бозылмый ич ул.

Вокзал мәйданына ак автобус килеп туктады. Безнекеләр! Автобустан коелышкан егетләр каршысына без озатырга килүчеләр зур өер булып кузгалдык. Бөтенесе бертөсле формадан булгач, таный алмый торам, кайсысы минем улым соң? Иң беренче булып абыйсын кызым танып алды: «Әнә абый, өченче булып бара». Чынлап та шулмы? Бигрәк бер-берсенә охшаганнар.

Офицер солдатларга әти-әниләр белән саубуллашырга рөхсәт бирде. Улым биштәреннән монда каласы әйберләрен бушата. Кадый, кисә торган очлы предметлар, дарулар, эчке кием, оекбашлар – берсен дә алырга ярамый, ди. Хәтта укый башлаган китабы да минем сумкага урнашты. Анысы да ярамый? «Улым, сора әле, маникюр кайчысы ярамыймы?» – дим. Бала вакытыннан ук тырнаклары тиз үсә аның, ике-өч көн саен кисеп торырлык. Җәлт кенә сорап килде. Офицердан – рөхсәт. Ә мин кибет эзләп, урамга томырылдым. Ярый әле чат саен кибет Казанда.

Урап килгәндә егетләрне кабат сафка тезеп, офицер нидер аңлата иде. Җил авазларны өзек-өзек кенә алып килеп җиткезә... Тәртип, дисциплина турында сөйли ахрысы. Смартфоннарны хәзер үк әти-әниләргә биреп калдырырга куша. Саубуллашыр алдыннан була торган моңсу минутлар.

«Построитьcя!» Бигүк тигез булмаган сафлар белән улларыбыз бездән китеп бара. Күз яшьләренә юл куймаска тырышып, иреннәремне чытырдатып кысам.

Киттеләр... Җанда әйтеп аңлатып булмаслык бушлык. Гүя эчемдәге ниндидер җылы, зур, бик тә газиз булган әйберне төбе-тамыры белән йолкып алып, аның урынына боз тутырып куйдылар.

Хисләргә ирек бирергә ярамый. Электричкага өлгерәсем бар. Авыру апам авылда берүзе мине көтеп калды (җәйге ялны без шунда уздырабыз). Авылыма кайткач, бәрәңге бакчасына чыгып туйганчы елармын. Әлегә ярамый!

12 июль. Менә нинди бәхет – улым шалтыратты! Барып җитеп урнашканнар. Телефоннарны ун гына минутка биргәннәр, барып җитүләрен әйтер өчен генә. Кәефе күтә-ренке кебек үзенең. «Казармалар яңа, уңайлы. Бер бүлмәдә дүртәр егет торабыз. Кубрикта душ, бәдрәф», – ди. «Татарстаннан бергә килгән егетләр бармы соң бүлмәдә?» – дип сорап калырга ашыгам. «Барыбыз да бергә килгән егетләр, әни», – дигәч, эчемә җылы йөгерә. «Дуслашырга тырыш инде, улым. Бер-берегезгә терәк булыгыз». Сөйләшүемне тизрәк төгәллим, хатыны белән сөйләшер өчен вакыты күбрәк калсын.

14 июль. «Чең» итеп телефоныма хәбәр килгәнгә уянып киттем. Мине «Курс молодого бойца-2023» төркеменә керткәннәр. Төркемдә без күбәү – барыбыз да яңа килгән солдатларның әти-әниләре.

Әле вокзалда ук телефоннар алмашып, үзара «стихийный» чат төзегән идек. Кайдадыр шушы минутта нәкъ синең уйларны уйлаучы, нәкъ синең хисләрне кичерүчеләр барлыгын тою да никадәр көч бирә икән. Бүгенгә кадәр барлыкларын да белмәгән бу кешеләр хәзер сиңа бик кадерле, бик якын булып тоела башлый. Уртак тема, уртак курку, җаныбызның уртак сыкравы бездән дуслар гына түгел, уртак бер организм ясый. Бер ритмда сулый, бергә борчыла торган организм.

Шунда ук чатны сорауларга да күмеп ташладылар. Телефоннарны кайчан бирәләр, дип кызыксыналар. Әниләрнең барысын да ашау ягы борчый. «Бар да яхшы. Монда дис-циплина каты. Улларыгызны беркем кыерсытмый. Телефоннарны шимбә һәм якшәмбе көннәрендә ярты сәгатькә бирәчәкбез», – ди командир. «Шалтыратуларын көтегез!» – дип өсти аннары. Көтмибезме соң инде? Телефонымны бер минутка да үземнән калдырмыйм.

15 июль. Бүген шимбә. Улым шалтыратырга тиеш. Авылда шунысы кыен – телефон бөтен җирдә дә «тотмый». Йокыдан тору белән элемтә булган урынга – бакчага чыктым. Эссе! И Раббым, бу эссе кояш астында, плацта улларыбыз ничек чыдар инде? Балам хакына кулъяулык кадәр генә болыт биреп, күләгәләсәңче үзләрен? «Кер инде, эссе кага бит!» – дип кычкыра кызым. Кереп китсәм, улым шалтыратыр да ишетми калырмын. Юк инде, улым белән сөйләшми торып, бер адым да кузгалмыйм. Тик телефонның зарядкасы гына минем белән бер уйда түгел, күрәсең. Өйдә булган бөтен озынайткычларны ялгап, бакчага кадәр электр чыбыклары суздым.

Көтә-көтә өйлә җитте, кич булды... Телефоным тавыш биргән саен, йөрәгем атылып чыгардай булып тибә башлый. Тик... шалтырату­чыларның берсе дә улым түгел. Әти-әниләр чатында шулай ук паника. Кемнәрнеңдер уллары шалтыраткан, кемнәрнекедер – юк. Сөйләшү бәхетенә ирешкәннәр частьтагы яңалыклар белән бүлешә. «Минеке шалтыратты. Бар да яхшы. Командир­лар әйбәт кешеләр». «Минеке дә шалтыратты... Килгәннәренә берничә генә көн, инде «увольнительный» турында хыялланалар».

Кичке тугызынчы яртыда, ниһаять! «Нихәл, әни...» Тавышым әллә кайдан, бәгыремнән саркып чыга: «Ул-лым!!!» «Син борчылма. Минем бар да яхшы. Строевой өйрәнәбез, устав ятлыйбыз...» – «Тамагың туямы соң, ул-ы-ым?» – «Туя, әни, туя...» (Кичке аштан соң казармага кайтып җиткәнче үк карыннары ачуын ул миңа соңрак, барысы да артта калганнан соң гына әйтәчәк.)

12 август. Без инде төнге бердән үк юлда. Ике машинага төялеп, улыбыз янына кузгалдык. Бүген ул хәрби ант кабул итәчәк. Өйдәгеләр аз булса да черем итеп алды, ә мин ятып та тормадым. Улымны үзем пешергән өй ризыклары белән сыйлыйсым килә.

Алда әле башланмаган ничә чакрым юл – ә мин инде күптән улым янында. Әнә нинди матур булып таң сызылып килә. Күңелемдәге шатлык та шул таң кебек нурлы.

Хәрби частьның һавасында ук бер тантана. Командирлар безне солдатлар яшәгән казармалар, кызыл почмак, ашханә, уку бүлмәләре белән таныштыра. Барысында да шулайдыр димим, ләкин улым хезмәт иткән частьта чынлап та бар җирдә дә тәртип, чисталык. Казармалар яңа, заманча. Этаж саен кер юу машиналары, кием киптерә торган шкафлар... Улларыбызның шундый шартларга эләгүенә сөенәбез.

Инде менә тантананың иң киеренке өлеше. Солдатлар аерым-аерым төркемнәргә бүленеп, каршыбызга саф-саф тезелеп бастылар. Барысы да бертөсле. «Әнә ул – өченче рәттә икенче!» – киленебез аны шунда ук танып алды. Ул да кебек, ул түгел дә кебек...

Исем-фамилияләрен әйтеп, солдатларны берәм-берәм алга чакыра башладылар. Улыбызның исемен әйтәләр! Телефонымны кабызып, тизрәк видеога төшереп калырга ашыгам. Ә ул мине күрми дә! Соңыннан үзенә шул видеоны күрсәткәч, чынлап та минем төшереп йөргәнне абайламаганын әйтте. Аңлыйм, бик дулкынланганда шулай була...

Хәрби ант тәмамланганнан соң барлык солдатлар исеменнән командирларны тәбрикләү өчен сүзне улыбызга бирделәр. Микрофонда – газиз тавыш. Кара, ничек һәр авазын төгәл, ачык итеп, һәр басымын үз урынына куеп сөйли! Аһ, улым! Минем улым! Ничек ябыккан ул. Күзләре тагын да зураеп калган кебек.

Хыянәтче күз яшьләре! Сөенәсе урында, мин кабат елыйм. Бу күрешү шатлыгының вакытлыча гына булуын аңлаудан елыйм. Сагынудан...

Аерылышу беренче озаткандагыга караганда да авыррак.

4 ноябрь. Шимбә. Улым шалтыратты. «Субботник булды. Җиргә коелган яфракларны себердек», – ди. Үзебездәге яңалыкларны сөйлим. «Кояш бездә. Шундый матур. Һавалар зәп-зәңгәр», – дим. «Бездә дә кояш», – ди улым. «Әйдә, хәзер син дә, мин дә кояшка берьюлы карыйбыз. Шунда карашларыбыз очрашыр». Ул көлә. Ә мин кояшта аның күз-ләрен күрәм кебек.

5 ноябрь. Иртәдән никтер авыраеп торам. Дәү әни мондый вакытта: «Кунак киләсе бардыр», – ди иде. Алай көткән кешебез дә юк кебек... Кичә әнә кызыбыз ерак шәһәрдән ярыштан кайтты. Аның янына утырып ярыш хәлләрен сорашам.

Кинәт кенә өй ишеге ачылып китте. Ярымкараңгыда кем кергәнен күрерлек тә түгел. Әллә сеңлемнең улы Сәет инде? Озын, ябык кем булыр тагын? «Нихәл, әни! Танымыйсыңмы әллә?» Өнемме бу, төшемме? «Ул-ы-ым! Синме? Ничек?» – «Менә шулай инде. Офицер белән командировкага кайттык». – «Күпмегә, улым?» – «Бер сәгатьтән китәм». Бер сәгатьтән?!

Әмирхан Еникинең «Бер генә сәгатькә» дигән үзәк өзгеч хикәясе бар. Менә мин дә шул хикәядәге ана хәлендә. Әле чәйнеккә барып ябышам, әле кәстрүлләргә... «Утыр инде, әни, ашыйсым килми», – дисең. Ә мин яшен тизлеге белән камыр куям. «Юлыңа чебурек пешереп тыгыйм улым, син бит яратасың...»

Бер сәгать бер мизгелдә, күз ачып йомганчы узды да китте. Менә без сине яңадан юлга озатабыз. Аерылышулар шулкадәр ямансу... Соңыннан улымның һәр хәрәкәтен, һәр сүзен искә төшерергә тырышып азапланачакмын.

11 гыйнвар. Бүген бездә үзенә күрә кечкенә генә бәйрәм. Улым хезмәт срогының яртысын узды. Ул киткәч, әйтерсең вакытның койрыгын казыкка бәйләп куйдылар. «Өч ае шулай. Аннан тизләнә ул», – ди уллары инде хезмәт итеп кайткан әниләр.

Хәзер минем көндәлек ритуалым бар – календарьның шакмагын бер көн алга күчерү. Күчерәм дә, бармагымны төртә-төртә көннәр саныйм. Алда әле тагын 182 көн бар.
Бер-берсе елга тиң көннәр. Күңелем белән мин инде күптән улым кайтыр көндә яшим. Аллаһ боерса, гомеремдәге иң бәхетле көн булачак ул.

 12 август. Улыбыз хәрби ант кабул иткән көн.

Фото гаилә архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исәнмесез.Язмышлар...Улым үткән елда, 29 июньдә дипломын яклады, 4 июльдә военкаматтан озаттык. Дипломы Казанда калды. 7июльдә вокзалдан озаттык, хезмәт башы шул көннән исәпләнә. Ә 12 августа янына присягага барлык. Әниләр барсы да бер инде. Мәкаләдә язылган бар сүз мин уйлаганча, хәтта теләкләр дә күңелемнән алып язган кебек. Рәхмәт. Инде кайтырына күп калмады, Алла боерса, шатланып каршы алырга язсын. Улларын армия хезмәтенә озаткан бар аналарга да сабырлык телим, исән сау әйләнеп кайтсыннар балакайлар.

    Хәзер укыйлар