Күпме хыялландым мин туй күлмәге кию турында! Ап-ак туй күлмәгемне дөньядагы иң матур, иң купшы, иң зәвыклы күлмәк итеп тегәргә тиешләр иде.
Балага узгач, беренче эш итеп хатын-кызлар консультациясендә чиратка басасың. Аның бусагасын атлап керүгә синнән: «Тормыштамы?» – дип сорыйлар. Ничек җавап бирергә белми югалып каласың, әйе, ирең бар, ләкин аны бар дип әйтергә паспортта штампың юк. Ниһаять, әни буласың, ә уртак мәхәббәт җимешегезне синең фамилиягә язалар. Ә безнең җәмгыятьтә, бигрәк тә безнең татар халкында, бала әтисе фамилиясендә булырга тиеш, дигән язылмаган канун яши. Баланың туу турындагы таныклыгын алганда, «әтисе» дигән графаны буш килеш калдыралар һәм йөрәгеңнең бу минутта ниләр кичергәнен үзең генә беләсең. Сиңа «ялгыз ана» дигән мөһер «сугалар». Кемдер, «Ире була торып, хөкүмәтне алдап, артык акча алыр өчен эшли моны», дигән гайбәт тарата... Хаксызлыкка түзү җиңел түгел, әмма мин боларның барысына да әрнеп булса да түздем.
Беренче елымда мин үзем дә зур бер хата җибәрдем. Фатир алырга чиратым җиткән иде. Ирем ягыннан артык ашкыну күрмәгәч, үзем дә баштагы мәлдә язылышуны ашыктырмадым шул – фатир алырга җиңелрәк булыр дидем. Ә аннан инде – беләсез... Сүз дә юк, вакыты белән балаларның әтисе туу таныклыкларына язылды, алар аның фамилиясен йөртәләр, ә мин... мин менә һаман да тормышка чыкмаган ир хатыны.
Күпме көттем мин иремнән: «Әйдә, язылышыйк!» – дигән сүзне! Бигрәк тә беренче өч елда. Уртак тормышыбызның икенче елында ук мин дә фатирлы булдым. Тик бу безнең гаиләгә үзгәреш кертмәде. Атлаган саен таныш-белешләр: «Нишләп һаман да фамилияңне үзгәртмисең?», «Нигә балдагыңны кимисең?» дигән сораулары белән җанымны кыйныйлар иде. «Мин дә артистлар кебек фамилиямне үзгәртмәскә булдым әле», «балдакны киеп йөрү мәҗбүримени?» дип котыла идем. Ә үзем?! земнең ни кичергәнемне, ничек итеп ут йотканымны аңлатып бетерерлек түгел. Бер балдак кына түгел, унны да алып кияр чамам бар. Тик аны бит тантаналы «Мендельсон маршы» астында ирем киертергә тиеш!
«Ялгыз ана» исемен йөртеп, беркайчан, бернинди ташламалардан файдаланмадым, киресенчә, тормышымда аның гел авырлыклар тудыруын гына сиздем. Берсендә эшемнән чит илгә барырга кирәк иде, кияүдә булмау сәбәпле, миңа виза бирмәделәр.
Бер кызык нәрсә бар: ирем нинди генә анкета тутырса да, «гаилә хәле» дигән графага үзен «өйләнгән» дип яза. Гаиләбезне ул тулы хокуклы гаилә дип саный.
Ә үземә килгәндә, мин дә инде тынычланып, бу халәтемә күнеп барам кебек, фамилиямне үзгәртү кирәк тә түгел шикелле, паспорттагы штамп тормышымда инде зур урын алып торыр дип тә уйламыйм. Янымнан узып киткән туй машиналарына игътибар итмәскә, ак күлмәкле кәләшләрне күргәч, йөрәгемдә йөрткән үпкәләремне кузгатып, «Эх!» диеп күкрәк тутырып уфтанмаска да өйрәнеп киләм.
Тик барыбер кечкенә кызымның: «Әнием, нигә синең ап-ак туй күлмәге киеп әти янында төшкән рәсемең юк?» – дигән соравы җанымның иң түрендә яшерелгән нечкә тойгыларымны кузгатып куя. Күңелемдә йөрткән сихри хыялларыма алып кереп китә. Олы кызым да кечкенәдән кәләшләргә аерым бер соклану белән карый. Кайчагында уйлыйм, әллә минем күңелдәге хисләр карынымда ятканда ук балакаема да күчте микән, дим.
...Радиодан җыр агыла:
Туй күлмәге бер көнлекме? –
Туй күлмәге гомерлек...
Җиңел генә кигән туй күлмәген тиз генә яңасына алмаштыручылар да байтак анысы. Һәркемнең үз юлы, үз сукмагы... Тик хатын-кыз күңеле барыбер охшаштыр ул. Минем кебек, үз гомерендә бер генә көн ап-ак туй күлмәгеннән булырга хыялланучылар да аз түгелдер...
Нурия Гафурова, психолог:
– Һәрбер вакыйганың безнең тормышта үз урыны, үз вакыты бар. Җырдан кайсы да булса бер сүзне, чылбырдан бер боҗраны алып атып булмаган кебек, тормыштагы вакыйгаларның берсен төшереп калдыру мөмкин түгел. Гомер сукмагыннан бергә парлап атлап китәргә карар иткән икәүнең уртак гаилә тормышы нәкъ менә туйдан башлана. Шуңа күрә, бу хакта һәммәбезнең дә хыяллануы бик табигый. Туй кеше язмышында күп нәрсәне үзгәртә. Моңа кадәр ул үзен, үз ихтыяҗларын гына күз алдында тотып яшәсә, хәзер аңа хәләл җефетенең, алай гына да түгел, гаиләсенең мәнфәгатьләрен дә кайгыртырга кирәк. Әйе, Айсылуны, аның туй турындагы хыялларын, бу тантананы кичектерү аркасында күңелендә туган үпкәләрен дә аңлыйм мин.
Поезд купесында барабыз. Юлдашларым – яшь бер пар һәм тагын бер яшь ханым. Аларның бәхәсен мин теләсәм дә, теләмәсәм дә тыңларга мәҗбүрмен.
Яшьләр:
«Никахны ЗАГСта теркәүнең кирәге юк», – диләр. Бигрәк тә егет (ул Мәскәүнең үзендә туып-үскән икән) сүзен өскә чыгарырга тырыша. Паспортка мөһер суктыру коры формальлек кенә, ул хисләрне үзгәртми, ди. Кайберәүләрнең паспортында штамп та бар, ә бер-берсе каршында җаваплылык юк, ди. Менә ул сайлаган яры өчен җаваплылык тоя, моның өчен мөнәсәбәтләрне рәсмиләштерү мәҗбүри түгел бит. Кыз аңардан яшьрәк, башкалага бәхет эзләп килгән булса кирәк, ул да юлдашының сүзен хуплый, тик дәлилләп бирми. Аларны тыңлап барган яшь ханымның шунда әйткән җавабы ошады миңа. «Сезгә, энем, бәхәсләшмим, никахыгыз рәсмиләштерелгәнме-юкмы икәне барыбердер, ә менә хатын-кызга – хатыныгызга ак туй күлмәге кию, ЗАГСка бару күңелле, рәхәт булачак. Шулай булгач, күңелен күрегез аның!» Мин дә үз фикеремне әйттем: «Язмыш сезгә бергә булу, уртак гаилә тормышы тәҗрибәсен рәсми никахта алу мөмкинлеген биргән икән, иң яхшысы аны файдалану. Соңыннан үртәлеп үкенмәс өчен эшләргә кирәк моны».
Ә бит кайбер парлар мондый мөмкинлекне шактый өлкән яшьтә дә бик теләп файдалана. Мәхәббәт яшькә дә, җәмгыятьтә тоткан урыныңа да, байлыгың бармы-юкмы икәненә дә карамый бит ул. Көтмәгәндә йөрәгеңә атлап уза да, тәкатьсез итә. Ә ике гашыйк җан кушылганны бәйрәм итү йолалары һәр халыкта үзенчә. Кипрда булганда төрле яшьтәге кешеләрнең туйларын күп күзәттем мин. Бу утрауны Афродитаның ватаны дип юкка атамыйлар. Күпләр бирегә үзләренең иң бәхетле көннәрен бәйрәм итәргә килә. Яңа кавышучыларның яше өлкәнрәк булган саен, аларны тамаша кылучылар саны күбәя генә. Бәхетле булу өчен барлык киртәләр аша узучылар һәрвакыт сокландыра шул.
Айсылуга да үпкәләрен онытырга вакыт түгелме икән?! Ә бәлки аңа да якыннарын – балаларын, дусларын, туганнарын җыеп, Урта диңгез ярында ук булмаса да, үзебезнең Идел буенда гөрләтеп туй итәргә, ниһаять, үз туенда күңел ачаргадыр?! Гаиләләрен туплап, саклап тора торган матур бер яңа йола уйлап табаргадыр...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Ин моhиме- никахыгыз бар, балагыз усэ, ничэнче ел инде бергэ... Шулай булгач, ник ирегез курка? Мин ирем белэн язылышканчы, елдан артык бергэ тордык. Анын да беренче хатыны белэн аерылуы авыр булган, шул исенэ тошеп, баштарак: Язылышу нэрсэ бирэ инде ул? Аерыласы кеше ойлэнгэннэн сон да аерыла ала, дип эйтэ иде. Бервакыт тагын: Штамп бер чуп кенэ эш бит инде дигэнен котеп алдым да, мин ана болай жавап кайтардым: Сон чуп кенэ эш булгач, мине соендерер очен эшлэ инде шул кечкенэ генэ эшне!)))))) Без хэзер язылышкан, эйберлэрне дэ тулысынча ышанып, мина яздыра, акчалар минем карталарымда саклана. Ышана. Сезгэ тыныч кына, бераз шаярту формасында сойлэшергэдер бэлки? Шушы никадэр ел эчендэ сезне белгэндер бит инде ирегез? PS. Мин туй кулмэген кимэдем шулай ук, без тантаналарсыз язылыштык кына. Минеи очен ин моhиме кулмэк тугел, э бергэ озын бэхетле яшэу.
0
0
0
0
Кеше фикереннән өстен булыгыз. Кимсенмәгез. Кемнең кемдә эше бар?! Ирегез үзен тулы гаиләле дип саный дисез бит. Бер уйласаң, ЗАГС штамплары дәүләт тарафыннан кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне бер җайга салу өчен генә эшләнгән. Фамилиядәмени эш? Бер фамилияле булып та сугышып, үтерешеп беткән парлар бар. Ирегез белән начар яшәмисез кебек болай да. Мөлкәткә килгәндә, хәзер ике ел бергә яшәгән балалы, биш ел бергә яшәгән баласыз парлар ЗАГСлы парлар кебек милеккә тигез хокуклы. Чебендәй "кайгыгыздан" фил ясамагыз. Башка хәсрәтегез юк икән, шөкер итегез.
0
0
0
0
Башта ук врага кулэгэ тошкэч , никах кына коткарып кала микэн ,? Законлы хатын - ир , дигэн не юката гына уйлап чыгармаганнар ир !! Загс дигэн жир законным ин башланган урыны шул тугелме ???????
0
0
0
0
Минем очен мэсэлэн ин мохиме никах, язылышу тугел...
0
0