Логотип
Күңелеңә җыйма

Бурыч

Әтисе аларны ташлап чыгып киткәндә Даниягә 14 яшь иде. Бик гарьләнде ул. Дус кызлары алдында оялды. Әтиең ташлап чыгып китсен әле менә. Менә дигән яшәгән җирдән бит ул. 


Әтисе аларны ташлап чыгып киткәндә Даниягә 14 яшь иде. Бик гарьләнде ул. Дус кызлары алдында оялды. Әтиең ташлап чыгып китсен әле менә. Менә дигән яшәгән җирдән бит ул. 


Дания әтисе белән әнисенең кычкырышканнарын хәтерләми. Бәйрәмнәрдә әтисе өйдә булмый, эштән соң гына кайта. Хәтта ял көннәрендә дә «чакыралар» дип чыгып китә. Хокук саклау органнарында эшләгәч шулай тиеш дип кабул ителде. Җәмгыять иминлеген кайгырта бит әтиләре. Әнисенең дә «булмады инде шул эшең» диюдән башка сүз әйткәне булмады. Бәлки, Дания генә ишетмәгәндер. Юк, ярты ел элек бер тавышланышып алдылар. Алар ишеген бер яшь хатын какты. Аптырап карап торган әнисен сөйләшергә дип урамга чакырды ул. Әнисе урамнан күз яшьләренә буылып керде. Дания сорап-сорап караса да, берни сөйләмәде. Ул төнне әтисе белән әнисенең бәхәсләшкән тавышларыннан уянып китте кыз. Күпме аңларга тырышып ятса да, берни аңламады. Шул көннән соң әтисе тагын да соңрак кайта башлады, командировкага еш йөрде.


Һәм менә көннәрдән бер көнне чыгып китте. Әнисе ул кичне Данияне, әле гаиләгә килгән фаҗигане аңламаган тугыз яшьлек Ландышны кочаклап елады да елады. 
– Әни, сөйлә, ни булды? Әти нигә китте? Аның башка гаиләсе бармы? – дип сорады әнисеннән Ландыш йоклап киткәч. 


Әнисе бер почмакка карап утырды-утырды да: «Әтиегезнең хәзер башка гаиләсе. Аның улы туган», – диде. Ландышның аяк астында җир убылган кебек булды. Димәк, әтиләре кире кайтмаячак. Димәк, ул әтисез... Әтисе сеңлесе белән аңа хыянәт иткән... Ул төнне хәзер искә алса да, каз тәннәре чыга Даниянең. Әтисе шул китүдән кайтмады. Хәтта кызларының хәлен белешергә дә вакыт тапмады. Әнисе эзләп тапкан алиментны ай саен түләп барды баруын. Бәлки, анысын да түләмәс иде, хокук саклау системасында эшләве мәҗбүр иткәндер. 


Елмаеп кына торган, нечкә күңелле әнисе йомылды, усалланды, еш авырый башлады. Моңа әтисен гаепләде Дания. Әтисе аларны ташламаган булса, әнисе үзгәрмәгән булыр иде. Кызлар әниләрен борчымаска тырышып үсте. Үз проблемаларын үзләре хәл итәргә өйрәнделәр. Дания мәктәп тәмамлап, тырыша-тырмаша имтиханнар тапшырып, институтка укырга керде. Ул инде унберенче сыйныфта укыганда ук эшли башлаган иде. Фасовщица да булды, идән дә юды. Әнисенең саулыгы нык какшап китте шул. Тикшерә торгач, анда яман шеш таптылар. Хастаханә юлы, озак дәваланулар да файда бирмәде. Әнисе авыруны җиңә алмады. Бик озак интекте ул. Баласы белән декретта утырган Дания әнисе яныннан китмәде. Әнисенең соңгы көннәрен яшәгәнен аңлады ул. Ишеккә шалтыраткан саен, әнисенең башын күтәреп ишек ягына каравын да аңлады. Көтә бит!


 Алты елга беренче тапкыр әтисенә шалтыратты. Элегрәк әтисе шалтыратса телефонны алмый иде. Хәзер менә үзе шалтырата. «Әни сине көтә. Кил. Соңгы минутларында булса да җәфалама әнине», – дип кенә әйтә алды ул. 


Икенче көнне ташлап чыгып киткәннән соң беренче тапкыр әтиләре фатир бусагасын атлап керде. Баш иеп кенә исәнләштеләр Дания белән. Әтисе бүлмәгә килеп керүгә әнисенең йөзе үзгәрүен, ниндидер бер канәгать елмаю чагылганын күреп калды Дания. Ул аларга комачауламады. Сабые янына кереп китте. Әнисе белән әтисе озак сөйләштеләр. Дания аңа чәй эчәргә дә тәкъдим итмәде. «Мин әтиегезне гафу иттем. Бәхиллегемне бирдем. Дөньяда кем ялгышмый, ул да ялгышты. Әмма ул нинди генә булса да сезнең әтиегез. Ташламагыз аны», – диде әнисе кичен. Ә иртәнгә ул җан бирде. 


Үлем хәсрәте якынайттымы, дөм ятим буласы килмәү теләге көчле идеме, кызлар әтиләре белән элекке кебек аралашудан качмады. Оныгын күрергә дип әтиләре сирәк кенә булса да килә башлады. Сөйләшер сүзләре әллә ни булмаса да, бергә утырып чәй эчтеләр. Ә Даниянең кызы бабасы алдыннан төшмәде дә. Яратты ул аны. 


Шулай сирәк кенә аралашып булса да еллар үтте. Инде әниләре үлгәнгә 15 ел тулды. Беркөнне кич кенә әтисе килеп керде. Хатыны өйдән куып чыгарган икән. «Картлар йортына барырмын, мөгаен, авылга сеңелкәшкә кайтып яшәп булмый, аның улы өйләнә», – диде ул. Артык сүз сөйләшми генә Дания әтисенә урын җәеп бирде. Төне буе керфек тә какмады ул. Нишләргә дигән уй башыннан китмәде. Әтисенә карата җылы хисләр дә юк. Әнисенең васыятен дә аяк астына салып таптап булмый. Иртән торуга сеңлесенә шалтыратты. Сеңлесе килеп җитте. Аның әтисенә мөнәсәбәте башкача. Даниянеке кебек аның күңеле катмаган.

«Беркая да җибәрмибез. Үзебездә яшисең», – диде сеңлесе. Әтисе бу кадәр киң күңеллелек көтмәгән иде бугай. Елап ук җибәрде. Үзебездә яшисең дип әйтү генә җайлы. Ландышның фатирлары күпкә кечерәк. Әтиләрен Ландыш карамагына гына калдыру дөрес түгеллеген аңлый Дания. Сеңлесеннән оят. Шулай итеп алар, әтиләрен чиратлап яшәтә. Бер ай Ландышларда, бер ай Данияләрдә ул. Әтиләре һаман саен гафу үтенә, ярарга гына тырышып йөри, әмма ярату юк Даниянең күңелендә, бары тик бурыч түләү итеп кабул итә. Әйе, әнисенең васыятен дә онытырга ярамый. Ә икенче хатыны бик ушлы булып чыга. Әтиләре төзегән йортны үз исеменә яздырган. Хәтта ниндидер юллар аша ирен пропискадан да төшергән. Менә шулай бернәрсәсез әтиләре алар бусагасына килеп ауды. Бик үкенә, әмма инде соң. Әтисенең үкенечле күзләренә карый да: «Әтисез балачакны, әнине кире кайтарып булмый шул», – дип уйлый. Әмма эндәшми, эндәшүдән нинди файда инде?!.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар