Кызыл Позиция урамы. Төнге бер булуга карамастан, безнең тулай торак гөрләп тора. Кызыл почмакта – дискотека. Шимбә саен юрфак егетләре керә, сельхозныкылар, КИСИ, КАИныкылар да үз күрә безнең кызларны.
Это было началом и приближением конца.
Я где-то ее встречала – жаль, не помню лица...
Эдита Пьеханың «Зачем снятся сны» җырына кызлар егетләрне биергә чакыра. Кавалерлар үзләрен бер тапкыр да танцыга чакырмаганнарга да әнә шулай өмет елмая. Читалкада тел гыйлемен ятлап утырган кеше юләр булыр! Киттем мин дә!
Җитмәсә, күңелне алгысытып, Раймонд Паулс җыры яңгырый.
Листья желтые над городом кружатся.
Тихим шорохом нам под ноги ложатся...
Хәзер мин дә төшәчәкмен. Һуштан яздыра торган теге итәкне генә киям дә... Йөгерә-йөгерә үзебезнең дүртенче катка күтәрелгәндә, таныш тавыш:
– Алечка! Син кая качасың!
Алечка мин булам инде. Геофак егете Саша күреп алды. Ничә әйттем шуңа, мин Әлфия, дип...
– Альфиюша... Көтәм...
Әйдә, башта исемемне дөрес әйтергә өйрән әле! Мин, Сашаны үртәп, тел күрсәтәм дә, бүлмәбезгә йөгерәм. Сашасы Саша, анда Ул булырга тиеш бүген. КАИ общагасыннан Марат. Теге атнада ничек парлап биегәннәр иде. Ул елмаеп караулары, почмакта басып торган кызлар янына сак кына озатып куюлары... Кабат биергә чакырулары... Өздереп караулары... «Сары күбәләк», дип, әллә нинди комплиментлар да әйтте бит әле... Шул сары клеш итәге сары күбәләк ясады инде Әлфиядән. «Алдагы шимбәдә дә бергә биербез, яме, Әлфия!» – диде бит. Килгәндер, килми калмас!
Дания белән Фирая конспект күчереп утыралар, душтан менгән Илгизә чәчләренә бигуди чорнаган. Төннәрен ипи заводында эшләп алган акчасына Мәскәүдән алып кайткан матур лаклары белән тырнагын буйый. Егете Илдус сабыр гына аның дискотекага әзер булуын көтеп утыра. Әйтер идем инде Илгизәсен! Үлгәндә дә бигудилы башым белән егетләр күзенә күренмим инде! Атылып кергән шәпкә карават астыннан чемоданны да сөйрәп чыгардым, чаштыр-чоштыр актарына да башладым. Бөтенесе көттерү паузасында миңа текәлгән. Кая соң бу кримплен сары итәк? Ак блузка да юк... Ефәк комбинация, капрон оеклар, яшел ефәк косынка... барысы да урында. Ә итәк? Билләһи, җен бардыр безнең бүлмәдә!
– Йә, әйтегез тизрәк: кем яшерде! Бүген Аның килгәнен, минем Аны күрергә төшәсемне беләсез бит инде! – дим, чак елап җибәрмичә.
Дания белән Фирая бер-берсенә караштылар.
– Карале, кызый, минем чалбарны кимисеңме? – Фирая чалбарын карават башыннан алып, яныма килде, кочаклап алды.
– Әлфия, малай, ки минем гипюр кофтаны! Сине тагын да нәфисрәк күрсәтәчәк!
Монысы Дания инде.
– Туктагыз әле... үземнең сары итәк тә менә дигән. Кая соң, кая? – дип, инде шкафка ук кереп китә язган идем.
– Рая алды аны! – дип, телсез калдырдылар.
– Ничек?..
– Менә шулай. Керде дә алды. Важный свиданиям, Әлфия үпкәләмәс, соңыннан үзем аңлатырмын, ул итәге миңа бик килешә, диде.
Менә сиңа мә! Ә мин?
– Ул Маратың килде микән соң әле? Килсә, эзләп керер иде инде.
– Әй, бер дә көяләнмә әле, Әлфия. Телисеңме, мин плиссеровкамны биреп торам, – дип, Илгизә дә минем хәлгә кермәкче булды.
Ул да булмады, ишек шакыдылар. Маратмы әллә? Минем бүлмәне каян белгән? «Үзем, үзем», дип, ишеккә атлаган Данияне бәреп егардай булып, юлына аркылы төштем, чәчәкле халаттан гына икәнемне онытып, каушап-дулкынланып ачып та җибәрдем.
– Альфиюша, күпме көтәргә була?! Тизме син? – дип, Саша басып тора. Елмаеп, кесәмә «Аленка» шоколады сала җитмәсә.
Коридорда, безнең бүлмә ишеге төбендә юк-бар сөйләшкән булып басып торабыз. Ул үз бүлмәләренә чакыра. «Макарон по-флотски пешердем, әйдә, сыйлыйм», – ди. Минем кәеф юк. Башка көнне керермен, дип алдашам. Нурия белән Камил узып китте, Сәнифә белән Шәүкәт... Беләм инде, парлыларның урыны йә бишенче кат белән дүртенче кат арасында, йә уты сүнгән кухняда...
– Әйдә, иртәгә «Мир» кинотеатрына. Анда «Кавказская пленница»...
Варлейны яратканымны белә Саша. Мине эретмәкче була.
– Тәртибеңә карарбыз, – дигән булам.
– Альфиюша, их, сине сыйлыйсым килгән иде бүген... макарон... флот... кара синең бу киемең болын чәчәкләрен хәтерләтә...
Саша сүзләре әллә кайда югала, мин аны юньләп ишетмим дә, тыңламыйм да... Колакка ниндидер таныш тембр, көлгән тавышлар керә. «Сары күбәләк» диләрме соң? Әллә ялгыш ишетәмме? Минем сары итәктән вәкарь генә Рая атлап килә. Янәшәсендә... үләм, Марат бит бу! Танымады... Хәер, алар безне күрмиләр дә бугай... Раялар бүлмәсенә таба атлыйлар. Рая, Маратка авышып, чырык-чырык көлә, тегесе кочаклап ук ала. Җир ярылса, җир тишегенә төшеп китәргә әзер мин. Ярый әле бүлмәдәш кызлар күрми калды! 510 нчы бүлмә ишеге шапылдап ябылды. Сәлам биргәндәй, сары итәгем генә шәйләнеп калды.
Ух, Раяга да килешә бит ул! Мин көнләшүдән, ачудан, ачык авызлыктан, тагын әллә нинди хисләрдән өтәләнеп, үземне Эдита Пьеха җырындагы кыз халәтендә тоеп үртәлеп, Сашаны сүгеп ташлыйм.
Их, син! Чакырсаң чакыр инде! Әйдә, сыйла макароның белән, – дим.
Саша бәхетнең җиденче катында! Чынлап әйттеңме дигәндәй, бер тын миңа ышанмый карап тора да шундук күтәреп зыр-зыр әйләндерә башлый.
Юк, мин сары күбәләк түгел икән. Миңа болын чәчәкләре ошый.
Фото: www.pixabay.com
Комментарийлар
0
0
Шундый кунелле ыгы- зыгы белэн башланган! Озак итеп укыйсы килэ, роман язылсын иде шушы башлангыч белэн!
0
0