Логотип
Күңелеңә җыйма

Булма матур, бул бәхетле

– Сез бигрәк матур кешеләр, – дим, пөхтә генә ак сакаллы бабай белән яшел күзләре яшьләрчә шаянлык белән нурланып торган әбигә карап. – Яшь чагыгызда нинди чибәр булгансыздыр!

Әби кеткелдәп көлеп җибәрде: 
– У-у-у, безнең бабай артыннан авылның бөтен кызлары чапты. Чибәр иде-е! Мин алай матур булмадым. Яшь вакытта да ямьсез идем.

Минем ышанасым килми генә тыңлап торуымны күреп, инандырасы килгән кебек, әби дәвам итте: 
– Чынлап та, балачактан ук ямьсез кыз идем шул. Әти дә матур кеше булмаган безнең, әни дә алай чибәрләрдән түгел. Ике ямьсездән кая матур кеше тусын инде? 

Үземнең матур түгеллегемне белеп үстем. Әни миңа карап уфтана иде дә: «Ярар, кызым, матурлык туйда гына кирәк, бәхетең булсын», – ди иде. 

Көзгегә карарга яратмый идем. Чәч дисәң, чәч бирмәгән, йөз дисәң, йөз, буй дисәң буй-сыны да чамалы. Бергә уйнап үскән кызлар матур, ичмасам! Кашлары да кара, күзләре дә көрән, чәчләре дә коңгырт төстә. Ә мин? Чәчем ни сары, ни ак түгел, әллә нинди күгәргән ләгән төсендә. Кашларым да ямьсез. Көтүче чыбыркысының очы шикелле, нечкәдер, озындыр үзләре. Үзләре җирән тагын. Күзем чекерәеп торган яшел төстә. Авылда андый күз безнең әтидә дә, миндә генә, башка берәү дә юк. 

Мичтән бармак очым белән генә корым сыпырып алам да, өйдә беркем дә булмаганда кашларыма сөртәм. Башыма әтинең караңгы көрән төстәге күлмәген ябам. «Эх, – дим, – кашым кара булып, чәчләрем дә кара булса, мин дә ярыйсы гына кыз булган булыр идем», – дим. 

Берсендә шулай кашымны корым белән буяп куйдым да, бәрәңге чүбенә чыгып киттем. Бәрәңге бакчасында мине кем күрсен! Эш белән онытылып китеп, корым турында бөтенләй онытканмын. Күрше кызлары су коенырга чакырып кергәч, аны-моны уйлап тормый гына артларыннан чыгып чаптым. Кызлар миңа карый да пырхылдый, карый да пырхылдый. Ахырдан берсе түзмәде: «Ай, ул кашыңа әллә туфрак сыладыңмы соң? Кап-кара булган бит», – дип әйтеп салды. Шып туктап калдым. Аннары сер бирмәгән булып: «Әй, чүп утаганда туфраклы кулым белән ышкыганмындыр инде», – дидем. Үзем учларым белән тиз-тиз генә кашларымны сыпырдым. Корымны коры кул белән сыпырып кына бетереп буламыни аны? Кашларым гына түгел, бөтен битем кап-кара корымга буялды.

Су буена бездән иртәрәк килгән малайлар мине күреп чирәмгә тәгәрәде. «Мичтән чыктыңмы әллә? Морҗа чистарттыгыз, ахрысы», – дип тотындылар үртәргә. «Үзегезне белегез, яме!» – дидем дә, басмадан башым белән суга сикердем. Аннары алай буянып йөрмәдем инде башка. Үземнең ямьсезлегем белән килештем. Нишлисең инде, Аллаһы Тәгалә бирмәгәч.

Мин ямьсез генә түгел, бик шыксыз да идем. Бергә уйнап үскән иптәш кызларым берзаман матур булып үсеп, түгәрәкләнеп киттеләр. Ә минем ни алдан юк, ни арттан – такта да такта, мин дә такта. 

Урамыбызда бездән берничә генә өй аша бер гаилә яши иде. Аларның балалары күп, ләкин барысы да малайлар. Ник бер кызлары булсын.  Язын өйләр юганда, җәен бәрәңге чүпләре утаганда әниләре булышырга мине дә чакыра. Эштән курыкмый идем. Җитезлегем дә бар, көчем дә ярыйсы. И-и мактый иде дә инде әниләре үземне. Мактаганны кем яратмый? Минем дә күңелем булып, үзе чакырмаса да, булышырга дип керәм дә җитәм, керәм дә җитәм. 

Алар барысы да шундый чибәрләр! Әтиләре кап-кара чәчле, томырылып тора торган кап-кара күзле. Әниләренең чибәрлеген күрсәң! Малайлары да үзләренә охшаган. Олысы миннән берничә яшькә генә зур. Кайчагында булышырга дип, бары аны күрер өчен генә дә керәм. Ямьсез булсам да, минем дә җаным бар бит. Инде миңа да 16 тула. Бергә үскән кызларның инде күптән йөргән егетләре бар.

Мин исә ул хакта хыялланмыйм да. Мәктәпне тәмамлагач, фельдшерлыкка укыйсым килә. Берничә ел элек безнең авылга яшь кенә фельдшер кыз килде. Бөтен авыл егетенә кисәк кенә әллә ни булды да куйды. Әле берсенең кулы киселә, әле икенчесенең. Кул киселмәсә, йә эчләре авырта, йә йөрәкләре. Көннең көне буена медпункт тирәсендә айкалалар. 

Ул фельдшер кызның матурлыгы! Битләре дә, беләкләре дә ап-ак. Куллары кечкенә генә, бармаклары нечкә генә. Каян беләмме? Әти белән иске такталарны кискәндә ялгыш кына кадакка бастым да, үкчәм үлекләп шешкәч, әни медпунктка алып барды. Аягымны юып, ярасын эшкәрткәндә кулларының рәхәтлегеннән йоклап китәм дип торам. Каз каурые белән генә сыпыра диярсең. Медпункттан кайткач әни әйтә: «Үткен пәке очы белән башта тиресен ачып үлеген агызды. Сине елар дигән идем, күзеңне дә ачып карамадың», – ди. Әллә тагын, мин сизмәдем дә.

Менә мин дә аның шикелле фельдшер булырга кызыгам. Инде мәктәпне тәмамлагач, кая барып укырга кирәген дә үзеннән белешеп кайттым. Имтиханнарга әзерләнә тор, дип, үзенең китапларын да биреп җибәрде. Безнең урам очындагы Фәрхәнә апаларда торганда мин әле аларга да барып булышып кайта идем. Фәрхәнә апа ялгыз гына яши, безнең авылга кем килә, барысын да фатирга аңа кертәләр. Фельдшер кыз килгәнче бер агроном егет яшәгән иде. Аңа колхоз йорт алып бирде. Соңыннан ул егет тәки безнең фельдшер апага өйләнде. 

Унынчы классны тәмамлагач, үземнең хыялым артыннан Минзәләгә киттем. Анда да фельдшерлар укыта торган медучилище бар. Казанга караганда Минзәлә безгә якынрак. Шунда керәм, дип, ничә ел тырышып әзерләнгәнгә, имтиханнарны тапшыруы артык авыр булмады. Ул вакытта татар мәктәпләрен тәмамлаган яшьләргә имтиханны татарча тапшыру да рөхсәт ителә иде әле. 

Мин укырга киттем. Ә күрше егете бу вакытта армиядә хезмәт итте. Аны армиягә озату кичәсен уздырганда да әнисенә булышырга үзем кердем. 

Арт бакчада бәрәңге әрчеп торганда яныма килде. «Менә мин дә китәм инде. Мин китте дип, бик елашмагыз. Син әнигә шулай булышып тор инде, яме?» – диде. Күзләремнең мөлдерәгәнен күрсәтмәс өчен, кулымдагы бәрәңгемне юри җиргә төшереп җибәрдем. Аны алырга дип икебез дә берьюлы иелдек. Ул минем яшьләремне күрде. «Елама, кил, бер кочаклыйм!» – дип, үзенең кочагына бөтереп алды. Әйтерсең лә мине күтәреп алдылар да йолдызларга таба чөеп җибәрделәр. «Ул мине әнисенә гел кереп булышып йөргәнгә якын итеп кенә кочаклады», – дип тынычландырырга тырыштым ярсып типкән йөрәгемне. 

«Хат язарсың бит?» – диде ул кочагын ычкындырып. Ничек язмыйсың инде? Ул вакытта армиягә кем китә, барысы белән дә хат алыша идек бит. Безнең дә арада хатлар йөрде. Әллә нинди сүзләр дә юк иде инде анда. Шул, «исәнме, саумы, хәлләр ничек?» Аннары авыл яңалыкларын язасың. Ул үзенең хезмәте турында, андагы дуслары турында, сагынуы турында яза. 

Бер дә үтмәс кебек тоелса да, вакыт туктамый. Ике ел хезмәтен тутырып, күрше егете дә авылга кайтты. Мин дә диплом алдым. 

Без аның белән беренче тапкыр Сабантуй мәйданында очраштык. Мин аны ерактан ук күреп алдым. Әтисенекедәй кап-кара бөдрә чәчләрен җилдә тузгытып, каршыма үзе килде. «Төнлә урамда очратсам, танымый да узып китәр идем. Кара, ничек үзгәргәнсең», – диде ул, мине җитез генә кочагына бөтереп алып. Оялуымнан ике битем шундук кызарып чыкты. «Бүген клубта вечер була. Алмаңа керәм, икәү төшәрбез», – дип кычкырды ул артымнан. 

Кичен чынлап та минем чыкканны капка төбендә көтеп тора иде. Сөйләшә-сөйләшә клубка таба атладык. Клубтан соң ул мине тагын озатып куйды. «Ярар, мин үзем генә дә кайта алам, караңгыдан курыкмыйм. Озатып йөрмә. Алайса клубта кызлар да калмас», – дидем, икәү урамнан кайтырга чыккач. Авыл кызларының ул дип йөрәкләре янганын беләм бит инде. «Минем менә сине озатасым киләдер, бәлки», – диде ул беләгемнән култыклап алып. Эчемдә күбәләкләр бөтерелде. Үз бәхетемә үзем ышанмыйча, башымны артка ташлап, күккә карадым. Нәкъ шул мизгелдә күктән йолдыз атылды. «Без бергә булсак иде», – дип теләп калырга өлгердем. 

Без инде менә 45 ел бергә. Өч бала үстердек. Өчесе дә әтиләренә охшап, чибәр булдылар. «Авылда чибәр кызлар да күп. Кайсысын озатсаң, шунысы риза булыр иде. Ник мине сайладың? Мин ямьсез бит», – дип сорадым аннан берсендә. «Һәркемгә үз матуры. Минем өчен син матур идең», – дип җавап бирде. 

...Яшьлек хатирәләрен сөйләп бетереп, яшьлеге сакланган яшел күзләре белән балкып, ул миңа төбәлде. Үзен ямьсез дип, шулкадәр ялгыша. Матур, бик матур иде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар