Логотип
Күңелеңә җыйма

Чәйнек, хәер, юк, чәйнек турында гына түгел

Студент чакларымда ук булган бер вакыйганы искә төшереп, уйланып йөрим әле соңгы вакытта. Сезгә дә сөйлим әле.

Студент чакларымда ук булган бер вакыйганы искә төшереп, уйланып йөрим әле соңгы вакытта. Сезгә дә сөйлим әле.

....Казан шәһәренең Татарстан урамындагы «Электр товарлары» кибете яныннан узып барам шулай. Борма-борма чират урамга ук чыккан. «Сатуга нәрсә чыгардылар микән?»

Чиратта торучы ханымнан шул хакта сорыйм. «Ни бирсәләр шуны алабыз инде. Көнкүрештә кирәге чыгып куяр әле», – ди. Хак сүзләр. Сиксәненче елларда Казанда кибет киштәләрендә шар тәгәрәтеп уйнарлык иде. «Кирәге чыгар әле», – дип, студент акчасына теләсә нәрсә алып булмый анысы... Зур тырышлык белән, чиратны ера-ера эчкә үтәм. «Бирәм дигән колына – чыгарып куяр юлына», диләрме әле. Электр чәйнеге саталар бит монда! Чәйнек арзан да, кыйммәт тә түгел – алты сум тора. Акча янчыгымда җиде сумлап акчам бар. Димәк, чәйнек алырга була. Ике-өч сәгать басып торганнан соң, чиратым җитте. Ялтырап торган, матур чәйнекле булдым!

Укудан соң редакциягә эшкә йөри идем. Икенче көнне, төштән соң эшкә баргач, Миншәех Зәбиров: «Зәрия кассадан гонорарыңны ал», – дип сөендерде. Гонорар акчасын алгач, Миншәех абый янына йөгереп кердем. «Шәех абый, егерме биш сум гонорар алдым, ялгыш язмаганнармы?» – дим. Шәех абый, пәһлевандай гәүдәсен селкетә-селкетә, рәхәтләнеп көлде. Аннан: «Планеркада очеркың яхшы дип билгеләнде. Премия яздык», – ди. (Миншәех Зәбиров гомере буе татар журналистикасына хезмәт итте. Туксанынчы еллардан башлап, вафатына кадәр Фәния Хуҗахмәт белән «Мөселман календаре» чыгарып, халкыбызны туры юлга – дин-исламга өндәде: Аллаһ аның изгелекләрен кабул итсен!) «Социалистик Татарстан» («Ватаным Татарстан») гәзите Мамадыш районы, Югары Сөн, Урта Сөн, Түбән Сөн авылларына командировкага җибәргәч, авыл халкын ихластан үз итеп, яратып язган идем.

Якшәмбе көнне «Колхоз базары»на барып өрек, кара җимеш, чикләвекләр сатып алдым. Һәм, шул ук көнне, чәйнекне дә алып, Ленин урамындагы почтага киттем. Ул елларда посылкаларны күпчелек вакыт фанера тартмаларга салалар иде. Фанер тартманы бер сумга сатып алып, күчтәнәч-бүләкләремне тутырдым да, авылга – әти-әниемә посылка салдым. Сигезенче март алдыннан авылыбызга килеп ирешкән посылканы алганда «почта Фәнүзә» апа (авыл халкы аны шулай дип йөртә иде) әниемә: «Мәктәптә укыганда ук гонорар эшли иде. Студент булгач та гонорар аладыр инде, посылкалар җибәреп тора бит», – дигән. Фәнүзә апа белеп әйткән. Әмма хикмәт акчада гына да түгел. Киң күңелле, кешелекле журналистлар янында канат ныгыту насыйп булды миңа. Иҗатыма, тормыш-яшәешемә дә алар игътибарлы булды. Остазларымның күбесе инде бу фани дөньядан ахирәткә күчтеләр. Йөрәгем түрендә һәммәсенең үз урыны бар. Җай чыккан саен аларны искә алам. Рухларына дога кылам.

...Казан белән авылым арасы ерак. Тәүлектән артык поезд белән, аннан 80 чакрым автобуста кайтасы. Ике арада хатлар да атна буе йөри. Атна-ун көннән соң гына авылдан хат алдым ул чакта. Әнием: «Электр чәйнеге булгач, газ баллоны күбрәк вакытка җитәр. Эш чәйнектә генә дә түгел... Балакаем, мәңге рәхәт күр!» – дип язган иде. Әниемнең хаты энҗе бөртекләре – күз яшьләре белән бизәлгән иде. Күңеле тулып, хат язганда кәгазь битенә тамган күз яшьләре әле дә күз алдымда...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Нинди матур истэлек! Укыйсы килеп тора!

    Хәзер укыйлар