Логотип
Күңелеңә җыйма

Ай гына шаһит

Нәфисә,шашкан бер кыяфәттә уйлаган эшен башкарырга җыенды.

Ирида Бәйрәмгулова

Бүген Нәфисәнең иң шатлыклы көне. Ул икенче тапкыр әни булган көн! Түгәрәк тормышны тагын да ямьләндереп, ике ел элек уллары Әмир дөньяга аваз салды. Ул вакытта кызлары Энҗегә инде 7 яшь иде. Баштарак Нәфисә икенче бала турында уйламады да. Апасының бер-бер артлы алып кайткан кызлары белән интеккәнен күргәч, балалар бер-берсен карап үссәләр җайлырактыр, дип уйлады ул. Ә соңыннан инде республика хастаханәсеннән килгән врачларга күренгәч, икенче баланы табу турында уйларга да курыкты ул. Гинеколог аны җентекләп карагач, бар да әйбәт диде, тик медицина картасына күз төшергәннән соң, күрше кабинетка, кардиологка да күренеп чыгарга кушты. Андагы табиб өлкән яшьтәге ир кеше иде, кан басымын, йөрәк тибешен тикшерде дә Нәфисәнең күзләренә текәлде. «Гинекологик яктан сезнең бар да тәртиптә. Әйтүегезчә, икенче бала турында хыялланасыз, тик... Әгәр кызыгызны ятим калдырасыгыз килмәсә, бу уегыздан кире кайтыгыз. Минем вердикт шундый! Кан басымы югары, мондый вакытта тугыз ай буе баланы күтәреп йөргәндә бөерләр эшләүдән туктау ихтималы туксан процентка җитә. Бу – бер; икенчедән, кан басымы югары булганда йөрәк авырлык белән эшли. Ә йөклелек йөрәккә өстәмә кыенлык тудырырга мөмкин». Бу сүзләрдән соң бик кәефе төште хатынның. Ире янына чыккач, аның күкрәгенә башын куеп елап тә алды әле. Кәбиргә барысын да сөйлагәч, ул: «Ярар инде, әнисе! Безнең кызыбыз бар бит инде», – дигәч кенә бераз тынычланды.

Шулай да врачлар сүзенә карамыйча, хыялын барыбер тормышка ашырды ул: айлар буе хастаханәдә ятса ятты, шалкандай малай бүләк итте иренә.
Хәзер менә кызы да, улы да бар аның. Энҗе бөртеге инде кул арасына да керә башлады, энесен бишектә чакта ук тирбәтеп үстерде ул. Хәзер дә гел Әмирем дип кенә тора.

Иртән торып ирен эшкә озаткач, сыерын савып, көтүне куып кайтты Нәфисә. Хәзер тиз генә өен җыештырып алыр да, өстәл әзерләргә керешер. Күңелле мәшәкатьләр көтә аны бүген. Өйләре кечкенә булса да, кунак чакырырга ярата ул. Ә бүген инде бәләкәй кешенең туган көненә бәләкәй кешеләр киләчәк: унлап бала җыелыр, өйдә ашарлар да ишегалдына чыгып уйнарлар. Бик күңелле булыр.

Җырлый-җырлый идән сөртеп йөргәндә Нәфисә бер сәер төенчеккә тап булды: гәҗиткә төрелгән табылдыкны ачып карагач, күз аллары караңгыланып китте аның. Идәнне көн дә себереп булса да ала торган иде, кичә бернәрсә дә юк иде бит монда! Каян килеп чыккан бу ят әйбер? Нәрсә булыр соң бу? Күп сораулар кайнады башында. Ә төенчекнең эчендә өч бөртек тырнак һәм 5-6 сантиметр чамасы чәч бөртекләре иде. Шул чәч бөртекләре арасында ике ак чәч тә бар...

Кәефе төшсә дә, эшен дәвам итте: кунаклары килер, өстәл әзерлисе бар бит.  Күптән түгел Маргарет Митчеллның «Унесенные ветром» әсәрен укыган иде, менә анда Скарлетт иң авыр вакытта :«Бу хакта иртәгә уйлармын!» – дип әйтә иде. Нәфисә дә үзен шулай тынычландырды, эш белән мавыгып онытылып та китте. Ул арада балалары да торды, аларны чәй эчертеп уйнарга чыгарып җибәрде. Кунаклар килгәнче, әйдә ишегалдында уйнасыннар рәхәтләнеп.

Әйтелгән сәгатькә кунаклар да килә башлады. Кунаклар дигәч тә, барысы да Энҗе белән Әмирнең ике туган апа-абыйлары,эне-сеңелләре – Нәфисәнең дүрт апасының сигез баласы иде инде. Өстәл тирәли утыргач, барысы да шау-гөр килеп, Әмирнең колагын ике тапкыр тартып алдылар. Электән килгән гадәт: зур үссен, янәсе. Апасының кызлары йөгерә-йөгерә булышып йөрделәр. Күңелле дәвам итте бу туган көн.

Балалар уйнарга чыгып киткәч, Нәфисәгә кабаттан теге сәер табылдык тынгы бирмәде. Нәрсә булыр соң бу, бер ят кеше дә кермәде бит бу арада!

Иртән эшкә җыенучы Кәбиргә ашарга тутырганда шул ризык йөртә торган сумкадан төшсә генә инде... Алай да төенчекне суыткыч өстенә алып куйды, бәлки, ире нинди дә булса ачыклык кертер. 

Ишегалдында балалар, Әмирне түгәрәк уртасына бастырып, «Ак калач»ны җырлыйлар иде. Улы шомырт кара күзләрен тәгәрәтеп аптырап карап тора, бернәрсә дә аңламый. Барысы да көлгәндә, уймак кебек кенә авызын колагына хәтлем ерып кычкырып көлә башлый. 

Балаларга күңелле: инде куян балалары белән уйный башладылар, кызык табып фотога да төшеп алгач, ян капканы ачып, урманга таба киттеләр. Ерак та түгел каенлыкта каен җиләге пешә. Бала-чага рәхәтләнә җиләк ашап.

Савыт-сабаларны югач, Нәфисә дә каенлыкка атлады. Ә анда балалар ике агач кәүсәсе буйлап өскә менгәннәр дә шатланып кычкырышалар, гөрләшәләр. Иң өстә, апасының нәни кулларында – Әмире.

– Төшегез,егыласыз бит! – дип кычкырып җибәрде ул, баласы өчен борчылып.
– Нәфисә апа, борчылма, без бит истәлеккә фотога гына төшәбез, әйдә син дә безнең белән! Әмиргә ике яшь, ике каенга күпме бала менеп кунаклаган, бу бит искиткеч матур истәлек! – дип, кызлар аны да чакырды.

Шулай туган көн кунаклары белән көн узганы сизелми дә калды. Ире эштән кайтыр вакыт та җитте, балалар да таралыша башладылар.

Урамда машина тавышы ишетелгәндә алар соңгы кунакларын озаталар иде инде. Хатын йөгерә-йөгерә капканы ачып, Кәбирне кертте, балалар әтиләре янына йөгерде. Туган көн бүләге дип әтисе Әмиргә зур гына уенчык машина тоттырды, һәрберсенә туңдырма өләште. Малай машинаны этеп уйный башлады.

Һаман уйнауда, арымаган икән бу бала. Көндез дә йокламады, йокысы тәмле булыр инде. Әйдәгез, башта әтиегез белән бергә ашап алыйк, соңыннан уйнарсыз, – дип сөйләнә-сөйләнә Нәфисә аларны өйгә дәште.

Өстәл артында Әмир әтисе каршында утыра иде. Кабир аңа:

– Түт-түт ошадымы, улым? Матурмы? «Әти, рәхмәт», дип әйт әле хәзер, – дисә дә, малай шомырт кара күзләрен әтисенә төбәп сүзсез утырды.
– Ник сөйләшми ул, ике яшьтә бит инде балалар сөйләшә, ә бу баладан бер сүз чыкмый. Күзләрен текәп тик утыра, миңа тишәрдәй итеп карый. Колагына хәтле авызын еруы да сәер аның, тәртиплерәк кенә көлсә булмыймыни? – дип, әти кеше юктан тавыш күтәрә башлады.

Кәбир, керпе дә баласын йомшагым ди, карга да аппагым дип ярата, ә син әллә нинди ямьсез сүзләр сөйлисең. Һәр баланың үзенчәлеге була инде, бик сөйкемле сабый, юктан гаеп эзләмә, – дип, Нәфисә сүзне уенга борырга тырышты.

Тик ир ашау арасында булса да үз баласына карата пычрак сүзләрне чәчте генә:
Мин белгән балалар ике яшьтә тәтелдәп ап-ачык итеп сөйләшәләр, ә бу «әни», «әти» дип тә әйтми бит, телсез-чукрактыр ул. Чакырсаң да килми бит ул. Шул күмердәй күзләре белән бораулавын белә.

Ярый әле Әмир бу сүзләрне аңларлык яшьтә түгел иде. Кызлары Энҗе генә бер әтисенә, бер энесенә карап аптырап торды-торды да:
– Әти, ул бит ишетә, мин чакырсам йөгереп килә, кайвакыт «апа» дип тә әйткән кебек була, – дип, энесен якламакчы булды.
– Ишетә, кызым, күрә дә... сөйләшә дә башлар бераздан. Минем бәләкәч улым сигез айлык чагында ук аерым сүзләрне әйтә башлаган иде бит, тик никтер туктап калды, әллә без көлгәнгә, әллә артыннан кабатлаганга сөйләшмәс булды. Бәлки, врачларга күрсәтеп караргадыр? – дип, Нәфисә иренә текәлде. 
– Теләсә нишләт, син бит өйдә ятасың, – дип төксе генә әйтте дә кашыгын өстәлгә тотып атып, ишегалдына чыгып китте ир.

Корырак шул Кәбире, нишләтәсең. Нәфисә дә улының һаман теле ачылмауга борчыла иде, ләкин балада ниндидер тайпылышлар бар дип башына да кертеп караганы булмады. Кызы бик иртә тәтелди башлады. Тик балалар бакчасына биргәч Энҗенең хәтере начар икәне ачыкланды. Беренче шигырен ятлатканны искә төшереп, көлемсерәп алды хатын... «Бар бала да бертөсле булмый, бишегез биш төрле, бармаклар да бертигез түгел бит, тик кайсы бармакны тешләсәң дә авырта», – дип әйтә иде әнисе.

Шулчак теге сәер табылдык Нәфисәнең исенә төште. Оныткан бит иреннән сорарга, хәер, Кәбирнең кәефе эштән кайтканда ук әйбәт түгел иде. «Ярар, бераз тынычлансын, балаларны йоклаткач сөйләшербез», – дип сузды ул.
Көтү кайтып, малларны караштырганда да алар ире белән беравыз сүз сөйләшмәделәр. Әнисенең чиләк белән сөт күтәреп кергәнен күргәч, Әмир сөт шешәсен тотып килеп җитте, үзенчә сөт кирәк, дип әйтүе иде аның.

Сөт-төт кирәкмени минем улыма? –  дип сөйләнә-сөйләнә, хатын яңа сауган сөтне сөзде дә Әмирнең шешәсенә салып бирде. Бала шешә эләгү белән бәләкәй караватына кереп ятты. Шундый тыныч бала булды инде аның улы. Үзе ята, үзе йоклый, төнлә дә бик борчымый. «Шул баланы ничек зәгыйфь дип әйтергә теле бара бу Кәбирнең? Булмаганны, Аллам сакласын!» – дигән уйлар үтте башыннан.

Ул арада Энҗе дә йокыга китте. Тик Кәбир генә һаман машинасы янында гаражда кайнаша иде.

Нәфисә теге төенчекне алды да ире янына чыкты.
– Кәбир, кара әле, бүген идәннән бик сәер нәрсә табып алдым. Нәрсә булыр икән бу?
– Нәрсә соң бу?
Менә кара эчендә нәрсә бар аның, үзе әйбәтләп төрелгән, – дип, Нәфисә калтыранган куллары белән төенчекне сүтте.

Тик ирнең бер дә исе китмәде.
– Өеңне ешрак җыештыр, чүпләнмәс, – диде коры гына.
Кәбир, мин бит кичә генә идәнне себереп алдым, ул вакытта бернәрсә юк иде, белеп ташланган әйбергә охшаган бит бу! Миңа калса, иртән көндезге ашыңны салганда, синең азык йөртә торган сумкаңнан төшкән. Бу бозымга охшаган бит. Болай да соңгы вакытта бик үзгәрдең, соңарып кайта башладың. Кайвакыт дежур торам дип төнгә дә чыгып китәсең. Ун ел эшләп бернинди дежур тору юк иде, быел әллә нишләдең син, – дип, Нәфисә бар уйлаганын әйтеп бирде.

Кәбир сәер генә Нәфисәгә карап куйды да кул селтәп үз эшен дәвам итте. 

Җәйге җылы төн. Нәкъ бу төндә урманда абага чәчәк ата, диләр. Шул абаганың чәчәген күргән кеше бәхетле була икән, шул чәчәкне күрер өчен кешеләр урманда йөри дигән сүзләр дә бар. Нәфисә абага чәчәген күрмәсә дә үзен бәхетле тоя иде бу көнгә кадәр. Тик...

Күктә ярты ай моңланып карап тора. Еракта, әрәмә артында кичке кошлар тавышы яңгырый. Урманда да ябалак тавышы ухылдап ишетелә. Бар табигать нәрсәдер көткән кебек төнге тынлыкка чума да, кинәт кош тавышыннан сискәнеп киткән төсле була.

Кәбир эшен бетереп баскычка тәмәке тартырга килеп утырган иде. Нәфисә дә бераз тынычлангандай булды. Әкрен генә ире артына килеп утырды да: «Кәбирем, нәрсә булды сиңа?» – дип, иренең җилкәсенә кулларын салды.

Тик ир дәшмәде, берсе артыннан икенче тәмәкесен кабызып тартуын белде.
– Нәфисә, мин башка бер кызны яратам...

Ирнең беренче сүзләре шундый булды. Нәфисәнең инде куллары гына түгел, йөрәге дә калтырый башлады. Тик күңел генә ышанырга теләмәде... Юк-юк, бу шаяру гынадыр! Хәзер ире сикереп торыр да аны кочып өйгә алып кереп китәр... Тик... ир кыбырдамый иде. Ул тартуын дәвам итте. Иренең дәшмәве ачуын китерсә дә, бар көчен җыеп:

– Әйе, әзерләп куйганнар ди сиңа кызны! – дип куйды.
– Белмим, чыннан да кызмы икән, ләкин кияүдә түгел. Ул миңа бик ошый, мин аңа яшьлектәге кебек гашыйк булдым. Аны күрмичә бер көн дә тора алмыйм. Соңарып кайтулар, төнге сменалар барысы да шулар инде.
Кәбир, син ни сөйлисең? Акылыңа кил, син бит ике бала атасы! Нинди гашыйк булу? Сине бозганнардыр, бу төенчек бит юкка гына безнең өйгә килеп кермәгән. Хәтерлисеңме, үзең сөйләп торган идең бит бергә эшләгән иптәшеңнең кесәсенә шырпы кабында сөйдергеч салганнарын? Бәлки, ул шырпы кабында да бу төенчектәге кебек чәч бөртекләре булгандыр?

– Әбиләр сүзен сөйләп торма әле ачу китереп! Юк сүз ул, бернинди бозым да, сөйдергеч тә юк! Син дөресен сөйлә дидең, мин әйттем. Моңарчы яратуның нәрсә икәнен белмәгәнмен, менә хәзер яратам. Бер ир дә хатынына тугры булып яшәми, мин дә туйдан соң өч ай гына тугрылык сакладым, син бернәрсә дә белмәдең дә. Тик әлегә хәтле болай йөрәккә кергән кыз булмады. Нәфисә, син бит акыллы хатын, түзә алсаң, түз бераз, узар ул мәхәббәт, бераздан мин кабат акылга килермен, бәлки...

Кәбир аптыраган хәлдә башын ике кулы белән тотып утыра бирде.

Нәфисәнең бар дөньясы җимерелгәндәй булды. «Ничек була соң бу? Ул бит гомер буе бары аны гына, Кәбирне генә яратты! Тик ул дип кенә яшәде. Табиблар сүзенә карамыйча, аны бәхетле итәм дип, тугыз ай яшәү белән үлем арасында йөрсә, йөрде, ире хыялланган малаен – Әмирне дөньяга китерде. Ә хәзер менә аңа хыянәт иттеләр... Инде нишләргә тиеш соң ул? Ничек яшәргә? Мәхәббәт... Яшь кыз... Ә бит Нәфисә дә карт түгел! 30 га да җитмәгән бит әле ул! Юк, яшәү юк аңа Кәбирдән башка. Ул бит бар гомерен аңа гына багышлады, аны бәхетле итәм дип яшәде! Ә өметсез кем ул? Күләгә... Бары тик күләгә... Кешеләр нәрсә әйтер? Авыл гайбәтчеләренә сөйләргә сүз генә булсын. Ир хатыны өстеннән йөрсә дә, хатын гаепле: усал булган, гел талап торган дип сөйләрләр. Хатынның башында мең төрле уй кайнады. Ә йөрәк... Йөрәкне гүя йөз пычак белән чәнчеп үттеләр. Хатын, бөгелеп төшеп, калтырый-калтырый елый иде.

Кинәт бер уйга килеп, ул сикереп торды. Йөгерә-атлый ире артыннан өйгә омтылды. Тик туктап калды. Юк-юк, ире аны аңламас, тыңламас та.

Чөнки ул мәхәббәт утларында янып, исерек кешедәй йөри иде соңгы вакытта. Әйе, ул соңлап кайтулар, төнгә каршы килеп чыккан эшләр... Нәфисәнең күңеле бер дә юкка пошынмаган икән. Атна буе үзенә урын табалмый йөрде шул. Күзләренең төсенә хәтле үзгәрде бит иренең соңгы вакытта...

«Яшәү юк миңа Кәбиремнән башка! Ул минеке булмагач, нигә мин яшәргә тиеш, ничек яшәргә тиеш? Ни өчен? Кем өчен?» Нәфисә шушы сүзләрне такмактай кабатлап, калтыранган куллары белән гаражда шпагат бау сүтеп алды.Тик...өйдә бит балалары, ике сабые! Тагын бер генә кабат, соңгы кабат аларны үбеп, кочаклап алу теләге хатынны өйгә тартты. Ирен күрәсе килмәсә дә, камыр кебек йомшарган аякларын сөйрәп, өйгә атлады.

Менә кызы йоклап яткан түшәк. Ул калтыранган куллары белән нарасыеның йомшак сары чәчләреннән сыйпады, алсу битеннән ике тапкыр үбеп алды. Кызчык бернәрсә дә белми йоклый иде...

Менә улы. Ике яше генә тулган сабые... Ана әкрен генә йөрәк пәрщсен кулына алды. Улы, борчылып, әнисенең муенына сарылды. 

...Нәфисә сабыен күтәргән килеш баскычка чыгып утырды. Күз яшьләре тәгәрәп төшеп, нәни Әмирнең кулларына тамды. Ә йөрәк сызлый, сыкрый иде.

«Түзәрлек чама юк, юк, юк...Яшәү юк! Хушыгыз,сабыйларым! Хушыгыз! Кемгәдер «әни» дип дәшәрсез... Кемнедер кочакларсыз... Хыянәт миннән көчлерәк! Хушыгыз, сабыйларым!»

Нәфисә йөгерә-атлый нарасыен урынына кертеп салды. Шунда ире борылып: «Асылынам дип йөрисең, бавың идәндә төшеп калган. Бавыңны ал, үлә алмый интегерсең бит», – дип аны мәсхәрәләде. Бу бөтенләй икенче Кәбир иде инде, Нәфисәнең Кәбире беркайчан да алай әйтә алмас иде.

Нәфисә иелеп алып бауны кесәсенә яшерде дә уктай атылып урманга йөгерде.

Кичә генә балачак агачы булып төрле төсләр белән чәчәк атып утырган пар каенның авыр ыңгырашуы төнге тынлыкны бозды... Бары ярым ай гына күрде бу хәлне, хыянәт ачысыннан ярсыган хатынны туктатырга теләде, тик көче җитмәде. Бу күренешне күрмәс өчен болытлар артына яшеренергә теләде, тик караңгы күктә болытлар да юк иде. Үзе теләмәсә дә, шаһиты булды бу аяныч күренешнең. Ухылдап кычкырган мәче башлы ябалак тавышы бар урманны шомландырды.

Нәфисә, шашкан бер кыяфәттә уйлаган эшен башкарырга җыенды.

Кинәт еракта бала елаган тавыш ишетелде. Хатын колакларын капларга теләде, тик тавыш якынайганнан-якыная иде.
– Җыла, катырак җыла, әни дип әйт инде, ул безне ишетер, – дип, Энҗе елый-елый энесен үгетли иде.
– Ән-ән-ән-ни-и, әни!!!

Ике яшенә җитеп теле ачылмаган Әмирнең бу шомлы төндә әйткән беренче сүзе булды ул...

«Чү, әни дип әйтә, беренче тапкыр! Нарасые аны чакыра! Тукта, син бит – әни, түз, барысына да түз!» Нәфисәнең аяклары йомшарды, буыннары тотмас булды. Аяк-кулларын каен кәүсәсенә сыдыра-сыдыра агач буйлап шуышып төште.

– Әү, сабыйларым, мине югаттыгызмыни? Сыер тавышы ишетеп чыккан идем, безнеке түгел икән бит, куып җибәрдем, – дип аклана-аклана, Нәфисә караңгылыктан балаларының каршысына атлады.

Ике яктан ике сабыен җитәкләп, яңа сызылып килгән таңны каршыларга әзерләнде бу минутта көчле ана. Ул көчле иде, әни булуы белән көчле иде. Бүгеннән ул бар авырлыкларны җиңәргә өйрәнәчәк. 

Ә Кәбир, бу төннең ахыры фаҗига белән бетүеннән куркып, йоклап яткан ике баласын үзләрен генә калдырып, машинада мәхәббәте янына ашыга иде. Магнифон тасмасыннан агылган җыр аны кисәткәндәй яңгырый иде:
Абагадан юкка бәхет сорама син,
Нинди генә матур чәчәк атса да.
Син ашыкма мине, мине югалтырга
Юлларыңда алтын өелеп ятса да...

Фото: Изображение от freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар