Күңелеңә җыйма
Гашыйклар талы
Кичке тынлыкны бозып, аргы яктан кемнеңдер өздереп-өэдереп гармунда уйнаганы ишетелә. Гармун тавышы бер көчәя, бер тына, күңел дулкыннарын тибрәндереп, моң дөньясына алып кереп китә. Әйтерсең лә, уйнаучы үзенең бөтен үткән гомерен кыңгыраулы гармун теленә салган да, башкаларны да уйландырырга мәҗбүр итәргә тели иде. “Хафизәләм-иркәм", “ Сагыну", “Озата барма" — әнә шулай бер көйдән икенчесенә күчә барып, йөрәкне ашкындыра, ярсыта иде гармунчы.
Менә тирә-якка караңгылык пәрдәсе эленде, адәм баласы кебек үк табигать тә ял итәргә әзерләнә. Ә мин ашыгам, гаҗәпләнерлек бер нәрсәсе дә булмаган тал янына ашыгам. Әнә ул, бөдрә башын агымсуларга иеп, уйга талган. Бәлки, чираттагы гашыйкларны көтәдер? Елга бу җирдә тын гына ага, хәтта агымы да сизелми. Шуңадыр, яр янына төнбоеклар сибелгән, камышлар серләшә. Ярдан башланып киткән әрәмәлек куе томан эченә чумган...
Кулларым белән талымның кәүсәсен сыйпыйм: җәрәхәтләнмәгәнме? Яфракларына битемне куям. Шунда чулт-чулт иткән тавыш сискәндереп җибәрде. Карыйм, талым елый икән ләбаса! Бу “елау" мине үткәнемә кире кайтырга мәҗбүр итте.
...Ризван миннән дүрт яшькә зуррак, шуңа күрәдер язган хатлары да килешле, мәгънәле иде. Ә мин (исемә төшерсәм, үземнән-үзем көләм) аңа хат яза-яза күпме кәгазь бетергәнмендер. Ничек кенә язсам да, үземне борчыган, уйландырган нәрсәләрне, күңелем дулкыннарын аңлатып бирә алмам сыман иде. Шуңа күрә хатларым көлке дә килеп чыккандыр. Казаннан җавап хатын түземсезлек белән көткән минутларымны онытырлык түгел. Ризван ул вакытта хәрби училищеның соңгы курсында, ә минем урта мәктәпне тәмамлап кына олы тормыш юлына баскан чагым. Абый, сеңлем дип йөрүләрдән дуслыгыбызның олы мәхәббәткә әверелүен сизми дә калганбыз. Бер-беребезгә аңлата алмыйча йөргән сүзләребезне менә шушы тал төбендә әйттек. Озак вакытлар басып торганыбызны, соңыннан сөттәй ак томан эченнән куышып йөргәнебезне, куе әрәмәлектә сандугачлар сайравын тыңлавыбызны тагын бер мәртәбә күз алдыннан үткәрдем. Татлы да, ачы иде ул хисләр. Көннән-көн көчәя барган мәхәббәтем! Бу минем беренче мәхәббәтем иде. Аның куе кара бөдрә чәче, кара кашлары чын ир-егетләргә хас көчле гәүдәсе мәңге онытылмас, мөгаен. Көлә-көлә: “Сылуым, исемең дә Сылу, үзең дә сылу", — дип калын толымнарымны сыйпавы әллә нинди сихри рәхәтлек биреп дулкынландыра иде. Бөдрәләнеп үскән тал янында, башка гашыйклар кебек, без дә вәгъдәләр бирештек.
Докторлар миңдә бик көчле авыру таптылар, операциясез терелеп булмаячак, диделәр. Миңа мәхәббәтем яшәү көче бирә иде, һава түгел, мәхәббәт сулый идем, мине бернинди авыру да, хәтта үлем дә куркытмады. Бары тик яшәргә, яшәргә генә тиеш мин! һәм шуңа өметләндем дә. Күп уйлап тормастан, операциягә ризалык бирдем. Тик бу хәл турында мин Ризванга бик соңлап хәбәр иттем. Әле дә икеләнәм: хатым аның кулына барып иреште микән? Андый операциядән унга берәү генә исән кала, диделәр. Ә мин аны бик җиңел уздырдым, хәтта докторлар гаҗәпкә калды. Бер атнадан аякка баскан идем инде. Гүя җирдән атламыйм, очам, гүя иңнәремдә канатлар, мине ниндидер көч алга өнди. Үземдә сихри көчнең арта баруын тойдым — мәхәббәтем миңа әнә шулай яңадан яшәү бирә, өмет иңдерә иде.
Мәхәббәт канатлары мине туган якларыма бик тиз алып кайтып җиткерде. Тик ни хәл бу?! Колакларым дөрес ишетәме? “Ризван өйләнеп киткән, имеш!" Бу хәбәр аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте миңа. Ышанырга да, ышанмаска белмәдем. Ышанырга теләмәдем. Кулыма аның кыска гына язылган хаты килеп кермәгән булса, мин мондый авыр газап белән ризалаша да алмаган булыр идем.
Сердәшем — талым янына ашыктым, тамагыма тыгылган төерне йотып җибәрә алмый газапландым. Талым үэенен йомшак яфраклары белән башымны сыйпады, йөзләремнән үпте. Ачынып-ачынып, үксеп-үксеп еладым. “Нигә исән калдым икән мин, нигә генә үлмәдем?” — дип ярсыдьм.
Талым елый, мин елыйм. Рәхмәт аңа. Күпме басып торганмындыр, белмим. Ризваннан башка тормыш кирәк түгел, дөнья караңгы һәм буш. Кинәт яңгыр җиле исеп китте, яфраклар лепелдәште, йомшак җил аларның сүзләрен миңа җиткергәндәй тоелды:
— Бирешмә, син бик яшь әле. Тормышың башлана гына, аның каршылыкларына башыңны имә. Күзләреңне ачып кара, тирә-юнь нинди матур!
Төнге җылы яңгыр битемне юды, мин талыма тагын да сыена төштем, тынычланып калгандай булдым. Талыма рәхмәтемне әйтеп, башьмны югары күтәреп, кайтыр юлга чыктьм. Талым яшел яулыгын болгап хәерле юл теләп калды.
Беренче мәхәббәтемнең мәңге төзәлмәс кебек тоелган ярасы еллар үтү белән төзәлә барса да, йөрәк дигәнең һаман сыкрана, сызлый. Ризванның соңгы хаты күз алдымнан китми: “Сылу, гафу ит, мин үземә тормыш юлдашы таптым. Ризван”.
Язмышым шулай язган, күрәсең. Күңелемнән аны күптән гафу иткән булсам да, антына, мәхәббәтенә хыянәт итүен әле дә кичерә алмыйм.
Еллар үтте. Мәхәббәтемне югалткач, чит җирләргә чыгып киттем, шулай онытылырга уйладым. Тәртәсенә җигелгән саен тормыш бәндәне үзенчә бөгә, сыга, кеше исә ялгыш артыннан ялгышлар ясый, төзәтмәк була, кабат хаталана — шул рәвешчә гомер узганын сизми дә кала. Артка борылып, үткән сикәлтәле юлына карап алырга да вакыты тими. Күпме көч, күпме вакыт сарыф ителгән! Кем белән генә очрашсам да, кем белән генә танышсам да, аны беренче мәхәббәтем белән чагыштырдым. Ул мәхәббәтем минем өчен буй җитә алмаслык алсу рәшәгә әверелде.
Канатлар каерылган, юлыбыз аерылган. Тау белән тау гына очрашмый диләр, барыбер бер очрашырбыз әле, дип күңелемне юата килдем.
Хаталар да, аларны бик зур авырлыклар белән төзәтүләр дә булды, тик тормыш дигәнең барыбер сындыра, үзгәртә алмады. Көндез эшләп, кич укып югары уку йортыңда белем алдым. Канатларым каерылган булса да, төшенкелеккә бирелмәдем.
Ә Ризван — ике бала атасы, хәрби хезмәткәр. Тормыш юлдашы бик тә уңган хатын, яхшы ана. Бәхетле яшиләр, дип ишеттем. Сөендем дә, көендем дә.
...Башын түбән игән талыма сөялеп, икәүләп гармун тавышын тыңлыйбыз. Әйтелми калган сүзләрем бар. Мин аларны кайчан сиңа җиткерермен икән, Ризван? Бәлки аларны әйтү инде кирәк тә түгелдер, дөрес тә аңламассың кебек. Тик шулай да, очрашасы килә синең белән, һичьюгы ерактан гына булса да бер күрәсе иде үзеңне. Сиңа чиксез рәхмәтемне белдерәсем килә. Кайчандыр безне язмыш очраштырды да, аерды да. Ләкин мин сине гел үзем белән дип хис иттем. Авыр минутларда ярдәмгә килдең, хезмәтемнән тәм таптым. Кешеләр мине хөрмәт итә. Әмма мәхәббәтем, кабатланмас мәхәббәтем, хыялым — син. Мин бик бәхетле. Бәхетне тормыш бөтен, кешегә дә тигез өләшкән булса, ул бу кадәр татлы да, газаплы да, кадерле дә тоелмас иде.
...Гармун тавышы тынды, тирә-як йокыга чумды. Миңа да китәргә вакыт. Талым белән хушлашам да, өйгә ашыгам. Талымны яшьләр “гашыйклар талы” дип атый икән хәзер.
Хуш, минем талым, сердәшем, кабат очрашырбыз, дустым. “Хуш”, — дип җаваплый яшел яфраклар. Әнә күк йөзендә ай да калыкты. Тирә-якка әкияти матурлык иңде. Ай минем барыр сукмагымны яктыртты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Дэвамы бармы, очрашалармы?
0
0
0
0
Матур язылган,шулайда язылып бетмэгэн кебек.
0
0
0
0
Бу кадәре дә чын итеп, матур итеп язып-аңлатып була микән?
0
0