– Миннән китәргә ашыкмасын улың, яшәвен дәвам итсә, улымны карашса, фатирны сезгә калдырам, – диде. Без авыл кешесенә кайдан килгән ди әле ул Казанда фатир... Кызыкмадык түгел, кызыктык. Ләкин...
Югары уку йортына укырга кергәч улыбызны тулай торакка урнаштырырга теләмәдек. Авыл малае, әле нинди бүлмәдәшләр насыйп була... Беркатлылыгы да бар... Танышлар арткылы бер әбигә фатирга урнаштырдык. Халисә апа бик ачык кеше булып чыкты. Үз кызы Иркутск шәһәрендә яши икән, бик сирәк кайта диде. Улы – урын өстендә ята торган инвалид. Биш ел элек инсульт булган да, шушы хәлгә калган. Фатирга кызлар кертергә теләми икән. Студент егетне арзан гына бәягә кертә, аның каравы урын өстендә яткан улын кирәк чакта күтәрергә, юындырырга булышырга тиеш иде.
Без каршы килмәдек. Авылда эшләп үскән улыбызга да сабак булыр, тормышта төрле хәлләр, төрле кешеләр барлыгын күреп яшәр дидек. Чыннан да, Халисә апа бик яхшы хуҗабикә булып чыкты. Иртән кайнар ризык пешереп йокысыннан уята, тукталышка кадәр озатып куя. Улыбыз үзе өйрәнгәнче берничә көн озатып йөрде шулай. Кышын иртә караңгы төшә дип соңа калып кайткан көннәрне урамга чыгып подъезд төбендә үк каршы ала. Кайчан кайтса да җылы ризык әзер.
Кайбер төнне Халисә апаның улы караватыннан төшеп китә иде. Ул аны үзе генә күтәреп сала алмый. Андый вакытта улыбызны уятып ярдәм сорый, бергәләп яңадан яткыралар. Айга бер тапкыр гына юындыралар иде ул ирне. Чөнки юынырга яратмаган авыру кешене җиңүе алай җиңел түгел. Ванна бүлмәсенә күтәреп алып барырга кирәк, утыртып юындырырга кирәк. Юындырырга ук туры килмәсә дә, алып бару, алып чыгу эшләрен улыбыз башкарды. Бу ирнең үз балалары булмаган, хатыны белән күптән аерылышкан икән.
Дүрт ел Халисә апада яшәгәннән соң улыбыз китәргә теләвен белдерде. Аңлашыла инде, яшь егетнең әби белән авыру ир янында яшисе килмидер. Бергә укыган дусты да фатирда яшәргә планлаштыра икән, аның белән бергә яшәсеннәр дип риза булдык.
Бу турыда Халисә апага җәй көне, университетта каникуллар башлангач әйтеп куйган идек. Августта фатир эзли башлауга шалтырата безгә:
– Миннән китәргә ашыкмагыз, яшәвен дәвам итсә, улымны карашса, фатирны сезгә калдырам, – диде.
Без авыл кешесенә кайдан килгән ди әле ул Казанда фатир... Кызыкмадык түгел, кызыктык. Ләкин күпме карарга туры килер тагын? Кемнең күпме яшисе бер Ходай кулында. Ярый, укып бетергәнче яшәр ди, эшләгәндә дә яши алыр бәлки. Өйләнгән хатыны белән шунда яши алмый бит инде. Алай уйладык, болай уйладык, улыбызны шунда яшәргә күндердек.
Менә инде университетны тәмамлап ике ел эшли улыбыз. Ул арада Халисә апаның улы, чыннан да, дөнья куйды. Хәзер инде ул, барыбер үзем генә дип, улыбызны тагын калырга кыстады. 85 яшен тутырган апабыз авырып та тора иде. Улын караганда йөгереп кенә йөргән карчык аны озатканнан соң авыраеп калды. Үзен үзе карарлык, ашарга пешерерлек хәлдә булгач, улыбызга авырлыгы тимәде. Кибеттән азык-төлекне алып кайта, квартплатаны түли, документ эшләрендә булыша. Чыннан да, Халисә апа нотариуска барып фатирны улыбызга васыять итеп калдырды.
Бер көнне улыбыз шалтырата. Почта тартмасыннан хатлар, гәҗитләр алып кергәндә нотариаль конторадан хатка юлыга. Халисә апаның күзләре начар күргәч барыбер бөтен хат-язуларны улыбызга укытып тора иде. Хатны ачып укыса, «завещаниедә үзгәрешләр кертелүе расланды» дип уведомление килгән. Күптән түгел генә Халисә апаның кызы кайткан иде. Җиде ел яшәп улыбыз аны беренче тапкыр шунда гына күрде. Гел әнисе белән телефон аша тарткалашып, спорлашып яшәгән, кайтып та талашып киткән бер хатын булып чыкты ул. Ни хикмәт, әнисе белән эт белән мәче кебек яшәсәләр, аралашсалар да фатирын барыбер үз кызы исеменә күчергән бит яңадан! Ничә ел шушы гаиләгә хезмәт иткән улыбыз ярык тагарак янында калды. Югыйсә мәкерле уйлар белән бу карчыкның фатирын үзебезгә алырга дип килеп кергән кешеләр дә түгел идек. Олы кеше, инвалид ир дип, аларны кызганып, ташлап чыгып китмәдек, намуслы булырлар дип ышандык. Нинди генә булса да, үз каның шул. Барыбер кызына яздырырга уйлаган фатирын.
Моны белгәннән соң нигә алай иттең дип сорап та тормады, улыбыз икенче көнне үк күченеп китте. Нигә алай итәсең, нәрсә булды дип бик төпченсә дә улым чын сәбәбен әйтмәде. «Нигә алай иттең, Халисә апа?», – дип сорап шалтыраткан идем, кире кайтсын, синең улыңа яздырам кабаттан, дип тора. Юк инде, акылы киткән бу карчыкка ышанып, аның көен көйләтеп ятасым юк, кырыкка кырлана бит бу, дип уйладым. Улыма әйтеп тә тормадым. Менә ышан син шәһәр карчыкларына... Беркатлы кешедән кайда да файдаланалар.
Фото: pxhere.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
1
0
договор ренты дигэн килешу тозисегез калган.Татарнын акылы тоштэн сон...
0
0
1
1
Ужас, шул хәтле үз балаңны интектереп була мы ул???? Яшь кенә егетне кая итеп тыктыгыз? Жиде ел карчык белән яшәү бу кошмар. Инвалид карап .Улыгызны җәлләргә кирәк иде, җиде ят кешене түгел. Тулай торакта меня дигән яшәр иде әле. Башка сыя торган түгел минем. Как можно так не уважать своего сына .
0
0