Логотип
Күңелеңә җыйма

Бутый, итек һәм... итек кенә дә түгел

Казанга килеп КГУга укырга кергәч, татарлар арасында да бер үк нәрсәне, бер үк әйберне төрле исем белән атауларына баштан ук игътибар иттем.

Казанга килеп КГУга укырга кергәч, татарлар арасында да бер үк нәрсәне, бер үк әйберне төрле исем белән атауларына баштан ук игътибар иттем. Ул сүзләр, һәрберсе үзенчә матур яңгырый һәм, шул предметның мәгънәсен дә аклаганлыгына төшендем. Бүгенге сүзем резина итек – бутый хакында.
 Кибетләрдә өелеп яткан, төрледән-төрле резина итекләрне күргән саен язгы-көзге баткакларда киелә торган аяк киемнәре исемә төшә. Базарга юлым төшеп, резина итек һәм галошлар сатыла торган сәүдә павильонына керергә туры килде. Аллы-гөлле, чәчәкле, җәнлек, тутый кош... рәсемнәре белән бизәлгән бутыйлар. Ниндиләре генә юк!..  
Бутый дип безнең якта, язгы-көзге пычракларда туфли өстеннән (туфли пычранмасын өчен) киеп куя торган, үкчә урыны (ул бушлык туфлинең үкчәсе өчен ясалган) булган, ян-яктан каптырмалы («керт» итеп кала каптырганда), кыска кунычлы резина аяк киеменә әйтәләр иде. 
Балачагымда, ачылмалы күтәрмә астында яткан шул бутыйларны берничә тапкыр киеп караганым булды. Аннары, әнинең бик матур киез итекләре, бездә аны пима, диләр, әле булса күз алдымда. Ул шулкадәр матур, аны кигәч үзеннән-үзе биеп китәсе килеп тора иде. Киез итеккә яхшы күннән туфли беркетелгән сыман итеп эшләнгән ул. Аны күз алдына китерү өчен сай галош кидерелгән киез итекне искә төшерү кирәк. Алда әйтелгән күнле киез итекләрдә, галош урынына, күн туфли кидертеп куйган сыман ясалган. Ул «туфли» милли орнамент белән бизәлгән. Мин, никадәр генә эзләсәм дә, башкача андый аяк киеме күргәнем булмады. Әнием гүзәллекне сөя торган, матурлыкка гашыйк кеше иде. Аның матур туфлиләрен, крепдешин, табигый ефәк тукымадан үзе теккән күлмәкләрен үскәч киеп карый идем. Укытучылы уйнаганда, әнинең шифон шарфларын иңемә салып,  балаларга «дәрес бирүем» дә истә. 
Бутый, ягъни резина итек, ул чорда магазинга бик сирәк кайта иде. Хәтерлим, башлангыч сыйныфларда укыганда әниләр фланель, мамыклы тукыма эчле кара резин итеккә тамга салалар – кечкенә чүпрәк кисәген тегеп куялар, өлкән класста укучылар инициалларын һәм сыйныфын яза. Аяк киемнәре кием салгыч (вешалкада) махсус урынга куела иде. Итеген югалтып яисә алыштырып елап йөрүче балалар да байтак булды ул елларда. 
Алай да, миңа затлы резина итек кию насыйп булды. Универмаг мөдире – Мәкия апа. Аның әтисе Шәйхулла Зиннәтулла улы белән әтиемнең әнисе Шәмсиҗиһан Зиннәтулла кызы – бертуганнар. Шулай булса да, туганлык буенча, магазиннан дефицит товар алу гадәте булмады бездә. Мәкия апа һәр атнаны Бүздәктәге тауар складына барып әйбер алып кайта иде. Әни, ничектер, универмагка товар кайткан чакка туры килгән. Иң кирәкле әйбер – резина итекләр кайткан икән. Кара яу сыман халык җыелган. Чөнки ул заманда гаиләдә иң кимендә өч бала, күбесендә биш-алты, сигез балалылар да байтак. Ни әйтерсең, җиде йөз хуҗалыклы авыл мәктәбендә 500 ләп (700 бала укыган еллар да булды) бала укый иде. Менә шуларның һәммәсенә итек кирәк! Фермада, басу-кырларда эшләүче колхозчыларга, гомумән, һәркемгә дә итек кирәк! 
Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, без бит әле магазинда – итек чиратында. Бер тартманы ачып җибәрсәләр, йә Раббым, фирүзә төсендәге, бик матур резина итек, үзе үкчәле! Авыл халкы гомерендә беренче күрә мондый итекне. Сумала сыман ялтырап торган кара итекләр арасында яткан бу аяк киеменә барысының да күзе кыза. Гомерендә кешегә ялынуны, нидер сорап алуны белмәгән әни: «Кызым районга юнкор (юный корреспондент) мәктәбенә укырга ялтыравыгы ашалып беткән итек киеп барганга бик оялам», – ди. Чираттагы халык шунда:
 – Мәкия, сат син аны Филзәгә, Зәриябез гәзитләргә яза торган бала. Кемнеке дигәндә, ул – безнеке! Редакциягә матур булып барсын, – диләр беравыздан. Ул заманда редакциягә, анда эшләүчеләргә хөрмәт зур булганлыгын да аңлата бу мөгамәлә, кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәтен дә чагылдыра. 
Ул итек, чынлап та, бик матур, ыспай итеп эшләнгән иде. Кунычы балтырга сыланып тора, ә үкчәсе, уймак сыман формада, матур итеп ясалган. Мин ул итекне 7, 8 нче сыйныфларда укыганда рәхәтләнеп кидем. Аннары, 9 нчы класста да укыганда, шундый ук итекнең кап-кара төстәгесен сатып алырга да язган булып чыкты. 
Сәүдә ноктасындагы павильонда итекләрнең төрлесен күрдем. Тик менә... минем күңелдә калганы – зөбәрҗәт төслесен, уймак үкчәлесен тапмадым. Ул бары тик минем хәтер сандыгында гына калган булса кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Куп язалар инде берсенен ире ташлаган да башка хатынга киткан. я инде егет жебеган анисе сузе белан яши. гел ирлардан зарлану да зарлану. Бу язма ичмасам балачакны, яшь чакны иска алдырды. кызык итеп, матур итеп язылган. авторга рахмат. Ату гел ир-егетларне гаеплау турында язылганнар туйдырган иде.

    Хәзер укыйлар