Логотип
«Әниләр һәм бәбиләр»

Әниләр нәрсәдә гаепле?

Юк, юк, сорауны дөрес аңламадыгыз. Әни буларак үземне күз алдында тотып әйтүем... Тәҗрибәле ике бала әнисе бит мин дә. Ә кайвакыт шушы бер әни эчендә тагын ике төрле әни барлыкка килеп куя. Ул шикле уйлар әни булган дус кызларым белән сөйләшүләрдән дә, социаль челтәрләрдәге «я же мать года» ише әниләрне күреп тә туа.

Балаларның үз-үзләрен тотышыннан килеп чыккан уй-фикерләр буенча, әниләрне ике категориягә бүлеп карарга мөмкин кебек:
1)    Баланы нәрсә дә булса эшләтергә кирәк!
2)    Бөтен нәрсәгә дә мин үзем генә гаепле!
Беренчеләребез баласын җитәкләп психологка йөгерсә, икенчеләребез хәтта баланың салкын тиеп авыруында да үзен гаепләячәк. Чөнки безгә һәрьяклап шуны тукып торалар. Әйе, әнинең халәте гаиләдәге хәлләргә дә, аның әгъзаларына да йогынты ясый. Ләкин баланың индивидуаль үзенчәлекләрен дә, темпераментын да, аның аерым шәхес булуын да исәпкә алырга кирәк. Үзебезне начар әни дип санап яшәү бер дә яхшыга китермәс. 
Әйтик, балабыз математика фәненнән көчле түгел, ә телләрне су урынына эчә яки спортта уңышлары бөтенләй юк, ә иҗат буенча гөрләтеп үсә, ди. Монда безнең ни гаебебез бар? Йөкле вакытта математик мәсьәләләр чишәсе урынга, җөмлә төрләре яки тыныш билгеләре буенча белемнәребезне арттырып утырганбызмы? Әллә спорт белән шөгыльләнәсе урынга, концерт-театрларга йөргәнбезме? 
Балаларыбыз бик актив, бер урында гына утырып тора алмый, бөтен нәрсә белән кызыксына торган икән, бу да безнең гаепме? Нәрсәнедер дөрес эшләмибезме? Әгәр нарасыебыз тыныч холыклы, нечкә күңелле икән, бу очракта кемне гаеплибез инде? 
Саный китсәң, шундый мисаллар бик күп бит. Әгәр без балаларыбызның салкын тиеп авыруларын да үзебезнең генә гаеп дип уйлый башласак... Соңгы айларда авырган балалар статистикасын карасаң, илебездә бөтен әни дә гаепле булып чыга. 
Ә уйласаң, Аллаһның иң зур бүләге – балаларыбызны ничек бар, шундый итеп кабул итәргә һәм яратырга гына кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар