Логотип
Күңелеңә җыйма

«Беребез дә бүләк түгел...»

Мин тулы, тик тавышлы гаиләдә үстем. Әти кеше аракыны гаиләсеннән өстен күрә икән, хатыны өчен дә, балалары өчен дә зур афәт бу. Хезмәт хакын эчеп бетереп баруы өстенә, өйдәге әйберләрне дә чыгарып сата иде әле ул. Ул чакта авылда безнең кебек дүрт почмаклы өйдә ялгыз әбиләр генә яшәгәндер яшәсә, кәҗәне дә сауса алар гына саугандыр. Сөт, май, ит кунак ризыгы иде бездә. Анысына гына түзәр идең, тынычлап үз урыныбызда йоклаган төннәребез дә бармак белән генә санарлык булды...

Киләсе елның гыйнварында Ансар белән өйләнешүебезгә утыз ел була. Энҗе туебызны билгеләп үтәчәкбез! Өч дистә ел гаилә тормышы өчен аз вакыт түгел, шуңа күрә яшьләргә – яңа кавышучыларга сүз әйтергә, кайбер киңәшләремне бирергә хакым инде бардыр дип саныйм. 
Мин тулы, тик тавышлы гаиләдә үстем. Әти кеше аракыны гаиләсеннән өстен күрә икән, хатыны өчен дә, балалары өчен дә зур афәт бу. Хезмәт хакын эчеп бетереп баруы өстенә, өйдәге әйберләрне дә чыгарып сата иде әле ул. Ул чакта авылда безнең кебек дүрт почмаклы өйдә ялгыз әбиләр генә яшәгәндер яшәсә, кәҗәне дә сауса алар гына саугандыр. Сөт, май, ит кунак ризыгы иде бездә. Анысына гына түзәр идең, тынычлап үз урыныбызда йоклаган төннәребез дә бармак белән генә санарлык булды. 
Әни бик үткен, уңган хатын булганга гына ач яшәмәдек: ул бәйли, чигә, тегә иде. Әти мәрхүмнең исемен каралта-сым килми, тик сабый чакта бәгырьгә сеңеп калган авыр хатирәләр, үпкәләүләр, илленең теге ягына чыксам да онытылмый. Без үсеп җиткәндә айныды ул үзе, тик бераз гына соңарды: абый аның юлыннан киткән иде инде. Их... Шунда әни: «Иң авыры – баланыкы икән», – диде...
Бу җөмләләрне үземне кызгандыру өчен түгел, ә бер нәрсәне аңлату өчен генә яздым: булачак иремнең әти кебек булуын теләми идем. 
Мәктәпне алтын медальгә тәмамладым. Хыялым – пединс-титутка керү, укытучы булу иде. Укытучыларның әле хөрмәтле чагы! Тик безне, комсомол «путевкасы» биреп, колхозда сыер саварга калдырдылар. «Юкса сыерыгызны көтүгә чыгартмыйбыз, салам, печән, ашлык бирмибез», – диде партком секретаре. Ул вакытта безнең дә сыерыбыз бар иде инде. Укытучылар исә дәшми калуны кулайрак күрде... 
Шулай итеп, бер ел сыер саудым. Алдагы елда, бер фәнне «бишле»гә биреп, институтка укырга кердем. Группадашларымнан бер яшькә олырак булгангадыр, староста итеп сайлап куйдылар. Менә бу урында: «Безнең өчен нәрсә әйбәтрәк икәнен Ходай үзебезгә караганда яхшырак белә», – диясем килә. Әгәр бер елга колхозда калдырмасалар, булачак ирем Ансар белән бер группада укымас идек без. 
Ансарга хәтле дә йөргән егетләрем булды минем, ә кияүгә менә аңа чыктым. Һәм бер тапкыр да үкенгәнем булмады... Шулай итеп, V курста, гыйнвар аенда «Чәчкәләрнең нигә кирәге бар?» дип җырлап, туй иттек без. 1993 ел иде бу. Илдә үзгәрешләр башланган, СССР дигән бөек державаның таралган вакыты. Яшь белгечләр буларак безнең инде беркемгә дә кирәгебез калмаган чак. 


Ансар III курстан соң ук Татар яшьләр театрында эшли башлаган иде. Мин Казанның 27 нче татар гимназиясенә урнаштым. Торыр җиребез юк! Гыйнвардан майга кадәр өч җиргә күчендек. Аннан Ансар мине Островский урамындагы тузган торакларның берсенә алып кайтты. Чормага! Әйе, чын чормага. Ансар анда ике урында гына бөтен буена басып тора ала иде – калган җирендә бөкрәеп йөри. Кайчандыр бер бай анда ат сбруйларын тоткан диделәр. Алгарак китеп әйтим, Ансар белән үз фатирыбыз 30 яшьтә генә булды, ә машинаны 36 яшьтә генә алдык. Монысы – өйләнешүгә ирләреннән фатир-машина таптыра башлаган кызлар колагына иде. 
Теге чормага беренче мәртәбә аяк баскан мизгел гел хәтердә. Ишек төбендә үк бер тычкан үлеп ята... Җәлт кенә иремә күтәрелеп карадым. Аның күзендә яшь иде... (Озак еллар бергә яшәгәч кенә ул чактагы күз яшьләренең сәбәбен сорадым. Үлгән тычканны кызганудан чыкмаган бит инде ул яшьләр... «Ир-ат башым белән яшь хатынымны шушындый хәрабәгә яшәргә алып кайтканыма гарь-ләнеп еладым», – диде ул.) Ә мин... Мин шат идем: чөнки монда үзем хуҗабикә булачакмын! (Үз гоме-ремдә бер тапкыр да иремнән буй җитмәслек нәрсә сорамадым, аның җанын байлык сорап талкымадым. Минем өчен иң кадерлесе – саулык һәм тынычлык. Ә Ансар янында җаным һәрвакыт тыныч  булды.)
Шул чормада ярты ел Ансар белән (декабрьдә аны армиягә алдылар), бер ел берүзем тордым. (Шуннан бирле әле дә төннәрен утсыз йоклый алмаганымны гына әйтим дә...) Бөтен уңайлыклар урамда, мичкә утын ягам, ашарга пешерергә, су җылытырга, кер кайнатырга – бер комфоркалы плитә... Ансар Казанда хезмәт итте, аннан шул ук хәрби частьта хезмәткә калды. Без берәүләрнең 9 квадрат метрлы почмагында тордык. Зөһрәбез туды. «Балагыз булмас» дигәннән соң!.. Бу урында Ансарыма һаман рәхмәт укыйм: өч ел эчендә ул мине ялгышып та гаепләмәде, киресенчә, елаганда мине гел юатты.
1999 елда иремне Чечняга җибәрделәр. Сугышның икенче дулкынына барып керде ул... 3 яше дә тулмаган кызым белән кеше почмагында яшәп калдым. Әтиебездән беренче хат ай ярымнан гына килде... Ничекләр тү-зелгән?! Ансар хәзер дә әйтә: «Минем белән берәр хәл булса, гаиләм урамда кала дип уйлап әрнедем», – ди. 
Шөкер, исән-сау кайтты ул. Андагы хәрби чараларда катнашкан өчен түләнгән акчага Балтачта ике бүлмәле фатир алып, районга күченеп кайттык. Ансар эшкә милициягә урнашты, мине Балтач гимназиясенә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп алдылар. 
Яшь гаилә булып оешып кына яши башлаганда, әти-әнинең безгә ярдәме күп тиде. Әни белән Ансар бигрәк тә килештеләр. Мин Ансар белән сүзгә килгән чакларда, алар әти белән гел кияүләре ягына бастылар, аны улларыдай якын күрделәр. Ирем үзе дә: «Әнкәй янына кайтам да китәм», – дип шаярта иде (ул минем әти белән әнине «әткәй-әнкәй» дип йөртте). Шуңа да икебез арасында нәрсә булса да, әти-әнигә сиздермәдем. Без дуслашачакбыз, ә алар Ансарга берәр сүз әйтсәләр (монысы мөмкин хәл түгел иде, билгеле), уртада гаепле булып калырлар дип уйладым. Әни үлеп киткәч, иремнең ничек өзгәләнгәнен күрсәгез... Авырып киткәч, әнине больницада мин – төнлә, ә Ансар көндезләрен карады. Кызганыч, әниебез безнең арадан иртәрәк китте шул.
2005 елда без китаплар сату белән шөгыльләнә башладык. Фатирыбызны сатып, йорт алдык. Ансар, полиция начальнигы урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелеп, подполковник булып отставкага чыкты. Хәзер полициядә гражданлык хезмәтендә. Карантин вакытында өй янында ашамлыклар кибете ачып җибәрдек. Ул кибетне баштанаяк ирем алып бара, мин китаплар белән генә шөгыльләнәм. Әни вафат булгач, әти белән абыйны тәрбияләү дә безнең өстә калды. Әтиемдә Паркинсон авыруы иде – ике елга якын урында ятты. Ансар берара әти белән абыйның икесен дә үзебезгә яшәргә алып килде. Аңардан «синекеләр шундый, мондый» дигән бер сүз дә ишеткәнем булмады.
Иремнең бер яраткан сүзе бар: «Беребез дә бүләк түгел», – ди ул. Әйе, без икебез ике гаиләдә үскән, ике төрле тәрбия алган кешеләр. Өстәвенә, йолдызнамә буенча да туры килмибез: мин – Арыслан, ул – Үгезбозау. Безнең гаиләдә дә төрле вакытлар була. Әмма Ансар бик сабыр, түзем кеше, тик аның сабыр савытлары тулсамы?! Мондый вакытларда эндәшми калырга тырышам: әйтәсе фикеремне барыбер җиткерәм мин аңа, тик ул суынгач, аралар җайлангач.
Хатын-кызда хәйләкәрлек, зирәклек тә булырга тиеш дип саныйм. Аннан сабырлык, сабырлык һәм тагын бер мәртәбә сабырлык. Кеше өйрәтүе бик җайлы диярсез. Шулай... Тик яши-яши аңлыйсың: бер-береңә юл куеп, хөрмәт итсәң генә, тормыш алга бара. Безнең бүгенге тормышыбызны гына белгән кешеләр аны гел шулай булган дип уйлый. Юк, мең тапкыр юк! Чын мәгънәсендә бер кашыктан башланды ул: барысын икәү эшләп булдырдык. Иремне гел шулай мактап кына торгач, күпләр мине ире җилкәсендә ятучы бер иркә хатын дип уйлый. Бу урында, гадәттә, елмаеп куям... Китап сәүдәсе белән шөгыльләнә башлаганда машинабыз да юк иде әле. Базар сумкасына тутырып, китап-ларны башта «попутка» белән ташыдым. Китапның авырлыгы аның! Ике кулымның ничек сыз-лаганын үзем генә беләм... Баумандагы «Китаплар» кибете янында «Мәгариф» нәшрияты бар иде. Менә шуннан «Кольцо»дагы трамвайга Бауман буйлап алагаем ике зур сумка белән китап күтәреп төшәм. Танышлар гына очрамасын дия-дия атлыйм. Группадаш кызлардан качып калган чаклар да булды. Аннары трамвай белән Компрессор заводы тукталышына кадәр барам да, сумкаларымны такси белән Балтачка җибәрәм. Үзем тагын ике сумка белән рус китаплары яки дисклар алырга барам. Инде машиналы булгач, район мәктәпләренә китап сатарга йөрү дисеңме?! Авылларда юллар начар, машина белән көчкә керәм (бу урында рульгә иремнән 9 елга алданрак утыруымны әйтсәм дә буладыр. Шәт, Ансарым үпкәләмәс). Ничә еллар Сабантуйларда дисклар сатуны әйтимме?! Бу вакытларда ирем бик булыша алмады, чөнки полиция хезмәткәре бәйрәмнәрдә үзе дә гел эштә ул. Бер елны рәттән тугыз Сабантуйда эшләдем, Кировка, Мари Иленә кадәр барып саттым. Мәктәптән китеп, бер белмәгән базар мөнәсәбәтләренә килеп кергәндә, ат йөрәкләре булган икән миндә дип хәзер хәйраннар калам! Тик... тешемне кысып китап ташыганда да, үҗәтләнеп Сабантуйларда сату иткәндә дә, барыбер үземне иң бәхетле хатын-кыз итеп тоя идем. Ни өченме? Чөнки янымда яраткан Ансарым бар иде. Әмма, әйткә-немчә, ир ышыгында, ул тапканга әзергә-бәзер булып кына яшәмим мин.
Бездә эш бүлешү дигән нәрсә бөтенләй юк. Ирем идән дә, кирәк булса, керен дә юа. Өйне дә юып чыга ала! Бәлеш тә сала, өстәлне дә шаккатарлык итеп әзерли. Бакчаны гөлләр итеп тота. Ә ул үстергән чебиләр бишәр килограммга кадәр җитә. Аңа карап, иремнең бер җире кителми, ирлек дәрәҗәсе дә төшми. Киресенчә, аңа хөрмәтем арта гына бара. Мин гомер буе юлыма аны чыгарган өчен Ходаема һәм әнкәйгә – кайнанама рәхмәт укыйм. 


Иң зур бәхетебез турында әйтергә онытып торам икән: 44 яшемдә иремә Аяз исемле ул бүләк иттем! Балаларым өчен аның нинди әти булганын сөйләп кенә бетерә алмам... Миңа караганда, балалар өчен Ансарның йокысыз төннәре күбрәк булды бугай.
Ансар белән икебезгә гел рәхәт безнең – сәгатьләр буе сөйләшеп утыра алабыз. Минем дә, иремнең дә җан дусларыбыз юк. Кызыбыз Зөһрә инде буй җитте, Казанда яши, югары белемле юрист. Кирәк чакта, хатын-кыз буларак, аның белән киңәшләшәм. Алар да әтисе белән сәгатьләр буе нидер хакында сөйләшә алалар. Ул вакытта читтән генә карап, җаным-тәнем белән куанып йөрим, балаларымны шундый әтиле иткән Ходайга рәхмәт укыйм. Тугрылык, хезмәт сөючәнлек, алынган эшен ахыргача җиткерә белү, үз сүзендә тору, киң күңеллелек, тиз арада кирәкле карар кабул итә алу, һәркем белән уртак тел таба белү һәм тагын бик күп, бик күп сыйфатлар хас минем Ансарыма! Дөрес, кызымның әтисе белән үпкәләшеп алган чаклары да була. Йөрәгем өзелсә дә, катышмыйм. Чөнки баланы берсе орышканда, икенчесе яклаган гаиләдә моның ахыры бик хәерле булмаганын күреп үстем. Кызым белән улыма, яшь аралары 18 ел булса да, киләчәктә бер-берсенә терәк булырга кирәклеген аңлатырга ты-рышам. Безнең үзебезгә моны сеңдермәделәр. Зөһрәгә: «Энеңә нихәтле кайгырту, ярату бүләк итсәң, киләчәктә ул сиңа аны меңе белән кайтарыр», – дим. Кызыбыз 11 нче класста укыганда авырга уздым мин. Зөһрә Казанга укырга чыгып киткән көзне таптым Аязны. Ул аны бик көтеп алды, исемен дә үзе кушты. Киләчәктә дә бер-берсен хөрмәтләп, дус булып яшәсеннәр дип теләк телим.
Акланмаска, чәпчемәскә, җае килгәндә бер-береңне мактарга, яратканыңны әйтеп торырга, бер-береңне кимсетмәскә, бер-береңнән гаеп эзләмәскә, бөтен нәрсәнең бервакыт үтәчәген һәрчак истә тотарга – гаиләдә бәхетле булуның төп нигезе шушы. Проблемалар килеп чыкса, уртага салып сөйләшергә, аңлашырга. Шунда ук аңлашып булмаса, сабыр итәргә! 30 елга якын бергә яшәп, минем бер тапкыр да иремнән аерыласым килгәне булмады. «Ир-ат күңеле – 60 бүлмә, шуның һәрберсенә дә кердем дип уйлый күрмә», дигән әйтем бар. Бик дөрес ул! Ярату, үзара хөрмәт булса, барысы да уза. 
Ансарга кияүгә чыкканнан бирле, бер ир-егеткә дә ир-ат итеп караганым юк, ул да читләргә күз атып мине кимсетмәде. Юк, мин бар яктан да идеаль хатын-кыз түгелмен: көйсез-кәефсез чакларым да, хаклы булмаган чакларым да бар. Тик иң яхшы ягым – мин тугры һәм ышанычлы. Иремне беркайчан да беркемгә дә алыштырмаячакмын! Ул хаклы булмаса да, аның яклы булачакмын.
Сүзгә килгәч, ачуланышкан вакытларда, эшләр зурга китә башласа, бер нәрсәне күз алдына китереп карагыз: сез ирегездән башка да яши аласызмы? Мин – юк! Шуңа күп вакытта, хәтта үзем хаклы булсам да, авызымны ябам. Горур ялгыз булганчы, парлы килеш калам. Ә җиңелү?! Тормышта иң мөһиме бу түгел... Аннары минем балаларым әтиләреннән кала тагын кемгә кадерле соң?!
Гаиләгә бик кирәкле тагын бер сыйфатны язасым килә: без күп проблемаларны юмор ярдәмендә җиңәбез. Урынын һәм вакытын белеп куллансаң, ул өйдә кайчак авыраеп киткән атмосфераны җиңеләйтеп җибәрә. Балтачка кайткач, Ансар күп еллар туй-юбилейларга тамада булып йөрде. Әлеге дә баягы акча җитмәгәнгә инде... Аннары әле без аның белән полиция, мин укыган мәктәп, минем туган авылым өчен КВНнар, спектакль-концертлар әзерли идек. Болар безнең гаиләне тагын да берләштерде, ныгытты. Улыбыз балалар бакчасына йөргәндә, Ансар тәрбиячеләр белән спектакль әзерләп, үзе дә уйнап, районда беренче урынны алдылар. 
Һөнәре буенча Ансар да минем кебек – укытучы. Әмма нинди генә эшкә алынса да, ул аларның барысын да «бишле»гә башкара. Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы теат-рында эшләгәндә төп рольләрне уйнады. Хәрби хезмәттә чакта солдатларының иң ышанычлы дусты булды. «Грозный, но справедливый», – диләр иде аның турында. Милициягә эшкә кергәч, подполковник дәрәҗәсенә җитте. Ике тапкыр районның Мактау тактасына куелды, республика буенча бирелгән диплом-грамоталарын санап та тормыйм. Полициядә аның кул астында эшләгән егетләр: «Безне эшләтә дә, мактый да белде – беркемнән дә кыерсыттырмады», – дип искә алалар. Мин товарга чыгып китсәм, урыныма басып, китап сата. Ашамлыклар кибетенең барлык документ эшен үзе алып бара. Сатучылар берәр сәбәп белән эшкә чыга алмаса, аларны да алыштыра. Тырышлык, үҗәтлек, максатчанлык – менә бу чын ир-егет сыйфатларының барысы да бар аңарда. 
Безнең гаиләдә акчаны Ансар тота, гаилә кассасы да аңарда. Без гел хөкүмәттән ссуда алып торабыз: берсен түләп бетерәбез дә тагын алабыз. Өйләнешкәннән бирле акчаның тотрыклы булганы юк: ссудасыз ерак китә алмыйсың. Барлык керем-чыгымнарны санау, түләүләрне вакытында күчереп бару Ансар өстендә. Ул исәпли, ул җиткерә. Ашаган белми, тураган белә диләрме әле? Ә син нишлисең соң диярсез. Минме? Мин иремне яратып, чын күңелемнән мактап, үсендереп, аңа рәхмәт укып торам, чөнки ул – минеке, берәү генә, кабатланмас! Кимчелекләре бардыр бит дисезме? Ә менә анысын инде чит кешеләргә белү кирәкмәс... 
Көн саен, гадәттә, кич белән табын артында үткән көн турында сөйләшәбез, иртәгәге көнне планлаштырабыз. Әйе, без дә шушы катлаулы заманның «эшем ке-шеләре»: ике бизнесыбыз бар, быел улыбыз белән икенче сыйныфка барабыз – класс тормышында актив катнашабыз. Тик менә шушы кичке сөйләшүләребезне көтеп алам. Рәхәт миңа яраткан кешем белән кара-каршы сөйләшеп утырулар. Рәхәт һәм тыныч!
Безнең өебез дә, машинабыз да артык зур түгел, башкаларда булмаган байлыгыбыз да юк. Аның каравы, Ходай сөеп биргән зур хәзинәм – ирем, ике балам бар!

Гөлнур ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Балтач.

Фото: гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Сокландым Сезгә дә, ирегезгә дә.

    • аватар Без имени

      3

      0

      Тын да алмый укыдым🙏🏻

      • аватар Без имени

        2

        0

        Бәхет тынычлыкны ярата.Мә шәәАллаһ дияргә кирәк монда.

        • аватар Без имени

          4

          0

          Куз тимэсен, конче кешлэр куп, уз аранда да.

          • аватар Без имени

            3

            0

            Искиткеч матур ,ихлас язма!Сокланып бер тында укыдым.

            Хәзер укыйлар