Тапкан ана – ана түгел, баккан – ана...
Фәнис НИЗАМОВ
Әнием Низамова Рушания Минабетдин кызы дәһшәтле сугышның иң кызган чорында – 1944 елның 1 гыйнварында тугызынчы бала булып дөньяга килә. Бу чорда яшәгән кешеләр аңлыйлардыр, бала тапкан ана ни белән туклангандыр да, сабыена нәрсә эләккәндер. Бу вакытта 50 яшьлек бабам һәм әниемнең иң олы абыйсы сугышта булганнар инде. Бәләкәй буйлы, ябык кыяфәтле әнием беренче сыйныфка укырга кергән, бик тырышып укып, 7 нче сыйныфны тәмамлаган. Инде укырга кая барырга? Авылда мәктәп җидееллык кына. Бердәнбер урта мәктәп – Иске Ибрай авылында. 7 нче сыйныфны бетергән алты укучы шул тарафка юлга чыга. Аркада – бер ипи, ун бәрәңге, берничә китап салынган капчык. Ялантәпиле алты бала тузанлы юлдан бара. Инде Аксубай да артта калды әнә. Киса авылы да үтелде. Әнә урман борыны. Шуны үтсәң, Иске Ибрайга да ерак калмый инде. Әле анда баргач та кемдә торырга, кемгә кунарга ке-рергә? Шул уйлар белән алар Иске Ибрай авылына аяк басалар. Бер ай укыгач, авыру сәбәпле, әни укудан туктап кала. Дуслары Әбзүния белән Нурания дә туктарга мәҗбүр булалар. Бушка үткән ул елын әни хәзер дә борчылып искә ала. Бәхеткә, икенче елга авылда кичке мәктәп ачыла. Әни шунда белем алып, Казан дәүләт университетына укырга керә. Кечкенәдән үк шигырь, хикәя язуга хирыс булганга, татар теле һәм әдәбияты бүлеген сайлый. Университетны тәмамлагач инде әни авылыбызда, мәктәптә эшли башлый. Шул көннәрдә туачак баласын көтә.
Өч ана өч өстәлдә бала таба. Елаган сабый тавышын хәлсез әни үз баласы тавышыдыр дип уйлый. Әмма иртән аңа баланың үле тууын хәбәр итәләр. «Кан әйләнеше дөрес булмаган», дигән диагноз куялар. Башкача бала табарга да киңәш итмиләр. Шәмсекамәр дип исем алган, юылган, дога укылган бала икенче көндә гүргә керә. Әнинең күз алдында нарасыеның нәни борыны, алсу йөзе генә чагылып кала. Гомер буе шул чагылыш аның күз алдыннан китми. Минем кызым тугач та әни озак вакытлар баланы кулына ала алмый йөдәде. Аның күңелендә ниләр дөрләгәнен хәзер генә төшендем шул мин.
Шул хәлләрдән соң әни бар җылысын, назын укучыларына бирә. Һәркайсын үз баласыдай ярата. Әмма үз балаң булуга ни җитә соң?
Әнине әрнеп елаткан тагын бер вакыйга була. Элек мәктәп формаларын талонга гына сатканнар икән. Сентябрь ае. Балалар, укытучылар кырда эштә. Менә районнан кайткан директор Рифнур Гомәр улы, укытучыларны җыеп, аналарга талон өләшә. Берне, икене, өчне алучы аналар да була. Бәхетле аналар! Иң ахырда әни һәм директор гына торып калалар. Монда сүзләр артык... Талон тиеш булмаган укытучы әнием күзләрен аска төшерә. Ул көнне башкалар белән машинага да утырмый, юл буе елап җәяү кайта.
Шәмсекамәр апам үлеп ун ел үткәч, мин дөньяга килгәнмен. Укырга йөри башлагач, балалар да, кайбер кешеләр дә колагыма минем балалар йортыннан булуымны әйтә тордылар. Ул вакытта башны аска иеп, тынып кала идем. Ә хәзер уйлыйм: ул кешеләр шул хәбәрне әйтеп мине шатландырырга уйладылармы, әллә шуннан тәм таптылармы? Һич аңламыйм. Хәзерге акылым булса: «И-и кешеләр, тапкан ана – ана түгел, баккан – ана, дигән әйтемне онытмагыз», – дияр идем.
Әниемнең мине яратуы чиксез иде. Ярату белән кырыслык та җитәрлек булды. Ул мине яшьтән үк эшкә өйрәтте. Балта-пычкыч, кирпеч эшләре, печән чабу, бакчада эшләү, хәтта аш-су әзерләү дә минем кулдан килә торган шөгыльләр булды.
Әнием Рушания, хатыным Раилә, балалар – Сөмбелә, Йосыф, Ясминә.
Әни миңа өч диплом алырга булышты. Беренчесе – имам-хатыйб һәм гарәп теле, икенчесе – инглиз теле, өченчесе татар теле һәм әдә-бияты белгечлекләре иде. Мин дә әнием юлыннан киттем: нәкъ аның кебек укытучы буласым килде.
40 ел буе укыткан әнинең дәресләрен өлкәннәр дә, безнең сыйныф укучылары да сагынып искә ала. Чөнки алар гаҗәеп кызыклы дәресләр иде. Калын-калын романнарны малайларның укымаганлыгын әни сизенә иде. Шуңа күрә әсәрләр буенча иллюстрацияләр ясап тактага элә дә, шулар буенча тулы романны сөйләп чыга иде. Математика, физика кебек авыр дәресләрдән чыгып, әнинең әдәбият дәресенә кереп утыру дөньяның бер рәхәт мизгелләре иде. Без 45 минут буена төрле чорларга кереп, төрле әсәр геройлары белән яши башлый идек. Әниемнең бик оста сөйләү сәләте барыбызны да әсир итә иде. Укучыны рәнҗетми торган иң яхшы сыйфаты – ул безгә «икеле» билгесе куймый иде, чөнки йомшак дигән укучы да әсәрнең идеясен әйтеп, эчтәлеген сөйли ала иде. Дәрестә вакыт калса яки класс-тан тыш уку сәгатьләрендә әнием үзе язган повесть, хикәяләрне дә укый иде әле. Әсәрләрендә нәкъ безнең кебек балалар тормышы тасвирланган бит!
Халык мәгарифе отличнигы, Россиянең атказанган укытучысы дигән югары исемнәрне дә әнием тыныч кабул итте. Күп укытучылар аның турында газетага язарга уйла-салар да, әнием рөхсәт итмәде. «Мин башкалар кебек гап-гади укытучы, аермам – балалар язучысы булуымда гына», – дия иде.
Әни 1992 елдан – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Балалар өчен язылган тугыз китабы дөнья күрде. Ул Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиягә лаек булды.
Ә менә миңа үзе турында язарга рөхсәт итте әнием. Мөгаен, нәкъ менә минем өлгереп җитүне көткәндер ул! Әнием олы яшьтә булса да, һаман да сафта. Ул үз өендә «Без – Н. Думави оныклары» дигән музей оештырды. Өлкә газетасы журналистлары музейны күреп, бик яратып язып чыктылар. Сезне дә көтеп калабыз.
Гомер буе күңелемдә йөргән рәхмәтләремне җиткерәсем килә әниемә. Кайбер аналар үз балаларын ташлап киткән бер чорда, дәүләттән бер тиен акча алмыйча, кеше өлешенә кермичә, ятимлекне сиздермичә тәрбияләп үстерде ул мине. Миңа инде 39 яшь.
Башка балалар кебек, мин дә әниемә исәнлек-саулык, бәхет кенә теләп калам. Озак яшә, әнием, синең киңәшләрең бик-бик кирәк әле миңа!
Яңа Дума авылы, Аксубай районы.
Фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
5
0
Мине да абием 3 айлыктан карап устерде, б
0
0
2
0
Сез бик бәхетле бала !Шулай ук әниегезнедә бәхетле иткәнсез !
0
0
0
2
Баланы ир кеше кутэреп тошсэ кунелле булыр иде
0
0