Егерме җиде ел элек...

Врач кулыма “Кремль астына”, онкология хастаханәсенә барырга юллама тоттырды. Ышанмыйча, юл уңаенда үзебезнең участок хирургына кереп чыктым. Ул да шунда җибәрде. Ә аякның ул якка таба атлыйсы килми. Таныш врачымның өенә киттем, балалар врачына. Ә аның якын дусты — гинеколог. Миңа аңа күренергә кирәк. “Бүген ул Чаллыда, бер атнадан кайтыр”, — диде танышым. Ул көнге һәр адымым бүгенгедәй хәтердә...
Кайтып киләм, күзем тулы яшь. Кибеткә кереп яңа эчке киемнәр алдым. Бәхетемә, өйдә берәү дә юк иде. Яңа киемнәремне киеп, көзге каршына бастым. Көзгедә бер кешенекеннән дә ким булмаган матур гына буй-сынлы туташ. Туташның яше кырыктан авыш. Шушы буй-сынның ир назы күргәне юк әле... Беренче мәртәбә саф кыз булуымнан оялдым. Операция ясаганчы, врачка скальпельме, бүтән төрле коралынмы файдаланырга туры киләчәк. Минем бер танышыма шул хурлыкны үтәргә туры килгән иде.
Ничек шулай килеп чыкты? Үземнең бар барлыгым, холкым-фигылем белән мин зур гаиләнең хуҗабикәсе булырга тиеш идем. “Әниең, туганнарың өчен күбрәк кайгыртып, үзең турында уйламыйсың”, — дип, мине ачуланучылар да аз булмады. Мин эшлим, укыйм. Кичке мәктәптә, аннары — институт. Тик ялгыз калуымның төп сәбәбе болар түгел. Кияүгә чыгарга тәкъдим ясаучылар да, яратырга гына теләүчеләр дә булмады түгел. Беренчеләреннән “бу кеше белән бәхетле гомер кичереп булыр, ул мине бәхетле итәр” диярлеге очрамады. Икенчеләренең дә тәкъдиме минем
өчен яраклы түгел иде. Тәрбиябез андый булмады.
Шулай яшәлде. Тик мин бервакытта да үземне ялгыз хис итмәдем. Әнием, туганнарым белән матур яшәдек. Аннары эне-сеңелләрнең балалары гел миндә булды. Күрше-күләннәр хәтта мине “күп балалы әни” дип тә йөртәләр иде. Мин үземне бервакытта да ким-хур итеп хис итмәдем. Җаным да, тәнем дә тыныч булды. Менә... кулымда тынычлыгымны бозган язу.
Шул чагында, көзге каршына баскан көе башымнан бер уй йөгереп үтте. “Мине яратырга теләп йөргәннәрнең берсенә шылтыратырга!” Врачка “өстәмә эш” калдырмаска. Тик кемгә? Минем 3. В. (запас вариант) дип йөргән бер кешем бар иде. Ул инде ике ел бу дөньяда юк. Шулай ук Закир да. Исәннәрен барлыйм. Тик берсенә дә туктала алмыйм. Шул вакыт кыңгырау шылтырады. “Әнидер”, дип, өстемә халат та кимәгән көе, кем бар дип тә сорамыйча, тоткага үрелдем. Ә анда... Ишекне тиз генә яптым, ашыгып киенергә тотындым. Башымнан үткән беренче уй — “бар ул Алла, бар!” дигән уй булды.
Ул кеше тормышка чыгарга беренче мәртәбә миңа унбиш ел элек тәкъдим ясаган иде. Икенчесен — ун елдан соң. Хәрби очучы. Беренчесендә Казахстан далаларында хезмәт итә иде. Икенчесендә — Ерак Көнчыгышта. Минем үз төбәгемне — Татарстанымны, гаиләмне - әнине (ул бик яшьли тол калып, безне - дүрт баласын берүзе тәрбияләп үстерде; мин, өлкән бала буларак, аның төп таянычы, туганнарымны калдырып китәргә көчем (әллә мәхәббәтем?) җитмәде.
Ниһаять, ишекне ачам. Каршымда елмаеп Васил басып тора. Миңа кызыл розалар суза. Җиңелчә кочаклашып күрешәбез. Залга узабыз. Сүзләр ябышмый. Телем бәйләнә. Тиздән әни кайтырга тиеш. Ә миңа уемны тормышка ашырырга кирәк. “Әйдә, безнең бакчага киттек”, — дим. “Нәрсә, ирең кайтасымы әллә?” — ди. “Соңрак аңлатырмын”, — дип, тиз генә җыена башладым. Шкафтан өр-яңа урын җәймәсе алып сумкама салдым. Кабымлыклар, бер шешә шампань шәрабе суыткычтан сумкага күчте. Өйдән шулай кисәк чыгып китүгә гаҗәпләнсә дә, егетнең йөзендә бәхетле елмаю балкый иде. Үз халәтемне соңыннан күпме уйласам да, исемә төшерә алмадым. Тик шунысын яхшы хәтерлим, Васил нәрсәдер сөйли, сораша, мин ишетмим, җавапларым керделе дә чыктылы иде.
Бакчага баргач, өстәл әзерләдек. Самоварда чәй кайнап утыра. Берәр бокал шәраб эчтек. Васил тәмәке тартырга чыккан арада йокы бүлмәсендә урын җәйдем. Чәй, аннары тагын берәр бокал “шампанское” эчеп куйгач, “Бүген мин синеке!” — дидем. Ул: “Мин инде бу сүзне унбиш ел көтәм”, — дип, мине кочагына алды... Минем башымда тик бер уй: врачка өстәмә “эш” булмаячак. Бүлмәдә әкрен генә радио сөйләп тора. Соңгы хәбәрләр тапшыралар. “Мао- Цзе-Дун үлгән!” Ирексездән көлеп куйдым. “Ул үлде, минем дә “бастион” җимерелә”. Кинәт Васил туктап калды: “Нәрсә, — тавышында гаҗәпләнү, сагаю сизелә, — син кыз кешеме?” Мин эндәшмәдем. Сүзләр нигә? Ә ул тагын да ныграк иркәләргә, яратырга тотынды...
Без Васил белән тагын биш мәртәбә бергә булдык. Шуларның бары тик берсендә аз гына канәгатьләнү хисе кичердем. Калганнарында — көчле авырту. Аналыгымда шеш булуын, берничә көннән операциягә керәсемне белмәде шул ул. Миңа “артистланырга” — шат, бәхетле булып күренергә туры килде, ә Васил болай да, әгәр мин ялгыз булсам, ничек тә ризалыгымны алырга, отставкага чыгарга дигән ниятләр белән кайткан булган икән. Мин аның ялы беткәнне көтә алмадым. “Ашыгыч командировкага җибәрәләр”, — дип, хастаханәгә кереп киттем.
Операция авыр узды. Тик бәхетемә каршы, шешем “әйбәт шеш” булды. Аннан соң менә 27 ел яшим инде.
Бу хакта үземә бик якын ике генә кеше белә иде. Ни өчен бүген “Сөембикә” журналы укучылары алдында ачып салырга булдым соң әле мин моны? Яше утыз-кырыктан артып киткән саф кызларны кисәтү өченме? Бәлки, шулайдыр да. Үзем дә ныклап төшенмим. Сафлык та нинди фаҗига каршысына китереп куя ала икән. Моны булдырмаска иде бит. Аның юллары да күп. Һәркем йөрәгенә якынрагын сайлый ала. Тик кулдан-кулга йөрү, кемнеңдер бәхетле гаиләсен таркату гына була күрмәсен.
Зәкия ИСМӘГЫЙЛЕВА (дип куегыз).
Чаллы шәһәре.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый, җәхәт кенә узып китү ягын карый...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
Соңгы комментарийлар
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.