Логотип
Күңелеңә җыйма

Алданып саташу

- Ашкына йөрәккәем, ашкына... Кая болай ашкына торгандыр?!
Гамьсез-ваемсыз бу, дип йөргән Рита кайчак шулай ди дә авыр сулый, уен-көлке ку­шып сөйләшкәндә, эчтән яну-сызлануы кинәт тышка бәреп чыга. Хәерлегә бул­сын, дип юрарга кирәк бул­гандыр да... Кыз баланы офтануларына әлләни ис китү галәмәте күрсәтмәде шул муеннан мәшәкатькә чумган Хәмидә. Җилбә­зәклеккә юрады. Өсте - бөтен, тамагы — тук, тагын ни кирәк? Яшь чактагы эч по­шу — күзең төшкән егет- җиләнне карата алмауга по­шыну гына, дип белә иде ул. Аның хәсрәте хәсрәт, ичма­сам, борчуы баштан ашкан: гаилә йөген сөйрә, акча тап, ризык, бала-чагага кием-са­лым юнәт һәм исерек ир көе көйлә! Әле дә чыдый бу йөрәк. Югыйсә, Ританың хы­ялый кеше кебек сөйләнүләре сагайтырга, сискән­дерергә тиеш иде аны.
- Төшләремдә гел очам! Ник очканымны белмим, - дия иде кызы моңсуланып. Әллә артык кырыс булды Хәмидә, әллә кызын башын­нан сыйпап юатырлык вакыт табылмады?
Биләмнән кайтып кер­мәде. Юньле-рәтле эшкә дә өйрәнмәде. Урамда үсте Рита.
- Биләмче! Урам кызы, - дип мыскыллы көлемсери иде аталары, аның бер телем ипи эләктереп урамга ыргы­луына үртәлеп. — Шулкадәр иреккә куялармыни баланы? 
- Үзеңне бел!
Шуннан китә тавыш, кыч­кырыш, савыт-саба ватыш! Әлбәттә, ике кыз икесе ике яктан урамга чыгып сыза. “Күгәрченнәр кебек яшибез. Әтиләре ишектән кайтып керә, балалар тәрәзәдән очып чыгып китә!” Кайчак мәзәк итеп үз тормышын шу­лай тасвирлый Хәмидә. Үз- үзеңнән көлеп күңел юатмасаң, акылдан язарга да мөмкин ич. Ярдәм сорар, бо­рын төртер кеме бар? Әти- әнисе күптән вафат, кызлар кечкенә. Күз текәп торган ба­лаларына Ходай мәдәт бирсә икән...
Көн-төн шулай ялварасы булган да бит... Бала-чага тездә чакта — сөйдерә, тез­дән төшкәч, көйдерә, ди­мәсләр иде аны. Көйдерер чак җиткәнен сизми дә калды.
...Ритага уналты яшь тул­ган көн иде ул.
Хәмидәнең әниләре төсе итеп тота торган иске генәг бакчасы бар. Шунда чәчкә-гөлләр үстереп кинәнә ул. Кашкарыйлары шау чәчәктә утыра, матур чәчәк бәйлә­ме — гөлләмә ясап котласын өле кызын туган көне белән! Ашкынып бакчага килсә...
Алыптай гәүдәле ир-ат ку­енында иркәләнеп ята аның кошчыгы. Хәмидә агарынып артка чигенгәнен сизми дә калды.
- Артур мине ярата! Яклаучым, терәгем булуын телим мин аның...    
- Ул бит... Синнән ун яшькә олы! Ә син көзге че­беш!
- Акча таба, яши белә торган ир кирәк кыз-хатынга. Синең сыман хәерчелектә, мескен булып яшисем кил­ми. Ызгыш-талашлардан, барыгыздан да туйган. Га­рык!
Озакламый Рита бәби алып кайтырга әзерлән башлады. Иртә өлгергән җимеш! Ни кыласың? Тугы­зынчы классны аннан-моннан тәмамлады да — вәс­сәлам уку!
Кияү дигәннәре болай ярамаслык адәм түгел сы­ман. Иң мөһиме — эчми, тартмый. Тәртипле дә кебек.
Үзе ачык. Тик менә кайда эшләвен сер итте инде, симертә, кич-кырын чыгып китә. Казино тирәсен саклыйдырмы, гомере төнге рестораннарда  үтәме? Белмәссең. Ә Ританың моңа әлләни исе китми тавыш-гаугадан котылдым, дип куана булыр. Хәер, кызының балигъ булмас борын кияүгә чыгуына әтиләре башта бик ярсыган иде, кияүнең “фыртавай егет!”икәнен күреп, бераз тыныч­ланды. Салуын әлләни киметмәсә дә, кул белән уйнау гадәтен ташлады. Чөнки кияү кисәтеп куйды: “Хатын-кызга кул күтәргән кеше — минем дошманым! Ә дошман белән нишләргә икәнен    мин беләм!” — диде. Рита баладан соң тазарып, тагын да
чибәрләнеп китте. Өстәл­ләрендә җиләк-җимеш өзел­ми. Хәмидә дә күктән төшмәгән, нигъмәт-байлыкның бушка килмәгәнен генә аңлый. Менә фатирлы да булдылар, машиналары да бар... Тик бер нәрсә — күңел тынычлыгы юк.
Ә беркөнне кияү ничектер ачылып китеп, якын итеп әбисенә сер чиште.
— Кылыч йөзеннән йөрим мин, әби. Хәвеф-хәтәрле, тар юл бу... Бүген мин кемне­дер юлдан алып ташлыйм. Иртәгә, бәлки, мине... Аңлыйсыңмы, ышаныч юк. Иртәгәге көнгә дә, туганнар­га, дусларга да, беркемгә... Хәтта үземә үзем ышана ал­мыйм. Ритага терәк булам, дидем. Ул моңа ышана, мин — юк. Бердәнбер сөене­чем, улым бар. Денис өчен борчылам. Ритага да бөтен нәрсәне ачып салып булмый. Күп белсә, тиз картаер. Бо­лай йокысы тыныч...
Буталчык, урау-урау сүз­ләрнең мәгънәсенә соңрак төшенде Хәмидә. Кылыч йөзеннән йөрүченең яшь го­мерен кылыч кыйгач...
...Болар кайгысына бита­раф көннәр, айлар кыр каз­лары кебек тезелешеп оча торды. Рита да юангандай булды, ирекле кош сыман ка­нат язды. Моңа сөенергә теләде Хәмидә, ләкин йөрәк сизде-тойды, алар күрәчәк хәсрәт-кайгының тагын да яманрагы ишек шакырга әзерләнә икән. Ә хәлне — нәрсәнең ни икәнен аңлаган­да, аны коткарырга, ярдәм кулы сузарга соң — Рита наркоманга әйләнеп беткән иде инде.
Артурның абыйсы Айрат “утырткан” аны инәгә. Кайгы уртаклашкан атлы булып, ки­леннәрен әкренләп-җайлап “ак агу” белән агуларга то­тынган күптәннән наркобиз­нес белән шөгыльләнүче эшмәкәр. Нияте дә ачыклан­ды: энесенә “бүләк” ителгән фатир тынгылык бирми икән кара җанына, кире үзенә кайтарып алырга тели. Баш­та бушлай сыйланган “дару” коточкыч кыйммәт тора, ә аңа бер гадәтләнгәч, кеше шунсыз яши алмый. Ританы бурычка батырып, фатирын саттырырга ниятләгән абый дигәннәре!
Сукмаклар чуалса, юлла­рың буталса, караңгы төндә түгел, көпә-көндез адаша­сың икән шул. Адашты Рита, карурманда түгел, кала урта­сында, дуслар-туганнар ара­сында адашканын сизми дә калды. Нинди баткаклыкка кереп чумганын төшенгәндә соң идеме? Моннан чыгу мөмкин түгел, дип уйлап ул кабат-кабат ялгышты.
Афәт юлын үзе сайлады бит ул. Алай дисәң... Бүген юлдан тайпылганнар, кыйб­ласын югалтканнар әллә бер Рита гынамы! Ышанучан, беркатлы булганга, ә бәлки үз язмышына бик җиңел караганга, уйларга иренгәнгә, очраклылык артыннан ияр­гәнгә наркоэшмәкәрләр — үлем белән сату итүчеләр ятьмәсенә эләккәнне гаепләү җиңел ул! Ританы да белгән- күргәннәр арасында: “Эзлә­гәнен тапты, ниһаять!” — дип тантана итүчеләр булмаган, дисезме?! Кемнең итәгенә утлы күмер төшә, шул гына яна. Тозакка төшкәннәргә җиңел генә котылу юлы бар­мы? Ә бит, ныклап уйласаң, бәлагә тару гына тиз, ә чыгу юлын табу күп очракта мөмкин түгел хәтта ки.
Наркомания — җитди һәм куркыныч авыру гына түгел, кемнәр өчендер гаять төшемле сәүдә итү, бизнес, акча ясау ысулы. Беркатлы адәмнәрне кар­макка каптыру җаен карап кына йөрүчеләр бихисап: кы­зыктыра — рәхәт кичереш­ләр, тормыш мәшәкатьлә­реннән, борчу-авырлыклардан котылып, аларны оны­тып тору ысулларын, рәхәт яшәү вәгъдә итә. Кызыкты­рып алдый... Сине наркоман итүдән үзенә күпме файда, керем аласын гына кычкырып сөйләп йөрми. 
Бер карасаң, наркома­ния — кеше үзе теләп, кыйммәт бәя түләп сатып ал­ган чир бит ул. Чир икәнен белә торып ник алдана соң кеше? Әнә бит, зиннәтле бизәлгән, матур капларга төрелгән сигаретны да хәзер агу сатуларын искәртеп тәкъдим итәләр. Наркотик­лар белән мавыгучы кыйбат хакка үлем һәм чир сатып ал­ганын белмиме? Белә. Әл­бәттә, белә. Беренчедән, бүтәннәр язмышына язылган бәхетсезлек безне урап узар, безгә кагылмас, дип ышана күпләр. Икенчедән, күнегү ихтималын күздән ыч­кындыра. Өченчедән... Татып караганчы ук “оҗмах рәхәте” хакында йә укыган, йә ишеткән була. Татар тотып карамыйча ышанмас, дисә­ләр дә, бу проблема бер милләт өчен дә ят түгел. Са­бый балага тәмәке төтене өрсәләр, йә булмаса, аракы, сыра йоттырсалар, ул буыла, елый, төкеренә. Бик табигый халәт, организмның агуга каршы торырга омтылуы бу. Ә үскән, “олы сабый”ны ышандыру җиңел. Үлем сату­чылар моңа хәйлә белән, әкренләп ирешергә омтыла. Һәм ирешә дә)
...Ританы ул көнне таныр­лык түгел иде. Күзләре тон­ган, шашкан хатын йодрык­ларын төйнәп әнисенә ябырылды.
— Бир акча! Күрә торып үтерәсең киләмени мине?! Бир!
Хәмидә, күз яшьләрен түгә-түгә, кызын күпме генә акылга китерергә тырышып караса да, котырынган авы­руны туктатырлык көче дә, акчасы да юк иде шул. Ничәмә-ничә кешегә кереп, бурычка акча сорап караса да, тапмады. Бирмиләр. Бәлки күршеләрдә дә юктыр. Рита башта Артурдан калган мал-мөлкәтнең башына җит­те: машина, келәмнәр, хәтта бала караватына кадәр кая­дыр “очты”. Артурның абый­сы хыялланганча, фатирны да күптән “очырган” булыр иде дә, мәрхүм ире бала хакына бер акыллы эш эшләргә өлгергән: квартирасын әби­сенә “бүләк итеп”, улы исе­менә приватизацияләп кал­дырырга башы җиткән булып чыкты.
Оныгын җитәкләп көчкә чыгып качты Хәмидә. Күз яшьләрен, әрнүен басып, теләнче сыман, хурлана-хурлана кемнәргә күпме би­рәчәге барын, балага сөтлек, ипилек акчаны тагын кемнән сорап торырга мөмкин икә­нен барларга тотынды. Җи­ңеләеп китеп, лифт төй­мәсенә басты. Күрше йортта яшәүче танышы искә төште, мәрхәмәтле ул, аңлар хәлен, кире бормас...
Ишек төбендә бер төркем булып җыелышып торган ха­тыннар яныннан мыштым гы­на узып китмәкче иде дә:
- Унөченче каттан ташлан­ды, балконнан, үзем күр­дем! — дигән сүзләрен ише­теп, шып туктады.
- Газраил килеп киткән ин­де, берәү дә ярдәм итәлмәс аңа, — диде кайсыдыр.
Кап-кара плащка төрен­гән, күзләре кара яулык белән каплап бәйләнгән кур­кыныч гәүдә ямь-яшел үлән­нәрне изеп, җиргә капланган иде.
Үз сөяген үзе танымас ке­ше була димени?! Таныды Хәмидә дә.
- Дәү әни! Очканмени ул? — дип, җиңенә ябышкан Денисның йомшак учын сак кына күрше хатын кулына тоттырып, атынчыкка таба ымлады: алып кит, зинһар! Иреннәре: “Тәңрем, үзең бирдең, үзең алдың, бу хәсрәтне күтәрерлек көч тә бир”,—дип пышылдады.
...Яшәү һәм Үлем, Якты­лык һәм Караңгылык, Мә­хәббәт һәм Нәфрәт арасы... Мәңгелек каршылыклар ич болар! Кеше дөньяга килгән мизгелдән Үлемгә таба ба­ра. Ләкин үлем хакында уй­лыйсы килми. Мәңге яшәрсең кебек. Матур яшисе килә. Тормыш сукмагында адашмыйча, алдашмыйча, үз-үзеңне алдамыйча да яшәп була бит, югыйсә!
Ходаем, күрмәгәннәренә күрсәтмә, күргәннәргә күр­кәм сабырлык бир...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Модный халгэ калган эти-энилэргэто ходай тагэлэ туземлек бирсен.Бик авыр хэл.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик тормышчан!Рәхмәт! ,,Кайгы агач башыннан түгел адәм башыннан йөри" ди халык.Бик дөрес!Шушы өч көнлек дөньяда бер- беребезгә игътибарлы,ярдәмчән була белеп үз юлыбыздан адашмыйча яши. алсак иде .

      Хәзер укыйлар